Илдус Хатыйпов: Авыл хуҗалыгындагы бөтен проблемалар да хисап булмаганнан

21 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Владимир Васильев
Мал табибы Илдус Хатыйпов “Татар-информ”га интервьюсында бүгенге авыл хуҗалыгына анализ бирде, сөтне ничек арттырырга, ничек итеп ашатырга, авылга кадрларны ничек кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

  1. “Бүген авыл хуҗалыгында алга китеш тә, артка китеш тә юк”
  2. “Бездә кадрлар белән эшләү оештырылмаган”
  3. “Бездә шундый караш яши - мал үлгәнгә табиб гаепле”
  4. “Хәзер бездә хуҗалыклар агональ хәлдә - үлми дә, үсми дә”
  5. “Бездә элек холдинглаштыру барды бит, хәзер расхолдингизация бара”
  6. “Безнең хуҗалыклар мал сатып алып беренче адымны ясыйлар да, икенче адымын атлап китә алмыйлар”
  7. “Бүгенге сыерлар – элекке токым түгел, чит ил кешеләре әйтмешли, “кэшмашина”
  8. “Сыер ашарга, күшәргә һәм сөт бирергә тиеш”
  9. “Бүгенге көндә токымлы тавыгы да булмаган, әмма нәсел буенча белгече булган районнар бар”
  10. “Безнең бөтен проблемалар хисап булмаганнан”
  11. “Бозаулар чыгышы аз булган саен, без токымлы малны азрак сатабыз”
  12. “Безнең Татарстанда сөт 8-10 кешегә кирәк, калган кешегә кирәкми”
  13. “Хисап булмау – урлау инде ул”
  14. “Әгәр майлы сөт кирәк икән инде, күбрәк салам ашатырга, сөтнең күләме кирәк икән, фураж ашатырга кирәк”
  15. “Бүген сөт тапшырып, 5-6 баш сыер асрап, табыш алып булмый”
  16. “Сенаж белән силос булмаса, сөт савып булмый”
  17. “Безнең Россия фәне белән хәзерге дәвердә мал ашатып булмый”
  18. “Ветеринария объектлары, ветпунктлар авыл кырыенда төзелергә тиеш”
  19. “Бездә ветеринар белеме, зоотехник белеме, агроном белемен бирү дөрес куелмаган”
  20. “Халык яшәгәндә, татар теле барыбер яши”
  21. “Авыл бетсә, татар бетә”

“Бүгенге көндә алга китеш тә, артка китеш тә юк”

- Хәзерге вакытта Татарстандагы терлекчелеккә нинди бәя бирер идегез? Чит илләр, Россиянең ниндидер төбәкләре белән чагыштырганда, без нинди позициядә?

- Безнең позиция – уртада барабыз. Бүгенге көндә алга китеш тә, артка китеш тә юк, шулай үз юлыбыз белән барабыз, алга киткән районнарның күрсәткечләрен артта калган районнар тигезләп бара. Сөт буенча алга киткән төбәкләр бар - Ленинград, Вологда, Киров өлкәләре. Ничек кенә аларда начар дип сөйләсәләр дә, андагы бөтен авыл хуҗалыгы берләшмәләре югары токымлы мал үрчетү статусына ия. Бүген анда югары продуктив сыерлар асрыйлар. Бездә алар дәрәҗәсенә җитеп булмый әле.

Безнең сөт сыерлары асрау буенча алдынгы биш – алты район бар. Нигездә, төньяк районнар, аларда сөт бар. Калганнарында хәл бик яхшы түгел. Чит ил белән чагыштырганда, бездә алай алга китеш юк. 

Бер сыердан елына 12 мең кг дан артык сөт сауган Израиль иң алда бара, аннан соң – АКШ, Голландия, Германия. Безгә аларга кадәр барырга да барырга әле! Россия сөт буенча әйдәп бара торган ил түгел, алда барган илләр салган сукмактан як якка тайпылмыйча атлап бара алсак, бик дөрес булыр иде. 

Соңгы елларда нәселле, күп сөт бирә торган сыерлар да кайтты, ләкин бу сыерларның потенциалын ача алмыйлар. Шуңа күрә без әлегә бер урында туктап торабыз. Монда төрле факторлар бар.

Соңгы елларда азык буенча алга китеш булды, әмма без барыбер бер урында туктап торабыз. Яңа техникалар да кайткан иде, хәзер алар искерә башлады, яңарту юк. 

Безгә үләнне үз вакытында, көнендә, сәгате белән җыеп алырга өйрәнергә кирәк. “Дорога ложка к обеду”, рус әйтмешли. Вакытында жыеп ала алмагач, ул азыкның сыйфаты начарая. Сенажда аксым - протеин 22 процент булырга тиеш. Бу күрсәткеч әлегә 14-15.

Агрономнар күләм артыннан куа, ә терлекчеләргә ул кирәкми. Үләнне дөрес чабып алмаган көн ул – сөт буенча югалту. Без аны “төп азык” дибез. Үләннең сыйфаты түбән булганда күп иттереп жмых, шорт, кукуруз бөртеге ашатырга кирәк.

Кукуруз игү буенча алга китеш бар. Алга киткән районнар югары күрсәткечле гибрид орлыклар белән эшли. Аларның экономикасы шуның өчен дә яхшы.

Икенче момент – бездә кадрлар буенча бик зур проблема бар. Чөнки авылда эшлим дигән кеше хуҗалыкка барып эшли башласа, аны түбәнсетеп бетерәләр. Фатир бирсәләр дә эшләми. Акыл белән, фән казанышларына таянып эшли торган белгеч булса да ул анда күпчелек очракта эшли алмый. Үз һөнәрен яратмаганнар авылга бармый да, эшләми дә. Фанат белгечләр генә кайта авыл хуҗалыгына һәм күпчелек очракта төпләнеп калмый. Безнең бер проблема шунда.

“Бүгенге көндә бездә кадрлар белән эшләү оештырылмаган”

- Кешегә кимсетеп карыйлар, дип әйттегез. Ул нәрсә белән бәйле? Бөтен җирдә дә алай түгелдер бит инде.

- Мин аны гел әйтеп киләм. Күп җитәкчеләр: “Безгә белгеч кирәк”, - дип сорый. “Сезнең проблема нәрсәдә?” - дибез. “Менә безнең врачлар җитми, зоотехниклар җитми, безнең тегесе җитми, монысы җитми”, - дип әйтәләр. Яшь зоотехникмы, мал табибымы килеп эшли башласа, ул ситуация белән берүзе кала. Ул күпчелек очракта районның авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария идарәсенә профессиональ сорау белән мөрәҗәгать итә алмый. Алар үз тормышлары белән, белгеч үз тормышы белән яши. 

Көнкүреш, профессиональ булмаган факторлар буенча шулай ук проблема. Чөнки кадрлар белән эшләү оештырылмаган.

Хәтта менә типик мисалны гына алыйк: студентлар институттан практикага китә, хуҗалыкка эшләргә бара. Алар үзләренчә эшлиләр, төпләнергә уйлыйлар. Район авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтыратып: “Бүген сезнең авыл хуҗалыгында ничә практикант эшли?” - дип сорагыз - күпчелек очракта сезгә аны беркем әйтә алмаячак, чөнки ул беркемгә дә кирәк тә, кызык та түгел.

“Мал үлдеме, бездә табиб гаепле”

- Бу ветеринария буенчамы?

- Ветеринария да, башка тармакта да. Мин ветеринарлар белән еш очрашкач, шуны әйтә алам: тормыш-көнкүреш, эш шартларын яхшыртуда алга китеш бар, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә түгел. 

Икенче момент бар. Бездә ветеринарга ничек карыйлар: мал үлсә, ветеринар гаепле. Нәрсәдән килеп чыккан бу әйбер - аны аңлый торган кеше юк. Мал төрле хәлдән үлә бит. Әйтик, ашатыр өчен яхшы сыйфатлы азык әзерләмәделәр һәм азык кушымталары алмадылар. Мал әчегән силос, бозылып беткән азык ашады һәм үлеп китте. Безнең җитәкчеләр күзлегеннән караганда, табиб аны исән калдырырга тиеш. Бездәге шул караш беркайчан да үзгәрмәячәк кебек.

Менә Киров өлкәсен үрнәк итеп китерәм. Ветврач: “Килгән кешене хуҗалыкка кертмим”, - дисә, аңа беркем сүз әйтә алмый. Директор: “Керт әле зинһар”, - дип сорый, врач кертми. Дөрес эшли, чөнки ферма - ябык предприятие, һәм табиб аның өчен җавап бирә. Анда аңа белгечкә караган кебек карыйлар. Бездә андый әйбер юк.

“Хәзер бездә хуҗалыклар агональ хәлдә”

- Бу тәртип каян керергә мөмкин? Киров өлкәсенә мондый тәртип ничек кертелгән?

- Беләсезме, бездә авыл хуҗалыгын мәҗбүри саклап калдылар кебек. Мин хәзер уйлап карыйм: бәлки, аны саклап калырга да кирәкмәгән булгандыр. Аларның көчлесе, эшли торганы исән кала инде.

Хәзер бездә күп кенә хуҗалыклар агональ хәлдә: үлми дә, терелми дә. Алар шул 6-7 литр сөт сава, бу икътисади яктан керемле түгел. Бүген сыердан 12-15 литрдан да аз сөт саусаң, табыш алып барып булмый. Шулай элеккечә яшиләр, авылда эш тә бар кебек, бөтен нәрсә – колхоз. Хезмәт хакы аз, яки ул акчалата түләнми. Ул экономиканы бөтенләй уйламый: бара бит, бара. Шул гына.

“Бездә бер мәлне холдингизация барды бит, хәзер расхолдингизация бара”

- Яхшы хәлдәге хуҗалыклар, мәсәлән, Вахитов исемендәге хуҗалык бар. Андыйларны ничек бәялисез?

- Алар заманында дөрес юлдан китеп эшләп калдылар.

Процесс ничек бара? Соңгы 10-15 елда ничек кенә тәгәрәтмәделәр дә, кулдан кулга күчермәделәр авыл хуҗалыгын. Бездә бер мәлне холдингизация барды бит, хәзер расхолдингизация бара. Башта авыл хуҗалыгын инвесторларга куып керттеләр. Көчле районнарга инвесторларның килүе – иң зур хата, дип саныйм мин. Аңлыйм, Әлки, Югары Ослан, Спас, Мөслим районнарына инвесторлар кирәк булгандыр да. Ә менә Теләче районы, шул Әтнә кебек үк әйбәт кенә яши ала иде. Кайбыч, Апас, Буа, Яна Чишмә, Алексеевск – алар бөтенесе холдингизация корбаннары бит.

Ә Кукмараның Вахит хуҗалыгы үз юлыннан эшләп барды. Ул вакытта аларга бик жиңел булмагандыр диеп уйлыйм. Аларның чәчүлек җирләре дә аз булды, шуңа күрә аларга терлекчелекне үстерү аларга исән калу өчен кирәк иде. 

Икенче момент та бар: шул ук Кукмарада, Әтнәдә, Балтачта халык мал ярата, мал җанлы.

Мал белән эшләүче кешенең күзе янып тормый икән, аннан малларны алырга кирәк. Андый кешеләргә мал кайтарып кына алга китеп булмый.

Кайбер районнарда баш саны кими. Бөтен административ ресурсны кушып саклап калырга тырышалар. Кимү закончалык бит. Эшләргә нормаль кешесе, сыйфатлы азыгы, керерлек юлы булмаса, малны нигә сакларга? Ике яшьтән арткан ит үгезләрне, буаз булмаган, сөт бирми торган сыерларны тотуның мәгънәсе юк. 

Андый хуҗалыклар уртача 6-7 литр сөт савалар инде. Ут бәясе, азык бәясен санап чыгарганда, әйтәм бит, берничек тә аның экономикасы чыкмый. Эшчеләрнең хезмәт хакын арттырып та, яна торак төзеп тә, техника алып та саклап калып булмый, чөнки бөтен керем күптән иткә китәсе үгез белән сөтсез сыерны карап торыр өчен китә.

Холдингизация корбаны булмый калганнар бик сирәк бит республикада. Мәсәлән, Әтнә районындагы егетләрне бер ун еллап беләм инде, алар үз көчләре белән эшли. Әтнә районы тулысынча Габделәхәт Хәкимовның казанышы дип әйтсәң дә була - ул саклап калды һәм бик күп яңарышлар кертте. Заманында җитәкчеләрдән ничә бозау үлгәненә, ничэ сыер каплатылганга кадәр исәп-хисабын алып бара иде. Бүген алар шушы эшләрнең җимешләрен ала.

“Бездә мал алып беренче адымны ясыйлар да, икенче адымын атлап китә алмыйлар”

- Бездә шундый югары технологияле хуҗалыклар булдыру омтылышлары булды бит. Апаска Австралиядән терлек алып кайттылар, нәселле терлекләр үрчетелергә тиеш иде. Нишләп барып чыкмый ул?

- Сыерлар турында русча әйтәләр дүрт “К” бар дип: “Корова, Корма, Комфорт и Кадры”. Чит илдән сыерлар алып кайталар. Сыер кайтты, әйбәт. Комфорт – бар, бина төзеделәр, ашарга, ятарга урыны бар.

Бездә менә ничек: мал алдылар да, бөтенесе хәзер акча эшли башлыйбыз, дип уйлый. Бездә мал алып беренче адымны ясыйлар да, атлап китә алмыйлар, чөнки эшләргә кирәк. Яхшы сыйфатлы азык, азык кушымталары алырга акча булырга тиеш. Шуңа азыгы булмаган хуҗалыкларда маллар үлә. 

Теләсә кайсы хуҗалыкка шалтыратып: “Бер килограмм сенажның үзкыйммәте ничә сум?” - дип сорагыз, аны сирәк кенә кеше әйтә ала. Авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре дә әйтә алмаячак. Чөнки экономиканы санау юк.

Дүртенче “К” турында әйттем инде, кадрлар юк. Чит илдән кайтарылган мал белән эшли белүчеләр аз.

Әйтәм бит: мал алдылар, сөт савабыз, дип уйлыйлар, ә ул барып чыкмый.

“Бүгенге сыерлар – “кэшмашина”

- Ә сөт савып алыр өчен нишләргә кирәк?

- Мин Айрат Нәҗиповичка ("Кызыл Шәрык" агрофирмасын оештыручы Айрат Хәйруллин - ИТ) бик рәхмәтле. Татарстан холдингларында, авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләрнең күбесе шуннан чыккан кешеләр. Ул без эшләгән чорда маллар алып кайтты. Бу, бәлки, дөрес тә булмагандыр, ләкин комплексларны мал белән тутырырга кирәк иде. Шул вакытларда чит илләрдән белгечләр дә килә иде. Голландлар килгәч, алар шок хәлендә безнең комплексларны карый иде. Голландия фермасында уртача баш саны – 75 баш. Монда – 3 мең! Ә сыер кайда да сыер ул. Карасаң сөт бирә, карый белмәсәң - үлә. Алар ашату, орлыкландыру, саву һәм башка бик күп серләргә өйрәтте. 

Бу үзем өчен дә "үзгәртеп кору" булды. Институтта укыганда, безгә: “Сыер буаз вакытында тоз, акбур, фураж ашарга тиеш”, - дип әйтә иделәр. Ә монда голландлар әйтә: “Сыер бозаулар алдыннан комбиазык ашарга тиеш түгел, акбур, тоз бирергә ярамый”, - диләр. Һәм, аларның сүзләрен тыңлагач, сыер әйбәт бозаулый, яши ала башлады.

Ләкин республиканың район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән кешеләргә, вак түрәләргә моны кабул итү бик авыр булды, чөнки ул алар өчен бу яңалыклар – шок. “Ничек, сыер бозауларга тиеш - аларга кальций җитми бит! Акбур бирмичә булмый”. "Кызыл Шәрык"тан башка хуҗалыкларга киткәч тә, бик күп каршылыкларны үтәргә туры килде. Тоз, акбур - бер генә мисал.

Кайбер хуҗалык директорлары “безгә чит илдән начар мал китерәләр”, ди башладылар. Безгә авыру мал кайтаралар икән, янәсе яхшысын үзләренә калдыралар. Ә чынлыкта бөтен нәрсә дөрес ашатмаудан.

Элек чит илдән алып кайткан малларының 30 процентка якынын югалткан хуҗалыклар да бар иде. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, дип әйтсәң дә була, югалтулар саны кими, урыннардагы халык эшләргә, ә җитәкчеләр акча санарга өйрәнеп бара кебек.

Мәсәлән, безнең бит көтү дигән әйбер бар. "Сыер көтүгә йөрергә тиеш" дигән фикер менталитетка сеңеп, шундый тирәнгә кереп урнашкан, аны чыгаруы авыр. Әллә үзебез көтү көтеп үскәнгәме инде?! Сыер көтүдә йөрергә тиеш!

Бүген Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш районнарында көтү көтмиләр, әйбәт сөт савалар. Бу нәрсә белән бәйле? Бүгенге сыерлар элекке сыерлар белән бер түгел. Бүгенге сыерлар – чит ил кешеләре әйтмешли, “кэшмашина”, акча китерә торган машина. Аларга шулай итеп карарга кирәк. Син ашатасың – аласың, ашатмыйсың – алмыйсың, карыйсың – аласың, карамыйсың – алмыйсың. Вакцинациясен вакытында ясасаң, вакытында бозаулатсаң, вакытында дәваласаң, ул – әйбәт акча бирә торган мал.

“Сыер ашарга, күшәргә һәм сөт бирергә тиеш”

- Ә нишләп көтүгә чыгарырга ярамый? Бу икенче төрле токымнармы?

- Әйе, алар – голштинкалар, үзенчәлекле, бик нәзберек мал. Сыер үлә, ләкин үлгәнче сөт бирә. 

Сөт бирә торган сыер күп ашый. Якынча 100-150 кг яшел үлән ашарга тиеш. Үләндә су күп булган саен, аның туклыклыгы азая.

Хәзерге сыерлар көтүдә йөрергә яраклашмаган. Чөнки алар үзенә кирәк кадәр азык җыю өчен, 15 - 20 чакрым йөрергә тиеш. Йөргән саен, энергияләрен югалта, ягъни кире процесс китә. Чабып алып кайтып та ашатып булмый, чөнки үлән тиз әчи.

Сыер үз гомерендә өч әйбер эшләргә тиеш: русча әйткәндә, “жевать, жрать и доиться”. Сыер ашарга, күшәргә һәм сөт бирергә тиеш. Сыер йокламый да, көнгә барлыгы 20-30 минут кына черем итә. Әле ул да төнлә белән, аны без күрмибез дә. Шуның өчен сыерны ашатсаң, күшәтсәң, вакытында саусаң, сөт була.

“Бүгенге көндә токымлы тавыгы да булмаган, әмма белгече булган районнар бар”

- Фән үсеше буенча без чит илләрдән никадәр дәрәҗәдә артта?

- Терлекчелек буенча без 30-40 елга тәгаен артта калдык. Аны тиз генә куып җитеп булмый, чөнки бездә буын алышынырга тиеш. Сезгә тоз, акбур белән мисал китергән идем. Моны өлкән кешеләргә “хәзер алар кирәкми” дип аңлатырлык дәрәҗәдә әйтеп булмый: ул аларга барып җитми.

Хәзер генетиканы арттырабыз, дип сөйлиләр, ә безнең хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру да юк бит. Кызык әйбер – безнең һәр районда селекцион-токым хезмәте бар. Ләкин токымлы тавыгы да булмаган, әмма белгече булган районнар да бар. Эш куелмаган. Бу – нонсенс бит.

Мәктәпләр, авыллар, фермалар бетте... Ә һәр районда авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәтчәннәре белән торып калды. Элек районда 25-30 колхоз булганда да, хәзер ике агрофирма булганда да алар эшләвен дәвам итә. Минем уйлавымча, ул идарәләрне берничә районга берне калдырып, эшләүчеләрнең эш шартларын яхшыртып, хезмәт хакларын үстереп, җаваплылыкны арттырып кына эшләп була. Хәзер бит барыйм дисәң юлы, сөйләшим дисәң, телефоны бар. Атка атланып, рациядән сөйләшәсе юк.

Бездә түрәләр оптимизациясе юк. Фермалар, балалар, укытучылар оптимизациясе бар, ә түрәләр оптимизациясе юк.

Алга киткән районнарда ясалма орлыкландыру агымга куелган. Таналарны да, сыерларны да ясалма орлыкландыру булганда гына генетик потенциалны арттырып була. Ул районнарда фермада эшли торган үз селекционерлары, исәп-хисап бар. Мал кайчан китә, кайчан кайта, кайчан туа, ничек үскән, кайчан каплатылган, нинди атасы, нинди анасы – паспортын алып баралар.

Малга караш булмаган хуҗалыкларда, районнарда ул әйберне кирәксенүче юк.

“Безнең бөтен проблемалар да шул хисап булмаганнан”

Яхшы әйбер бар - “Селэкс” программасы. Анда фермадагы һәрбер сыер язылган: кемнән, кайчан туган, әнисе күпме сөт биргән, әтисенең кызлары ничә литр сөт биргән... Безнең Татарстанда менә шул “Селэкс” программасын кертеп җибәрү авырлык белән бара.

Авыл хуҗалыгында эшләгән һәр зоотехник билгеле бер көнне районга барып хисап бирә. Әле ул саннар берничә көн җыела, төзәтмәләр кертелә, аннары шуны тапшырып кайта да, җиңел сулап, тагын эшли башлый. Киләсе отчетка кадәр. Шул “Селэкс” программасы булса, дөрес алып барылса, безнең отчетларны Казанда кабул итеп тора алырлар иде.

Бездә IT-технологияләр бар, Татарстанда бөтен нәрсә эшли, дип тәкъдим итәбез бит. Бәлки, ул кайдадыр бардыр да, әмма аны барлык өлкәләргә дә кертеп бетерә алмыйлар. Ул булса, эш җиңеләер иде.

Сыерларның колакларында номерлы тамгалары булмаган фермалар бар! Аларда бүгенге көнгә кадәр мал кушамат белән йөри. Әһә, Машка бозауларга тиеш, Чия бозавын салган, Каен тегеләй иткән, болай иткән. Мин: “Сез нишләп тамга куймыйсыз?” - дип әйтәм. “Биркалар төшә бит”, - диләр. Бөтен дөньяда төшми, Татарстанда төшә! Кызык әйбер. 

Бер танышым әйтә: “Прежде, чем-то распоряжаться, надо знать, чем ты располагаешь”. Күп кенә хуҗалыкларда нәрсә белән эшләргә дә белмиләр бит әле.

Безнең бөтен проблемалар да шул хисап булмаганнан. Чөнки, иң беренче чиратта, хисаптан башларга кирәк.

Мин бездә 30-40 елдан алга китеш булыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә хәзер яңа хуҗалар барлыкка килә. Һәр кеше, үзе хуҗа булгач, үзенчә карый.


Рифат Мотыйгуллинны (Мамадыш районындагы "Продкорпорация" хуҗалыгын оештыручы) гына алыйк. Мамадышны алга алып бара, чит регионнардан безгә өйрәнергә киләләр. Безнең илнең алдынгы, чит ил белгечләрен җәлеп итә. Үзе фермада итек киеп йөри. Шундый җитәкчеләр булганда, алга китеш тизрәк булыр диеп уйлыйм.

“Бозаулар чыгышы аз булган саен без токымлы мал сата алмыйбыз”

- Итек киеп йөри дигәннән, голландлар ничек эшли?

- 10-15 ел элек "Кызыл Шәрык"та эшләгәндә голландлар килгәч карау безгә кызык иде. Алар фермага килгәч, сыер алдындагы суны алып исниләр дә, бу су начар, диләр. Без карыйбыз: су әйбәт, ялтырап тора. Алар әйтә: суны үзең алып эчәрлек булмаса, аны сыерга эчерүдән мәгънә юк. Дөрестән дә шулай - сыерга 1 литр сөт ясап чыгару өчен 4-5 литр су кирәк.

Сөт белән шөгыльләнмәгән, артта калган районнарга киләсең, су эчергечтән нинди генә ис килми! Ул бер-ике ай буе чистартылмаган була.

Шундый момент бар: бүген син малны көтүгә чыгардың да, сөтең артып китте икән, ул көтүлек аркасында түгел. Ул син көтүгә чыгарган вакытка кадәр сыерны дөрес ашатып, әйбәт азык һәм чиста су белән тәэмин итә алмаганнан. Чөнки мал көтүдә чиста азык ашый һәм чиста су эчә. Шуннан соң сөте арта. “Сөт артты”, - дип йөриләр. Без сасы су эчертеп, сасы азык ашатып, малларны авыруга дучар итәбез.

Сыер, күбрәк сөт биргән саен, бозауны азрак бирә. Бүген кысыр сыерлар шулай ук проблемага әйләнеп бара. Әйтәм бит, хисапны җайга сала алмыйбыз икән, сөт мәсьәләсен берничек тә хәл итеп булмый.

Күп сөт бирә торган сыердан нәзберегрәк бозау туа, тиешле караш булмаганда ул сакланып кала алмый. Ә аз сөт бирә торган сыерның бозавы яшәп кала, сыер булгач, аз сөт бирә. 

Безнең бозаулар сакланышы бик түбән. бозаулар аз туа. Бозаулар чыгышы, бәлки, бардыр да, әмма алар үлеп бетәләр дә, "үле туды", "төшкән", "аборт" дип язып куялар. Бозаулар чыгышы аз булган саен, без токымлы малны шулкадәр азрак сатабыз. Алып кайткан малның да бозавы үлеп бара. Шул ук вакытта лейкозга каршы көрәшергә, авырулардан арынырга тырышабыз бит әле.

“Безнең Татарстанда сөт 8-10 кешегә кирәк, калган кешегә кирәкми”

- Сез, Татарстанның сөт буенча потенциалы күпме, дип саныйсыз?

- Эшли торган хуҗалыклар сөтне лактация чорында сөтне тагын 1-2 мең тоннага арттыра ала әле. Елына 7000-7200 кг сава ала. Кайбер хуҗалыклар “8 мең” дип язып бирә, 9 га кадәр чыгып була.

Бүгенге көндә бу сан 5 меңнән артык. Дөресме-юкмы икәнен бер Ходай гына белә инде.

- 9 меңгә кадәр күтәрергә була дип саныйсызмы?

- Әйе. Бездә 80 нче еллар башыннан бирле “голштинизация” бара. Алар бүген бездә иң күп сөт бирә торган сыерлар. Безнең биналар чагыштырмача әйбәт төзелгән. Сөткә бәя уйнап тормаса, эшләргә була. 

Сөтчелек тармагына кертелгән чыгымнар бик озак кайта, ә нәсел белән эшләү берничә дистә ел барырга тиеш.

Авыл хуҗалыгында кеше елдан-ел кеше азая. Шуның өчен хәзер күп регионнар роботка күчә. Робот – ул өстенлек түгел, заман таләбе. Безнең беренче робот фермасын “без эшли алабыз” дигән кебек, күрсәтү өчен куйдылар. Шуның өчен роботка негатив караш барлыкка килде. Ул вакытта һәр өй саен сыер савучы бар иде. Хәзер роботларга ихтыяҗ җитте. Бүген савым заллары булган ферма төзесәк, ул үзен үзе акласын өчен 20 еллык эксплуатация срогы кирәк. Ләкин 20 елдан соң безнең авыл хуҗалыгында кеше калмый бит. Барыбер шул чорга килеп җитәчәкбез: безнең авыл хуҗалыгында кеше азаячак, роботлашу китәчәк.

Былтыр хуҗалыклар яхшы гына эшләп киткән иде. Эшлиләр, савалар, сөт озаталар, маститлы сыерлар азайсын дип бөтенесе сыйфатка игътибар итә башладылар. Ләкин сөткә бәя шалт итеп төште.

Бездә сөт беркемгә кирәкми бит. Безнең Татарстанда сөт 8-10 җитәкчегә кирәк, калган кешегә кирәкми. “Золотая антилопа” дигән мультфильмдагы кебек. Анда: “Золото, золото, золото”, - дип кычкыргач, алтын бирәләр бит. Шундый кешеләр мин эшләгән холдингларда да очрады. Алар: “Где молоко, где молоко?” - дип сорыйлар, әмма сыйфатлы катнаш азык алырга теләмиләр. Сыерга бирмисең икән, димәк, сөт тә юк.

Бездә экономистлар “югалту” белән “чыгым” дигән төшенчәләрне бутыйлар. Сыерың күп сөт биргән саен чыгымың арта. Ул - югалту түгел. Ә бездә аны югалту, әрәмгә киткән акча диләр. Чыгым сөт белән әйләнеп кайта бит ул.

Бер капчык фураж урладылар яки көндез кирәкмәгән җирдә лампочка янып тора. Менә ул - югалту, бу чыгым түгел. Бу күренеш шәхси хуҗалар килсә генә нормальләшә.

“Хисап булмау – урлау бит инде ул”

- Урлашуларны ни дәрәҗәдә дип бәяләр идегез?

- Сыер “винегрет” ашарга тиеш. Печәнне бер башка, бер башка фураж салып, уртага чөгендер тапап куеп ашату дөрес түгел. Ягъни, азыкта бөтен әйбер болгатылган булырга тиеш. Ә кайберәүләр элеккечә эшли – иртән сенаж, кич силос салалар да, өстенә фураж сибәләр.

Киләсең фермага: “Егетләр, сез гади генә алым белән дә сөтне 15-20 процентка арттыра аласыз”, - дисең. Миксер алып куярга да, алар биргән азыктан “винегрет” ясарга гына кирәк бит инде!

Бөтенесе шуңа каршы чыга: “Юк, миксер бутап бетерә алмый”, - диләр.

- Ни өчен каршы чыга?

- Миксерда буталса, катнаш азыгы "авылга кайтмый". Чөнки фуражны ат белән алып барып, дояркага биреп сиптергәндә "шудырырга" җиңел, ул - капчыкка тутырылган товар. Ә миксерга салгач, ул силос-сенажга катнашып, винегретка әйләнә, аны урлап булмый. Шуның өчен авыл халкы миксер кертүгә каршы.

Миксер куллану фермада белгечләрнең эшен дә арттыра. Шуңа күрә әллә нинди хәйләләр уйлап табалар: трактор тартмый, бинаның биеклеге җитми, чокырга керә алмый... 

Хәзер шундый программалар бар: миксерга фуражны салып бетермисең икән, директорның телефонына смс килә. Татарстанда да бар андый хуҗалыклар.

Күп очракта бездәге рацион, сыер авызына барып җиткәнче, җиде-сигез мәртәбә алышына. Завсклад берәр азыгын салып бетермәскә, бер азыгын тракторист бутарга, миксердә дөрес бутамаса, группага керткәндә дөрес салмаска мөмкиннәр... Алтын рацион ясап бирсәк тә, бүгенге көндә сыерның авызына барып җиткәне генә азык санала, анысы гына сөт булып чыга.

Хисап булмау да – урлау бит инде. Безнең юлда номерсыз машиналар йөрми бит, ә фермада номерсыз маллар бар, үлчәве эшләми торган миксерлар һәм башкалар... Кайбер районнарда ул авыл хуҗалыгы идарәсе кешеләренә кирәк түгел. Ә чынлыкта аларның бит бүген шуннан кала эшләре дә юк кебек.

“Әгәр майлы сөт кирәк икән инде, күбрәк салам ашат, сөтнең күләме кирәк икән - фураж”

- Сыерның сөтен арттыру өчен нишләргә кирәк?

- Сыерның сөтен арттыру өчен, ашатырга кирәк. Әйтәләр: салам – азык түгел. Сөт аз районнарда салам да азык. Сөт сава торган районнарда салам өстәмә азык кына.

Сыер – гаҗәеп мал. Индусларда ул – изге хайван. Сыерга никадәр тупасрак азык - салам, печән ашатасың, ул шулкадәр майлырак сөт бирә. Майлы сөт кирәк икән инде, күбрәк салам ашатасың, сөт күләме кирәксә - комбиазык, фураж.

Комбиазык соңгы вакытта гына кулланыла башлады. 15-20 ел элек бездә жмых, шрот дигән әйберне аңламый иделәр. Ничек аны сыерга ашатасың инде?! Казанда рапс мае сыгалар, жмыхларны басуга чыгарып түгәләр. Ул беркемгә кирәкми иде, чөнки ашата белүче юк. “Ничек ашатасың инде?! Аның мае чыгып беткән бит. Сыерга май ашатырга кирәк”, - диләр.

Майлы сөт алыйм, дисәң, сыерга май ашатырга кирәкми. Азык сыер эченнән чыкканчы 40-50 әйләнеш үтә. Гаҗәеп мал. Ул аннан үзе май ясый.

Бүген жмых бәяләре артты. Контрафакт жмыхлар да күбәеп бара. Жмыхка ихтыяҗ зур. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки сыер сөтне ясап бетермичә бирми. Сөттә аксым булырга тиеш, аксым - 2,7 – 3,2 тирәсе була. Әгәр ашаган азыкта аксым җитми икән, сыер үзе ябыгып, сөткә биреп чыгара. Ул безне ашатам дип бирми бит сөтен, ул бозавын ашатырга, нәселен калдырырга тиеш, шуның өчен үз тәненнән чыгарып бирә. Итне сөткә әйләндерә дә, бозавын эчертә. Азыгы начар хуҗалыкларда сыерлар ябыга, үлеп тә китәләр.

Ә безнең жмых, шрот – ул аксым азыгы санала. Анда 32-36% аксым бар. Ә бөртекле культураларда 11 генә процент.

Уңышлы елда Татарстанда бөртекле культуралар күп була. Авыл хуҗалыгы министрлыгы: “Керемне арттырыр өчен, бөртекләрне маллар аркылы эшкәртеп чыгарырга кирәк”, - ди. Сыер – чүп чиләге түгел бит. Аңа тарттырылган арпа, бодайны 4-5 килограммнан артык биреп булмый. Әйтик, 10 кг комбиазык бирәсең килә икән, аңа 4-6 кг жмых, кукуруз өстәргә, һәм комбикорм булырга тиеш.

Бүген Татарстанда халыкка сатар өчен бернинди дә комбикорм заводы юк. Я Глазовтан кайтаралар, я Богдановичтан, я башка җирдән. Безнең алга киткән республика, мал да җитә, ләкин комбикорм юк. Хуҗалыклар ничек булдыра, шулай эшли, ә фермерлар аз күләмдә комбикорм компонентлары сатып ала алмаганнан сыерларын дөрес итеп ашата алмый.

Хәзер шәхси хуҗалыкларда мал санын арттырырга телиләр. Әмма алар үзебездә ясалган комбикормны очсызрак бәядән ала алмый. Жмыхны да ала алмый, чөнки аның күләме зур. Ә жмыхлар ашатмыйча, сөт алып булмый.

“Бүген сөт тапшырып, 5-6 баш сыер асрап, табыш алып булмый”

- Шәхси хуҗалыктагы кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Шәхси хуҗалык сөтен үзе эшкәртергә тиеш. Чөнки бүген 4-5 сыер асрап, аларның сөтен тапшырып зур табыш алып булмый.

Икенче момент: безнең халыкның җире юк. Минем таныш фермерлар бар: алар үзләренә печән дә үстерә, көтү дә көтә алмый. Сиңа да бирмим, үзем дә эшләмим дигән кебек, җир бирмиләр.

Биш баштан азрак сыер тотканда акча эшләве авыррак. Сыерның табышлыгы якынча 10-12 баштан соң китә.

Ашатыр өчен комбикорм булдырырга кирәк. Сыерны вакытында орлыкландырсыннар, авырып китсә, мал табибына күрсәтсеннәр.

Шәхси хуҗалыктагы һәр кешегә әйтәсем килә: сыерга прививка кадаганда энәләрен алыштыруларын тикшерсеннәр. Кайбер очракларда ветеринария хезмәткәрләре, энәләрне алыштырмыйча, лейкоз авыруы таратуның бар чыганагы булып тора.

“Сенаж белән силос булмаса, сөт савып булмый”

- Кешенең, мәсәлән, бер генә сыеры бар. Нинди дә булса киңәш биреп буламы?

- Бер сыер – ул хобби.

- Юк, күп кешеләр өчен барыбер азмы-күпме акча эшләү чыганагы да, ниндидер юаныч та, дип әйтимме инде.

- Кеше тана бозауны шәхси хуҗалыгында үстереп, үзе өчен үзенә калдырырга тели икән, ул алты ай вакытында 220 кг булырга тиеш. Әгәр синең бозавың шул авырлыкка чыкмады икән инде, аны калдырмаска киңәш итәр идем.

- Мал тораклары төзегәндә эш шартларын җиңеләйтү өчен нәрсәдер эшләсеннәр иде. Шул ук чит илдә фермер артык йөрми. Ә безнең шәхси хуҗалыкның мал торакларында бер сыер бер башта, икенчесе икенче башта, азыкны өстерәп керәсе, тиресне бөтен торакның төрле җиреннән чыгарасы. 

Печән әзерлим дә ашатам, ярма, фураж бар дип булмый. Әзер комбикорм булмаса, үзләренә ясарга киңәш итәр идем, жмых, шрот, кукуруз бөртеге, коры барда кушып ясасалар, әйбәт була.

Сыер бозаулагач 3-4 ай яхшы иттереп ашатырга кирәк, ә аннан соң сөт кими. Сыер симермәсен өчен ашатуны киметергә кирәк.

- Тагын нинди күрсәткечләр бар? Сыерны ничек сайларга?

- Сыер сайлаганда иң беренчесе - күңелеңә ошарга тиеш. Маңгай күзе белән караганда беренче чиратта йоны тырпаеп тормасын, саргылт төсле булмасын, аяклары төз, аркасы туры, буыннары шешмәгән булырга тиеш. Сыер алганда җиңелрәк, сөтен савып карап була. Ә буаз тана алганда, икеләнеп торганда аңлый торган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. 

Шәхси хуҗалыктагы сыерга яхшы хуҗалыктагы ферма азыгын алып кайтып ашатсаң, сөтен 10-15 литрга арттырып була. Авылда 20 литр сөт бирә торган сыерлар бар бит, шулар 30 литр бирә башлый. Сыер силос белән сенаж ашарга яраклашкан, шәхси хуҗалыкта без аңа печән ашатабыз. Чөнки бер сыер өчен сенаж, силос салып булмый. Әмма сенаж белән силос булмаса, күп иттереп сөт савып булмый. Сыер үз потенциалын биреп бетерми.

“Безнең Россия фәне белән хәзерге дәвердә мал ашатып булмый”

- Шундый гыйбарә бар: тавыкны ашату – арифметика, дуңгызны ашату – математика, сыерны ашату – сәнгать.

Сыерны фәнни яктан ашату-карау буенча без 30-40 елга артта, бәлки, күбрәктер дә. Бездә галимнәр күп, ә фән юк. Шул хәлгә килеп җиттек.

Сыер ашату буенча Татарстандагы белгечләрне алсаң, аларның берсенең дә фән дәрәҗәләре юк дисәң дә була, әмма алар бүген Россиядә иң яхшы белгечләр санала. Бездә бит фән бер, җитештерү - икенче якта.

Өстән директива төшереп, галимнәр җибәреп: “Әйдәгез, эшләп кайтыгыз!” - дип эшләп булмый. Эшләмәгән районнар халкы каешланган. Аларны селкетүе авыр. “Бездә булмый инде ул”, – дип йөрүләрен дәвам итәләр. 

Тәҗрибә уртаклашу өчен чит илгә җибәрүне дә алар өчен бик үк дөрес түгел дип уйлыйм. Чөнки “бездә булмый инде ул” дигән төшенчә тагын да көчәеп кенә китә. 

Мәсәлән, Германиягә баргач, сосиска ашап, Бавария сырасы эчеп, Голландиядә "Кызыл фонарьлар" урамында йөреп, Америкада стейк ашап, Канадада виски эчеп йөрү алар өчен иң истә калганы була.

- Ә нәрсә эшләргә кирәк?

Авыл хуҗалыгы министрлыгы хуҗалыкларны алга киткәннәргә беркетергә, ярдәм итәргә дигән бурыч куйды. Минем бер генә теләк: ичмасам, Әтнә, Балтач, Кукмара районнарына җыелып барсыннар. Бер-ике атна яшәп, фермада йөреп, нәрсә эшләгәннәрен карасалар, бәлки шуннан соң нәрсәдер булыр. Ул бит безнең республика, кешеләре дә чит телдә түгел, татар телендә аралаша. "Бездә булмый" дигән төшенчәдән арындырасы иде.

“Ветеринария объектлары, ветпунктлар авыл кырыенда төзелергә тиеш”

- Безнең кызыл-сары төстәге ветеринария йортлары авыл саен бар бит инде. Алар функциясен үтиме?

- Авылны матурайту ролен үти. Алар бөтенесе – авыл уртасында, аны кайбер вакытта мәчет янына ук төзеп куялар әле.

Мондый ветеринария объектлары, ветпунктлар авыл кырыенда төзелергә тиеш диеп уйлыйм. Алар элек электән авыл кырыенда була иделәр. Чөнки йогышлы авырулар бар, һәм кеше малын авыл уртасына - кеше күп йөри торган урынга алып килергә тиеш булып чыга.

Кайбер районнарда ул пунктлар эшли, кешесе булган җирдә, зуррак авылларда.

Бу пунктларда эш шартлары тудырылган, бөтен эш киемнәрен, эш коралларын калдырып була, ләкин кайчак анда эшләргә белгече юк. Икенчедән, аның кирәге дә юк. Хәзер , икенчедән, аның кирәге дә юк.

Хәзер бездә дә чит илдәге кебек күчмә бригадалар бар, шалтыратасың да, дәвалап китәләр. Менә бу ысул, минемчә, кирәкле. Техника заманы бит.

Ветеринар табиб шәхси хуҗалыкка барып, укол кадап кайта икән, сыерга стресс булмый. Сыер, кешегә караганда, стресска биш-ун тапкырга сизгеррәк. Ветеринария пунктына алып бару бер шок. Укол кадыйлар, ветеринар манипуляцияләр ясыйлар тагын шок.

Шунысы да бар - сөткә бәя мондый арзан булганда, кайвакытта сыерны дәвалау экономик яктан отышлы да түгел.

“Бездә ветеринар белеме, зоотехник белеме, агроном белеме дөрес куелмаган”

- Авыл хуҗалыгы уку йортларында укыганнарның ничә проценты кайта?

- Иң күп дигәне 10 процент. Кайсы ветучастокка кайта, кайсы справка биреп торырга. Кул белән эшли торган кеше аз. Кадрлар белән эш җитеп бетми.

- Эшкә күбрәк яшь белгечләр кайтсын өчен нишләргә?

- Өч-дүрт ел элек ул теманы күтәреп тә чыккан идем инде. Бездә ветеринар, зоотехник, агрономга укыту дөрес куелмаган. 

Шәһәр баласын ветеринар ясап, авылга тыгып булмый. Шәһәрдә үскән кеше авыл фермасының ишеге кайсы якка ачылганын да, сыерга кайсы яктан килергә икәнен дә белми бит ул.

Авылга авыл баласы гына кайта алачак. Авылда үскән, сыер күргән, тирес түккән, мал ашаткан. Авыл баласы шәһәргә укырга килә. Югары уку йортына керә, укый. Ул аның өчен бер стресс. Мин үзем укыган вакытта чит районнардан килгән студентларны беләм. Биш ел эчендә безнең группа аркылы 50 ләп кеше үтте. Килеп бер семестр укыйлар да, кайсысы сагынып, кайсысы ияләшә алмыйча кайтып китәләр. Әйтәсе килә - күбесе мал җанлы студентлар иде.

Авыл баласы Казанга килә, укый, авыл тормышыннан чыга, аңа монда рәхәт, әйбәт, уңайлы шартлар. Ул ияләшә. Авыл тормышыннан читләшә. Укып бетерә дә: “Менә сиңа миллион сум акча, син авылга кайтып урнаш”, - дип әйтәләр. Ул анда кайтмый, ул аңа кирәкми, аңа кызык түгел. Чөнки ул шәһәрдә торса күбрәк акча эшләячәген аңлый. Баласы үскәч, аңа институтка чыгып китәргә, үзе үткән стрессларны кичерергә тиеш буласын белә.

Хәзер Татарстанда IT технологияләр бик көчле, шуның өчен урыннарда дистанцион укыту үзәкләре төзеп укытырга кирәк. Күп кенә заманча сөт комплексларында укыту заллары бар, аларны күбрәк файдаланырга иде. Мәсәлән, Татарстан буенча КАИ ның филиаллары берничә, төрле районнарда. Ветеринария академиясенең филиаллары юк бит! Әле монда, КАИга караганда, ихтыяҗ күбрәк бугай, безнең бит һәр авылда самолет төземиләр, ә мал һәр авылда бар. Кадрлар булсын өчен шулай гына эшләп була диеп уйлыйм.

“Халык яшәгәндә, тел барыбер яши”

- Авылда күп яшәгән кеше буларак, әйтсәгез иде: сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез, аңа мөнәсәбәт элек ничек иде, хәзер ничек?

- Безнең татар теле яшәячәк, дип уйлыйм мин. Халык яшәгәндә, тел барыбер яши бит инде. Тел советлар заманында да, аңа кадәр дә бетмәде бит, калды, барды. Революция, совет чорында чит илгә киткән милләттәшләр дә саклап кала алды телне.

Безнең кайбер кешеләр, телне саклап калу өчен, нәрсәдер эшләргә тотыналар. Мин рус һәм башка милләт балаларына татар телен өйрәтүгә, дәресләр бирүгә каршы. Мин – татар җанлы кеше, әйе, әмма мин – рус, мари, чуваш, украин хисабына татар халкы санын арттыру яклы түгел. Читләр исәбенә эшләп булмый. Безнең ул тәҗрибәгә чирек гасыр вакыт үтте. Ничә рус баласы татарча өйрәнеп, сөйләшә башлады? Бик сирәк бит?! Ә ул дәресләр барды, барды... Укытучылар методиканы алыштыру турында да суз катырмадылар. Чөнки шулай барысы да канәгать иде. Ул рус халкында, чит милләттә татар теленә карата нәфрәт кенэ уятты.

Мин үзем дә татарча чагыштырмача яхшы сөйләшәм. Рус булган дуслар: “Балага шундый өй эше биргәннәр, ярдәм итә алмыйсыңмы? Син – татар бит”, - дип миңа шалтырата иделәр. Аларның өй эш биремнәрен мин дә чишә алмый идем. Ул балалардан татар зыялыларын тәрбияләмәкче иделәр. Шуның өчен ул дөрес эшләнгән әйбер түгел, дип уйлыйм. Мине, бәлки, чукып бетерерләр, ләкин бу - минем фикер.

Ул татар теле темасы каян килеп чыкты?! Мәктәптә сәгать санын киметә башладылар, татар теле укытучылары җыелдылар да: “Әһә, без эшсез калабыз бит. Татар телен үтерәләр, бетерәләр”, - диделәр. Ул - буш урында барлыкка килгән мәсьәлә.

Әйе, бүгенге көндә мин татар теле укытучыларын да аңлыйм, аларның сәгатьләре кимеде. Эмма укытучының сәгатьләре күп булсын өчен генә татар теле сәгатен арттыру дөрес түгел. 

Татар теле дәресе булганда класс ике төркемгә бүленә, 15 процент өстәмә түләү бар. Физика белән химия укытучысы тырышып-тырышып бер тулы класска белем биргәндә, болар ярты классны җыеп алалар да, әйбәт хезмәт хакы белән эшләп яталар. Бу - кеше акчасын санау түгел, әмма бу факт.

Татар телен саклау өчен телевидениедә каналлар ачалар, әмма алар ул кадәр үк кызык түгел, нәрсәдер җитеп бетми кебек.

Бездә балалар өчен вокал фестивальләре аз үткәрелә. Талантларны алып баручы, алып чыгучы юк. Безнең Татарстанда артистларның яртысы – Башкортстаннан чыккан артистлар бит. Башкортстанда бу әйбер куелган.

Бездә үткәрелә торган фестивальләргә чыгу өчен 700 кеше арасыннан кастинг үтәргә кирәк. Әле шунын белән шатланып йөриләр. Ә сәләтле бала нечкә күңелле, стресска бирелә торган була. Шуның өчен бездә алар чыкмый. Бездә татар телен популярлаштыру юк. Балалар өчен музыкаль тапшырулар бик күп булырга тиеш.

Татарның киносы юк, "җиңел" фильмнар бик аз. Елга бер төшерәләр дә, халык ятлап бетергәнче күрсәтәләр. Тел саклансын өчен кино фестивальләре үткәрергә, күбрәк фильмнар төшерергә кирәк.

Шагыйрәләр, татар теленнән казанышларга ирешкән кешеләр белән эшләү юк. Иртәнге тапшыруларда бу әйбер бар, әмма аны кызык итеп эшли белмиләр. Шигырь язучылар бар, алар үзенчә популяр кешеләр бит. Без аларның берсен дә белмибез бит: шуңа ничек ирешкән алар?! Андый эш бездә куелмаган. Бездә милләтне композиторлар, татарча иҗат иткән композиторлар белән популярлаштыру юк. Кем белән кем яшәгән, кем белән кем үлгән, кем белән кем йоклаганы турында сөйлиләр. Татар теле гайбәт теленә әйләнеп бара. Язучылар юк, чит милләт кешесе татар телен “на языке оригинала” өйрәнсен өчен көчле басмалар юк.

Татар булуның “кайфово” икәнен аңламыйча, бала татар теленә тартылмый.

“Авыл бетсә, татар бетә”

- Хәзер татар милли стратегиясен төзү турында сүз бара бит инде. Авыл җирендә эшләгән кеше буларак, анда авыл ничек яктыртылырга тиеш дип уйлыйсыз?

- Авыл бетсә, татар бетә инде. Авыл бетсә, бөтен нәрсә бетә.

- Элек җәйге каникулга балаларны авылга кайтара иделәр, көз җиткәч, бала татарча өйрәнеп кайта иде. Ә хәзер бала, авылга кайтып, әби-бабасының рус теле буенча белемен күтәреп китә. Милләт ул гаиләдән башлана.

- Авылны сакларга кирәк. Авылның ике тапкыр инвестор диеп аталучысы алышынса, авыл тупаслана, үлә. Авыл агае ялганны бик тиз тоя. Авылны элек электән савып тордылар.

Читкә китәм. Менә заводта эшли торган слесарьлар, токарьлар, фрезеровщиклар – алар бөтенесе авылдан килгән кешеләр иде. Төрле заводлар, төзелешләр авыл кешесе хисабына гына эшләнелде. 

Милли стратегиянең бер җитди пункты авылны саклап калу булсын иде.

Авыл халкын юкка чыгарып бетермәсәләр, була ул тел. БДИ бирү буенча хәзер проблема, татар телендә укыган кешегә БДИ бирүе авыр. Икенче яктан караганда, бүгенге көндә мин БДИның уңай якларын гына күзәтәм. Элеккеге вакытны искә төшерсәк, кем генә акча түләмичә экзаменны биреп чыга алыр икән инде?! Гади, традицион экзаменны, дип әйтәм. БДИда андый әйбер юк бит, анда гаделрәк, җиңелрәк.

Татар баласын татар телендә БДИ бирдертеп, югары уку йортларында үзебезнең бүлекләрдә укытсак, татар милләте сакланып калырга тиеш.

- Рәхмәт сезгә.

- Уңышлар!


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Авыл

20 еллык эстафетадан соң: Уңыш бәйрәмендә кунак ролендәге Марат Әхмәтов һәм яңа министрдан беренче "Бәйрәм белән!"

Казанның “Корстон” комплексында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Җәйге-көзге эшләр әле бетеп үк җитмәсә дә, октябрьнең һәр икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме үткәрелә. Быел тармакка килгән яңа министр Марат Җәббаров беренче нотыгы белән чыгыш ясаса, экс-министр Марат Әхмәтов 20 ел эшләү дәверендә үзенә түзгән Президентларга рәхмәтен җиткерде. 

Авыл

Нык холыклы, үзе чыдам, үзе горур һәм кирлемән - татарның аты да үзе кебек, яки Аударышта ничек аударыштылар?

“Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле”. Бу мәкальне ишеткәнегез бардыр. Татарның милли уены булган Аударышны ат кадерле булган өчен кире кайтардылар. Татар токымлы атларны да юкка үрчетә башламадылар. Татар атлы, ә ат татарлы булырга тиеш. Лениногорск районы Югары Каран авылында Аударыш буенча беренче Республика чемпионаты үтте. Башлам бар, татарның тагын бер тарихы яңадан языла башлады. "Татар-информ" хәбәрчесе бәйгене үз күзләре белән күреп кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла