Урак бәйгесе: 918 механизатор республиканың иң яхшы комбайнчысы исеме өчен көрәшә

24 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: agro.tatarstan.ru
Татарстанда урак өстенең иң кызган мәле. Уракка керешкәндә яңгыр комачаулаган булса, хәзер игенчеләр, тәүлекнең һәр минутын файдаланып калырга ашыга. Комбайнчыларны кызыксындыру максатыннан Татарстанда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесе башланды. Анда 918 механизатор катнаша.

Конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.

Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында һә шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, техниканы нәтиҗәле куллануны булдыру максатларында уздырыла.

Министрлыкның конкурс комиссиясе иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. 60 мең сум күләмендәге премия иң күп мәйданда урган 20 механизаторга да биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.

Бәйге техника җитештерүчәнлек куәте буенча 4 төркемгә бүленә. Беренче төркемгә 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр комбайннар кертелгән, икенче төркемгә – 230-290, өченчегә – 300-326, дүртенче төркемгә – 351дән 530 ат көченә кадәргеләр.

Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла. Бәйгедә 918 механизатор - суктырудагы 820, урдырудагы 98 комбайнчы катнаша. 

Һәр атна саен бәйгегә нәтиҗә чыгарып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте ярдәме белән бу атна нәтиҗәләре буенча район алдынгылары дип табылган кыр каһарманнарын тәкъдим итәбез. 

Спас районы алдынгылары

Спас районы башлыгы Камил Нугаев районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов белән бергә районның урып-җыю алдынгыларын бүләкләделәр. 

Бүләкләнүчеләр: Илфат Аракаев («ВЗП Булгар» АҖ), Владимир Трифонов («Авангард» АҖ), Андрей Стаценко (Планин А.В. КФХ), Владимир Зруллин (Синицин А.А. КФХ), Рафик Яруллин (Мөхәммәтов А.Д. КФХ), Алексей Спирчагов (Мамонов А.И. КФХ), Фирдүс Зәйнуллин («Хузангай» ҖЧҖ).

Рафик Яруллин комбайнда 40 елдан артык эшли. Владимир Зруллин - Татарстан Республикасының атказанган механизаторы. 

  • Спас районында 40, 2 мең гектар иген кырларының 23,2 гектарында урып-җыю башкарылган (58 процент). 56,6 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш гектарыннан 24,4 центнер.

Алексей Калеев - Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысы

Түбән Кама районы җитәкчечелеге 23 август көнне иң яхшы комбайнчыларны бүләкләүгә Елантау авылы янына "Илһам" эстрада ансамблен алып килгән иде. 

Игенне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп өлгерү өчен игенчеләр таңнан төнгә кадәр диярлек эшли. 

- Уңыш быел бик яхшы, аерым урыннарда иген һәлак булса да, Түбән Кама районына бу бик кагылмады. Һәр мизгелдән файдаланып калырга кирәк. Мондый темпларда без эшне вакытында тәмамлаячакбыз, - диде игенчеләр.

Иң башта көзге культураларны җыеп алу бурычы тора, аннары - арпа һәм сабан бодае. 5 мең гектардан артык мәйданда техник культуралар бар: шепкән, шикәр чөгендере, горчица һәм рапс. 

"Түбән Кама районының иң яхшы комбайнчысы" исеменә - күчмә кубокка һәм акчалата премиягә кабат Алексей Калеев ия булды. Ул 23 августка 1 410 тонна ашлык суктырган. Ул туган көнен гадәттәгечә - комбайнда эшләп билгеләп үтте. Узган ел Алексей республиканың иң яхшы комбайнчыларының берсе дип танылган иде. Былтыр ул 50 мең премия алды. 

Районның иң яхшы комбайнчысы бәйгесендә икенче урынга Илгиз Рәхимов чыкты, өчен премиягә Сергей Поглев ия булды.

- Мин үзем Зәй районыннан, - ди Алексей Калеев. – Комбайнчы булып 7 ел эшлим. Узган ел урак ахырына кадәр кубок атна саен миндә калды. Минем һөнәремнең сере юк, бары тик эшләргә генә кирәк. Кыенлыклардан… бердәнбер нәрсә – һава торышының начар булуы яисә машина ватылу, ул чакта инде эш туктала. Үз эшемне яратам, һәрчак хәрәкәттә.

  • Түбән Кама районында 22,5 мең гектарның 11,3 мең гектарында урып-җыйганнар (50 процент). 34,9 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш - 34,1 ц/га.

Әлмәт: бөтенесе дә диярлек комбайнчыдан тора!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән бергә кырларны йөреп чыкты  һәм уңышны урып-җыюның темпларын, аның сыйфатын, шулай ук техника торышын һәм иминлекнең тәэмин ителешен бәяләде.

Акчалата сертификатлар “Кичүчат” хуҗалыгыннан Дамир Яруллинга (“Иң яхшы комбайнчы 2018” конкурсында призер) һәм Наил Гариповка бирелде. Шулай ук бүләкләргә ия булчылар арасында Альберт Абраров, Наил Әхмәтшин, Иван Трофимов, Родион Куручбаев, Александр Уливанов, Юрий Петров, Андрей Федосеев (“Иң яхшы комбайнчы 2018” конкурсында призер), Муратбәк Шоров - Н.Е. Токарликов ис. АҖеннән (“Иң яхшы комбайнчы 2018” конкурсында призер) бар.

Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү «Союз-Агро» кырларында да дәвам итте. Биредә 9 хезмәткәр акчалата сертификат алды, шуларның өчесе - узган елдагы "Иң яхшы комбайнчы" конкурсы призерлары. Болар - Сергей Макаров, Максим Ратников, Геннадий Казаков, Николай Антонов, Юрий Плотников, Александр Перов, Николай Николаев, Станислав Ратников, Александр Тойметьев.

- Урып-җыю кампаниясендә күп нәрсә комбайнчыдан тора, ә аларның хезмәт нәтиҗәләрен матди кызыксындыру механизаторларның эш сыйфатын һәм урып-җыю барышын тизләтә. Әлмәт районының алдынгы комбайнчыларына һәм механизаторларына атналык премияләр бирүне без дәвам итәчәкбез, - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.

  • Әлмәт районындагы 40,1 мең гектар җирнең 19,4 мең гектарында урып-җыю эшләре башкарылган (48 процент). 49 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш - 22,4 ц/га.

Буа районыннан кыр хәбәрләре

Буа районы кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Хәзер бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Эшкә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бу атнада районда югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы комбайнчылар булып түбәндәгеләр танылды: Илдус Насыйбуллин​ - «Коммуна» ҖЧҖеннән, Сергей Мостяков һәм Рәдис Төхвәтуллов - «Авангард» ҖЧҖеннән. Алар Акрос-500​ комбайннарында 1232, 1171, 1162 тонна ашлык суктырдылар. Дмитрий Сидоров, Фирзәр Хәттапов һәм​ Наил Зәйнетдинов - «Авангард» ҖЧҖеннән, Нью Холанд комбайннарында 1625, 1619, 1525 тонна ашлык суктырып, шулай ук атна алдынгылары булдылар.

- Болар үз эшләренең иң осталары. Илдус Насыйбуллин һәм Дмитрий Сидоров узган елда республика конкурсында җиңүчеләр булган иде, - диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов.

  • Буа районында 50,6 мең гектар кырларның 28,3 мең гектарында урып-җыю эшләре башкарылган (56,4 процент). 87,1 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш - 25,8 ц/га
Урак-2019 нәтиҗәләре

Иң күп мәйданнарны урып-җыйган районнар:

Әлки - 70 процент (33,6 мең гектарның 23,4 меңе)
Ютазы - 66 процент (17,5 мең гектарның 11,5 меңе)
Апас - 63 процент (27,3 мең гектарның 17,1 меңе)
Зәй - 62 процент (38 мең гектарның 23,6 меңе)
Азнакай - 61 процент (45,3 мең гектарның 27,6  меңе)

Иң аз мәйданнарда урып-җыйган районнар:

Тукай - 36 процент (43,4 мең гектарның 15,5 меңе)
Әгерҗе - 36 процент (25,4 мең гектарның 9 меңе)
Алабуга - 37 процент (25,3 мең гектарның 9,3 меңе)
Минзәлә - 40 процент (45,7 мең гектарның 18,3 меңе)
Бөгелмә - 42 процент (27,0 мең гектарның 11,3 меңе)

Иң югары уңыш (ц/га):

Зәй - 45,2
Тукай - 41,5
Минзәлә - 40,7
Сарман - 40,5
Актаныш - 40,1
Мамадыш - 40,1

Иң түбән уңыш (ц/га):

Әгерҗе - 16,0
Яшел Үзән - 17,9
Югары Ослан - 23,1
Питрәч - 23,7
Спас - 24,4

23 августка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Авыл

20 еллык эстафетадан соң: Уңыш бәйрәмендә кунак ролендәге Марат Әхмәтов һәм яңа министрдан беренче "Бәйрәм белән!"

Казанның “Корстон” комплексында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Җәйге-көзге эшләр әле бетеп үк җитмәсә дә, октябрьнең һәр икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме үткәрелә. Быел тармакка килгән яңа министр Марат Җәббаров беренче нотыгы белән чыгыш ясаса, экс-министр Марат Әхмәтов 20 ел эшләү дәверендә үзенә түзгән Президентларга рәхмәтен җиткерде. 

Авыл

Нык холыклы, үзе чыдам, үзе горур һәм кирлемән - татарның аты да үзе кебек, яки Аударышта ничек аударыштылар?

“Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле”. Бу мәкальне ишеткәнегез бардыр. Татарның милли уены булган Аударышны ат кадерле булган өчен кире кайтардылар. Татар токымлы атларны да юкка үрчетә башламадылар. Татар атлы, ә ат татарлы булырга тиеш. Лениногорск районы Югары Каран авылында Аударыш буенча беренче Республика чемпионаты үтте. Башлам бар, татарның тагын бер тарихы яңадан языла башлады. "Татар-информ" хәбәрчесе бәйгене үз күзләре белән күреп кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла