Дамаскиннарча татар комедиясе: кәҗә, бәдрәф һәм татар теле проблемалары

7 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Казанда төшерелгән татарча «Кире» фильмы премьерасы Ленин исемендәге мәдәният сарае кинозалында булды. Премьерага безнең редакция журналистын аккредитацияләүне сорагач, оештыручылар журналистның исем-фамилиясен сорады, ә анысын белгәч - аккредитацияләүдән баш тартты. Шулай да корреспондентыбыз Рузилә Мөхәммәтова "сер астында" булган премьерага керү җаен тапты һәм күргәннәрен түкми-чәчми укучыларга җиткерә.

«Кире» фильмын төшерергә аның авторларын "Тапшырылмаган хатлар" фильмы рухландырган булырга мөмкин. Чөнки бу команда Гадел Кутуй әсәре буенча “Тапшырылмаган хатлар” фильмын төшергәндә берләшкән иде. Фильм республика телләрен саклау буенча дәүләт программасы кысаларында төшерелгән иде. Авторларга кино төшерү процессы ошап киткәндер, алар яңа эшкә алынганнар. Бу юлы фильмның бюджеты һәм аның чыганаклары билгеле түгел.

Фильм режиссерлары – Казан мәдәният институтында белем алган Рөстәм Рәшитов һәм Казан консерваториясен тәмамлаган Илсөяр Дамаскин. Сценарий авторы – Дан Дамаскин. 

Фильмга исем биргән «кире» сүзе геройның төп сыйфатыннан алынган. Авторлар аны дөнья яңалыкларына каршы килеп, үзе күнеккәнчә яшәргә омтылган татар зыялысы итеп сурәтлиләр. Ул киребеткән, тискәре адәм дип уйланылган. Әлеге роль махсус Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаны күздә тотып язылган. Фәнис Җиһанша үз героен шулкадәр яраткан булса кирәк, сөйкемле, акыллы, гыйлемле татар зыялысын уйный. 

Сюжеты болайрак. Шәһәр үзәгендә үз йорты белән Мансур яшәп ята. Хатыны – музыка укытучысы, сеңлесе артистка булса кирәк, җиткән кызы һәм булачак кияве Айрат бар. Йорты шактый какшаган, машинасы иске, әле аның ак кәҗәсе дә бар. Үзе ниндидер медиаоешмада эшли кебек аңлашыла, остазы белән бергә тел мәсьәләләре буенча фәнни эш язалар.

Мансур татар теле өчен борчылып яши торган кеше. Ул кешеләр белән матур итеп татарча аралаша һәм үзенә дә шундый мөнәсәбәт таләп итә.

Зур йортлар арасында кысылып калган шәхси йортның җире инвесторларны кызыктырып тора. Алар Мансур йортын урнашкан җирне 9 миллион сумга бәялиләр һәм татар чыгышлы риэлтор Камилне тарихи ватаны булган Казанга командировкага озаталар. Татар телен белмәгән Камил киребеткән Мансур белән уртак тел табып, аны җиреннән китергә күндерергә тиеш була.

Мансур ролендә Камал театры артисты Фәнис Җиһанша. Ә аңа капма-каршы булырга тиешле Камил ролендә – Мәскәү артисты Камил Ларин. Проблема өчлегенең өченче образы – профессор. Ул рольдә Әзһәр Шакиров.

Фильмның техник сыйфаты начар түгел. Ул шактый сыйфатлы итеп төшерелгән. Менеджмент та шактый профессиональ. "Время кино" оешмасын гамәлгә куеп, Казанда региональ кино булдыру хыяллары белән яшәгән, хыялланып кына калмыйча, форум, питчинг, премия, фестивальләр оештырган Альбина Нәфыйгова һәм аның командасы катнашында фильм уңышлы пиарланды. Чыкканчы ук журналистлар катнашында төрле чаралар, хәтта җырының презентацияләре узды. Кыскасы, менеджмент фильмны күпмедер алга этәрергә мөмкин.

Фильмның иң зур проблемасы – сценарий. Ул бербөтен түгел, шулкадәр буталчык һәм таркау. Әйтик, Мансур бу йортны ата-баба җирендә утыра дип әйтә. Әмма үзе Әгерҗе районының бер авылыннан булып чыга. Монысын без аның риэлтор белән аралашуыннан беләбез. Мәскәү риэлторы Камил үзе генә булдыра алмагач, Казанда яшәүче туганын китерә. Анысы риэлтор. Әлеге ханым Мансур белән аралаша башлагач, аларның икесенең дә әтиләре Әгерҗе районыннан икәнлеге ачыклана.

Сорау: Мансур кем йортында яши? Хатынынан йортка кереп, аның җирен ата-бабаныкы дип атамыйдыр ич инде?

Мансурның кирелегенә басым ясау өчен авторлар кәҗә образын сайлаганнар. Мансурның базардан укроп, базилик һәм башка тәм-том сатып алып кайтканын да күрдек – кәҗәсен ярата. Тик нигә интеллигент татар абзые Казан үзәгендә кәҗә асрый? Ни өчен? Гаиләдә берәрсенең аллергия булып, кәҗә сөте тиешме? Әллә соң ата-анасыннан мирас булып калган кәҗәме?

Татарлар беркайчан да кәҗә асрау белән аерылып тормаган. Казанның “Кәҗә бистәсе” дигән урыны да татарлар яшәгән бистә түгел. Татар хәленнән килгән кадәр сыер асраган. Кәҗә инде ул сыер асрый алмаган тол хатыннар һәм карт әбиләр малы. Кәҗә сүзе үзе дә урысларның коза сүзеннән генә бозып ясалгандыр әле. Мансурны – татар интеллигентының - кәҗә савып утыруын авторлар тәмләп күрсәтә. Әле җитмәсә, кызы кәҗәне үзенең чәче кебек итеп ал төскә дә буяп куя. Татар эстрадасында берничә ел элек ал кәҗә белән ролик төшереп, популярлашып алган дуэт бар иде. Болар да шушы ал кәҗә образын кабатлап алырга ниятләгәннәр.

Инде фильмның төп темасы дип уйланылган тел темасына килик. Мансур туган тел очын борчыла. Аның гамәлләре “Тел өчен көрәшне үзеңнән башла!” дигән өндәмәләргә дә бик туры килә: ул кешеләр белән чиста матур итеп саф татарча сөйләшә, хәтта шикаятьләрне дә татарча яза.

Бүгенге глобализация чорында нинди чишелеш тәкъдим итә авторлар?

Мансур үзенең профессоры белән бергә “Тел һәм мәдәният. Узганы, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган китап яза. Әсәрдә китап дип кенә бирелсә дә, фәнни җитәкчесе профессор булгач, фәнни китаптыр дип фаразлыйбыз.

Профессор: “Узганнарны сагынып утырган хәлдә син нинди киләчәк тәкъдим итмәкче буласың? Әле бит синең бөтен эшең тәнкыйтьләү генә. Кайдан ул синдә моның кадәр усаллык, Мансур? Татар теленең киләчәге хакында үз фикереңне әйт!”

Мансур: “Кире латинчага күчәргә кирәк!

Профессор: “Латинга күчсәк Рәсәйдә яшәүче милләттәшләребез надан калачак. Аларга анда латинчаны кем укытсын?! Синең үзеңнең замандашларыңны телсез калдырасың киләме? Нигә син шундый җаваплылыкны үз өстеңә алмакчы буласың? Үзеңнең кем икәнеңне исбат итәр өченме?

Ничек инде? Китапны язар алдыннан алар аның концепция әзерләмәгәнмени? Татар теленең киләчәге турында фикерләре алдан каралмаганмыни? Ниндидер ясалма сөйләшү. Теманы белмәүчеләр әңгәмәсе.

Кыскасы, тел проблемасы яралгы хәлендә калган. Мансурны профессоры да аңларга теләми. Дөрес, нәрсәне аңламавы аңлашылып бетми. "Тирәнрәк керергә иде", - диде соңыннан күренекле татар артисты Әзһәр Шакиров.

Мансур эшләгән оешма җитәкчесе аның язганнарын юкка чыгара. “Синең хезмәтең беркемгә кирәк тә, файдалы да түгел! Син мәдәниятне үзеңчә аңлыйсың! Ә заманалар үзгәрде. Синең искечә фикерләрең беркемгә кирәк тә, кызык та түгел!”, - ди ул.

Профессор: “Шушы кәгазьләреңне ал да, хәзер үк утка ыргыт! Тот та яндыр! Безгә туган телебезне үстерергә, сакларга кирәк, Мансур! Сакларга һәм үстерергә!

Ә Аллам, нәрсә булган соң аның язганнарында компьютердан сөрттерерлек һәм утка ягарлык? Мансур нинди тәкъдимнәр белән чыккан? Әлегә без аның латиницага күчәргә теләвеннән башкасын белмәдек. Авторлар үзләре дә белмәгәндер дигән шик бар.

Күрәсең, мин сезнең бик начар укучыгыз булганмын, профессор. Янәшәмдәге кешеләр минем белән үз туган телемдә аралашсыннар дип тырыштым. Ә мин ялгышканмын. Аларны бит үзара татарча аралаштырырга кирәк булган”, - ди Мансур.

Тел белән көрәшне үзеңнән башла, диләр акыллы кешеләр. Үзеннән башлаган ләбаса Мансур. Ул бөтен кеше белән, эш кабинетына үткәндә каравылчылар белән дә матур итеп татарча аралаша. Моның нәрсәсе хата? Ул телнең үсүенә каршымы? Аның каршылыгы нидә чагыла? Аңа тел үстерү концепциясен әзерләү бурычы йөкләнгәнме?

Авторлар бүгенге вазгыятьтә кадимчелек белән җәдитчелек күренешләрне тасвирларга телиме? Янәсе, татар теленә ябышып яткан Мансур – кадимчеме? Әмма аның кадимилеген раслый торган фактлар юк.

Миңа калса, проблемаларны шикаять хатлары язып цивилизацияле юл белән хәл итәргә тырышу, шәһәр буйлап велосипедта йөрү – киресенчә, Европалашу билгесе кебек.

Ә менә Мансурга каршы куелырга тиешле Камил Казанга килгәч бер уңайдан “курорт романы” ясап яткан җилкуар кебек күренә. Ул самолетта ук очраклы гына Мансурның сеңлесе белән таныша, аларның романын күрсәтү өчен авторлар парны Болгарга җибәрә. Камил дә, Мансурның сеңлесе дә яшь кешеләр түгел, димәк, аның мәхәббәт линиясенең чисталыгы өчен аңлатма кирәк иде. Бу Каминең командировка мәхәббәтеме, әллә ул гомерлек мәхәббәтен очратканмы? Ул линиянең эшләнеп бетмәве дә ризасызлык тудыра. Җитмәсә, финал җыры да шушы оешып бетмәгән мәхәббәт линиясе өчен иҗат ителгән. Ә бит бу төп линия түгел һәм бернинди дә линия түгел, ә фильмның бер бизәге генә. Казан раэлторы Роза Альфредовна роле дә бизәк кенә. Мәгънәви йөкләмә салынмаган рольне Фирая Әкбәрова башкара. Монда мәгънәви йөкләмә салынмаган образлар шактый. Эльмира Кәлимуллина образының мәгънәви йөкләмәсе юк. Алар барысы да фильмның матур бизәге. Хәтта Эльмир Низамов үзе дә (бер эпизодта катнаша), аның җыры да бизәк кенә. Кыскасы, бер сәгатьлек фильмның күп өлеше бизәкләрдән тора, әмма алар берләштерелмәгән.

Тагын бер кызыклы линия - Мансурның кызы кытай егете белән йөри. Мансур кияүне кабул итергә теләми. Әлеге рольне кытай татары уйный. Әмма фильм буенча ул - кытай егете, ул әти-әнисе белән кытайча аралаша. Тик ни өчендер ул Айрат исемле, татарча да әйбәт сөйләшә. Ярар, татар кызы хакына телне өйрәнсен дә ди. Тик сорау туа: кытай малае ни өчен Айрат исемле?

Фильм авторларының бәдрәфкә зур игътибары гаҗәпкә калдыра. Бер сәгатьлек фильмда бәдрәф темасы берничә тапкыр кулланыла. Беренчедән, Мансурның йортында бәдрәф урамда булуы әйтелә. Әйтелеп кенә калмый, ә Мансурның кызы анда телефонын төшереп җибәрә, Мансур аны ала. Соңрак Мансурдан “Син татарча “бәдрәф” дип язылмаган җиргә кермисеңме?” дип көләләр. Ә бәдрәф темасы тулысынча ачылып бетсен өчен фильмда: “Хәтерлисеңме – синең фәнни җитәкчеңнең сүзе бар иде: сине ашасалар ике чыгу юлың бар”, дигән реплика да кертелә.

Рәхим итегез – менә шушы ул бүгенге татар комедиясе. Бу – Татарстанда төшерелгән региональ кино. Татарстанда милли кино төшерү процессын дәүләт үз кулына алмаса, һәвәскәрләр менә шундый региональ кино төшерәчәк. Кызганыч... һәм куркыныч...

Ә фильмның премьерасында татар зыялылыларының бик аз булуы, аларның фикер әйтергә теләмәве, ә татар киносы әһелләренең бөтенләй булмавы да уйландыра...  

P.S.: "Без бу кәҗә белән һәр ишекне шакыячакбыз. Без һәр баланың баш миенә үтеп керербез - аның әнисе кинотеатрга килеп кино карасын. Ул аны “фу” яки “не фу” дип әйтә икән – безнең өчен шул нәтиҗә әһәмиятле. Җиңел жанр аша без җитди темаларга сөйләшәбез", - дигән иде "Время кино" оешмасы җитәкчесе Альбина Нәфыйгова, ул фильмның пиар өлеше өчен җаваплы. 


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла