Комсомоллар мөнәҗәте, альтернативасыз Сәйдәш, Фәрит Яруллин мастер классы: татар музыкасыны үсеше хакында сөйләшү

23 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов
“Менә көй. Аны кайберәүләр халык көе дип тә уйлый. Ә ул чынлыкта Сәйдәш иҗат иткән “Бибисара” җыры икән”. Таныш күренеш, шулай бит? Халык җыры дип саналган күп кенә популяр җырларның композитор тарафыннан иҗат ителгәнен белгәч, шаккаталар. Татар профессиональ музыкасы ничек туган? Ни өчен йөз ел элек салынган идеяләр әле дә актуаль? Соната һәм симфонияләребез, опера һәм балетларыбыз бар, нәрсә белән горурлана алабыз һәм нәрсә өчен безгә әле дә оят? Бу хакта Татарстанның Сәнгать галереясе җитәкчесе, музыка белгече Эльвира Камалова Tat cult lab оештырган лекциясендә сөйләде.

“Әлеге теманы сайлар алдыннан бик озак уйландым”, - дип башлады сүзен Эльвира Камалова. Чыннан да, татар мәдәнияте тарихында темалар бихисап. Берсе икенчесеннән кызык! 

“Миңа XX йөзнең башы турында сөйләү кызыклырак тоелды, йөз ел элек нәрсәләр булганы хакында параллель уздырырга туры килде. Дин әһелләре, чит илдә белем алган кешеләр, җәдитчеләрнең вакыйгаларга, идеяләргә һәм бәхәсләргә фикерләрен белгәч, хәзерге заман да шул охшаш вәзгыятьтә тора, ләбаса”, - дидем.

"Озын көй жанры" ничек туган?

Музыкада хәзер нинди үзгәрешләр барганын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, мин аны шулкадәр йөрәккә якын кабул итәм. Биш-алты ел элек туган бәхәсләр, үзгәрешкә йөз тоткан татар эстрадасы, Yummy music һәм Эльмир Низамовлар башкарган эшләр – барысы да бер юнәлештә бара. Йөз ел узганнан соң Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев һәм Фәрит Яруллин идеяләре үсешен күрәбез.

Европалаштыру юлы белән барган һәм җитди көрәшкән композитор Солтан Габәши (1891 – 1942) озак еллар замана корбаны була. Утызынчы елларда Казаннан Уфага куыла, 1941 елда Уфадан да куылып, әллә кайдагы бер Челкаково дигән авылда вафат була. 

Әмма соңрак Солтан Габәшигә бик зур кызыксыну уяна. Ул 1912-1913 елларда бүгенге көндә дә актуаль булган әсәрләр язган.

Без үзаңга һәм кайбер әйберләрне аңлауга бары тик туксанынчы елларда гына килдек. Татар музыкасы монодияле (бер тавышлы). Бер тавышлы музыканың бөтенләй башка фикерләү тибы икәнен аңлыйсыздыр. Барлык функциональ бәйләнешләр музыкаль авазлар һәм баскычлар арасында җырланган җырның системасында горизонталь юнәлештә урнашкан.

Татарларда музыкаль язма традиция булмаган, ул халык авыз иҗаты ярдәмендә буыннан-буынга күчеп килгән. Бу темага “мелизматика” дигән феномен якын килә. Ул чыннан да гаҗәеп әйбер һәм мин аның механизмын хәзергә кадәр аңлап бетерә алмыйм. Мелизматикага бай җырлар озак еллар дәверендә үзгәреш кичереп килеп җиткән. Әйтик, Гайфулла абый бер төрле борып җырлый, ә Сәйфулла абыйның бормалары килеп чыкмый. Гайфулла абый бормалы җырын хатыны Мәрфуга апага җырлап күрсәтә, Мәрфуга апа берни дә аңламый, әмма үз бормаларын өстәп, җырны җырлап карый... һәм шулай буыннан-буынга күчкән.

“Озын көй” жанры – иң авыр жанрларның берсе. Аның шигъри бай тексты, авыр көе булган. Озын көйне җырлап карагыз сез, ул бит лакмуслы кәгазьне ясауга көч түккән осталыкка яраклы! Илһам абый Шакиров, Хәйдәр абый Бигичев һәм Әлфия апа Авзалова озын көйне җырлаганнарын беркемнең дә әле кабатлаганы булмады. 

“Озын көй” XX гасырга ничек итеп килеп җиткән? Ничек итеп шул мелизматиканы саклап, кешедән-кешегә тапшырып булган? Бәлки кем дә булса төпченеп, эзләнеп моны аңлата алыр. Әлегә кадәр беркем дә бу процессның ничек булганын бөтен нечкәлекләре белән аңлата алмады әле.

Монодия (бер тавыш) һәм многоголосие (күп тавыш) икесе ике “планетадан”. Күп тавышта гармония вертикаль табигыйлектә килә. Музыкадагы үсеш, формалар булдырылу – барысы да вертикаль аккорд бәйләнешләре белән бәйле, ә монодиядә – бай әйбер дә горизонталь. Менә шул үзгәрешләрнең ничек тормышка ашарга тиеш булганын безнең беренче юл салучыларыбыз исбатлаган.

Солтан Габәшинең комсомолга мөнәҗәт багышлавы “троллинг”мы, сәясәтме?

Дини һәм дөньяви табигать арасында бәет һәм мөнәҗәт жанрлары тора. Ул инде язма чыганактан алынган, бер бәет кенә дә 45 куплетка сузылган зур бер тарихи вакыйгаларны чагылдырган. Борынгы бәетләр Болгар чорына кадәрге елларга барып тоташа. Кеше утырган да, хисапчы кебек, шул бәет-мөнәҗәтләрне күчереп язган. Бәетне күбесенчә хатын-кызлар язган (күчергән). Ул тарихи вакыйгалар яисә шәхси трагедия булырга мөмкин, әйтик, бала үлеме.

Солтан Габәши үзенчәлекле фикерләве белән аерылып торган. Фантазиясе иркен һәм иксез-чиксез булуы кешеләрне таң калдырган. Мәсәлән, ул Уфаның “Галия” һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрен тәмамлап, төпле белемгә ия булган. Егерменче елларда ул “Комсомол мөнәҗәте”н иҗат итә. Бу бөтенләй башка сыймаслык очрак! Мин әле моның асылын һаман да аңлый алмыйм.

Композиторның әлеге әсәрне язу максаты сәясәткә бәйле, йә булмаса егерменче-утызынчы еллардагы вакыйгаларга ышануы яисә “троллинг” булырга мөмкин. Монда шуның өч вариантын да фаразлап була. Әмма комсомолга багышланган җырның язылуы – чыннан да тарихи факт. Аны беркем дә беркайчан да башкармаган, ул бары тик кулъязма рәвешендә генә саклана. 

Габәшинең 90 процент әсәре кулдан язылган килеш тора бирә.

Татар көен һәм европаның классик гармониясен берләштергән беренче кеше – Заһидулла Яруллин

1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәч, беренче чиратта китаплар һәм музыка уен коралларына да зыян килә. Тарихи хәзинәбезнең йөз проценты диярлек утта янып бетә. Кайбер чыганакларга караганда, сарай ханлыгы һәм мәдәнияте искитмәле булган. Әмма, ни кызганыч, ул юкка чыга. Профессиональ татар музыкасы тарихына йөз ел гына булса да, шул еллар дәверендә алга ыргылыш ясала.

1906 елда беренче “пәрдә арты” театры барлыкка килә. Соңга табарак кына ул “Сәйяр” дип аталачак. Мандолина, курай, баян, тальян гармун, гитара кергән өч-дүрт кешедән торган зур булмаган ансамбль була, соңыннан пианино да барлыкка килә. Алар спектакль башланыр алдыннан яисә тәнәфестә уйнаган. Татар музыкасы профессиональ эшчәнлек төре буларак театрда барлыкка килә. Татарлар өчен театр – сәнгатьнең башлангычы. Без музыканың театр белән параллель алга киткәнен, үсеш алганын аңлыйбыз.

Татар профессиональ традициясендә татар көен һәм европаның классик гармониясен берләштергән беренче кеше – Заһидулла Яруллин (1888 – 1964). “Тукай маршы”н үзешчән композитор язганын белгәч, шаккаттым. Ул барлык әйберне дә җиткерә алган: монда форма да, пентатоника һәм европа классик үрнәкләре дә уңышлы берләштерелгән.

Татар композиторларына ярдәм күрсәтелгән дип әйтергә була. Фәрит Яруллинның искиткеч фактуралы һәм гаҗәп оркестровкалы “Шүрәле” балеты тумас та иде. Ул әсәр шул дәрәҗәдә югары ки, хәтта атаклы балерина Майя Плисецкая да әлеге балетта катнашкан. Моның турында әйтергә оят түгел. Димәк, бу әсәргә шуның кадәр көч кертелгән! Мәскәү һәм Санкт-Петербург консерваторияләре профессорлары әлеге балетка тиешле оркестровка ясап, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, диләр. Аңлашыла, зур симфоник оркестр өчен оркестровканы (эшкәртмәне) Фәрит Яруллин үзе ясамаган, анда без музыка уен коралларының барлык төрләрен күрәбез. Әлбәттә, монда хәлиткеч рольне дирижерлар Фоат Мансуров, Натан Рахлин уйный.

“Кәккүк”нең бриллиантка әверелгән чагы

Төпле музыкаль белемнәре булмаган шәхесләр өч-дүрт ел эчендә нинди зур хәзинәләр тудырган! Хәзерге музыкаль вуз бетергән югары белемле кешеләр белән чагыштырсак, композиторларыбыз аларга караганда күпкә күләмлерәк эшне башкара белгән. Бернинди тәҗрибәләре булмаган музыкантларыбыз музыкаль сиземләү, зәвыклары булып, матур әсәрләр язган, бер кешенең дә тыңлаганда “бу – табигый түгел”, “ясалма”, “дорфа” язылган дип әйткәне булмаган.

Солтан Габәшинең “Кәккүк” (1913) дип аталган, фортепиано өчен язылган романсы булган. Без аның ничек итеп яңгыраганын белмибез, ул кулланалышта юк. Әмма Александр Ключарев дигән даһи музыка белгечебез булган. Ключарев эшләгән күп тавышка бүленгән эшкәртмәләр, хор һәм балет сәнгате өчен керткән зур өлеше бәяләп бетергесез, аның кебек шәхес татар дөньясында аз. Ул илленче елларда “Кәккүк” җырының хор өчен эшкәртмәсен ясый. “Кәккүк” бриллиантка әверелә.

Сүз уңаеннан, “Әкият” курчак театрында җырчы Әлфия Авзаловага багышлап, “Әлфия” дигән курчак спектакле куйдылар, мин анда булдым. Елап беттем. Шул хәтле дәрәҗәдә җанга үтеп керерлек могҗизалы куелыш. Илгиз Зәйниев – молодец! Спектакль нәкъ менә “Кәккүк” җыры белән башлана. Әлфия апа шундый кечкенә, әйтерсең, йомыркадан әле генә ярылып чыккан. Табигатьне тыңлый һәм Габәшинең Әлфия Авзалова башкаруында “Кәккүк” җыры куела. Искиткеч!

Узган ел без Татарстанның Җыр һәм бию ансамбле белән Франциянең Канны шәһәренә бардык. Россия сәнгате фестивалендә Татарстан да тәкъдим ителде. Күз алдына китерәсезме, конгресс сараенда Канны кинофестивале уза, французлар һәм рус эмигрантлары балалары ансамбльнең ике өлештән торган концертын карый... “Кәккүк” җырын җырлый башлаганда барысы да катып калды, залда үле мохит иде. Үзебезне вакуумда кебек хис иттек. Җырланылып беткәч, зал шартлады! Бар кеше дә торып басып алкышлады. Бу профессиональлек, пентатоника белән көнчыгыш элементларын куллану – Габәши фантазиясе.

Салих Сәйдәшев эшчәнлегенең мәгънәсе күпкә киңрәк һәм тирәнрәк!

Ун ел элек без Салих Сәйдәшевне татар профессиональ музыкага нигез салучы дип әйтер идек һәм төрле язмаларда шулай язылган да ул. Әмма без ул иске формуланы кире кагабыз, Салих Сәйдәшев эшчәнлегенең мәгънәсе күпкә киңрәк һәм тирәнрәк! Татар музыкасының төзелешенең нигезе – пентатоника. Ул биш баскычтан торучы бөтенләй аерым төзелеш, анда иң мөһиме – тоннар юк.

Менә сезгә бер мисал. Венгр композиторы Бела Барток “Микрокосмос” дигән циклында пентатоникада язылган пьесасын кертә. Авазлар рәтенә ярымтон (кече секунда) кермәгән пентатониканы тоника, субдоминанта һәм доминантадан торган (музыкада мажор һәм минорның төп баскычлары – ИТ) европа музыкасы белән ни өчен берләштерергә кирәк булган соң? Доминанта музыкада, альфа һәм омега кебек, алга таба китүне формалаштыра, доминантасыз музыка беркая да бармый.

Ә ярымтоннар булмаган пентатоникада доминантаны кая куеп була? Ягъни авазлар рәте бар, ә доминанта өчен урын юк. Бу очракта нишләргә? Сәйдәш озак уйламаган. Ул функциональ системаны (тоника, субдоминанта һәм доминантаны) алган, пентатоника белән берләштергән һәм китереп чыгарган. Әгәр дә моны берәр башка кеше эшләсә, коточкыч булыр иде. Инкыйлаб һәм Сәйдәшевнең монда бернинди дә катнашы юк. 1917 елгы революция Сәйдәшевкә шундый мөмкинлек биргән, дигән фикерләр йөри. Юк. Сәйдәшев менә нәкъ шулай үзенчә ишеткән.

Менә көй. Гап-гади ул. Аны кайберәүләр халык көе дип тә уйлый. Ул Сәйдәш иҗат иткән “Бибисара” җыры. Бер яктан, ул пентатоника көен халык стилендә язган, моны халыкчан гади генә салмак көй дип уйласаң була. “Ре”, “ми” һәм “фа” ноталары уйналганда ярымтон килеп чыга һәм ул аны ничек тә гармонияләштерә алмый. Композитор Юрий Виноградов, белемле кеше буларак, Сәйдәшкә тоника, доминанта, тоника, субдоминанта, тоника итеп язарга киңәш бирә. Сәйдәш ни эшли? Ул шуларны кирәкле һәм яңгырашлы урынга куеп кына чыкмый, гап-гади җырда да читкә тайпылу ясый, ягъни башка тональлеккә күчә һәм доминанталы нонаккордка күчә. Ул романтик бизәлешле аккорд, аны классик композиторлардан Эдвард Григ, Фридерик Шопен, Роберт Шуман да кулланган.

Нәтиҗәдә, берләшә алмаслык әйберләр табигый алым ярдәмендә берләшкән. Сәйдәшнең башында ул процесс ничек ишетелгән икән? Ул әйберне бит аңа кадәр беркем дә булдыра алмаган, ә Сәйдәш шуны эшли. Мәсәлән, ре минор һәм шуннан соң фа можор тональлеге китә. Доминанта аша ул “ре”га күчә яисә доминанта аша “фа”га күчә. Менә шул ре минордан фа мажорга ирекле күчүне, алар параллель тональлек булуга карамастан, Сәйдәшкә кадәр беркем дә эшләми. Салих Сәйдәшев шуны ниятли һәм чынга ашыра да.

“Кандыр буе” әсәрен генә алыйк. Ул беренче булып милли музыкада альтерация (нотаны үзгәртмичә генә төп аваз рәте баскычын күтәрү яки киметү) куллана. Сәйдәшнең һәр әсәрендә – җырмы ул, музыкаль драмамы – анда шундый эволюцион әйберләр очрый, аларны кертер өчен уйлап җиткерү кирәк. Ә инде уйлап табар өчен дә илле-алтмыш ел кирәк булыр иде, миңа калса. Сәйдәш аны кыска вакыт эчендә ясый. Сәйдәш музыкасында табигыйлек төп сыйфат булып тора. Шуның өчен дә без аны югары бәялибез.

Консерваторияне Салих Сәйдәшев исеме белән атау бик үк дөрес булмас иде

Нәҗип Җиһанов үлгәч, шундый хәл булды. Консерваторияне аның исеме белән атарга теләделәр. Бу вакытта күпчелек халык консерваторияне Салих Сәйдәшев исеме белән атарга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ул бик авыр борылыш моменты булды. Нәҗип абый 1988 елда үлде, шул хакта сөйләшүләр 1989 елдан башланды.

Консерваторияне Салих Сәйдәшев исеме белән атау бик үк дөрес булмас иде дип уйлыйм, чөнки без бу очракта югары профессиональлек турында сүз алып бармыйбыз.

Татар музыкасы тарихының соңгы йөз елында булган әйберләр – Сәйдәш нигез салган идеяләрнең үсеше

Сәйдәшнең көчлелеге – югары музыка белемен, бәлки, белмичә, әмма интуиция һәм табигатьтән бирелгән сәләте ярдәмендә милли мәдәният музыкасын баетуында. Ул гадилек,табигыйлек һәм матурлык аша татар халкының моңында гомер-гомергә булган пентатониканы европа гармониясе белән берләштереп, искиткеч дәлил ясый. Сәйдәш булдырган шул нәтиҗә татар музыкасының үсешен күп дистә елларга алга билгели һәм әлегә аңа альтернатива юк.

Татар музыкасы тарихының соңгы йөз елында булган әйберләр – Сәйдәш нигез салган идеяләрнең үсеше ул. Салих Сәйдәшев шулай сизгән, ишеткән. Музыкаль ансамбльләрдә катнашкан Сәйдәшкә бар кеше дә күзен алмыйча караган, ә ул бары тик яшь егет кенә булган. Ул музыкантларны күп төрле тавыш белән уйнарга өйрәтә. Бу – татар музыкасында беркайчан да булмаган хәл, аңлыйсызмы.

Күз алдына китерегез, халык 1928 елда “Наемщик” музыкаль драмасына килә. Анда бар нәрсә дә бар: арияләр, дуэтлар, симфоник антрактлар, биюләр. Алар диалогларны, татарга аңлашылган мәхәббәт, хыянәт, батырлык темаларын күрә. Болар барысы да музыка ярдәмендә бирелә. Анда опера тавышлары белән оркестрга кушылып җырлыйлар. Менә боларның һәммәсе дә яңалык. Ә Салих Сәйдәшев бантик таккан костюмда, дирижер таягы белән эшли һәм музыка, театр могҗизасы башлана.

“Наемщик”ны опера итеп кую дөресме?

Музыкаль драма жанры – күренекле жанр. Кызганыч, аны хәзер оныттылар, ташладылар. Татар тыңлаучысын тәрбияләүдә нәкъ менә әлеге жанр хәлиткеч роль уйный. Мин музыка көллиятендә укыганда бер укытучы Сәйдәшнең музыкаль драмаларын язылып бетмәгән опера дип әйтә иде. Ә нигә анда сөйләшүләр бар? Әйдәгез әле без опера ясап карыйк. Сәйдәш үлгәч үзгәртеп язалар. Кабул ителмәде. Мин үзем туксанынчы елларда Сәйдәшнең туксан еллыгына багышланган кичәдә булдым һәм “Наемщик” берничә көн рәттән опера буларак куелды. Дуслар, бу бик тә җирәнгеч иде. Аны опера итеп кую нәрсәгә кирәк иде, аңлашылмады. Менә бу ясалмалылык Сәйдәшкә хас түгел, ул безне табигыйлеккә, гадилеккә өйрәтте. 

Салих Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез” әсәре аерым тема. Ул кулланган алымнарны бүгенге көнгә кадәр аңлап, серләренә төшенеп бетеп булмый.

Опера бит иң авыр, күп составлы жанр. Ул профессиональ музыканың югары башлангычы булып санала. Операны язуы коточкыч авыр. Кеше бик белемле, грамоталы, сәләтле булырга тиеш. Әйтик, шул ук Солтан Габәши камера-вокал һәм камера-уен кораллары өчен әсәрләр, татар музыкасы турында теория материаллары гына язып калмый, 1925 елда коллегалары Газиз Әлмөхәммәдов һәм Василий Виноградов белән “Сания”, ә 1930 елда “Эшче” опералары яза. Болар – нигез опералар. Димәк, бу опералар нигезендә Нәҗип Җиһанов опералары барлыкка килә. “Алтынчәч” (1941) операсы беренче классик опера булып санала. Шуңа игътибар итегез, күпме вакыт узган. “Эшче” операсын да соңыннан эшкәрткәннәр, оркестровка ясаганнар, аны хәтта утызынчы елларда Салих Сәйдәшев дирижерлыгында Милли мәдәниятләр олимпиадасында Мәскәүдә куялар. Тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителгән ул.

Сәйдәшнең тормыш юлы бик авыр. Аны бик тиз “саргайталар”. 1954 елда Салих Сәйдәшев үлгәч, ажиотаж башлана, обкомда да куркып калалар, аны тыныч кына беркемгә әйтмичә җирләргә телиләр, әмма ул бөтенхалык йөреше була. Чыннан да, мөгаен, Тукайны гына шулай соңгы юлга озатканнардыр.

Фәрит Яруллин язмышы – татар халкының да аянычлы язмышы

Фәрит Яруллин (1914 – 1943) Салих Сәйдәшевтән ундүрт яшькә яшьрәк. Өлешчә булса да музыкаль белем ала. Берничә ел эшли, фронтка китә һәм 1943 елда Белоруссиядә үлеп кала. Виолончельдә уйнарга өйрәнә, югары белем алырга тели, әмма язмышы шулай була. Ул татар халкының да аянычлы язмышы.

“Шүрәле” (1941) балетында без аңлап бетмәгән әйберләр бар дип уйлыйм. Мине музыка белгечләре, бәлки, кире кагар, ләкин, миңа калса, бүгенге көнгә кадәр язылган әсәрләрнең берсендә дә “Шүрәле”дә булган сиземлек “градусы” юк. Шүрәленең җир кызы Сөембикәгә булган мәхәббәте либретто аша булмаса да, музыка аша бирелә. Шүрәле һәм Сөембикә дуэтын тыңлагач, ничек итеп ул 1941 елда языла алды икән дип шаккатасың.

Мисал буларак, менә сезгә “Тәфтиләү” татар халык җыры. Әгәр дә хәзер нотага салабыз икән, анда тактлар булмаячак, чөнки үзенчәлекле ритм бар. Ул силлабика белән бәйле түгел (көчле һәм көчсез басымның чиратлашуы), ә озынлык һәм кыскалык белән бәйле. Менә шул импровизациялектә озын көй жанрының мәгънәсе ята да инде. Шуңа күрә кем ничек тели, шулай җырлый. Нотаны күпме телисең– шулкадәр сузасың. Илһам абый Шакиров шуның кадәр мелизмнар белән җырлый ала иде ки, аны беркем дә узып китә алмый иде. Яруллин бу очракта нишли? Ул безгә чыганак музыканы бозмыйча мастер-класс күрсәтеп кенә калмый, өстәвенә милли музыкага хас булмаган вальс жанры белән кертеп җибәрә.

Фәрит Яруллин альтерация дә кулланган. Ничек аларның кулларына килгән ул? Бу бит шулкадәр гади һәм табигый. Ничәмә-ничә еллар нәкъ шулай яңгыраган кебек ишетелә.

Бернәрсәдән дә курыкмагыз

Без искә алган шәхесләр бүгенге көн юлы белән барган музыкага нигез салалар һәм моның өчен бервакытта да үкенмиләр. Бик күп тәнкыйть, риза булмаучылар, килешмәүчеләр һәм көнләшүчеләр була. Моңа карамастан тарих үзенекен эшли. Милли музыкадагы әлеге инкыйлаб аны бүгенге булган халәтенә китерә. 

Минем, яшь буынга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: бернәрсәдән дә курыкмагыз. Ничек ишетәсез икән, шулай эшләгез. Кемнәрдер аны кабул итмәскә дә мөмкин. Сәләтле баштан татар музыкасына, мәдәниятенә мәхәббәт белән башкарылган икән, ул, һичшиксез, үзенең тыңлаучысын табачак.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла