Рафик Таһиров: «Туксанынчы елларда ирләр эчеп үлеп бетте, хатыннар мәгърифәтле бала тәрбияли алмады булса кирәк...»

3 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Александр Эшкинин
Әлмәт театры шушы көннәрдә, хакас режиссерын чакырып, моноспектакль куя башлый. Моноспектакль - театрларда һәм аерым алганда татар театрында сирәк жанр. Моноспектакль башкара алырдай артистлар да күп була алмый. Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров өчен Әлмәт театры махсус Мансур Гыйләҗевның "Микулай" әсәренә алынды.

Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рафик Таһировның нәселе, туганлык җепләре белән булмаса да, күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубыйга барып тоташа. Мөхлисә күршедәге Наҗия исемле ятимә кызны алып үстерә – яңа туган сабыйның әнисе үлгән була. Наҗия Мөхлисәнең үз кызы Мөнҗия белән бергә үсә. Рафик Таһиров шушы Наҗия нәселенең дәвамчысы, Наҗиянең оныкчыгы була.

Әңгәмәне Ркаил Зәйдулланың Камал театрында куелган «Үлеп яратты» спектакленнән башладык. Чөнки анда Наҗия образы бар һәм әлеге рольне Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова башкара. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.

- Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклендәге Наҗия образы синең әбекәең була бит инде, әйеме, Рафик?

- Әйе. Аны Ркаил Зәйдулла, белмим, ничегрәк язган булгандыр, режиссер Наҗия образын колхозчарак эшләгән. Спектакльне карагач, бераз кымырдатып куйды инде, әнине дә кымырдатып куйды. «Андый түгел иде бит ул әбекәй», дигәне бар. «Әни, бу сәнгать әсәре, турыдын-туры күчергәннәр дип уйлама», дидем. Без аның белән шулай сөйләштек һәм килештек. 

Наҗия әби гомере буе Үзбәкстанда, Ташкентта яшәде. Мин туган 1967 елны Татарстанга соңгы тапкыр кайткан. Мин сабыйга бүләккә алып кайткан одеялы әле дә саклана. Наҗия әбиебез бик үз бәясен белә торган ханым булган, фотоларында да шулайрак күренә. Әмма хәйләкәрлек тә булгандыр. Аңа КГБшникларны алдар өчен артистланырга да туры килгәндер дип уйлыйм.

- Ә шушы образны тудырган Миләүшә Шәйхетдинованың үзе белән сөйләшкәнең булмадымы?

- Юк, сөйләшмәдем.

- Миләүшә беләме соң синең әбекәеңне уйнаганын?

- Беләдер, бәлки, премьерага нәсел-нәсәпне чакырганнардыр. Мин була алмадым. «Кочаклап алдым да, рәхмәт әйттем», ди әни. Милләт югалган вакытта, ил буйлап милләтләрнең деградациясе барганда безнең эчке рухны тота торган шушындый әйберләр кирәк. «Менә кемнәребез булган!» диярлек булсын! Ул әсәр кирәк иде. Татар театрында ул барырга тиеш иде. «Халык йөрми» дигән булып аның ише әйберләрне репертуардан алып ташларга ярамый. Рух бар анда! Көч бар! Безнең барлык бар анда! Һәм системаның бәхәсе бар. Анда төп әйбер - бәхәс. Шәхес бәхәседер инде анда.

- Тагын андый рухлы спектакль дип ниндиләрен атый аласың? Татар театры шәхесләрне сәхнәләштерә алдымы?

- Булгандыр ул. Совет чорында андый әйберләр барыбер булган. Мулланур Вахитов турында, мәсәлән. Бәлкем, Хуҗа Насретдин да керәдер әле. «Идегәй» миңа бик тәэсир иткән иде. Рәшит Заһидуллинның диплом спектакле булган «Итил суы ака торур» (Нурихан Фәттах романы буенча - авт) зур тәэсир калдырган иде. Фәрит Бикчәнтәевның туксанынчы елда куелган «Җирән чәчән белән Карачәч сылу» спектакле... Болар төгәл шәхесләр түгелдер, бәлки. Мин аларны милләтнең эчке рухын күрсәтә торган әйберләрдер дип уйлыйм. Матбугатта бик бәхәсле нәрсәләр чыга бара: татар авылларының хәле, безнең бетүебез... ләкин нәрсә эшләргә - әле бер генә спектакльнең дә җавап биргәне юк. Һәм бирә да алмастыр инде.

- Ә җавап бирергә тиешме?

- Тиешмедер, юкмыдыр, белмим, җавапны һәркем үзе табарга тиештер. Менә Камал театрында «Исәнмесез?!» спектакле чыкты (Мансур Гыйләҗев пьесасы, режиссер – Фәоит Бикчәнтәев -авт.) Җавап булдымы икән анда – мин әле карамадым.

- Ә синең халыкка нәрсәдер әйткән, фикер җиткергән ниндидер образларың булдымы?

- Юк бугай шул. Сәхнәдә йөрүнең мәгънәсе дә шулдыр инде - сүзеңне әйтүдер. Ләкин туры килгәне юк бугай шул. Булырлыгы да күренми кебек. Режиссерлар да, авторлар да ул тарафка таба эшләми. Кирәкми дә кебек. Онытылды. Тамашачы үлә-бетә Зифа Кадыйрова әсәрләренә йөри бит - нишләтәсең. Урта буын да, яшьләре дә җылап утыра бит.

- Син дә уйныйсың бит анда. Яратып уйныйсыңмы Зифа Кадыйрова әсәрендәге ролеңне?

- ...

- Ә нәрсәне яратып уйныйсың?

- Яшьрәк чакта романтик булганмындыр инде, шул пафослы романтик әйберләр уйналган. Мин Илгиз Зәйниевның «Әрем исе»ндә Сәфәремне бик яратам. Бездә Искәндәр Сакаев куйган спектакльләрне яратам. Мин бит форма белән эшләгән актер түгел идем, шушы яшькә җиткәч тә мине шушы әйбер белән эләктерә алды, кызыксындыра алды. Брехтның «Туй» спектакле, мәсәлән. Кызык булды инде ул миңа. Соңга таба бертөрлеләнә башлады инде ул... 

Туфан Имаметдинов бездә «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен куйды. Аны аңлавы бик авыр, безнең яссылыкта гына йөри торган кеше түгел. Аның белән эшләү - язылган әйберне күрсәтеп бирү генә түгел. Әнә бит, Зифа Кадыйрованың китабын алдык та, матур итеп ясап, килештереп уйнап бирдек. Ә монда башкача. Бу пейзаж, натюрморт, портрет кына түгел, авангардистларның гадәти булмаган сәнгатен карау кебек. Туфан сораулар куя. Аның спектаклендә уйнау кызык булды инде ул үзенә күрә. Ләкин аңладыкмы-юкмы - мин моны әйтә алмыйм. Гомумән, 85 процент кеше аңламагандыр - аны берни эшләтеп булмый.

- Аңламаган кешене форма белән генә кызыксындырып буламы?

- Белмим. Киткән кеше китәдер, китмәгәне карап утыра. Серлелеге бар аның - кешене тотып тора.

- Рафик, театрларда – татар театрлары турында гына сүз бармый, гомумән алганда - уйлый белә торган актерлар күп түгел. Булганы да театр эченә генә сыешып тора алмый, үзләре куялар, язалар, укыталар... Мин сине уйлый белә торган актер дип саныйм. Ләкин син үзең язап та карамадың, куеп та карамадың, укытмыйсың да...

- Ялкау кеше мин. Белмим, бәлкем укыта алыр идем. Аннары мәктәпләрне карыйсың, укытучыларны карыйсың да... Педагогика бөтенләй дөрес түгел анда. Кереп болганасы да, пычранасы да килми, бер яктан. Укыту дөрес түгел бездә.

- Ә театраль сәнгати укытуларны алсак... Казанда булсаң...

- Казанда булса, бәлки, барган булар идем. Монда Әлмәтнең бик актив яшьләре бар. Нефть институты, ТИСБИ... Аларның КВНнарында, студентлар язында жюри да булып утыргалаган да бар. Рәхәтләнеп эшлә! Нишләптер «Әйдәгез, егетләр-кызлар, берәр нәрсә эшлик», димәдем.

- Режиссура да кызыксындырмадымы?

- Куйган спектакльләр бар. Башымда...

- Нигә башыңда гына?

- Белмим. Аның өчен лидер булу кирәк. Мин үземне нык үзәкле дип әйтә алмыйм.

- Син буйсынучан актермы?

- Юк, алай дип әйтмәс идем.

- Бәхәсләшәсеңме?

- Әйе. Мин бик кире. Мин үз башым белән аңлап, төбенә төшеп җитмәсәм, булмый. Рольләремне чыгарганда да бик җәфаланам. Мин кушканны төгәл органикага китереп эшли беләм. Ләкин әгәр минем җан белән кушылмый икән, ул мине тулыландырмый.

- Кем гаепле моңа?

- Үз кирелегем. Әнә, режиссер Искәндәр Сакаев минем бөгә белде, кызыксындырды.

- Сине артистлык кына канәгатьләндерәме?

- Әйе. Бу ялкаулык белән бәйле. Мин хәтта көндәлек тә язмыйм.

- Репетиция вакытында «Уйнамыйм», дип чыгып киткәнең бармы?

- Кушалар икән, тырышасың инде. Әмма әйткәнем дә бар, чыгып киткәнем дә бар.

- Үкенәсеңме соңыннан?

- Юк. Яратмаган әйбер бирсәләр - эшлим, эшлим... Күңел теләмәгәнне эшне-эшли дә булдыра алмагач, үзләренең чыгарып җибәргәннәре бар. Чөнки теләмәгәнемне күрәләр бит инде.

- Әйбәт спектакль куелып, ә син рольләр бүленгән боерыкта булмагач, кыенмы?

- Кыен.

- Кыенлыктан ничек чыгасың?

- Йомылып. Хәтта арттан да мырламыйм.

- Нигә мырламыйсың?

- Күп әйбер кешенең үзеннән тора бит. Кайчагында белми дә калган булам.

- Элек синең яныңда хатының Әнисә бар иде. Һәрвакыт аңа мырларга мөмкин булгандыр. Ул сыйдыргандыр бөтенесен... (Моннан берничә ел элек Әлмәт театрының әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова каты авырудан вафат булды - авт.).

- Әйе. Дөрес.

- Ул булмагач, хәзер кемгә мырлыйсың?

- Үземә.

- Өйдә мырлаудан файда юктыр бит инде яңа хатының театр кешесе булмагач?

- Юк инде.

- Син аңа мырламыйсыңмы?

- Мырлыймдыр. Ул бик позитив кеше. Коуч тренинглары үткән һәм шуның белән яши торган бик кызыклы кеше. Рәхмәт аңа! Типкәләп, төрткәләп, ут биреп тора торган кеше. Тыныч кына тыңлап тормый...

- Киңәш бирәме ул сиңа?

- Бирә.

- Ә кирәкме сиңа аның киңәше?

- Кирәк тә, кирәкми дә. Кайчак дөрес тә дип куясың. Кайчакта игътибар итмәскә тырышасың.

- Коучларга йөри дисең? Ә Туфан Имаметдиновның син дә катнашкан спектаклендә андый тренингларны тәнкыйтьләдегез. Үзең ышанасыңмы ул коуч-тренингларга?

- Миләүшә аларга ышана. Мин килешмим. Мин Туфан Имаметдинов белән килешәм. Ләкин бит дин дә шул - үзеңне ышандырып позитивта булу. Кеше организмы 90 процент судан тора. Ә су энергетиканы кабул итә. Дин дә, коучлар да шушы информацияләрне ничек кабул итүеңнән тора.

«Илдә революция булса, мин анда да катнашырга тиештер»

- Син төрле интригаларга катнашасыңмы ул?

- Катнашырга туры килә. Ул бер дә рәхәт әйбер түгел. Ләкин шулай булырга тиеш икән, мин анда катнашмыйча берничек тә булдыра алмыйм. Илдә революция булса, мин анда да катнашырга тиештер.

- Татар артисты җәмәгать эшлеклесе дә буларга тиеш дип саныйсыңмы?

- Тиештер.

- Үзенең фикерен әйтергә тиешме?

- Тиеш.

- Ә син кайчан да булса ачыктан-ачык гражданлык позицияңне белдердеңме?

- Юк, трибуналардан - юк.

- Алайса социаль челтәрләрдә постлар белән дип әйтик инде.

- Юк, артык актив түгел бит мин.

- Ни өчен?

- Арттарак калган кешеме икән? Мин интернет белән артык мавыкмыйм. Интернетта төрки дөнья белән бәйле яңалыкларны укып утырам. Шундый зур дөнья ул! Дәүләтчелегебез булмаган аркасында без ул әйбердән калдык. Әнә, Алтын Урданы казахлар үзләренеке итәләр - алар дөрес эшли. Ә бит анда безнең зур өлешебез бар.

- Эчтән генә борчылып утырасың инде алайса?

- Әйе.

- Нишләп позицияңне белдермисең?

- Белдерүдән нәрсә? Галимнәребез дә шушы әйберне җиңә алмаган икән, безнең өч тиенлек сүзебез инде! Фикер әйтү өчен аны җентекләп, төгәл итеп белергә дә кирәк бит әле.

- Рафик, татарларны начар итеп күрсәтмәскә кирәк дигән бер караш бар. «Зөлайха күзләрен ача» романын язган Гүзәл Яхинага да үпкәләдек. Тагын шундыйрак мисаллар бар. Безгә начар татарлар турында язарга һәм дөньяга чыгарырга ярыймы? Син менә мондый әйбергә ничек карыйсың?

- Безнең Батыршаларыбыз булган, Сөембикәләребез булган - тәрбия чарасы шундый рухта булырга тиештер. Ләкин әйбәт дип идеальләштереп кенә булмыйдыр ул. Халыкта аның тегесе дә бар, монысы да бар бит инде. Исерек ирләр, әшәке хатыннар да...

- Ә без анысын дөньяга чыгарырга тиешме, әллә үз арабызда калсынмы?

- Белмим, чыгарырлык әйберләр күренми бит әле. Гүзәл Яхинаны ачуланучыларны да аңлыйм. Мин алар белән дә килешәм. Ләкин бит ул язучының таланты бар.

- Үпкәләмәдең инде алайса татар ире Мортазаны шундый итеп тасвирлавына?

- Ник үпкәлим инде?!

- Аны дөньяга чыгарырга кирәк идеме?

- Кирәк. Минем ачуны китергәне Убырлы карчык булды. Мин аны да кабул иттем. Язучының таланты, аның стиле, шушы тыгызлыкта, киң глобальлектә.

- Әлеге спектакльнең Әлмәт театрында куелмавы кызганыч булдымы? Җыенган идегез бит.

- Бик кызганыч булды.

- Үзеңне Мортаза итеп күргән идеңме?

- Шулайдыр.

- Ә нинди Мортаза булыр идең син?

- Ул үз өен саклаган чын ир кеше. Шушындый чорда шундый байлык туплый алган ир-ат «маменькин сынок»мыни инде?! Әйе, ул вакыт хатын-кызга шундый мөнәсәбәт булган - аны беркая да куеп булмый. Безнең төркилектер инде ул. Төркилек кыргыйлыгы... «Бөтен авылларда мәчет саен мәдрәсә булган, бөтенесе укымышлы булган, фәлән булган, төгән булган», дип күпме генә алдаларга тырышсалар да, мин бөтенесенең дә алай ук гыйлемле татар булганына ышанмыйм. Чөнки явыз Иваннан соң мәгърифәт, мәдәният кебек әйберләр күпкә артка чигерелгән. Ничә гасырлар буе куркаклык, шикләнеп карау ул күңелгә генетик салынган. Шуңа да Мортазаның хатынын кыйнап яшәү рәвеше гадәти әйбер булгандыр ул.

- Син театрның репертуар сәясәтеннән канәгатьме? Хәзер нәрсә уйныйсың килә?

- Тел мәсьәләләре кузгалгач, кискен торгач, татар классикасы кирәк кебек. Тик безнең классик әсәрләр дә күп тә түгел бит инде. Ләкин милли әйбер кирәк. Аптырыйм инде мин бүгенге режиссерларга - алынмыйлар классикага. Безнең театрда «Яшь йөрәкләр» спектакле бар. Тик без аны кыстык – артистлар да, тамашачы да сәхнәдә. Кысылу ул безнең татарлыктандыр. Ә ул киң булырга тиештер. Андый әйберләргә киңлек кирәк.

- Бүгенге драматургия белән танышмы син? Драматургларның куелмыйбыз дигән зарларына мөнәсәбәтең?

- Сиксәненче елгы драматурглар булып калдылар инде алар, гафу итсеннәр. Юк, үпкәләмәсеннәр, чынлап та. Урыс драматургиясе туксанынчы еллардан соң «Новая драматургия» дип кая китте! Безнекеләр арттарак калды бит. Мәгънәсез әйберләрне яратмыйм. Кеше ышанмас әйберләрне. Ләкин, уйлап карасаң, бәлки, комедия шундый буладыр ул. Хәбир Ибраһим әйтә бит инде: «Нәрсә генә юк, нигә куймыйсыз мине», дип. Фәлән дә бар, төгән дә бар... Ләкин тотмый бит алар, кызык түгел алар миңа. Югыйсә менә Тинчуринны аласың, гасыр башы... кызык бит... Анда мин фикер күрәм. Эч катыргыч кызык әйберләр... Анда система да бар. Ә безнең монда авылча, никтер безнең бөтенесе Совет Союзында да калган. Киемнәре бүгенгә күчерелсә дә...

- Татар сәхнә теле безнең сөйләм теленә якынлашырга тиешме, әллә ул ниндидер югарылыкта калырга тиешме? Сәхнә теле нинди булырга тиеш?

- Әлбәттә, ул татарча булырга тиеш. Безнең яңа спектакльләребез татар театрының һәм телнең кая баруы турында бит.

- Ә ул татарча нинди булырга тиеш – халыкчанмы, әдәбиме?

- Сәхнә теленең үзенчәлекләре бар бит инде аның. Туфан Миңнуллин теле - гади тел, Ркаил Зәйдулланың шигърият инде, Рүзәлдә дә шул шигъри телдер әле. Туфан Миңнуллин телен бүгенге кыска сленглар белән сөйләшә торган яшь тамашачы белмидер дә аны. Телгә мөнәсәбәт бик кызык әле ул. Татарча да кебек. Ә теге замандагы татар теленең сыгылмалылыгы, матурлыгы юк. Орфоэпия юк. Логик басым юк. Фикернең кая барышы юк...

- Ачуны китерәме бу?

- Әйе.

- Бәйләнеп йөрисеңме дөрес әйтмәүчеләргә?

- Юк, ничек әйтәсең инде син аларга. Артистның андый хокукы бармы? Үзебезнең тусовкалар вакытында сөйләшкәлибез дә, кемдер мыегына чорный, кемдер утыралар инде акыл сатып диядер.

- Бу нилектән? Яшьләрне укытып бетермиләрме?

- Әйе. Укытып бетермиләр. Аларның үзләренә дә кызык түгел.

- Дөрес сөйләшүче артистларның сез соңгы буыныдыр инде алайса?

- Әйе, бәлки. Телнең матурлыгы, яңгырашы менә шушы әйберләрдә.

- Тамашачыга кирәкме ул?

- Шушы чор эчендә колаклар шул кадәр тупасланып бетте, тамашачы тоймаска әйләнде.

- Димәк, тамашачыдан дөрес сөйләү буенча таләп юк.

- Тамашачының бит колаклысы да бар. Ишетә бит инде ул. Залның ничәдер проценты шушы аһәңне ишетә торган кешеләр.

- Рафик, син Казан театр училищесында кем курсында укыдың?

- Мин курчак театры артисты бүлеген бетердем. Илдус Зиннуров укытты, Шәхсәнәм апа Әсфәндиярова актерлык осталыгын бирде, Эльмира Хамматова сәхнә телен укытты. Армиягә алынганчы 3 ай курчак театрында уйнадым. Ә армиядән соң Әлмәткә кайттым. Чөнки Әлмәт театрының бик көчле чаклары иде. Тинчурин театры инде ул әллә ни шаккатырлык түгел иде, анда Дамир Сираҗиев соңрак килде. Минзәлә театры ничектер кызыктырмады.

- Ни өчен курчак театры бүлеге?

- Театр училищесының драма бүлегенә конкурс зур иде. Анда шигырь сөйләргә, мәсәл, прозадан өзек кирәк иде. Нишләптер бер шигырь белән генә килгәнмен. Килгәч-килгәч калыйм инде, ярамаган тагын дидем дә, курчак театры бүлегенә кердем. Шушылай итеп укып чыктым.

- Булачак хатының Әнисә белән театрда таныштыгызмы?

- Әнисә, культпросветучилище тәмамлап, Мамадышта эшли иде. Театрга миннән 1-2 ай соңрак килде. Әйбәт актриса иде.

- Ә нигә сәхнәдән әдәби бүлеккә күчте?

- Гаилә инде, гастрольләр. Бер бала мәктәпкә йөри, икенчесе туды. Университетка да кердек. «Син кергәч, мин дә керәм инде», дип, ул да керде. Заочно укыдык.

- Югары белем ни дәрәҗәдә кирәк ул артистка? Зарплата күбрәкме?

- Күбрәк. Ләкин ул уку нәрсәдер бирми бит. Укытуы шундый дәрәҗәгә төшмәдеме икән ил буенча... Мин аны «кара акылым» белән әйтәм инде. Элек нинди көчле педучилищелар, медучилищелар бар иде. Мәктәптә укый алмаганнар хәзер үзләре укытучы булып чыга, «3»кә укыганнар медик була. Хәзер безнең медицинабыз да, педагогикабыз да шушы әйберләрдән барлыкка килде. Киләчәге дә шул тирәдә дип уйлыйм.

- Ә Театр училищесы татар театрына әйбәт артистлар әзерлиме?

- Остазына карап. Талантлылар бит алар. Илдар абый Хәйруллин үзенекеләрне бик карап кына тора. Кеше укыса укый, укымаганы укымый.

- Татар театры гына саклый аламы татар теленең инкыйразга баруын?

- Юк, театр саклый алмый аны. Сәхнәдә булыр инде ул татар теле. Дәүләт дәрәҗәсенә куелмаса, берни эшләп булмый. Бик авыр хәл.

- Театр нәрсә эшли ала?

- Белмим, мин әйтә алмыйм аны. Массакүләм дигән әйбер бетеп бара. Театр гына коткара алмый. Берничә тармак белән эшләргә кирәк монда. Өстән буларга тиеш. Гаилә диләр... телнең ихтыяҗы булмагач, бүгенгесе көндә гаилә дә саклый алмый. Бәләкәй генә җитәкче дә ике телне белергә тиеш, әйтик, кечкенә генә предприятие директоры булса да, үз эшчеләре белән ике телдә аралаша алырга тиеш дияр идең - башка милләт вәкилләре моңа каршы киләчәк. Андый кеше көчәнә-көчәнә тел өйрәнми бит инде Минем хыял инде ул. Ләкин ул берничек тә алай була алмый. Өстән куелырга, укытылырга тиеш. Ихтыяҗ тудырырга кирәк. Ничек икәнлеген белмим.

- Театр залында наушниклы кешеләр елдан-ел артамы?

- Артадыр инде.

- Киләчәктә бөтен зал наушниктан утырырга мөмкинме?

- Шулайдыр. Ул вакытта кешене кызыксындырырлык театр чаралары булса, уйлап табып булса. Тамашачы булса. Массалык бетә бит.

«Тормыш йөген тарткан ул хатыннар мәгърифәтле бала тәрбияли алмады булса кирәк...»

- Театрга эстрада зыян китерәме? Конкуренцияме ул сезгә?

- Конкуренция түгел. Алар күп булган саен сайлап алу мөмкинчелеге күп, ләкин театр ул театр инде. Безнең театрда эстрада концерт барганда берничә тапкыр залга борын тыгып караганым булды. Концертка йөри торган тамашачының аз проценты гына Әлмәт театрына килә. Театрның тамашачысы икенче ул.

- Тямаев тамашачысын, барыбер, театрга китереп булмый дисең инде алайса?

- Әйе. Ничәдер проценты гына. Театрның тамашачысы икенче ул.

- Зифа Кадыйрова спектакле эстрада тамашачысын аламы?

- Күбрәге шулдыр.

- Андый спектакльләр кирәкме ул театрга?

- Бәхәсле сорау. Кирәктер инде, ихтыяҗ бар бит. Үзенең бичаралыгын күреп утыра инде татар хатын-кызы, мескен. Елап...

- Театр тәрбияли аламы?

- Юк. Тәрбияләргә тиеш түгел.

- Театрның максаты нәрсә?

- Селкетергә тиеш! Тетрәндергә тиеш! Кузгалтырга тиеш ул. Чыгарыннан чыгарырга тиеш.

- Зәвыген үстерәме?

- Әйе.

- Тагын нинди максатларны үти ул?

- Кыйммәтләр дигән сүз бар. Рухи кыйммәтләр. Үзкыйммәтләр. Ясалма булырмы икән? Килгәнбез бит инде, килгәнбез икән дөньяга – без нәрсәдер башкарырга тиеш. Театр шушы әйберләрне ачарга тиештер.

- Әйтик, мин тамашачы һәм мин билет алып килеп утырдым. Минем нинди ихтыяҗларымны канәгатьләндерә ала театр дип сорасам?

- Тамашачысы да төрле бит аның. Тамашачының көлеп, күңел ачып кайтып китәсе килә инде.

- Рафик, безнең телдә гади тамашачы дигән сүз бар. Кем ул синеңчә «гади тамашачы»?

- Туксанынчы елларда совет әдәбиятыннан читләшеп, реаль театрдан китеп югалтылган чор тамашачысы. Совет заманында алдакчы чор булса да, уку бар иде, система бар иде, рух бар иде, патриотизм бар иде. Ул вакытта мужиклар да совет әдәбиятын белде. Бу чор барысын да сөртте дә бетерде. Безнең чорда ир-атлар егылып эчеп үлеп тә беттеләр, минем кебек дөньяны артык сөйрәмичә яшәүчеләр генә калды. Бик көчле хатын-кызлар килеп чыкты. Алар акча табу өчен базарларга да чыктылар, балалар үстерделәр. Ирнең генә дәрәҗәсе төште. Тик тормыш йөген тарткан ул хатыннар мәгърифәтле бала тәрбияли алмады булса кирәк. Югалган чор җимешләре инде болар.

- Сәхнәдә шәрәлеккә, сүгенүләргә мөнәсәбәтең?

- Фестивальләргә күп йөреп «матлы» спектакльләрне дә күп карадык инде. Пычраклыкка да ияләнәсең икән. Спектакль эләктерми икән – чыгып китәсең. Казанга Додин килгән иде. «Три сестры». Чехов. Биш минут барды, унбиш минут... быр-быр-быр... Боярская түгел, әллә кем уйнасын, рухи халәтемә туры килмәгәч, чыктым да киттем. Фестивальләрдә дә чыгып киткәнем бар.

- Уйныйлар бит инде, яхшы түгел дигән әйбер юкмыни?

- Юк.

- Артистка кыендыр кешенең залдан чыгып китүе?

- Артистка кыен инде ул.

- Ә журналистларның һәм тәнкыйтьчеләрнең спектаклеңне сүккәне кыенмы?

- Кыен инде. Үпкәлим дә, үземнән дә гаеп эзлим. Пьеса сайлана, репетиция бара, спектакльнең һәр сүзе эшләнә. Кемдер килә дә җимереп ата. Бер үк спектакльне берсе сүгә, берсе мактый. Һәр кеше үзенчә кабул итә.

- Әлмәт театры сиңа хезмәт хакын гаилә туендырырлык итеп түли аламы?

- Әйе. Миңа Ходай биргәне җиткән. Шаккаткыч бит ә?! Әнисәм акча тота белә иде. Машинасыз булмадык, балалар диңгез күрделәр. Җәйге ялның бер өлешен минем туган якта – Кукмарада, бер өлешен Әнисә ягында – Актанышта үткәрсәк, бер өлешенә палаткалар белән чыгып ял итәргә чыгып китә идек. Әнисәнең мине акча эшли белмисең дип сүккәне булмады.

- Рафик, шәхси тормышыңа кагылышлы сорау бирим әле. Иллене узгач балаң туды. Курыкмадыңмы?

- Әйттем инде: «Мин үләрмен, ятим үсәр бит инде бу бала», дидем. Алла сакласын! Миләүшә бик позитив белән яши торган кеше. «Яшибез», диде. Хатын-кызда ана булу теләге шулкадәр көчле! Дөрес сүздер инде – бала үз ризыгы белән туа. Миләүшә миңа тынычлык кирәклеген белә. Ул шуңа күнде, баланы ул үзе карый. Ул минем профессиямне аңлап яши.

P.S.: Әлеге әңгәмәдән соң Әлмәт театрының Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров өчен махсус «Микулай» спектаклен куярга алынуы билгеле булды. Пьесаның авторы – Мансур Гыйләҗев. Спектакльне сәхнәгә куярга хакас режиссеры Марас Чебодаев киләчәк.



  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла