Резида Төхфәтуллина: “Баштан кичкәннәр булды инде... Моннан ары күрсәтмәсен"

4 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татарстанның халык артисты Резида Төхфәтуллина Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына 1989 елда килеп, бүген дә биредә эшли. Күпләр аны җырчы буларак та белә. Резидә Төхвәтуллина белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез. 

“Элегрәк кызыклы спектакльләр куялар иде”

- Резида апа, сез уйный башлаган театр һәм бүгенге театр бер-берсеннән аерыламы?

- Аерыла. Элегрәк кызыклырак спектакльләр куялар иде. Нигә хәзер андый тамашалар юк икән ул?! Разил Вәлиевның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” әсәре үзе генә ни тора иде! Данил Сәлиховның “Туй күлмәге – соңгы бүләгем” әсәрендә төп рольне башкарган идем. Бәлки хәзер әлеге пьесаларны сәхнәләштерсәң, алар каралмастыр да. Ә элегрәк әлеге спектакльләрне тамашачы яратып карый иде.

Театрга килгәндәге планнарым тормышка ашырылмады дия алмыйм. Нинди генә рольләрдә уйналмады. Театрга мине режиссер Дамир Сираҗиев алган иде. Рәхәтләнеп эшләдек. Хәтта декретта да утырмадым.

- Элегрәк куелган спектакльләрнең бүгенгеләреннән аерылуы нәрсә белән бәйле икән?

- Белмим, бәлки аларны примитив, ягъни артык гади дип саныйлардыр. Хәзер театр глобаль проблемаларны күтәрә, катлаулы спектакльләр куя. Минемчә, кешегә, нәрсә дисәң дә, барыбер тормыш кирәк. Әйтик, гади гаилә тормышы. Мин спектакль уйландырырга тиеш түгел дип әйтмим. Тарихи әсәре дә кирәк. Тик юүген гади тормыштан алынган кызыклы күренешне дә, ягъни комедияне дә катлаулы итеп язалар бит.

- Драматурглар юктыр бәлки?

- Бәлки. Искеләрен янәдән кую, аларны яңарту кирәк түгелдер, күрәсең.

- Актерлар турында нәрсә әйтә аласыз? Яшь өметле артистлар бармы?

- Әлбәттә, бар. Яшьләр матур! Ә шулай да, беләсеңме, артист кайчан шәхескә әверелә? Моның өчен артистның үз йөзе булырга тиеш. Әлеге йөз бары тик үзенә генә туры килә торган була. Ул артистның үзенчәлеге, кабатланмас бер ягы булып тора.

- Исламия Мәһмүтова, мәсәлән? Ул Тинчурин театрының йөзе.

- Әйе! Исламия апага бернәрсә эшләмәсә дә ярый. Аңа карап торасы, аның сүзен ишетәсе килә. Андыйлар аз. Күп булмасыннар да. Үз йөзен булдырган артистларга сәхнәгә чыгу да җитә, аңа алкышлый башлыйлар. Андыйлар үзенә тартып тора.

- Сезнең үзегезнең йөзегез бармы соң?

- Мактанып утырасым килми, ләкин бар дип саныйм. Кыяфәтем башкаларга охшамаган.

- Сәләтләре булмаган артистлар бармы?

- Минемчә, әйе, сәләтсез артистлар бар. Алар булырга тиеш тә. Бөтен кеше дә 100% харизмалы, сәләтле була алмый. Әгәр харизмаң булса, син бик яхшы артист булачаксың, сине яратачаклар. Гомер буе төп рольләрне башкарып та, халык мәхәббәтен яулый алмаучы артистлар бар.

- Баналь сорау: артист булу балачак хыялымы?

- Үземне белгәннән бирле җырлыйм. Бәрәңге бакчаларындагы коймаларга утырып сайрый идем. Үзеннән-үзе җырлана иде. Бәлки мин артист булып туганмындыр да, чөнки җырчы булам әле дигән уй кинәт кенә барлыкка килмәде.

- Өйдәгеләр каршы килмәдеме? Сез үскәндә, артист булуны бик мактамыйлар иде дип беләм.

- Әни бер дә каршы килмәде, киресенчә, ул минем җырчы булуымны тели иде. Җырлый башлаганда, әнинең, радиога хат язып: “Нишләп кызымны җырлатмыйсыз?” – дип тегеләрнең тәңкәләренә тиюен хәтерлим.

- Гаиләдә сез өч бала. Сез генә актриса булып киттегезме?

- Әйе, апам табиб булып эшли, энем үз эше белән шөгыльләнә. Туганда да, баш белән түгел, аяк белән туганмын. Башкаларга охшамаганга артист булганмындыр да инде.

“Популяр булу бер ара гына түгел”

- Сез популяр җырчы идегез, әйеме?

- Бер ара популяр булдым, әйе. Популяр булу гомер буе дәвам итә алмый дип уйлыйм. Әле кайчан гына популяр булган җырчылар бүген зал җыя алмый. Популярлык бетә башлый һәм җырчылар пиар юлын сайлый. Мин, популяр булам дип, булмаганны булды дип сөйләп йөрүне бер дә хупламыйм.

- Нәрсә ул “пиар юлы”, Резидә апа?

- Җырчылар әллә нәрсә кыланып күрсәтә. Шул социаль челтәрләргә һәр адымын, нәрсә ашаганын “куя”. Мин боларны аңламыйм. Алар тамашачыга җырчы буларак кызык түгел. Җырчылар халыкны җыр, сәнгать белән түгел, ә менә шушындый кыланмышлары белән үзләренә җәлеп итә. Мондый пиарга бирелгән кешегә карата хөрмәтем бетә. Популяр булмый, әйе, ләкин ул кешелеклелек сыйфатларын саклап кала. Рейтинг дип, репутацияне түбән төшерергә кирәкми. Һәр җырчының үз җыры бар. Менә шушы җырлар белән күңелдә калырга кирәк тә инде.

- Популярлык бетә, димәк?

- Әйе, минемчә, бетә. Популяр булган чакта, үзеңне кызганмыйча, эшләргә кирәк. Хәтта Илһам абый Шакиров та гомер буе популяр булмады. Ул бары тик Илһам Шакиров булып кала белде.

- Сез ничә ел популяр булдыгыз?

- Мин үземне иң популяр җырчылар рәтенә беркайчан да кертмәдем. Мәсәлән, Хәния Фәрхи кебек зур гастроль туры белән йөрмәдем. Һәм аның артыннан кумадым да. Бүген дә чыгышлар ясыйм, җырлыйм.

- Банкетларга чакыралармы? Күпме акча сорыйсыз?

- Әйе, банкетларда җырлыйм. Төгәл бәя куйганым юк. Ул бәяләрне хәзер яшьләр генә куя. Минемчә, без күп сорамаганга, озак йөрибез дә.

- Театрда сез башкарган рольләр бармы?

- Бар, өч-дүрт спектакльдә уйныйм.

- Иң яратмаган, авыр бирелгән роль кайсысы?

- Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” спектаклендә әби ролен уйныйм. Яратмадым шул рольне. Биргәч, уйнадым инде. Үземне начар уйныйм дип тә әйтә алмыйм. Әлегә, сәхнәдә кәкрәеп, әби ролен уйнарга әзер түгелмен.

- Театр артистының хезмәт хакы күпме ул?

- Әз инде.

- 15-20 бармы?

- Бүген мин, Татарстанның халык артисты, егерме алты мең алам. Эш хакларыбыз бик аз. Яманлап, зарланып утырмыйм, ничек бар шулай әйтәм, ләкин гел акча турында гына уйлап, аның артыннан гына чабарга ярамый. Кеше эшеннән җан азыгы, рухи кыйммәтләр дә алырга тиеш.

- Тинчурин театрының киләчәге турында нәрсә әйтә аласыз?

- Тинчурин театры миңа кадәр дә булды, минем чорда да бар, Аллаһ боерса, миннән соң да булачак әле. Шәхсән мин беркайчан да режиссерсыз, рольсез калам дип куркып утырмадым. Бу кояш астында һәркем үз тормышы өчен көрәшә. Язмышыңа ни язылган инде. Китәргә вакыт җитсә, димәк, шулай кирәк. Бәлки минем дә театрдан китәр вакытым җитәр, кем белгән?! 

- Уйнарга исәп бардыр бит әле?

- Рольләр бирсәләр, уйнарбыз. Драма артистлары, аяклары йөреп, баш белән дус булсалар, йөз яшенә кадәр уйнарга мөмкиннәр.

“Ул шакуны онытырлык түгел...”

- 12 яшегездә әтиегез, 22дә әниегез үлә...

- Нишләтәсең инде... Киттеләр дә бардылар шул. Әти бавыр авыртуы белән 41 яшендә үлде. 3 апрель көн иде ул. Салкын. Карлы яңгыр ява. Төнлә килеп тәрәзә кактылар. Шундый шомлы кагу иде ул. Әлеге куркыныч шакуны онытырлык түгел.

- Әтиегез үлгәч, әниегез нинди хәлдә калды?

- Әлбәттә, аңа авыр булды. Гомер иткән, өч бала алып кайткан ирен җирләде бит. Безнең өйдә бер бүлмә бар. Ул чаршау белән ябыла иде. Әнинең, шул бүлмәдән өч көн чыкмыйча, елаганын хәтерлим. Үзем ул вакыт өебезгә килгән кайгының авырлыгын әллә ни аңлап бетермәгәнмендер дә.

- Алар кем булып эшлиләр иде?

- Икесе дә бухгалтерлар иде. Кешеләрне хезмәт хаклары буенча катламнарга бүлсәк, без өстәрәк катламдагылар кебек яшәдек. Интелегенция, дииме. Мәдәниятны белүчеләр, аны сөючеләр идек.

- Әниегез кабат кияүгә чыктымы?

- Ялгыз яшәп булмый бит. Әйе, ул кабат кияүгә чыкты.

- Икенче әти белән уртак тел таба алдыгызмы?

- Әйе, без кечкенә балалар түгел идек бит инде. Икенче әтиебезнең безгә килүен белгәч, ашарга пешереп, идәннәрне юа идек.

 - Әниегез турында сөйләгезче.

- Әни миңа 22 булганда үлде. Әнием йөрәк чире белән китте. Минем җырчы, актриса булуымны бик тели иде дидем инде. Кызганыч, уңышка ирешкән көннәремне генә күрергә өлгермәде. Беренче адымнарымны, беренче концертымны гына күрде.

- Ятим калдыгыз...

- Әйе. Кырык-илле яшьтәге кешеләр дә һаман әниләре белән сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Кайвакыт уйлыйм: алар әнисез ничек яшәрләр иде икән?! Раббым үзе күрсәтмәсен, үзе сакласын. Үзем дә әни булгач, шушы бөек затның баласы өчен ничек кайгырганын аңлыйм. “Әнисезлек” бик куркыныч әйбер. Аңлатасы килә! “Менә әнисез булу шулай ул”, - дип аңлатып булмый гына.

- Әнидән дә ныграк кайгыручы юк шул ул.

- Улым миңа: “Әни, булды инде, бар да яхшы”, - дисә: “Ничек борчылмыйм инде”, - дим. Үзең бала булганда, бәлки моны аңлап та бетермисеңдер. Улым да аңламый. Аның өчен миннән дә күбрәк әрнегән, борчылган, аңа бары тик яхшылык теләүче кеше дөньяда юк һәм булмаячак та. Минемчә, әлеге хис миңа гына кагылмыйдыр. Һәр ана шундый!

“Үкенмим, ләкин ялгышканмын”

- Беренче ирегез турында сөйләшик.

- Беренче тапкыр кияүгә чыгуымны мин балачагалык дип саныйм. Унсигездә ир хатыны булдым. Соңыннан әти-әни булдык. Ходаем безгә угыл бүләк итте. Исеме Рамил.

- “Залет” буенча чыктыгызмы?

- Юк. Кияүгә чыгып, бер ай үткәч кенә, балага уздым.

- Ирегез эчте дип беләм.

- Шулхәтле яхшы кеше иде ул, Алинә. Әлеге юлга басарга да, үләргә дә тиеш түгел иде. Аның кебек көчсез кешеләр тормышта югала. Тырыштым, ләкин аны аякка бастыра алмадым. Аңлыйсыздыр...

- Атналап эчә идеме?

- Атналап та була иде инде. Холкы да ни...

- Нишләп түзмәдегез?

- Берәр вакыт айныр әле дип, шуңа ышанып яшәүчеләр бар. Мин түзә алмадым. Баламны кулыма тотып, чыгып киттем.

- Үзегезне яраткансыз, димәк.

- Нишләп әле мин тормышымны шундый кешегә багышларга тиеш?! Миңа яхшырак кирәк, дия идем.

- Акча юк иде?

- Бер тиен акчасыз чаклар булды. Иң очсыз, ялгышмасам, минтай балыгына гына җитәрлек акчам булганын да хәтерлим. 

- Үкенәсез?

- Юк, үскәнем, үкенмим. Ләкин хәзерге акылым белән шуны әйтә алам: ялгышканмын. Вакытлы гына яратуга, мавыгуга алданганмын. Мин әрсез, үҗәт булдым. Югалырга ярамый. Аякка басарга, алга таба атларга кирәк дип үземә гел әйтә идем.

“Бернәрсәсе дә булмаган кешегә кияүгә чыгуга караганда, ялгыз булу хәерлерәк”

- Башкаларга да китәргә, түзмәскә киңәш итәсезме?

- Ашыкмаска киңәш итәм. Әгәр хатын-кыз утызда да кияүгә чыкмаган икән, молодец кына дим. Тормыш итү шашынып ярату гына түгел. Байны эзлиләр. Эзләсеннәр дә! Бернәрсәсе дә булмаган кешегә кияүгә чыгуга караганда, ялгыз булу хәерлерәк.

- Ә мәхәббәт?

- Бетәме? Бетә. Бөтенләй бетә. Балалар, уртак тапкан маллар гына тоташтыра. Әлбәттә, сиңа әлеге кеше якын була. Ләкин шашып сөю бетә. Саташулар бетә.

- Күпме вакыт аралыгында бетә ул мәхәббәт?

- Бер өч елдан бетәдер ул. Белмим, кешеләрдә ничектер, ләкин мин мәңгелек мәхәббәткә ышанмыйм.

- Ничек үз кешеңне сайларга?

- Узең дәрәҗәсендәге кеше булуы кирәк. Сезнең акылларыгыз туры килергә, фикерләрегез уртак булырга тиеш. Тракторист белән актриса нәрсә турында сөйләшә алсын, мәсәлән. Мәдәният турындамы?! Юк. Сезнең фикер сөрешегез бер булырга тиеш.

- Улыгызга утыз. Аның нәрсәсе бар?

- Әнисе бар! Ә матди якка килгәндә, машинада йөри. Өйләнмәгән. Рәхәтләнеп, үзе өчен яши. “Кайчан өйләнә соң?” – дип сорыйлар. Белмим. Әйтәм инде мин аңа. Миңа охшаганны эзлидер. Аның хатыны кеше арасында йөри алырлык та, шул ук вакытны тормышны бергә алып бара торган да булсын.

- Киленегез белән уртак тел таба алыр идегезме?

- Әлбәттә. Бергә яшәмәскә тырышырга иде. Бәлки күрмәскә, ишетмәскә... Торсыннар гына. Миңа исән-сау, сәламәт бер-ике онык алып кайтып бирсәләр, мин бик бәхетле булыр идем.

- Берәр авыл кызына өйләнсә?

- Ә ул андыйларга карамый да.

“Биш-алты ел еладым”

- Икенче тапкыр кияүгә чыккач, тагын аерылыштыгыз.

- Анысында мин аерылмадым, мине аердылар. 

- Ирегез диңгә күчеп, мөселман кызына өйләнде.

- Әйе, ул хатын синең коллегаң да әле. “Өч тапкырдан да күбрәк күрешергә ярамый”, - дип бик тиз арада өйләнештеләр алар. Соңыннан ике-өч айдан соң аерылыштылар. Нәрсә булган ул? Нигә аерылыштык без? Әле һаман да аңламыйм шуны. Унике ел үтте, югыйсә.

- Күз тию, бозым?

- Белмим. Без ипигә дә бергә йөри идек. Нәрсә булгандыр...

- Әй, ярсып елагансыздыр инде.

- Минем алай аерган кешене күргәнем юк иде. Биш-алты ел еладым. Яшермим.

- Сез үзегезне яратасыз бит, Резида апа. Сөйләшүегездән, әйткән сүзләрегездән сизелә. Нишләп төшенкелеккә бирелдегез?

- Менә авырлыкка түзә алмаган чакта үзеңне яратуың ярыкларга поса икән ул.

- Сез ул хатыннан көнләшкәнсез. Сезне башкага алмаштырганнар. Менә шушы әйбер сезне рәнҗеткән.

- Анысы да булгандыр. Күңелемдәге үземә карата булган мәхәббәт, аяк сөртеп, чыгып китте. Ничек инде мине ташлый алсыннар, ди?!

- Сез ирегез белән бәхетле яшәдегезме соң?

- Әйе, бик бәхетле яшәдек. Әгәр бәхетсез гаилә булсак, аерылышуыбыз шултиклем рәнҗетмәс иде. Мин аңа күпме яхшылык эшләдем, ә ул...

- Бай идеме?

- Кая инде?! Төркемемдә тавыш операторы булып эшләгән кеше иде ул. Яши башлаганда, әбиемнең коммуналь фатирына килгән иде.

- Сезне бай яшәгән, диләр бит.

- Әйе начар яшәмәдек. 13,5 ел бергә булдык. Минемчә, мин булмасам, без яшәгән кебек яши алмас идек.

- Нишләп аннан бала алып кайтмадыгыз?

- Ходай язмаган. Үземнең сәламәтлегемне бетереп, “эко” дигән әйберне биш тапкыр ясаттым.

- Бәлки бала булмаганга, ирегез киткәндер?

- Соң бала булмады дип аерылышырга ярамый инде. Кешелеклелек сыйфаты да булырга тиеш бит. Ә ул мине ташлады.

- Монысы да ялгыш булган, димәк?

- Режиссерыбыз, аңа кияүгә чыкканда: “Син икенче тапкыр шул ук адымыңны ясыйсың”, - дигән иде. Ялгыш адым булган, күрәсең.

- Аның белән хәзер аралашмыйсыз?

- Юк, миңа барыбер. Ул миңа авырлыклар ясады. Мине ялгыз калдырды. Ачу да, рәнҗү дә бетми.

- Һаман шул ачу хисе белән яшисезме?

- Әйе. Бетми ул. Чәнчеп тора.

“Кешене башта белергә кирәк”

- Биш-алты ел елагач, нәрсә үзгәрде?

- Үземнең әлеге проблемалардан өстен икәнемне, елаудан туктарга кирәк икәнен аңладым.

- Ул ир сезнең улыгызны кимсетмәдеме?

- Юк. Улым аңа: “Әтием”, - дия иде. Хәзер алар аралашмый.

- Кешене белеп бетерер өчен күпме вакыт очрашып йөрергә кирәк?

- Кешене белеп бетереп булмый. Иң мөһиме: саташып кияүгә чыгарга кирәкми.

- Ир белән хатын арасында ничә яшь булырга мөмкин?

- Бер ел! Бәлки биш елына түзәргә буладыр әле. Ләкин ун ел күп! Егерме яшькә өлкәнрәк булган ирләргә кияүгә чыгалар. Ничек аңлыйлардыр алар бер-берсен?! Минем улым белән егерме ел ара. Мин аны аңламыйм. Безнең арада упкын! Аның уйлавы белән минем уйлавым күк белән җир арасы.

- Ничек иреңне үзең яныңда тотарга?

- Аны ничек үзеңнең яныңда тотарга дип уйларга кирәкми. Яшә!

- Хыянәтне кичерергә кирәкме?

- Юк, сез нәрсә, бу нәрсә дигән сүз инде ул?! Әлбәттә, юк! Тагын үзегезне яратасыз, диярсез инде. Ничек инде мине таптаган кешене кичерим, ди. Әгәр сиңа хыянәт иткәннәр икән, димәк, хыянәтче сиңа: “Син беркем түгел”, - ди. Сиңа төкереп бирә. Бу – минем фикер.

- Аерылышудан, ялгыз калудан куркырга кирәкме?

- Мин курыкмадым. Сугышып, кычкырышып яшәгән парларның: “Аллаһка шөкер, аерылыштык, бер-беребездән котылдык”, - дип әйтүләрен ишеткәнем бар. Аерылмагыз, дип җырлана бит. Түзәргә кирәк, үскәнем. Тормышта барысы да була. Бер кыек сүз әйткәнгә, аерылышу – ахмаклык.

- Сез анализ ясыйсыз. Ләкин әгәр дә янәдән шул унсигез яшегезгә кайтсагыз, барыбер кияүгә чыгар идегез.

- Син хаклыдыр. Шулай да кешене барыбер башта белергә кирәк. Әти-әнинең хәер-фатыйхасын алу да мөһим. Әгәр әти-әни никахка риза түгел икән, никах кыска гомерле булырга мөмкин.

- Бүген сез ялгызмы?

- Юк, мин ялгыз түгел. Бергә яшәүче кешем бар. Безнең фикерләребез уртак, сөйләшер сүзләребез бар. Мин кайбер кешеләр белән сөйләшә дә алмыйм.

- Нишләп сез үзегезне шулкадәр яратасыз? Сезнең белән сөйләшү бүләк әллә?

- Белмим. Кеше миңа туры килергә тиеш.

- Ирегез белән нәрсәләр турында сөйләшәсез?

- Тормыш, тарих, кешеләр, сәнгать – бөтен әйбер турында да сөйләшәбез.

- Никахлымы сез?

- Юк, мин никахка ышанмыйм. Законы да кирәкми. Хәзер инде бүләр әйберем юк.

- Аның фатирында яшисезме?

- Аныкында, әйе. Үземнекенә дә кертер идем.

- Аның балалары бармы?

- Юк. Аерылган, ләкин балалары юк.

“Ярты литр виски эчеп бетердем”

- Сез яхшы кешеме?

- Белмим дә инде. Минемчә, эче кара булган артист яхшы рольләрне уйный алмыйдыр. Ә минем репертуарымда уңай рольләр юк түгел. Әгәр эчке күңелең якты булса, тамашачы да сиңа тартыла.

- Тискәре рольләр бармы соң?

- Бар! Шәриф Хөсәеннең “Чулпан” спектаклендә явыз кайнананы уйныйм. Хәтта үземә дә куркыныч. Мин холыклы геройларны уйнарга яратам. “Эх, ух”, - дип йөргән лирик героиняларны уйнарга яратмыйм. Явыз кайнананы уйнау миңа яхшы бирелә дип уйлыйм.

- Сез елыйсызмы?

- Мин үземне усал дип әйтә алмыйм. Мине елатырга бик җиңел. Без сүз әйтсәләр дә, кино караганда да елыйм .

- Театр сәнгате татар халкына кирәкме?

- Әлбәттә, кирәк, чөнки кешегә кайвакыт җан азыгы җитми. Бәлки театр кемнәргәдер кирәк тә түгелдер, ләкин шулай да театрга мохтаҗлар да бар. Кеше театрга рухи кыйммәтләр эзләп килә! Алар киләчәк, димәк, театр яшәячәк.

- Татар теле турында нәрсә әйтә аласыз?

- Татарча сөйләшә белмәгән артистлар, җырчылар татар телен бетерергә мөмкиннәр. Улымның татарча сөйләшүе белән мактана алмыйм. Аның җаны татар, ләкин үзе русча сөйләшә. Татар авыллары бетмәсен – менә шуны теләргә кирәк. Татар балалары авыллардан килә. Шәһәрдә татар теле бетеп бара. Менә авылларыбыз татар телен сакласын иде.

- Татар журналистлары турында нәрсә әйтә аласыз?

- Сезгә дә бер дә җиңел түгел. Укучыларга кызык мәгълүмат җиткерер өчен, әй эзләнәсез. Соңыннан шуны күпертеп бирәсез, чөнки кызыктырырга кирәк. Журналист булыр өчен дә сәләт кирәк дип уйлыйм. “Журналист буласым килә”, - дип кенә яхшы журналист булып булмый. Мин интервьюларны сирәк бирәм. Белмим, нигә синең белән очрашуга ризалашканмындыр?! Үкенмим. Рәхмәт сиңа!

- Үкенмәгәч, сорыйм инде: эчеп, исергәнегез бармы?

- Мин үземнән әүлия ясамыйм. Шарәб, шампан эчә алам. Аракыны хәзер өстәлгә дә куймыйлар. Аның модасы бетте. Исергәнем юк, ләкин берсендә шундый хәл булды. Мин самолеттан куркам. Шушы куркуымны басар өчен, виски алып эчтем. Ярты литр эчеп бетердем. Аны эчсәң дә, төшә идем инде самолеттан, эчмәсәм дә төшә идем бит инде. Ләкин бераз гына булса да куркуым бетәр дип эчтем. Алмый гына бит, чөнки стресс кичерәм. Хәзер, самолеттан төшәр вакыт җиткәч, аягымны җиргә куям дисәм, аякларымда басып тора алмавымны аңладым. Өч көн тора алмыйча яттым. Менә шул. Бүтән эчмәдем.

- Быел илле яшегезне тутырасыз. Олыгаю сизеләме?

- Сизелә икән шул. Күбрәк уйландырыла. Гомернең кыскаруын уйлыйм. Утызда-кырыкта әле яшәү мәңгелек кебек тоела. Тыныч кына яшәргә иде. Хәзер инде алынасы дәрәҗәләр дә алынган. Сәламәтлектән аермасын Аллаһы Тәгалә. Әле яшисе килә, эх, яшисе килә.

- Сез бәхетлеме, Резида апа?

- Мин бик бәхетле, Аллаһка шөкер. Баштан кичкәннәр булды инде. Моннан ары күрсәтмәсен. Бер матур фикер ишеткән идем: яшь чактагы бәхет – онытыла торган бәхет. Ә менә олыгайганда, бәхетнең тәмен, рәхәтен беләсең. Шушы бәхетне тоеп, аның тәмен белеп яшәргә язсын. Эшем, улым, якын кешем бар, Аллаһка шөкер. Булганыннан аермасын, амин.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла