Ркаил Зәйдулланың 1995 елгы әңгәмәсеннән: "Болай барса, XXI гасырда татар әдәбиятының киләчәге шөбһәле"

22 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татарстанның халык шагыйре, язучы, публицист, депутат Ркаил Зәйдулланың “Татарстан яшьләре” газетасында 1995 елның 3 июнендә чыккан интервьюсын тәкъдим итәбез. Язучы әңгәмәдә татар әдәбиятының бүгенге хәле, татар эстрадасында популярлашкан җырлар, бүгенге заман балаларының тарихны белергә омтылмавына борчылу, татар халкының холкы һәм мәхәббәт турында сөйли. Әлеге фикерләр бүгенге көндә дә актуаль.

(Әңгәмәдәш – Альберт Тәхәвиев)

- Бүгенге әдәбият белән кызыксынучыларның күпчелеге сине шагыйрь дип беләләр. Әмма, минемчә, син шагыйрь генә түгел, язучы да, публицист та...

- Хикмәт каләм иясенең нинди сүз белән аталуында түгел. Син әйткән “әдәбият дөньясы” бүген бик авыр чор кичерә. Беренчедән, анда җәмгыятебездәге кебек үк башбаштаклык хөкем сөрә. Икенчедән, аның белән кызыксынучылар даирәсе тарайганнан тарая. Иярдә хәзер – графоманнар. Моның сәбәпләре турында иркенләп сөйләшеп булыр иде, әлбәттә.

Болай барса, минем уемча, 21нче гасырда татар әдәбиятының киләчәге шөбһәле.

- Соңгы елларда язучыларыбыз тарихи әсәрләр язу белән мавыгып киттеләр. Тупас кына әйткәндә, бу үзенә күрә мода төсен алды. Синең бу күренеш турында фикерең бармы?

- Бу мода да, күренеш тә түгел. Киләчәгеңне белер өчен тарихыңны белергә кирәк. Әмма безгә үз тарихыбыз белән кызыксынырга мөмкинлек бирмәделәр. Гасыр башында әдәбиятыбызның югары ноктага күтәрелүе турында күп сөйләдек, күп яздык. Баксаң, нәкъ шул вакытта ук тарихыбызга да игътибар гаять арткан икән.

Әйе, тарихи әсәрләр арасында зәгыйфьләре, җиңел кулдан язылганнары да очрый. Бу – табигый. Авантюрага корылган тарихи романнар дәвере Европада ике-өч гасыр элек булган. Татар ул чагында исән калу өчен җан тырмашкан. Бүген бездә Вальтер Скотт кебек романчылар пәйда була икән, моңа сөенергә генә кирәк. Бу жанр безнең өчен очсыз-кырыйсыз дала. Анда минем өчен кадерле җайдаклар бар. Һенрих Сенкевич, Гор Видал... Үзебездән, билгеле, Нурихан Фәттах. Ауган байракны күтәрүче.

- Ркаил, син нәниләр өчен нәшер ителә торган “Салават күпере” журналында “Каһарман бабаларыбыз” рубрикасын алып барасың. Борынгы тарихыбызны балаларга аңлаешлы итеп сурәтләгән бу кечкенә хикәяләрне төсле рәсемнәр белән китап итеп чыгарсаң, татар балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен нинди матур бүләк булыр иде, ә?

- “Салават күпере”нең чыга башлавына биш ел. Рубрикалар остасы, исемнәр-атамалар табарга маһир Ләбиб дустым “Без тарихта эзлебез” дигән баш астында миңа тарихыбызга багышланган хикәяләр язарга тәкъдим итте. Алар өчен мин тәнкыйть кенә ишеттем. Боларны сабыйлар аңламый, янәсе. Бервакыт без бер татар гимназиясендә очрашуда булдык. Андагы бик мөләем кыз – тарих укытучысы – 9-10 сыйныфларда татар тарихын фәкать шушы нәни хикәяләрдән файдаланып кына укытып булуын әйтте. Бу әлеге хикәяләрнең шәплеген түгел, ә яшүсмерләрнең надан булуын сөйли. Үз тарихыбызны белү мәсьәләсендә без сабый кималендә калганбыз. Шуңа күрә бу хикәяләрне китап итеп чыгарсаң, бик шәп буласы да бит. Рәссамы бар, вәгъдә бирүчесе дә, иң кирәкле кеше генә юк – спонсор дигәннәре. Бүрек тотып аларны эзләргә кирәк икән. Ләкин милләтне үз тарихы белән таныштыру – аерым кеше эше түгел.

- Күп кенә язучылардан аермалы буларак, Ркаил Зәйдулла газета-журналлар укырга маһир. Татар матбугатына мөнәсәбәтең?

- Элек матбугатны цензура буып тора иде.Хәзер ул тулысынча хөкүмәт казнасына бәйле. Акчаны кем түли – шул үз музыкасын уйнарга куша. Бездә кыю, әзерлекле журналистлар аз. Дөньяда журналистлык хезмәте иң куркынычлардан санала. Әнә, Мәскәүдә аларны даими үтереп торалар. Шөкер, безгә андый фаҗигаләр янамый. Фәлән районда фәлән гектардан фәлән центнер чөгендер алынган дигән хәбәрләр шул район башлыкларыннан башка беркемгә дә кирәк түгел.

- Былтыр айдан артык Төркиядә булган идең. Андагы тормыш белән танышу, зыялылар белән очрашулар сиңа тәэсир иттеме?

- Төркия – төрки халыкларының исән калган бердәнбер мөстәкыйль дәүләте иде. Мин үзем өчен анда өр-яңа дөнья ачтым. Борынгы корылмалар, мәчетләр, солтан сарайлары беркемгә дә тәэсир итми калмыйдыр. Миргазиян Юнысның бер әсәрендә бар бит: Босфор аша узганда гаҗәеп табигатьне күреп бер матрос чын күңелдән гаҗәпләнә, ничек бу җирләр моңарчы русныкы түгел, янәсе. Төркиядә үз тарихың өчен әрнесәң дә, алар белән очрашкач, үз халкың белән горурлану хисе арта. Бездә дары бетмәгән әле. Бәйсезлек кенә кирәк.

- Менә син, язучы буларак, татар милли холкын кыскача гына шәрехләп бирә аласыңмы?

- Бер анекдот сөйлим. Ике татарны тар урамнан эзәрлекләп киләләр. Кача торгач болар тупикка килеп чыга - алда биек дивар. Берсе әйтә: "Башта мин синең җилкәгә басып диварга меним, аннары сине өстерәп алырмын". Тегесе риза була, аннары өстәге милләттәшенә кулын суза. Тик диварга менгән татар астагысының кулына тибеп җибәрә һәм башка телдә кычкыра: "Пшел вон, татарская морда!"

- Фирзар Мортазин синең "Мин сине яратмадым" шигыреңә җыр язган иде. Бу җырны берәр кызга җырлап күрсәтмәдеңме?

- Минем махсус җыр тексты язганым юк. Бу - аерым жанр, кыен жанр. Җыр өчен шәп сүзләр язган шагыйрьләр сирәк. Ә хәзер, гомумән, җыр текстларын колхоз рәисләре,бизнесменнар яза. Композиторлар, җырчылар да кеше - яшәргә кирәк. Ә нәфес, мәгълүм ки, торган саен үсә. Хәзерге җырларның сүзләре унбиш-егерме шаблон сүздән тора: мин сине яратам, сагындым авылымны, әнкәем, кадерлем һ.б. "Мин сине яратмадым" шигырен мин шундый җырларга пародия рәвешендә язган идем. Бер очрашу вакытында мин аны Фирзәргә күрсәттем. Күпмедер вакыт узгач бер дискотекага керсәм, яшьләр бик дәртле музыкага бииләр. Шау-шудан Фирзәрнең тавышын аерып алдым: "Мин сине яратмадым..." Үземнең җырлаганым юк.

- Ркаил, хәзер татар эстрадасында ике агым күзтелә кебек: берсе - Салаватлар, Зәйнәбәр, Зөфәрләр, икенчесе - Эльвира Розали, Ильяс Вәлишаһ. Синең күңелеңә шуларның кайсысы якынрак?

- Минем инде яшь шундыйдыр - халыкчан җырларны яратам. Шулай да җырчыларның төрле булуы яхшы. Сәләтле генә булсыннар. Юкса, оештыручыларның талымсызлыгыннан файдаланып, сәхнәне тавышсыз-моңсыз "җырчылар" басып китте. Аннары хәзер шундый аппаратуралар бар - тычкан чинаганны да сандугач аһәңенә әйләндерә. Безнең халык хәзер "эт сикертә торган көйләрне" яратарак төшә шикелле. Гасырлар дәвамында авызын яфрак калынлыгы гына ачып моңланган гавәм бүген такмазага типтерә. Аларның күбесен кызмача килеш кенә тыңларга мөмкин. Менталитет үзгәргән. Башка заман, башка җырлар.

- Син кайвакыт "самавыр кебек кайныйсың", якын килерлек түгел, кайвакытта синнән дә сабыр, синнән дә тыныч кеше юк. Мондый капма-каршылык синең тормышыңда өстәмә кыенлыклар тудырмыймы?

- Бар инде, бар миндә кинәт кызып китү гадәте. Шуның аркасында мин шактый кыен ашадым. Хәзер инде яшь барган саен ниндидер кысага керәсең. Шигырь үзе дә мәгълүм кысаларга буйсына бит. Тирәнлек таләп итә. Ә болай сабыр, тыныч кеше мин, тик "сабыр төбе сары алтын" дигән мәкальне кабул итмим. Гаҗизлектән юану өчен тугандыр ул.

- Ркаил, озакка сузылган яшьлегеңдә мәхәббәтеңне кире каккан кыз булдымы?

- Булгандыр инде (көлә). Алай дисәң, төзәлмәс ярадай сулкылдап торган хатирәләр дә искә төшми. Мәхәббәттә кире кагылу да гадәти нәрсә... Мин аны җиңел кичерәм. Кызлар бик күп бит. Мәхәббәт турында бөтенебез дә күп сөйли, ләкин аның чынын бик сирәкләр генә татыйдыр. Үлеп яратыр өчен дә Алла биргән сәләт кирәк. Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте - идеал, аңа омтылып була, ирешү мөмкин түгел.

- Көзгедән үзеңнең сурәтеңне күргәч, бик канәгать булып елмаясыңмы, әллә йөз җыерасыңмы?

- Бер әдәби кичә вакытында сәхнәгә чыгар алдыннан минем чырайны акшарладылар, чәчне рәтләделәр. Мин учларым белән аксылланып калган яңакларымны чәбәкләп артист Камил Камалдан: "Йә, ничек, чырай әйбәтме?" - дип сорадым. Ул бераз карап торгач: "Башкасы булмаганда ярый", - дип җавап бирде. Бит - битлек түгел, алмаштырып булмый.

- Татарча күңелеңә хуш килгән сүз һәм русча ачуыңны китергән җөмлә?

- Руслар гасырлар дәвамында ике сорауга җавап эзләп иза чигә: "Кто виноват?" һәм "Что делать?" Менә шулар минем ачуымны китерә. Югыйсә, В.Розанов бу сорауларга бик әйбәт җавап биргән: "Җәй көне җиләк җыярга кирәк һәм кыш көне шул җиләк кайнатмасы белән чәй эчеп ятарга". Күңелемә хуш килгән татарча сүз... Мизгел... Шагыйрь гомернең фанилыгын, кыскалыгын тирәнрәк сизә. Аның башкалардан төп аермасы шул. Хәер, бер рус шагыйреннән яраткан сүзләрен сорагач, ул "Сумма прописью" дип җавап биргән.

- Тиздән без синең нинди әсәрең белән танышачакбыз?

- Мин аңа "Баязит" дип исем куштым.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла