Татар хатынына ни җитми яки Сөмбел Гаффарова белән Энҗе Гыйззәтованың татар телен ерту тарихы

25 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Камал театры үз тамашачысына биш сәгатькә сузылган кичке тамаша - «Сишәмбе көн кич белән» проектын тәкъдим итте. Ул өч спектакль һәм ике антракттан тора.

Яшь драматургларның өч пьесасын берләштергән «Сишәмбе көн кич белән» проектының башы 2017 елда уздырылган «Яңа татар пьесасы» драматургия лабораториясенә барып тоташа. Ул чакта кураторлар белән эшкәртелеп финалга чыккан җиде пьеса буенча "читкалар" ясалган иде. Тамашачы аларның хатын-кыз депрессиясенә багышлануларына игътибар итте.

Хатыннарга ни җитми?

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев татар хатынының авыр тормышы турында икенче спектаклен куйды. Аның берсе Зәки Зәйнуллин әсәре буенча сәхнәләштергән “41нең арбалы хатыннары” булса, икенчесе - “Яшьләр сишәмбесе” проекты.

“41нең арбалы хатыннары” сугыш чорында авырлыклар күргән татар хатыннарына дан җырлый. Алар сугышка китеп барган ирләрен күрер өчен арба тартып ерак юлга чыга... Бу спектакль Камал театрында 2010 елда куелды.

Спектакльдә тасвирланган вакыйгалардан соң 70 елдан артык вакыт узган. Теге хатыннарны икенчеләре алыштырган. Бүгенге Фатыйма һәм Алияләр теге “арбалы хатыннар”-  Мөнәвәрә, Сәрвәр, Әсмаларның оныклары булырга мөмкин. Нужа арбасын тарткан хатыннар урынына килгән бүгенгеләре, рәхәт тормыштан майларына чыдаша алмыйча, эшсезлектән үз башларына проблема эзләп йөрүче ханымнар булып җитешкәннәр. “Кырык беренчедәге ул каһарман хатыннар өчен сугышырсың да, җиңәрсең дә, ә бүгенгеләре менә кемнәргә әверелде”, дип әйтергә телиме бөтен ир-атлар исеменнән Фәрит Бикчәнтәев? Ул укучысы Олег Кинҗәгулов белән бергәләп бүгенге көннең депрессиядән тәм табып йөргән хатыннарын сурәтли. Шулай итеп “Бүгенге ирләр инфантиль, тормыш хатын-кыз җилкәсендә”, дигән гаепләүләрне сәнгати юл белән кире кага – киресен исбатлый. Исбатлау өчен текстларны хатын-кызлар үзләре язып биргәч, бигрәк тә.

ххх

Балалык дөньясыннан чыга алмаган хатынны ире ташлап китә; хатын Даун синдромлы бала тәрбияли, анысын да ире ташлап китә – авырлыкка түзә алмый; үз-үзендә казынып, үзен табарга маташкан хатыннан да ире туйган, ә ханым иренең хыянәте турында ишеткәч, баласын үтерә; ә бер ханымны бөтенләй айлар дәвамында капсулага утыртып куялар... Болар барысы да яшь драматурглар фантазиясендә туган сюжетлар иде. Ике көн дәвамында "Пьесалар уку"да катнашкан, вакыты-вакыты белән ирониясен яшерә алмаган Искәндәр Хәйруллин түзмәде – фикерен әйтте. “Без инде өченче көн хатын-кызлар проблемасын хәл итәбез. Аларга психологик ярдәм кирәк, аларны аңламыйлар, аларга кыен... Кайбер пьесалар бер үк автор язган беренче-икенче серия кебек тоела башлады. Ә бит хатын-кыз дөньясы гына түгел, хатын-кыз дөньясыннан да зуррак дөнья бар”, - диде ул.

Әмма Камал театры әлеге читкаларны "куркыныч төш" итеп онытып калдырмады, ә шушы хатын-кыз дөньясын Кече эксперименталь сәхнәгә чыгарды. 

Әлеге депрессив дөньядан зур дөньяга чыгу өчен антрактларда альтернатив яхшы музыкадан һәм яхшы татар шигъриятеннән торган блоклар әзерләнгән иде. 40 минутлык антрактларда тамашачыга фойедагы импровизацион сәхнәчектә шигырь һәм җыр тыңлау мөмкинлеге тудырылган иде. Антракт сәхнәсендә үз музыкаль төркеме белән Зәринә Вилданова чыгыш ясады, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Шаһбан, Гөлүсә Батталова шигырьләрен укыдылар. Фойеда рәссам Руслан Ибраһимов күргәзмәсе оештырылган иде.

Фәрит Бикчәнтәев Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззәтова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесаларына игътибар иткән. Соңгы икесе - дебют. Спектакльләрне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Рамил Гәрәев һәм Олег Кинҗәгулов белән бергәләп сәхнәләштергән. Спектакльләр Кече сәхнә өчен берәр сәгатьлек итеп эшләнгән.

“Парковка”. Сөмбел Гаффарова пьесасы. Төп героиня – Фатыйма. Югары белемле ханым. ВУЗда укыта. Драматург ахырзаман, Мәһди килүе, Дәҗҗал кебек изге китап сюжетларын бүгенге көннең үзәктән читтә урнашкан “Йокы” районнарындагы проблемалары белән буташтырып биргән. Күп фатирлы йорт ишегалдындагы парковка, столбиклар һәм башкалар, һәм башкалар. Әгәр син үз йортың белән авылда яки шәһәр читендә, шәһәр үзәгендәге кечерәк форматлы йортта яшисең икән – Сөмбел Гаффарова язганны аңламаячаксың.

Спектакльнең зур уңышы – театр факультеты студентларына зур сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудыру. Спектакль Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары белән куелган. Спектакльнең программкасына карап, бу курста Ләйсән Гатауллина һәм Рәдиф Галимов кебек кызыклы студентлар барлыгын күңелгә сеңдереп кала алабыз. Сүз уңаеннан, әлеге курста Камал театры артисты Минвәли Габдуллинның кызы, Кариев театры артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевларның улы да укый. Алар да сәхнәдә иде.

“Ишекләр”. Аутист бала тәрбияләгән ана кичерешләре. Энҗе Гыйззәтованың бу әсәрен театраль тел белән вербатим дип атый алабыз. Ә инде гадиләштереп үзебезчә генә әйтсәк, газетада басылган мәкалә сәхнәләштерелгән дияргә дә була. Ана ролендә – Айгөл Хәйруллина. Шәп актриса. Әмма аның уенында баланы ярату күренмәде. Каска кигән бала да образ буларак үстерелмәгән. Ата ролен уйнаган Эльвир Сәлимов та язылган текстны ятлап матур итеп сәнгатьле итеп укып күрсәтте кебек тоелды. Кыскасы, әсәр аутист бала тәрбияләүче хатыннар өчен инструкция, бары тик шул гына. Ана, ата һәм гаиләдәге ике “нормаль” бала сәер бала турында сөйлиләр. Моны тагын булачак сценографлар өчен практик дәрес дип тә атарга була. Чөнки куючы рәссам - күренекле театраль рәссам һәм педагог Сергей Скомороховның студенты Аня Апполонова. Сәнгать әсәре турында сөйләшергә иртәрәк.

“Томан”. Спектакльләрнең беренче икесен өйрәнчек эш дип атасак (чөнки режиссерлар да тәҗрибәсез, артистлар да өлешчә студентлар), өченчесе инде профессиональләр эше иде. Куючы режиссер – Фәрит Бикчәнтәев үзе, рәссам – Сергей Скоморохов үзе. Ике зур шәхес Гүзәл Сәгыйтованың дебют әсәренә алынган. Өч текст арасында монысы – чагыштырмача иң камиле. Камиллеге – гадилегендә. Мин Гүзәл Сәгыйтова әсәренең читкасында булган идем. Шуңа да Фәрит Бикчәнтәев керткән үзгәртүләрне күрдем.

Сюжет болайрак: Алия белән Шамил – яшь гаилә. Шамил журналист, ә Алия өйдә юкны бушка аударып ятучы ханым. Аның бары тик бәхетле буласы килә. Күңел өчен генә эштән кайткан иренә истерикалар ясаштырып ала, күршедәге "зәңгәр" бабайның серләрен сөйләттерә, мәчеткә барып кайта, Регина исемле ахирәте белән аралаша... Ә инде иренең шушы Регина белән сөяркәләр икәнен белгәч... Пьесада ул баланы үтерә. Фәрит Бикчәнтәев ничәк тә бу күренешне яшерергә тырышкан. Ул хатынны авыру итеп, ә бөтен язылганнарны аның авыру фантазиясе итеп күрсәтү өчен хәтта табип образын да керткән. Бәлки, барысы да томандыр. Теге зәңгәр бабай да, бала да юктыр... 

Тагын бер кызык күзәтү. Алиянең ире - милли проблемалар белән борчылып яшәүче татар журналисты. Ә Алия милли проблемалар белән "вакланмый", ул дөнья турында уйлый, ул космос югарылыгында фикерли, янәсе. Һәрхәлдә үзе шулай дип уйлый. Ә тәҗрибәле Фәрит Бикчәнтәев, пьесага бер образ өстәп, барысын да үз урынына куйган. Шамилебез аек акыллы ир-ат, ә Алия клиникада дәвалана... 

ххх

Спектакльләр тәмамланды. Тамашачының бер өлеше урыныннан кузгалды, икенче яртысы фикер алышуга калды. “Өйдә бала көтә. Безнең балабыз исән бит”, - диде хатыны белән залдан чыгып баручы бер тамашачы.

“Мин читкаларда булган идем, 40 битле пьесаны 15 биткә калдырып дөрес иткәнсез”, - диде икенче бер тамашачы пьесаларның берсенә ишарәләп..

“МИН ЯРДӘМ АРТЫННАН КИЛДЕМ һәм ҮЗЕМӘ КҮПНЕ РӨХСӘТ ИТӘ АЛАМ”

Ә инде язманың бу өлешендә мин беренче номерлы татар театры сәхнәсеннән ярым-йорты татар теле яңгырауга каршы протест белдерәм. Өч спектакльнең икесендә – “Парковка”да һәм “Ишекләр”дә “инвалид тел” тәкъдим ителә. Бу кем гаебе – "драматургиня"лар шундый текст китергәннәрме әллә артистлар үзләре шулай вата-җимерәме? Татар драматургының “Мин ярдәм артыннан килдем” һәм “Мин үземә күпне рөхсәт итә алам”, дип текст язарга хакы юк! Татар язучысы "ярдәм сорап килдем", "ярдәм кирәк", ярдәмгә мохтаҗ" диебрәк язар иде. Ә инде күпне рөхсәт итү җөмләсен аңлау өчен аны башта русчага тәрҗемә итергә кирәк, аннары аңларга. Бу очракта текстны колакчыннарда тыңлап утырган рус теллеләргә карап көнләшерсең! 

Татар артистының ярым-йорты урам телендә сөйләргә хакы юк! Мин көнкүреш теленә якынаерга тырышуны аңлыйм. Яшьләр аңлый торган телгә омтылышны да аңлыйм. Әмма телгә барыбер сак килергә кирәк. 

Телебезнең үсмәвен, анең кысыла баруын, күп сүзләрнең гомуми кулланылыштан төшеп калып яшьләр колагына ят булып ишетелүен аңлаган хәлдә, “тел вазгыяте” чорында театрга мондый подстрочный тәрҗемә куллануның коточкыч ялгышлык булуын тоям. Болай ярамый!

Әйе, безнең язасы һәм татар театрында куеласы килгән татарларыбызның язма тел проблемаларын беләбез. Бу алар гаебе булмавын да аңлыйбыз. Ләкин бу барыбер татар театрын чүпләргә рөхсәт бирми. 

Кыскасы, татарча куеласы килеп, Камал театры тирәсендә “бии” башлаган драматургларны театр сәхнәсенә бары тик Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин яки Илтөзәр Мөхәммәтгалиев кебек телне тоемлап тәрҗемә ясый ала торган шәхесләр фатихасы белән генә үткәрергә ярый. Алар “виза” куеп җибәрмәсә, театрга кертергә ярамый!

“Парковка”ны карап “ертылган” колагымны антрактта фойедагы импровизацион сәхнәдә шигырь сөйләп Рүзәл Мөхәммәтшин “ямады”. 

Әле яралары төзәлеп бетмәгән колагымны “Ишекләр” спектакле белән Энҗе Гыйззәтова тагын бер кат “тураклап” чыгарды. Бу юлы яраларны шагыйрә Гөлүсә Батталова дәвалады.

Шигъри-музыкаль антрактлар – Камал театрының гениаль идеясе. Бәлки киләчәктә алар башка антрактларның да бер өлешенә әверелер. Әлбәттә, татар театрында татарча шигырь генә яңгырарга тиеш. Татар фамилияле автор шигыре түгел, ә татарча язылган шигырь! Татар театрында тел мәсьәләсендә толерантлык кирәктер дип уйламыйм.

Пьесалар лаборатория кысаларында язылып, кураторлар рус телле булгач, Гүзәл Сәгыйтовага да русча-татарча эшләргә туры килгәндер. Әмма тел ягыннан аның әсәре чагыштырмача иң камиле. Әлбәттә, редактор каләменә урын булыр иде. Әмма алдагы ике тексттан соң Гүзәлнеке колакны иркәләде.

Монда проблема, әлбәттә, режиссерларның драматург тексты белән эшли белмәвендә дә. Алар формага, сценографиягә, музыкага, хәрәкәтләргә карыйлар. Ә тел мәсьәләсе драматургның һәм артистның намусында булып чыга. Монда инде хәтта логик басым да таләп итергә куркыныч, мөмкин кадәр татарча җөмлә әйтсен иде дип Ходайга ялварырга гына кала.

“Син бүгенге ярым-йорты сәхнә теле белән килешәсеңме?” дип сорадым мин Рүзәл Мөхәммәтшиннан. Ул бу әсәрләрнең лаборатория кысаларында туганга шулай килеп чыгуын аңлый, аларны “лаборатрия җимешләре” дип атый. Әмма урам телен сәхнәгә үткәрүгә каршы.

“Без шулай сөйләшәбез, диләр. Әмма андый әйберне сәхнәдән пропагандаларга кирәкми. Без әле тормышта сүгенәбез дә, җенси мөнәсәбәтләргә дә керәбез. Аны да шартлы рәвештә түгел, турыдан-туры күрсәтикмени? Театр бит ул шартлылык”, - ди Рүзәл Мөхәммәтшин.

Кыскасы, яңа татар сәхнә теле белән эксперимент ясап карадык. Театрның алай да булдыра алганын күрдек. Дәвам итмик, кызлар-егетләр!

Ә театр сишәмбеләренең яшьләр белән тулып торуын телим. Бәлки, бу проекта башка театрлар да кушылып үз сишәмбеләрен ясарлар. Татарча гына булсын иде ул сишәмбеләр, зинһар!


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Мәдәният

Газинур Морат Америка индеецлары турында язса да, татар халкы турында уйлый

Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә иң креатив кичә уздырды. Гәрчә Тинчурин театры залында уздыру мөмкинлеге булса да  - монысын үзе әйтте - шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубын сайлаган. “Ул залдагы кичәләрне күргән бар инде!” дип кенә куйды Газинур Морат.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла