Быел кыш нинди булыр?

5 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: "Арский вестник", Владимир Васильев
Быел безне нинди кыш көтә? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференцисендә белгечләр бу хакта үз фаразларын әйтте. 

Тотрыклы кар катламы кайчан булыр?

Казан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 2019 елның октябрендә уртача айлык температура 8,7 градус булган (норма буенча 4,5 градус). Җылы октябрьдән соң, 78% очракта ноябрь дә җылы була, ди белгечләр. Ноябрь башында температура кинәт төшсә дә, аның артыннан җылы килүе көтелә. 

Климат күрсәткечләре буенча, 19-22 ноябрьдән соң уртача тәүлеклек температура минус 5 градустан да төшәчәк һәм бу тотрыклы кар катламы ясалышына китерәчәк. Ягъни кыш быел шул вакытларда килеп җитә дигән сүз. 

Хәзерге явым-төшем сәбәпләре

- Хәзерге явым-төшемнәрнең сәбәпчесе булган көчле циклонның үзәге Лондон өстендә урнашкан. Безнең территориядә ул көньяк-көнбатышка таба юнәлгән. Һава агымы Урта диңгездән килә, димәк, алдагы тәүлекләрдә явым-төшем булачак. Хәзерге вакытта температура минус булырга тиеш, ләкин алдагы 10 көндә Казанда 4 градус җылы булачак, бу аномаль температура. Атмосфера басымы кинәт үзгәрмәячәк, - диде КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

- Бу зур масштаблы процесс. Татарстан, Россиянең Европа өлеше буенча гына түгел, Скандинавия һәм башка илләр дә киң таралган, тирән, күп үзәкле депрессия йогынтысында урнашкан. Без әлеге циклонның җылы секторында булачакбыз, шуңа күрә якын көннәрдә температура 12 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә дә плюслы температура булачак. Бу бик зур аномалия, - дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Юрий Переведенцев.

Кыш айларына фаразлар

- Кыш турында сөйләгәндә, Бодман индексы дигән төшенчә кулланыла. Бодман индексы җилне һәм кешегә тәэсир итүче температураны исәпкә ала. Соңгы ун елда бу күрсәткеч безне кырыс кыштан бик суык булмаган кышка китерде. Гади генә әйткәндә, бу индекс йомшарды, кеше өчен кыш комфортлы дигәнне аңлата.

Һава торышы циркуляцион факторлар һава массаларының каян килүеннән тора. Атлантикадан килсә, җепшеклек көтелә, Карск диңгезеннән һаваның ультраполяр үтеп керүе булса, температура кисәк кенә төшә. Гадәттә, ноябрь-декабрь айларында һава торышы күбесенчә Атлантик циклон йогынтысына бәйле. Аннары Себер антициклоны йогынтысында һава торышы суык, коры, аяз була. Ягъни кыш көне радиацион фон бик түбән булганда, атмосферадагы динамика бик зур роль уйный, - диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Тимур Әүхәдиев быел ноябрь-февраль айларында һава торышының уртача айлык температурасы нормада яки нормадан югары булуын фаразлады.

Юрий Переведенцев әйтүенчә, декабрьдә норма буенча уртача айлык температура минус 8 градус салкын, гыйнвар аенда минус 12 градус салкын тәшкил итә.

- Иң салкын ай булып гыйнвар ае санала. Ләкин бу гел алай булып тормый, февраль дә булырга мөмкин. Бездә уртача континенталь климат, димәк, иң җылы ай июль белән иң салкын ай гыйнвар арасында температураның төшүе якынча 32-33 градус, - диде Юрий Переведенцев.

Катаклизмнар арта

- Җәй көне дә, кыш көне дә аномаль һава торышы температуралары ешрак күзәтелә. Бу климатның глобаль үзгәрешләре нәтиҗәсе. Шуңа күрә, декабрь аеның нормалары турында сүз барганда, катаклизмнар булу ихтималы да бар. Катаклизмнар саны арта бара. Бу Татарстан, Россия буенча гына түгел, дөньякүләм тенденция.

Безнең кыш өчен катаклизмнар: бозлавык, күп күләмдә явым-төшем, көчле суыклар. Явым-төшемнәр төньяктан килми, алар көньяк циклоннар, Урта диңгез, Кара диңгездән киләләр. Алар зур күләмдә явым-төшем алып килергә мөмкин. Барысы да атмосфера хәрәкәтеннән тора, ә атмосфераның динамикасы, циркуляциясе турында әйтүе бик авыр, - диде Юрий Переведенцев.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Җәмгыять

Педофиллар, наркотиклар, үлем төркемнәре: Интернетта балаларны нинди куркынычлар сагалый?

Интернетта баланы кем яки нәрсә сагалый? Ничек итеп Интернет җинаять мәйданына әверелә? Татарстанда яшәүче ничә бала Бөтендөнья пәрәвезендә җинаятьчеләр корбаны булган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Татарстан буенча Роскомнадзор белгечләре җавап бирде.

Җәмгыять

“Аның иҗат көче барыбызныкына караганда да куәтле иде...” Татар КВНчысы Ильяс Хәсәнов вафат

8 ноябрь көнне төнге 23 сәгать тирәсендә М-7 (Мәскәү – Уфа) трассасының 924нче километрында коточкыч фаҗига була. Казаннан Чаллыга «Фольксваген» машинасында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан кайтып баручылар авариягә эләгә. 

Җәмгыять

Әти-әнисе аерылышуын кичергән егет: "Күралмыйм әтине"

Ир белән хатын аерылганда бер канатларын югалталар. Ә балалары ике канатсыз да кала. Әти-әниләренең аерылышуларын кичергән бала күңелендә ниләр булды икән? Аңа нәрсәләр аша үтәргә туры килде икән соң? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла