Кешеләрдән качу: Казанда "караңгы бүлмә" проекты популярлык казанган

22 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Караңгы бүлмә - яңача аралашу төре. Бер-берсе белән таныш булмаган кешеләр караңгы бүлмәгә кереп утыра һәм бер сәгать буе бер-берсе белән аралаша. Никадәр генә гаҗәп тоелса да, бу проект зур популярлык казанган икән.

Беренче танышу

Ул җиргә университет төркеме белән беренче тапкыр баргач, мин югалып калган идем. Урамда ук кап-кара плакатка ак белән "Темная комната" дип язылган сүзләрне күргәч, күңел әллә ниләр көтә иде инде. Безне дүртәрләп бүлмәләргә алып кереп киттеләр. Һәр кешегә бер бүлмә. Шунда өске киемнәренне саласың, үзеңнең кем икәнлегеңне бирелгән бланкларга тутырасың. Һәр кешегә куркыныч булу очрагында басарга төймә бирелә. 

Булды. Үзең генә каласың. Аягыңа кияргә ак аяк киемнәре бирелә. Көтәсең. Үз чиратың белән зур бер бүлмәгә керәсең. Анда кап-караңгы. Кулыңны да күрмисең. Тотына-тотына тавыш буенча диван сайлап аласың. Башкалар җыелганны көтәсең.

Бер сәгать утыру дәверендә нишләп кенә бетмәдек!

Беренче ун минут кызык булды. Без бер-беребезне белә идек. Көлешә-көлешә сөйләшеп утырдык.

Егерме минут узуга курку баса башлады. 

40 минут узуга сөйләшер темалар бетә башлады. Кайчан караңгыдан чыгып, безне куркыта башларлар икән дип көттек. Бер-беребезгә тотынып, күзләрне чытырдатып йомып утырдык.

Әлеге караңгы бүлмәдән чыкканнан соң без башта аңышмадык та. Караңгыга кереп сөйләшүнең нинди мәгънәсе бар соң дип оештыручылардан сорарга булдык.

Безгә кергәндә нәрсә эшлисе әйтелмәгәнгә без үзебезне куркытып бетерергә өлгердек. Кешенең фантазиясе көчле диләрме әле? Ә мәгънәсе кешеләр арасында аралашу тудыру булган икән.

Беренче барып кайтуда гына барысын да тоеп, аңлап бетермәгәнгә мин әлеге җиргә янә барырга булдым.

"Караңгы бүлмә" нинди җир, ни өчен әлеге проект эшләп килә, кешеләргә файдасы бармы? Бу сораулар мине бик борчый иде. Мин анда булган кешеләрдән дә сораштыру үткәрергә булдым.

Бу проектны булдыручылар, идея авторлары белән күрешергә дә насыйп булды.

Дубль ике

Ринат һәм Әлфия Мифтахетдиновлар инде күптәннән "Караңгы бүлмә"не ачарга хыялланып йөргән булган. Юлларында киртәләр дә очраган. Бернигә дә карамастан алар үзләренең хыялларын чынга ашырган.

Әңгәмәне беренче Әлфия белән башладык.

- Бу идея кайчан килде? Ничек мондый бүлмә ясарга булдыгыз?

- Идея тиз генә тумады. 3-4 ел без уйлап йөрдек. Абыем Ринат белән шундый проект оештырырга булдык. Ул моннан 3-4 ел элек Мәскүдә яши иде, мин Казанда тордым. Без бер-беребез янына еш бара торган идек. Поездда барганда проектны тудыру турында уйлый башладык. Поездда вакытта син кешеләр белән аралашасың. Һәм кайвакытта аларга туганнарыңа, якын кешеләреңә сөйли алмаган әйберләрне сөйли аласың. Алар синең проблемаңны читтән карый, үзләренең киңәшләрен бирә. Кешеләр сине башка яктан күрә. Үзеңә дә сизмичә, синең проблема чишелә. Кешеләргә ачылып сөйләшә аласың, чөнки син беләсең: башка бу кешеләрне күрмәячәксең, алар белән очрашмыйсың. Без абый белән уйлана башладык. 

Ә нишләп әле безгә кешеләр сөйләшә алсын өчен урын тудырмаска? Алар бер-берсен күрмичә сөйләшә ала, кем белән сөйләшкәннәрен белмиләр. Бу аларга ярдәм итәчәк. Алар үзләрен ялгыз хис итмәячәк. Шушы уйлар белән без бу проектны башлап җибәрергә булдык.

- Төп идея кемнеке?

- Абыйныкы. Ул кайвакытта гениаль идеяләр әйтә ала. Без тәҗрибә рәвешендә караңгы бүлмә ясарга булдык. Бу ике ел элек булды. Кешеләргә ошады. Алар сөенеп, балкып чыгалар иде. Шулай итеп без проектыбыз кешеләргә кирәкле икәнен аңладык.

- Бу проектның кешеләргә нинди файдасы бар?

- Хәзерге заманда кеше каядыр гел ашыга. Аның вакыты юк. Ул монда килеп тынычлана, кешеләр белән гадәти аралаша ала. Аңа кемдер булып кыланырга кирәкми. Ул үзе булып кала, үзенең эчке дөньясын ача. Без кешеләргә аралашырга ярдәм итәсебез килә.

- Проект төзү барышында проблемалар тудымы?

- Әйе. Безгә роект өчен арендага бина кирәк иде. Без башта монда якында гына бер бина алдык. Договор төзедек. Ремонт ясадык. Ремонт ясап бетергәч, безнең аренда бирүчебез бинаны саттым диде. Тиз арада китәргә кирәк булды. Бу безнең өчен бик авыр булды. Бар да әзер, ә шундый хәл булды. Әллә чынлап та бу эшкә алынмаска микән дигән уйлар да булды. Шулай да без башлаган эшне, ахырыны кадәр җиткерергә булдык. Шуңа күрә башка бина таптык. Монда ремонтны өч-дүрт ай ясадылар.

- Акчасын кайтардылармы соң?

- Күпмедер өлешен. Бу хәл булгач, без юристларга да мөрәҗәгать итеп караган идек. Алар закон арендага бирүче ягында дип җавап бирделәр.

- Барлыгы ничә караңгы бүлмә бар?

- Өч. Бер үк вакытта өч пар бер-берсе белән сөйләшә ала.

- Вакыты күпме?

- Бер сәгать. Бер сәгать эчендә дүрт кеше рәхәтләнеп сөйләшә ала. Аларның һәрберсенә үз сүзләрен әйтергә мөмкинлек була. 

Психологлар белән килешеп эшләдек. Кешеләр безгә язылганда да вакытны сорый башлыйлар. Бер сәгать дигәч, озак дия башлыйлар. Кереп чыкканнан соң, җитмәде, тагын сөйләшәсе килә диләр.

-Әлеге проект балалар өчен дә каралганмы?

- Юк. Без әлегә олылар белән генә эшлибез. Без бу хакта уйлаган идек. Юристлар белән дә киңәшләштек. Ләкин унсигез яше тулмаган балалар белән әлегә эш итми торырга булдык. Юкка гына кайбер кинолар да 18 дән башланмый инде.

- Балаларга бу проект кызык булыр иде дип уйлыйсызмы?

- Әйе. Эшләсәк без моны уен формасында оештырачакбыз. Хәзер әти-әниләр балаларын урамга чыгарырга да курка. Алар көне-төне телефонда утыра. Үзләренең яшьтәшләре белән сөйләшми дә. Аларга бу бүлмәгә кереп аралашу әйбәт булыр иде. Алар монда яңача аралашырга, дуслашырга өйрәнер иде.

- Формат ничә?

- Дүрт төрле формат бар. Гадәти сөйләшү, медитация, психолог белә сөйләшү, пар табу өчен очрашу.

- Психолог дидегез, аны ничек сайладыгыз?

- Без психологны интернет аша таптык. Инстаграмда төрле кандидатлар карадык. Хәзер безнең бер штаттан тыш психолог бар. Психоглар әлеге форматыбызны ошаталар.

Караңгыда психолог ни сөйли?

Кешеләр бу идеяне чынлап та ошаталармы икән? Бу хакта психологның үзеннән сорарга булдым. Штаттан тыш психолог, гаилә хәлләре буенча специальләшкән София Шигапованы өчен монда эшләргә булуы хакында сөйләде.

- Ничек килергә булдыгыз? Монда эшләү авырмы?

- Юк. Бер дә авыр түгел. Белгәнемчә Мәскәүдә караңгыда эшли торган ресторан бар. Кешеләр караңгыда ашый. Миңа кызык булып китте. Ринат белән танышкач, мин монда килеп карарга булдым. Шундый рәхәт. Бөтен проблемаларыңны онытасың. Тынычлыкта ятасың. Көне буе телефонга текәлгән күзләр дә, тән дә ял итә.

- Монда эшләү, гадәти психолог эшеннән ничек аерыла?

- Монда эшләү аеруча да кызыклы. Психологка кешеләр хәзер йөрергә яратмыйлар. Үзләрен күрсәтәселәре килми. Ә караңгыда мин бит аларны күрмим. Сөйләргә дә җиңелрәк. Ләкин, бер генә авырлыгы бар -  мин аларның мимикаларын күрмим. Үз-үзләрен тотышын күзәтә алмыйм.

- Нинди проблемалар белән киләләр. Сезгә ышанып сөйлиләрме?

- Әйе. Сөйлиләр. Бу аларның үзләре өчен дә кирәк. Җиңел проблемаларны без сөйләшү барышында чыгарабыз. Аннары терапия уздырабыз. Яшь егетләр сексуаль яктан проблемалар белән киләләр. Кызлар егет белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга тырышалар. Алар белән эшләве җиңел.

- Авыр очраклар булдымы?

- Шизофреник килгән иде. Ул авыр формада түгел. Балачакта шизофрения дип куйган булганнар. Үскәч хисапка басмаган.

- Проблемалары җиңел булмаганнар белән нишлисез?

- Бүлмәдән чыкканнан соң да минем терапияләрне үтәргә тәкъдим итәм.

Саклык чаралары

Идеянең авторы Ринатның үзе белән дә әңгәмә кордым.

- Бу идеягез җәмгыятькә файда китерәчәк дип уйлыйсызмы?

- Әйе. Кешеләр гадәти тормышта маска киеп йөрергә мәҗбүр. Еш кына аларны тыңлаучы да, ишетүче кеше дә юк. Мондый очракта аңа бик авырга туры килә. Кешеләр еш кына тышкы кыяфәткә карыйлар. Эчке дөньяны уйлап торган кеше юк. Бу бик авыр. Монда кешеләр килеп, эч серләрен, проблемаларын, ни телиләр шул хакта сөйләшә алалар. Ә кемнәрдер үзләренә пар да табып китә.

- Караңгы бүлмәгә килгән кешеләр бер-берсен күрә алмый, шулаймы?

- Әйе. Машиналар да төрле яктан керә. Шуңа күрә кешеләр теләмәсәләр бер-берсен күрмиләр. Инкогнито булып калалар.

- Ә саклык чаралары каралганмы? Сезгә кем килгәнне белмисез бит? Кешеләр бер белмәгә кеше белән караңгы бүлмәдә утыра? Зыян салучылар булса?

- Бу очракта безнең видеокамералар бар. Алар тавыш яздырмый. Ләкин без ни булганын күзәтеп барабыз. Шулай ук сакланыр өчен һәр кеше төймә бирелә. Ул төймәгә бассалар, без шундук килеп җитәбез.

- Алга таба тагын да саклык чараларын көчәйтергә уйламыйсызмы?

- Кешеләр арасына барьер куярга ниятлибез. Чиркәүдә атакайга кешеләр утырып сөйли торган җирдәге кебек.

- Алга таба нинди идеяләрегез бар?

- Ресторан ачырга. Караңгы бүлмәдә утырып чыккан парлар, аннары бер-берсен күрмичә ресторанда утыра алачак.

"Караңгы бүлмә"дә еш була торган кешеләр нинди фикердә?

Диана Абдуллина. "Без Ринат белән иртәнге бизнес ашта очраштык. Ул вакытта мин спикер идем. Алга таба нәрсә эшлисемне, үземнең бизнесны ничек алга җибәрәсе турында еш уйлана идем. Ринат миңа "Караңгы бүлмә"гә барырга киңәш итте. Бардым. Белмәгән кеше белән теләсә нинди темаларга сөйләшеп утырдым. Чыгып машинага утыргач, елап җибәрдем. Бушандым. Миңа рәхәт булып китте".

Раяз, Казан. "Беренче тапкыр барганда мин нәрсә буласын әле белми идем. Курыктым да әзрәк. Үземә пар табасым килгән иде. Килешенгән вакытта килдем. Аралаштым. Бер сәгать сөйләштек, аннары да аралашырга булдык. Ул кызны күрергә курыктым. Мине күргәч ошатмас дип уйладым. Ул минем белән тагы бер күрешергә ризалыгын бирде. Без очраша башладык. Монда килеп үз парымны табармын дип уйламаган идем".


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Җәмгыять

Педофиллар, наркотиклар, үлем төркемнәре: Интернетта балаларны нинди куркынычлар сагалый?

Интернетта баланы кем яки нәрсә сагалый? Ничек итеп Интернет җинаять мәйданына әверелә? Татарстанда яшәүче ничә бала Бөтендөнья пәрәвезендә җинаятьчеләр корбаны булган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Татарстан буенча Роскомнадзор белгечләре җавап бирде.

Җәмгыять

“Аның иҗат көче барыбызныкына караганда да куәтле иде...” Татар КВНчысы Ильяс Хәсәнов вафат

8 ноябрь көнне төнге 23 сәгать тирәсендә М-7 (Мәскәү – Уфа) трассасының 924нче километрында коточкыч фаҗига була. Казаннан Чаллыга «Фольксваген» машинасында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан кайтып баручылар авариягә эләгә. 

Җәмгыять

Әти-әнисе аерылышуын кичергән егет: "Күралмыйм әтине"

Ир белән хатын аерылганда бер канатларын югалталар. Ә балалары ике канатсыз да кала. Әти-әниләренең аерылышуларын кичергән бала күңелендә ниләр булды икән? Аңа нәрсәләр аша үтәргә туры килде икән соң? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла