Франциядә эшләүче нейробиолог Рөстәм Хаҗипов: “Россия фәненә татарлар керткән өлеш гаҗәеп зур”

1 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйсән ХАФИЗОВА
Фото: https://kpfu.ru
Быел Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының Нейробиология буенча фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Рөстәм Хаҗипов Россия Фәннәр академиясенең эволюция физиологиясе өлкәсендә бирелә торган Лев Орбели исемендәге премиягә лаек булды. Дөньякүләм танылган галим фәнни ачышлары, бала тәрбияләү, туган яклары һәм Франциядә татар галимнәре тормышы турында сөйләде.
  • Рөстәм Хаҗипов хәзерге вакытта Франция Фәннәр академиясенең Тикшеренүләр үзәге директоры да булып эшли. Марсель шәһәрендә урнашкан Урта диңгез буе нейробиология институтында Рөстәм Хаҗипов баш мие үсешен тикшеренү лабораториясе белән җитәкчелек итә. Ул кешенең баш миендәге нейроннар челтәренең эшчәнлеген өйрәнә. 

Рөстәм Хаҗипов җитәкли торган галимнәр төркеме кешенең баш мие үсешен ана карынында яралгы булган вакыттан башлап тикшерә. Аның фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре халыкара журналларда басылып чыккан, ул дөньякүләм танылган татар галиме. 

Франциядә татар галимнәре эшли торган институт, Марат Миңлебаев фотосы

- Рөстәм Нариманович, кешенең баш миен ана карынындагы яралгы вакытыннан башлап өйрәнү нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә?

- Кеше туганда ук аның баш мие бик югары үсешкә ия була. Ана карынындагы яралгының баш мие эшчәнлеге һәм үсеше турында әлегә мәгълүмат күп түгел иде, моны беркем дә белмәде. Без ана карынында вакытта кеше яралгысының баш мие эшчәнлегенең төп принципларын ачыкладык. Моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны таптык.

Без кешенең баш мие ана карынында формалашуын, үсешен, ягъни эволюциясен, анда булган авыруларны өйрәнәбез. Авыруларның механизмнарын аңлагач, аларны бөтенләй булдырмау, булган очракта дәваларга дарулар ясау өчен, тикшеренүләр уздырабыз.

Кеше һәм кимерүче хайванның баш мие төзелеше бертөрле диярлек. Бу яхшы, хайванарны тикшеренү өчен файдаланырга була.

“Кешелек дөньясы моңа кадәр беркайчан да күрмәгән химик матдәләр белән очрашты”

- Рөстәм Нариманович, хәзерге вакытта дөньяда кешеләрнең сәламәтлегенә нинди төп куркыныч яный?

- Кешенең баш мие яралгы вакытында ук үсеш ала. Шуңа күрә зарарлы факторларны һич булдырмаска кирәк. Мәсәлән, йөкле хатын алкоголь кулланса, баланың баш мие тулысынча диярлек туктап кала, ул бер сәгатьләп эшләми торырга мөмкин. Олы кешенең баш мие алкогольгә бик нык тәэсир итмәскә дә мөмкин, тик карындагы баланың баш мие бу хәлне бик авыр кичерә. Бик күп нейроннар һәлак була. 

Мин моны ачыклагач, чаң суга башладым. Бу - җитди мәсьәлә. Үлгән нейроннар урынына яңалары барлыкка килми бит. 

Зарарлы матдәләр исемлегенә дарулар, химик матдәләр, һавадагы кушылмалар керергә мөмкин. Бу әлегә өйрәнелеп бетмәгән өлкә. Шуңа күрә бик сак булырга кирәк.

Соңгы вакытта нерв авырулары, игътибарсызлык, аутизм, гиперактивлык, акыл зәгыйфьлеге кебек авырулар күбәйде. Безнең тормышта бик күп яңа химик матдәләр барлыкка килде. Мин шуларның йогынтысыдыр дип шикләнәм.

Бу авырулар әле ана карынында үсеш алган вакытта ук баш миенә зарарлы тәэсирләр булу аркасында килеп чыгарга мөмкин.

Химик элементлар таблицасын ачкан галим Дмитрий Менделеев без яшәгән заманны мондый сүзләр белән сыйфатлаган: “Кеше эшчәнлегенә химия үзенең кулларын киң җәелдерде”, ди ул. Безнең тормышта да химик матдәләрнең тәэсире артты, алар өйрәнелеп бетмәгән әле. 

Кешелек дөньясы моңа кадәр беркайчан да күрмәгән химик матдәләр белән очрашты. Бу - химия җитештерүе дә, экология дә, химик кушылмалар да, ризыктагы өстәмәләр һәм башкалар. Аларның организмга йогынтысы әле тирәнтен өйрәнелмәгән.

Смартфоннарның тәэсирен дә әлегә олы кешеләрдә генә тикшерәләр. Карындагы балага тәэсире билгесез. Бу - бик җитди мәсьәлә. Безгә бу мәсьәләне дәүләт, халыкара күләмдә формалаштырырга һәм программа булдырырга кирәк, аны чишү өчен эшләргә кирәк.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының Нейробиология буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе

“Кеше ана карынында ук гомеренең бик әһәмиятле өлешен яши”

- Кешенең таланты һәм акылы баш миендә ничек тә булса күренәме? Баш миенә карап, бу кеше гений дип әйтеп буламы?

- Талант һәм гениальлек геннар һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баш мие үсеше геннар һәм тәрбия белән бергә башкарыла. Эволюция исә төрләрне камилләштерә. Тәрбия кешенең нерв системасына зур йогынты ясый, ул ана карынында ук башлана. Әнисенең карынында ятканда ук кеше үзенең гомеренең бик әһәмиятле өлешен яши. Ул музыканы, анасының сөйләмен ишетә. 

Шундый бер очрак бар. Пианинода уйнаучы кыз партитураны ача һәм бу көйне инде белгәнен аңлый. Ул бер нотасына да карамыйча шул көйне уйнап бирә. Шуннан соң кыз әлеге вакыйга турында әнисенә сөйли. Әнисе исә кызы белән йөкле вакытта нәкъ шушы музыканы тыңлаганын искә төшерә.

“Баланы хезмәт яратырга өйрәтергә кирәк”

- Рөстәм Нариманович, әти кеше буларак әйтегез әле, бала зур уңышларга ирешсен өчен, аны ничек итеп үстерергә кирәк икән?

- Балага яшьтән үк эшләү, хезмәт итүне гадәткә кертергә кирәк. Үсмер чакта мине җәй көнендә ике айга Каракашлы авылына кайтарып куйдылар. Туган абыебыз инженер булып эшли иде. Мин шунда авыл йортында яшәдем, татар милли ашларының тәмен шуннан белеп калдым. Иртән яңа сауган сөт, ипи, каймак ашаттылар. Көн саен иртәнге алтыда мин вахта машинасы белән эшкә китә идем. Кырга барып, басуларны сугару - мелиорация эшендә ярдәм иттем. Ике ай эчендә ун сантиметрга үстем, физик яктан ныгыдым, авыл тормышы белән таныштым. Мин чын эш көнен эшләдем. Иң мөһиме – үзем өчен гаҗәеп ачыш ясадым. Колхозчыларның ничек итеп хезмәт иткәнен аңладым. Арыганчы эшлисең дә, төшке ашка токмачлы гади шулпа һәм ит кисәге китерәләр. Физик хезмәттән соң, шуннан да тәмле әйбер юк. Шул шулпалы ашның тәмен әле дә хәтерлим. Бу минем тормышымда бик яхшы дәрес булды. Әти-әнигә шуның өчен рәхмәт.

Баланы хезмәтне яратырга өйрәтергә кирәк. Бу - иң мөһиме. Бу эшне никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак була. Гадәттә бала әти-әнисен эшләгән вакытта күрми, ә өйдә генә күрә. Өйдә әти кеше ял итә – телевизор карый, ашый-эчә. Баланы эшләп күрсәтеп тәрбияләү кирәк.

- Сез Россиядә бердәм дәүләт имтиханы системасына ничек карыйсыз?

- Бердәм дәүләт имтиханының начар яклары булса да, аның бер яхшы ягы барысын да каплый. Камил булмаса да, белемнәрне бәяләүнең объектив системасы бар. Ә бу иң мөһиме.

Фото Рөстәп Хаҗипов шәхси архивыннан 
 
Хаҗиповлар нәселе ел саен Каракашлыга җыелып очраша

- Рөстәм Нариманович, сезнең нәсел тамырларыгыз кайсы яклардан?

- Минем әти дә, әни дә Ютазы якларыннан. Үзем Казанда тудым. Ютазы районының Каракашлы авылында безнең йорт торган урамга минем әтием хөрмәтенә Нариман исеме бирелгән. Хаҗиповлар нәселе ел саен шунда, иллеләп кеше җыелышып, бәйрәм итәбез. Безнең бабай Җәлил Хаҗипов рус, гарәп, татар телләрен белгән, ул шигырьләр дә язган. Хәзер туганнарыбызның күбесе Азнакайда яши, алар юлчы һөнәрләрен сайлаган. Әти гомеренең соңгы көннәренә кадәр студентлар укытты.
  • Рөстәм Хаҗиповның әтисе Нариман Җәлил улы Хаҗипов танылган галим, биохимик, ветеринария фәннәре докторы, ТАССР, РФның атказанган фәннәр эшлеклесе, СССР, Татарстан дәүләт премияләре лауреаты. 1975-1988 елларда Казан Ветеринария академиясе ректоры булган. Мөгезле эре терлекләрдә йогышлы авыруларны ачыклау ысулларын эшләгән. 

“Франциядәге базабыз бөтенләй татарлардан тора”

Рөстәм Хаҗипов Франциягә эшләргә узган гасырның туксанынчы елларында киткән.

“Ул вакытта миллионлап галим чит илләргә китте бит. Белгечләрнең иң яхшы дигәннәре таралды, фәнни эшчәнлек өчен элементар мөмкинлекләр юк иде, яшьләр китте”, - дип аңлата ул үзенең чит илгә китүе турында.

Рөстәм Хаҗипов үзе янына Марат Миңлебаев, Илһам Хәлиловны чакыра. Хәзер алар Марсель шәһәрендә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. Биредә дөньякүләм танылу алган Мәскәү татары – биология фәннәре докторы Наил Борнашев та эшли. 

Марсельдә эшләүче татар галимнәре Россиядә дә, Франциядә дә яшәп эшлиләр, фән белән шөгыльләнәләр. Франция-Россия үзара хезмәттәшлеге кысаларында Казан белән Марсель шәһәрләре арасында командировкаларга йөриләр. Шуңа күрә Рөстәм Хаҗиповны Казанда очрату да җиңел түгел, ул бүген монда, иртәгә исә чит илдә булырга мөмкин.

- Рөстәм Нариманович, Франциядә татарлар аралашып, очрашып торасызмы? Чит җирдә ничек яшисез? 

- Франциядәге базабыз бөтенләй татарлардан тора. Биредә мин үземне Советлар Союзыннан чыккан кеше итеп хис итәм. Татар тамырларым турында, әлбәттә, гел истә тотам. Татарлар белән аралашып яшибез, - ди ул.

Рөстәм Хаҗипов татар булуы белән горурлануын әйтә. Ул алты яшенә кадәр татар телендә генә сөйләшкән. Казандагы 131 мәктәпкә укырга кергәч, ул рус телендә аралаша башлаган. Хәзер галим татар, инглиз, француз, рус телләрендә сөйләшә ала.

Франциядә татар галимнәре эшли торган институт, Марат Миңлебаев фотосы

Франциядәге татар галимнәре үзләре җыелышып Сабантуйлар, “Татар кубогы” бәйрәме оештыра

Рөстәм Хаҗипов белән Франциядәге төркемдә эшләүче медицина фәннәре кандидаты Марат Миңлебаев та фикерләрен уртаклашты.

“Рөстәм безне Марсель шәһәрендә үзе янына җыеп туплады. Мин Казанда аспирантураны тәмамлагач, янына чакырып алды”, - дип искә ала ул. 
 
Марсельдә яшәүче татар галимнәре ел саен Сабан туе уздыра. “Русларны да, французларны да чакырабыз. Рөстәм, мин, Илһам, гаиләләребез белән җыелышып, башка өлкәләрдәге рус галимнәрен дә чакырып, бәйрәм итәбез”, - дип сөйли Марат.

- Марат әфәнде, Парижда узган Сабан туенда катнаша алдыгызмы?

- Парижда Сабан туе булганын постфактум – бәйрәм узгач кына белдек, кызганыч. Мин рәхәтләнеп катнашкан булыр идем. Германиядәге татарлар аралашып яшиләр. Алар бәйрәмне рәсми итеп тә оештырмый. Өчпочмаклар пешереп, бергәләшеп бәйрәм итәләр. Франциядә татарлар алай бергә очрашып аралашмый, - ди ул.

Марат Миңлебаев Рөстәм Хаҗиповның Франциядә “Татар кубогы” дигән бәйрәм оештыруын да әйтте. Ул гаилә һәм спорт бәйрәме икән. 

- Бәйрәмне ун-унике ел чамасы элек оештыра башладык. Гаилә белән җыелышабыз. Кубокны махсус сатып алабыз, аңа гравировкалап язулар яздырабыз. Яшьләрне дә чакырабыз. Алар татарча да, русча да сөйләшми инде, гадәттә, французча аралашалар. Ярыш өчен командаларга бүленәбез, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату кебек ярышлар оештырабыз, - дип сөйли Рөстәм Хаҗипов.

Франциядә эшләүче галимнәрдән Илһам Хәлилов докторлык диссертациясен төгәлләгән. Ул бу көннәрдә Казанда фәнни эшен яклый. Илһам Хәлиловның эше балаларда эпилепсия өянәгенә багышлана. 

- Илһам әфәнде, сез Татарстанны сагынасызмы? Франциядә үзара татарча аралашасызмы?

-  Инде 25 ел чамасы Франциядә яшим. Башта татарлар тагын да күбрәк иде, хәзер без Рөстәм, Марат, Наил һәм мин дүртәү бергә эшлибез.  Үзара хәл белешкәндә татарча сөйләшәбез. Казанга командировка кайтып-китеп йөрибез. Татарстанны сагынып кайтам, әлбәттә. Мин үзем Тәтеш районының Алабирде авылында туып-үстем. Авылны, елга-суларны, татар кешеләрен сагынам. Әнием авылда яши, аның янына кайтам, - ди ул.

Фото Рөстәм Хаҗиповның шәхси архивыннан 

“Россия фәненә татарлар керткән өлеш гаҗәеп зур

Галимнәр дөнья буйлап йөриләр, белем алалар. Рөстәм Хаҗипов Гарвард университетында, Дартмунс көллиятендә укыган һәм эшләгән. Галимнәр сәясәт белән шөгыльләнми, алар үзләренә санкцияләр йогынты ясамавын әйтә. Россия һәм Франция галимнәре очрашып, аралашып, дустанә яшиләр икән.

- Рөстәм Нариманович, Россия һәм дөнья фәненә татарлар керткән өлешне ничек бәяләп була?

- Россия – милләтләр катнашмасы ул. Бу бердәм конструкциягә татарлар керткән өлеш гаҗәеп зур. Процентлап үлчәү катлаулы, тик шулай да мин татарларның өлеше киемендә утыз процентлап булыр дип уйлыйм. Галимнәр, музыкантлар, язучылар һәм башка танылган кешеләрнең күбесендә татар тамырлары бар. Россия куәте дигәндә, анда төрле халыкларның тырышлыгы күз алдында тотыла.

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының Нейробиология буенча фәнни-тикшеренү лабораториясе

  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Татар дөньясы

Татарстан-Башкортстан почта юлы, киосклар алдавы һәм кадрлар бетүе: татар мөхәррирләрен нәрсә борчый

Кичә Татарстан журналистлар берлегендә дәүләт һәм шәхси мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, блогерлар һәм “Татмедиа” җитәкчелеге татар матбугатының киләчәге турында уртага салып сөйләштеләр. Мондый очрашуны кайчан да булса бер оештырырга кирәк дигән идея моңарчы күп тапкырлар яңгыраса да, әлегә кадәр бу эшне башкарып чыгучы булмады. Шуңа да “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырылган бу очрашуны түгәрәк өстәлдә катнашучы мөхәррирләр тарихи бер вакыйга буларак кабул итте.

Татар дөньясы

Саба һәм Теләчедә телләр турындагы канун ни дәрәҗәдә үтәлә: Бөтендөнья татар форумы рейдка чыкты

Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу арада эше тыгыз булды. 19 октябрь - “Татарча диктант” узган көнне форум вәкиле Якуп Мамлиев Татарстанда элмә такталарда икетеллелекне тикшерү максатыннан, Теләче, Саба районнарына барды. Рейд барышын “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.

Татар дөньясы

"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде

Бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә язылды. Акциядә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла