"Кырын эш кырык елдан соң да беленә". Әләкчеләрне дистә еллар үткәч тә фаш итәргә кирәкме?

25 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Татьяна Волкова, "Татар-информ" архивы
“Казан утлары” журналының май санында Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая” дип аталган романы басылып чыкты. Романда Сталин репрессиясе чорында татар зыялысы саналган кешенең әләкләп көндәшләреннән котылуы һәм аларның әсәрләрен үзләштерүе сурәтләнә. “Татар-информ” әләкчеләрне фаш итәргә кирәкме дигән сорауны күтәрә.
Әсәрдә төп антигерой - әләкченең исеме әйтелми. Ул “Нәкис” дип бирелә. Аның танылган шәхесләрне әләкләп кулга алдыртуы һәм аларның әдәби хезмәтләрен үзләштерүе сурәтләнә. 

Әсәрдә өч тарих сөйләнә. Берсе – Александр Иванович, дөресрәге аның әтисе тарихы, әтисенең чын исеме әйтелми, әсәр азагында ул Гали Рәхим түгелме икән дигән фикер кала. Икенчесе – Җамал Вәлиди, өченчесе – Нигъмәт Хәким. 

Бу кешеләрнең язмышлары уртак. Гали Рәхим - язучы, тел галиме, 1892-1943, репрессияләнеп кулга алына, төрмәдә сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыкканнан соң озак та тормый үлеп китә. Җамал Вәлиди - тел галиме, 1887-1932 - тоткынлыкта һәлак була, Нигъмәт Хәким - тел галиме, педагог, 1897-1937, атып үтерелә. 

Өч шәхеснең дә иректәге тормышлары аваздаш аяныч төгәлләнә. Алар “Нәкис” атлы галим, шагыйрь белән таныша. Нәкис бу шәхесләрдән илдәге вәзгыять турындагы фикерләрен белешә. Бераздан аларны кулга алалар һәм алар һәлак була. Алар кулга алынгач, Нәкис, хатыннарын алдап, куркытып, еллар буе тупланган гыйльми хезмәтләрне тартып ала.
 
Бу шәхеснең кем икәне әйтелмәсә дә, татар җәмәгатьчелеге аны шунда ук таныгандыр. Чөнки аның кушаматы – “Нәкис” исеме белән бик нык аваздаш. Икенчедән, кулга алынган шәхесләрнең берсе – Нигъмәт Хәкимнең Себердәге татар авылларында «Идегәй» дастанының иң тулы һәм дөрес бер вариантын теркәве билгеле. Әдәбият тарихына бу хезмәтнең авторы кем кереп калуы да билгеле. 

Репрессияләр чорында әләкчеләр күп булганмы?

"Егерменче-утызынчы елларда гаепсезгә гаепләнеп юк ителгән яисә еллар дәвамына газап чигүләргә дучар булган татар зыялыларына яла ягу эше белән безнең Казаныбызда профессиональ рәвештә күпме адәм заты шөгыльләнгән дип уйлыйсыз? Күп түгел, нибарысы җиде-сигез адәм актыгы. Аларның берсе дә ил белән бергә ачлык-ялангачлык кичермәгән, Бөек Ватан сугышына китеп үлеп калмаган, хәтта яраланмаган. Һәммәсе дә үзләренә күрә матур гаилә корып, балалар үстереп, җәмгыять каршында хөрмәткә лаек кешеләр буларак, сиксән-туксанга җитеп, дөнья куйганнар. Архивларда һәркайсының үз исем-фамилияләре һәм уйлап чыгарылган кушаматлары, ягъни псевдонимнары астында язылган шикаятьләр әле дә булса саклана. Кызганыч, ябык ишекләр артында саклана", - дип яза Ринат Мөхәммәдиев.
 
"Җиде-сигез адәм актыгы азган йөзәрләгән шикаять милләтнең иң затлы һәм асыл затлары, чын каһарманнары өстеннән язылган. Шулар нигезендә күпме гомерләр киселгән. «Нәкис» шуларның берсе һәм аеруча куркынычы, үтә мәкерлесе, төлкедән дә болайрак хәйләкәре. Юк-юк, ул псевдоним фәлән артына качып, яшеренеп маташмаган, пычрак эшләрендә дә тормышта һәм әдәбияттагы үз исем-фамилиясе белән эш иткән. Иртәме-соңмы хакыйкатьнең өскә калкып чыгу очрагын, бу эшләре өчен җавап бирү ихтималын күз алдына да китермәгән, күрәсең. «Нәкис» дигән псевдонимны аңарга үзенең замандашлары биргән. Әмма аның үзенә әлеге кушамат белән дәшүче булгандыр дип уйламыйм. Милли әдәбият һәм сәнгать даирәсендә эшләгән шәхесләрнең үзара язышканда, качып-посып кына фикерләшкән минутларында файдаланылган кушамат ул.
 
Тагы шунысын да искәртми узу ярамас, ул дистәләрчә әдип һәм фикер ияләребезнең гомерен юк итүгә хәлиткеч өлеш керткән мәкерле шикаятьче генә түгел. Ул кеше хезмәтен үзенеке санап дөньяга чыгарган әдәби карак, ягъни плагиат та әле. Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәким, Гали Рәхим һәм тагы күпме зыялыларыбызның гыйльми хезмәтләре, кулъязмалары, һәм тупланган картотекалары аның кулына күчүе мәгълүм. Ә башка берәүнең иҗат җимешен яисә гыйльми хезмәтен үзләштерү, ягъни әдәби караклык – иҗат кешеләре даирәсендә элек-электән иң чиркангыч җинаять саналган. Бүген дә шулай саналырга тиешле, киләчәктә дә шулай булып калачак", - дип нигезли әсәренең азагында язучы. 

Репрессияләр чорындагы әләкләү факты турында язмалар

Татарстанда репрессия чорларындагы әләкләүгә бәйле язмалар булганы бар. 

1930 елда бер төркем язучыны (Гадел Кутуй, Габдрахман Минский, Төхфәт Ченәкәй, Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш) "Җидегәнче" контрреволюцион милләтчел оешмада" торуда гаеплиләр. 1931 елның 7 февралендә Кутуй, Исәнбәт, Ченәкәй һәм Минский кулга алына. Аларны контрреволюцион оешма төзүдә гаеплиләр. 8 ай буена барган тикшерүдән соң Минский белән Исәнбәт 15 апрельдә, Кутуй белән Ченәкәй 16 сентябрьдә азат ителә.

Иреккә чыкканда кулга алынганнан башка язучылар турында характеристика бирә. Бу документ "Гасырлар авазы" журналында басылып чыкты.

Язучыларның берсе характеристиканы бик читләтеп, авырсынып бирә. "Бу кешене белмим, таныш түгел", - дигән характеристикалар күп. "Ибраһимов - зур практикалы язучы. Яшь язучыларга булыша" дип, уңай якларны күбрәк күрсәтә. "Гаугачыл, үзен ярата" дигән, сәяси булмаган,  шәхси характеристикалар бирергә тырыша, язган очракта да, "сәяси хаталары бар" дигән гомуми сүзләр. Мәсәлән, Нәкый Исәнбәтне ул "аз аралаша" дип "гаепли". Дөрес, шул ук вакытта "Г.Ибраһимовның "Адәмнәр", Фатих Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт", Такташның "Җир уллары трагедиясе" кебек әсәрен тыярга кирәк дип күрсәтә. 

Ә икенче язучы исә замандашларына бик кискен характеристикалар бирә. "Казанда әдәби-иҗтимагый атмосфера сәламәт түгел. Галимҗан Ибраһимов - бик зур интриган... Пантюркист, милләтче-шовинист. Революционер түгел, реакцион-буржуаз "Йолдыз" журналын мактый... Революциядән соң татар эсеровщинасын оештыручы. Бу партиянең террористик һәм кулак характеры гаугачыл Ибраһимовка бик бара". Гомәр Гали - коммунист, йомшак интеллигент, көчсез характерлы. Бик кискен Галимҗанчы. Кави Нәҗми - Начар публицист. Кызып китүчән. Галимҗанчылыкта фанатиклыкка кадәр җитә... Казим Касыймов - бозылган эсер... Кутуй - сәяси авантюрист, карьерист һәм ялагай, Галимҗанның уң кулы... Сәйфи Кудаш - шагыйрь-шовинист... Ченәкәй - шовинист, характерсыз, паразит". Ул язучыларны "галимҗанчылар", "сәйфичеләр", "атнагуловчылар" дип бүлгәли. 

2008 елда язучы Рафаэль Мостафин бер шәхес хакында "1937 елда, Мәскәүгә әләк язып, Татарстан язучылар берлеген утыртты" дип белдерә. Бу язмадан соң, шушы язучының кызы, әтисенең намуслы исемен яклап, мәкалә яза.
Әләкчеләрне фаш итәргә кирәкме? Без шул сорау белән татар шәхесләренә мөрәҗәгать иттек.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев:  "Киләчәктә һәм бүген бу хәлләр кабатлана күрмәсен дип яздым"



- Бу дөньяда һәр җинаятьне фаш итү кирәк. Ә кеше язмышын юкка чыгару, тулы бер нәселләрнең эзен юкка чыгару, бәхетсез ясаудан да зуррак җинаять юк. 

- Фаш иткәндә карап бернинди файдасы да юк диючеләр дә бар. Килешмисезме? 

- Бик күп кеше шулай әйтә. Кайберәүләр кыйнап киткәннән соң полициягә мөрәҗәгать итүнең дә файдасы юк ди. Өстеннән таптап киткәндә рәхмәт әйтеп калучылар бар ул дөньяда. Ләкин битарафлык - җинаятьнең бер төре. Әгәр барыбыз да шулай файдасы юк дип кул кушырып, бөтен җәмгыятьне буяган кешеләрне гафу итеп яшәсәк, без бит үзебезне милләт буларак югалтуыбыз ихтимал. 

Ә бит менә шул чорда Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәким, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Кәрим Тинчуриннар исән калып милләткә хезмәт иткән булса, бәлки безнең телебез дә, мәдәниятебез дә бүгенге проблемаларга килеп тоташмаган булыр иде. 

- Шушы әсәрне укыгач, берәр әләкче тукталып калыр дип уйлыйсызмы?

- Һичшиксез нәтиҗә булырга тиеш. Намуслы кеше уйланырга тиеш. Ә намуссызларны берничек тә туктатып булмый. Мин киләчәктә һәм бүген бу хәлләр кабатлана күрмәсен дип яздым. Бу мәгълүматлар миңа инде моннан 30-40 ел элек үк билгеле иде. Барлык фактлар да документларга нигезләнгән. Мин языйм әле дип көтмәгәндә генә язылган әсәр түгел. Үзем исән чакта кулымда булган документларга нигезләнеп әсәр язу минем гражданлык бурычым.

- Ринат Сафиевич, бәлки сезгә документаль әсәр итеп язарга кирәк булгандыр?

- Мин ул турыда күп уйландым. Кирәкле кеше үзенә кирәк нәтиҗәсен ясар. Мин бүгенге көндә шушы рәвештә язу дөрес булыр дигән фикердә булдым. Һәм үкенмим.

- Кирәкле кеше таныр дисезме?

- Кирәкле генә түгел, кирәкмәгән кеше дә таныячак.

- Бүген шулай әләк язучылар күпме?

- Бүген дә плагиат белән шөгыльләнүчеләр дә, гаепсезне гаепләп яла ягу белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Бу процесс һәр дәвердә булган һәм бар. Ә бу тарихның ыгы-зыгылы булу чорларында көчле шәхесләрдән көнләшү сәбәпле аларга аяк чалу күбрәк. Мин үзем дә замандашларымның сүзләреннән, шөгыльләреннән байтак чәчемне агарттым.

Язучы Ркаил Зәйдулла: "Бу кеше, архивларны үз исеме белән чыгаруына карамастан, әсәрне барыбер саклап калган"


- Әсәрдә прототипның кем икәне беленеп тора. Укып чыкканнан соң күңелдә төрле шикләр булды - кирәк идеме бу, юкмы?.. Бер яктан инде кеше вафат, аның ниндидер гөнаһларында казыну... Без яшьтән үк аның хезмәтләренә сокланып, аңа мөкиббән китеп үскән кешеләр. Мин әле аны исән килеш тә күреп калдым, ул әле минем турында сүз дә әйтте. 

Аннан соң ул бит тормышта алай – йөз процент кара, йөз процент ак кеше булмый. Язучы аны йөз процент кара итеп тасвирлаган. Ул анда хәтта Зыя Камалиның да хатынын тартып алып киткән сыман, анысы бит инде аның булырга мөмкин, яшь чакта... Гашыйк була, алып китә. Казанга алып килгән, баласын үз исеменә яздырган. Әсәрдә бу да ниндидер бер кире эш, кабәхәтлек итеп сурәтләнгән. Аннары без ул кешене Н... дип күзаллыйбыз икән, аның бит пьесалары да бар, анысын кемнән урлаган? Ул кешенең шундый кабәхәт, адәм актыгы булуына йөз процент ышану өчен миңа документлар җитеп бетми.

Икенче яктан, мондый әсәр кирәк. Чөнки кешене сатып, язмышын бозып бетерүчеләр хәзер дә бар. Аларның кемнәр икәне сизелми генә. Барыбер аларның кырын эшләре иртәме-соңмы өскә калкып чыгачак. Кырын эш кырык елдан соң да беленә диләр бит. Менә аларга сабак булсын өчен кирәк: иртәме-соңмы барыбер кырын эш барыбер калкып чыгачак. Әләкчеләр бигрәк тә талантлы кешеләрнең язмышын бозарга теләп, алар өстеннән йөри... 

Анда бит конкрет кешеләр турында сүз бара. Нигъмәт Хәкимнең Себер якларында йөреп, дастаннар, эпос җыеп йөрүе ул билгеле факт. Ә И... нең анда фольклор экспедицияләрендә булганы турында биографиясендә күргәнем юк. Ул Арча якларында укытып йөргән, шунда халык авыз иҗатын җыя, мәкальләр, әйтемнәр.

Аның хезмәте бик зур. Без зур институт эшләмәгән ул эшләгәнне дип белә идек. Аннары соңгы редакциясен кем эшләгән дигән әйбер бар. Мин үзем ул хезмәтне Н... эшкәрткән дип дип уйлыйм. Ниндидер бер вакыйгаларны тоташтыра торган җирләрдә аның кулы күренеп китә. 

Ул вакытта бит инде бик күп кешеләр юкка чыккан һәм аларның архивлары да юк. Ул яктан бу кеше, шул архивларны үз исеме белән чыгаруына карамастан, әсәрне барыбер саклап калган дигән сүз бит. Бу бик катлаулы һәм бик уйландыра торган әйбер. Әлбәттә, сабак буларак киләчәктә әсәр яшәргә хаклы. 

- Сатлыкҗаннар күпме соң хәзер? 

- Син бит инде бала-чага түгел, сизмисеңмени? Хәзер форсат кына булсын Сталин вакытындагы кебек хәзер бер-берсенең башын ашарга тотыначаклар. Хәзер әле аңардан да явызрак, аңардан да аянычрак булырга мөмкин. Чөнки әле ул вакытта барысы да укый-яза белмәгән. Ә хәзер бөтен кеше язучы.

Аннары бит "Җидегәнче"ләр турында язма чыкты “Гасырлар авазында”. “Җидегән” мәсьәләсендә Гадел Кутуй, Габдрахман Минский, Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәтләр утырып чыга. Анда тикшерүчеләр утырган һәрберсенә башкаларга характеристика язарга кушкан. Кутуйныкы да бар анда, Исәнбәтнеке дә. Менә алар икесе аерылып тора. Исәнбәт шулкадәр усал итеп бирә характеристиканы. Ә Кутуй - йомшак, бетереп атмый кешене. Менә шул булырга мөмкин аның сәбәбе - "без сине чыгарабыз, тик шул кешеләрне сатарга тиеш" дигән әйбер булмадымы икән? Агентка әйләнеп чыкмадымы икән ул. Аннан соң ул бит гел гомере буе аралашмыйча яшәгән, дистанция саклап. Мин аның янына бармадым. Аны күрүчеләр әйтә иде, ул "кем килгән, тегеннән түгелме, КГБ агенты, стукач фәлән түгелме" дип гел шикләнә торган булган. 

Биюче, актер Нурбәк Батулла: "Әләкче үзен әләкче дип түгел, милләт өчен көрәшүче дип уйлый"

 

- Фаш итәргә кирәкме-юкмы, белмим... Авыр сорау... Ул мәгълүмат барыбер чыга бит инде, кемнең кем өстеннән язганы беленә. Аннары тарихка кереп кала бит инде андый кешеләр. Аны фаш итеп нишләтәсең инде? Вакыт узгач, соң бит инде... Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Фаш итәргә кирәк дип әйтмәс идем мин. Фаш итеп соң бит инде хәзер. Үткән инде ул заманнар. 

- Фаш итү сабак була диләр бит.

- Ә, юк, алай эшләми ул минемчә. Стукач бит үзен стукач дип уйламый. Ул үзен стукач итеп хис итми дип уйлыйм. Ул үзен милләт өчен көрәшүче кеше итеп хис итә. Бәлки үзе дә сизмидер чын мотивларын, ул кешенең талантыннан көнләшеп эшләргә мөмкин. Ләкин ул үзен-үзе алдалый: милләт файдасы өчен бу кешене алып атарга кирәк, ди. Ул милләтне саклыйм дип уйлый. Сөйләшкән бар бит бүгенге көндәге шундый кешеләр белән. Алар үзләренең милләт өчен эшләгәннәренә ихлас ышана.

Шагыйрь Рифат Сәлах: "Мин бу очракта гаделлек булуына сөенәм"


- Өздереп кенә әйтә алмыйм. Беренчедән, кем икәне төгәл билгеле түгел, ишарә генә бар кем булуына. Кемдер уйлый шул дип, кемдер - юк.
 
Икенче яктан, кеше әгәр ниндидер гөнаһ, бик әшәкелек эшли икән, ул иртәме-соңмы барыбер дөньяга чыга. Бу очракта хөкем итәргә алынмый. Әллә Ринат Мөхәммәдиев аны дөрес яза, моны аңа сөйләгән кеше дөрес сөйләгәнме, белеп булмый. Тик әгәр дә кеше чиста булса, андый нәрсә килеп чыкмас иде. 

Әгәр дә ул кемнеңдер әсәрен урлаган икән, урланган кешегә кыен булган. Урлаучыны фаш итеп, ул кешенең хәлен җиңеләйтәбез дигән сүз... Мин фаш итәргә кирәктер дип саныйм. Аның әшәкелеге бик зур икән, фаш итүдән зыян юк. Мин бу очракта гаделлек булуына һәм килеп чыгуына сөенәм. 

Аның балаларына гына ярыйбыз дип без гаделлекне караңгыга күмеп калдыра алмыйбыз. Балалар бите әти-әни өчен йөз процент җавап бирә дигән сүз юк. Әлбәттә, аларга ошамаска мөмкин бу. Ләкин әгәр дә бу чынлап та булган хәл икән, алар моны кабул итмичә булдыра алмыйлар - әтиләрен шул килеш кабул итәләр инде. 

Хәзер дә язалар, әмма икенче төрле дөнья, демократия дип әйтимме соң. Анонимка язып кешедән үч алып булмый. Шикаять белән кешене утырту дигән әйбер юк бит инде, Аллага шөкер һәм булмасын да. Әйтәләр бит - кемдер әдәби әсәр язып язучы була, кемдер шул шикаятьләр язып. Андый кешеләр хәзер дә бар. Ләкин аларга игътибар итмиләр хәзер, аларның 101 урында. 

Язучы Фоат Садриев: "Бу әйберне рух белән кабул итеп булмый"

  
Фото: Фоат Садриевнең шәхси сайты     

- Әләкчеләрне фаш итәргә кирәк. Әгәр дә без дәшми торсак, ул таралырга мөмкин. Ләкин бу очракта мин үзем дә ни әйтергә дә белмим. Чөнки, беренчедән, ул кеше - безнең милләтнең алтын баганасы. Аның драматургиясе бар, җырлары... Икенче яктан, кирәктер... Ләкин бу очракта мин ничектер Н... кә кабул итә алмадым. Укыгач, “Казан утлары”на да шалтыраттым. Барлык документларны тикшереп язды, галимнәргә дә укыттык, диделәр. Алай булгач, зур эш башкарган, кирәктер дидем. Әмма рух белән кабул итеп бетереп булмый. Чөнки без аңа табындык бит инде гомер буе. Аның өч томлыганнан, мәкальләреннән гомер буе файдаландым. Ләкин әгәр дә Ринат Мөхәммәдиев тулысынча ул хаклы икән, алары да аныкы булмаган килеп чыга инде.

- Ә менә аның анда исеме күрсәтелмәгән бит, таныдыгызмы?

- Ничек танылмасын инде? Нәкис бит. Нәкис дип язган бит инде. 

- Хәзерге заманда да бармы шушындый әләкчеләр?

- Мин партия чорында эшләгән, шул партия башыннан азагына кадәр мин шуны үткән кеше. Һәм мин аны яздым да инде алар хакында әсәрләремдә. Әләкләү кешегә салынган, ул гаилә мөнәсәбәтләрендә, балалар арасында да бар. Ә менә зурлар арасында һөнәргә әверелгәч, ул инде яшәү формасына әйләнә. 

- Әләкченең балалары бар, фаш итсәң, аларга кыен була, дип әйтүчеләр бар.  

- Кыен була инде, нишлисең. Әдәби әсәрдә исемен әйтмичә язу ысулы бар. Кем икәнен гоманларга, гоманламаска мөмкинсең. Шундый формада язсаң, балаларына ул кадәр авыр булмый.

Драматург Мансур Гыйләҗев: "Бу әйберне онытырга кирәк"


- "Стукачлык" ул бит агу кебек. Ул агу радиация кебек таралмасын өчен аны онытырга кирәк... Ул бит инде киң таралган, Сталин чорларында башланган әйбер. Заманалар үзгәрде, ләкин кеше үзгәрми. Имансызлар, кабахәтләр һәрвакытта да бар. Ул күренеш хәзер дә бар. Көнчелек, дөресен генә әйтергә кирәк, безнең милләткә бик табигый нәрсә. Ә әләкчелекнең нигезендә шушы көнчелек ята. Шуңа күрә без бу әйбердән беркайчан да котыла алмабыз дип уйлыйм. Аңа ничектер битарафлык белән карарга, игътибар итмәскә кирәк. Ул үзеннән-үзе ничектер юкка чыгачак дип уйлыйм. Беренче урында иман булырга тиеш. Иман бөтен нәрсәне өшкертә дип әйтим.

- Мондый күренеш булмасын өчен аны фаш итәргә кирәк, башкаларга сабак булсын дигән әйбер белән килешмисезме? 

- Килешмим, чөнки ул пропаганда була бит. Провокация дигән нәрсә бар. Интернетта синең турында начар әйбер язалар да, синнән җавап көтәләр, җавап бирсәң, алар тагын да көчәеп китә. Чөнки кеше шундый нәрсәдән ләззәт таба. Шуңа күрә битараф булырга, берничек тә игътибар итмәскә кирәк. 

- Мансур Аязович, моңа игътибар итмичә буламы? Менә сез беләсез ди - берәр кеше әләкләп, икенче берәүне утырта, ди. Сез шул хакта белдегез, ди.

- Аңлыйм. Аны күтәреп чыгарга ярамый, кеше ләззәт тапмасын. Өстенрәк булырга кирәк ул күренешләрдән. Андый кешеләр булмаса, дөресен генә әйткәндә тормыш бик күңелсез булачак. Булсыннар алар. 

Әсәрдән өзекләр:

"Александр" тарихы

"Иң кызыгы шул: әти китеп бер сәгать вакыт узгандырмы-юкмы, безнең ишекне тагы шакыдылар. Әтием кайткан дип шатлануымны белсәң... Берөзлексез елау һәм күз яшьләреннән шешенеп беткән әни аны-моны аңлап өлгергәнче, йөгереп барып ишекне ачтым. Ачсам, анда бер абый басып тора. Чит-ят кеше түгел, әтинең танышы. Минем дә аны күп тапкырлар күргәнем бар иде. Соңгы араларда, әни әйтүенчә, юк йомышын бар итеп, бик еш килеп йөри башлаган иде ул безгә. «Шигырьләр яза, шигырьләренең әллә ни мактар җире юк», ди торган булган әти аның турында. (...) 
Шагыйрь иң элек безнең кайгыбызны уртаклашкандай итте: 
– Бик борчулы көнегез икән. Түземлекләр телим үзегезгә, – диде ихлас тавыш белән. Әнинең йөзе караңгыланып китте. 
– Ә син каян беләсең аны алып киткәннәрен? Әле эзе дә суынмады ич... – дип сорап куймасынмы. 
Мондый сорау көтмәгән иде теге, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми ык-мык килеп торды бер мәл. Әмма җавапсыз калмады. 
– Ишеттем, Казан зур шәһәр түгел ич. Чыбыксыз телефон эшли, андый хәбәр бик тиз тарала. Артык төпченеп, кабат-кабат сораулар биреп торыр хәлдә түгел иде әни. Тамак төбенә килеп тыгылган төерен йота-йота, үз-үзен тынычландырырга теләп әйтеп куйды. 
– Озак тотмаслар, кайтарырлар әле... 
– Бәлки, кайтыр, – дип мыгырданды килүче. Үзе безне тынычландырган атлы, ә күзләре берөзлексез әти өстәлендәге кәгазьләр һәм киштә булып өелгән картотекаларда. Ул да түгел, хуҗаларча, әтинең эш өстәле янына барып, андагы кәгазьләрне актара ук башламасынмы. Күзләре май исе сизеп алган песинеке кебек ялт та йолт килә... Кайсысына барып тотынырга белми. 
– Мин бит сезгә ашыгыч йомыш белән, – диде ул, ниһаять. – Бу кәгазь һәм документларны алып китәргә килдем. 
– Ничек, алып китәргә? Мин аларны беркемгә дә бирергә җыенмыйм. Алар иремнең гомер буе эшләгән, җыйган хезмәтләре нәтиҗәсе. Каян килгән сүз ул, «алып китәргә», имеш, – дип, кулларын канат сыман җәеп, өстәл белән теге ыспай шагыйрь арасына кереп басты әни. Мин дә, кулларымны йодрыклап, аның янәшәсенә килеп бастым. 
– Туктагыз әле, сез мине дөрес аңламадыгыз, – дип, бер читкә тайпыла төшеп, ипле генә йомшак итеп җавап кайтарды шагыйрь. – Мин бит сезгә изге ният белән, яхшылык эшләү, ярдәм итү өчен килдем. Ә сез, «бирмим», имеш, аңларга тырышудан элек күтәрелеп бәреләсез. (...)   
Ул җәт кенә урамга чыгып йөгерде һәм күз ачып йомган арада үзен утыртып килгән ат хуҗасы белән зур гына буш сандык күтәреп керделәр. Өстәл өстендәге һәм киштәләрдә тупланган кулъязма һәм картотекаларны бик пөхтәләп, кадерләрен белеп шул сандыкка тутырдылар иң элек. Сандык авырайды, уф-ах килеп, зур авырлык белән генә күтәреп алып чыгып киттеләр. Киштәдәге китапларны, ярылган утынны ташыгандай, кочаклап ташыдылар. – Ә әтиегез? 
– Аны бер атна эчендә хөкем итеп, атканнар булып чыкты. Кабере юк, Казанда Архангел зиратында күмелгән булса кирәк, диделәр. Архив документларын өйрәнгәчтен генә күзем ачылды. Өстеннән язылган шикаять белән дә таныштым хәтта, – диде ул, һәм тукталып тирән сулыш алды, уйга калып торды бераз. Әйтергәме-юкмы дип, икеләнде булса кирәк. Һәм карашын миңа текәде. 
– Йә, ул кәгазьне кем язган дип уйлыйсың? 
– Мин каян белим... Хәер, үзләре белән аралашып яшәгән берәр бәндә язган булуы ихтимал. Безнең татарда хөсетлек чик-чамасыз ич ул. 
– «Бәндә» диеп дөрес әйттең. Теге вакытта безгә килеп, әтинең бар мирасын төяп алып киткән адәм актыгы үзе язган булып чыкты. Аноним түгел, һич яшермичә үз кулы белән язган, каләмен карага манып имзасын, исем-фамилиясен тулысынча теркәп куйган. Кулъязма ачыклаучы белгечләргә биреп тикшерттем хәтта, расладылар. Ә теге «бәндәнең» исемен сез үзегез дә чамаладыгыз булса кирәк. Әйе, аның исеме «Нәкис».... Шәрехләп тору кирәкмәстер, сезгә таныш кеше, шулай бит?!.»

Җамал Вәлиди тарихы

"Теге тәмам коелып төште бер мәлгә. Әмма тиз арада үзен кулга алып, шундук һөҗүмгә күчәргә кыюлыгы җитте: 
– Мин, аның каравы, халык дошманы Солтангалиев белән яшерен фатирларда очрашып йөрмәдем, Җамал Вәлиди иптәш.  
– Менә ничек... – дип әйтүдән башка сүз тапмады галим. Үзенә каты итеп җавап биргәндә дә ярар иде анысы, әмма «нәҗескә басма – исе чыгар» дигән сүз бар халыкта, түзде. Һәм берара сүзсез генә янәшә атлап баргачтын, берни булмагандай, сорап куйды: 
– Ниндидер йомышым да бар дигән идең түгелме соң?.. 
– Йомыш, дип инде, бер сорау гына иде ул. Сезнең кардәшегез Садри Җәләлне таба алмыйм, белмисезме, аны кайдан эзләргә икән? 
– Кайда бару, кем белән очрашулары хакында ул миңа хисап бирми. Аның үз тормышы, минем – үземнеке... Нигә кирәге чыкты соң әле аның сиңа? 
– Болай гына, без аның белән яхшы танышлар бит. 
– Танышлар булгач, үзең беләсең булыр. Таба-нитә калсаң, миннән сәлам тапшырырга онытма үзенә, ярыймы... 
– Ә Мәхмүт Бөдәйлине?.. 
Җавап бирү түгел, бу юлы хәтта дәшмәүне артык күрде Җамал. Ә тегенең сораулары бетмәс-төкәнмәс булырга охшаган. Имтихан алырга килгән диярсең... Гали Рәхим хакында да сораулары булып чыкты, Г.Газиз, Ф.Бурнаш, К.Тинчуриннар 
белән дә кызыксынды..." 
(...)
– Кардәшем, син нәрсә, миннән сорау алырга килдеңме әллә? – дип, башлаган сүзен тәмамламый туктап калды Вәлиди. Аның түземлеге тәмам бетеп бара иде 
инде.  
– Сорауны башка урында, башка кешеләр алыр Җамал Вәлиди әфәнде, анысы 
минем эш түгел, – дип әйтеп куймасынмы теге. 

Җамал Вәлиди кулга алынганнан соң:
"– Мин ул кулъязмаларны алып китәргә дип килдем. Җамалетдин абзый булмагач, аларны саклаудан сезгә ни файда? Тикшерү-фәлән килеп, тапсалар, үзегезне илтеп ябулары бик ихтимал. Балаларыгыз бар... 
– Менә ничек... 
– Әйе, шулай, апа-җаным, аларның миндә сакланулары хәерле. Сезгә бәла-казадан башка файда китермәячәк ул кәгазьләр...  

Җамал Вәлиди хезмәтләренең башка кешенекенә әйләнүе:
– Хәтерегездәдер, Нигъмәт абый, сез миңа бер-бер зур хезмәткә алынырга киңәш иткән идегез. Мин бит, сезнең киңәшне тотып, башладым бу эшне.
– Тыңлыйм. Сөйлә, ул нинди эш?
– Халкыбызның мәкаль вә әйтемнәрен, табышмакларын, кыска җырларын җыя башладым. Ни әйтерсез?.. – дип, инде кай арада башка кешегә әверелеп, тыңлаулы шәкерт кыяфәтенә кереп, остазының авызына текәлеп карап катты ул.
– Бик игелекле эшкә алынгансың, хуплыйм, – диде галим. Бу аның чыпчын, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләре иде. Бераз уйга калып торды аннан һәм нидер әйтергә теләп тә тукталып калды. 
– Әмма...
– Бу «әмма»сы нәрсә диюегез булды, остазым?
– Күп хезмәт сорый, байтак заман кирәк булачак бу эшне башкарып чыгу өчен дип әйтергә теләгән идем...
– Ә мин аларны инде җыеп та бетердем, дип әйтә алам.
Колагы ялгыш ишеттеме әллә, хәйран калды Нигъмәт.
– Кай арада?
– Мин башлаган эшне озакка сузуны яратмыйм, тау-тау җыелды алар. Матбугатка бүген үк тәкъдим итәргә мөмкин.
Үзалдына уйлана, икеләнә калды галим: әле һаман булса «Кай арада?» дигән сорау эленеп торды аның тел очында. Җамал Вәлидинең, нигездә, халык авыз иҗаты жанрлары буенча дистә еллар буена җыелган һәм тупланган мирасы эзсез югалган, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде... Юк-юк, алай булырга мөмкин түгел. Якташы турында да начар уйларга нигезе юк иде аның. Нәсел-нәсәбендә күрелмәгән хәл. Шулай да уйландыра, бер ел эчендә башкарыла торган эш түгел бу. 
  
Нигъмәт Хәким тарихы

Иреккә чыккачтын да фатирына кайтмый, кая барсын. Ишекне ачып керүе булды, шундук югалып калды. Стена читләп бер тәртип белән өелгән китаплар ишелеп, анда-монда аяк астында аунап ята. Кайсыларының бите ачылган, кайсылары ертылган. Өстәл һәм тәрәзә төбендәге кәгазьләрдә,папкаларда да актарынганнар. Табыйм дисәң, һичбер нәрсә үз урынында түгел. Барысын да тәртипкә китерә башлагач кына ачыкланды: «Идегә-ә-әй», – дип кычкырып җибәрде ул үз-үзен белешмичә. Арка яктан килеп башка китереп суктылар, диярсең... Әйе, чын-чынлап «Идегәй» дастаны һәм аңарга мөнәсәбәте булган бер кәгазь дә калмаган иде фатирда. Ничәмә папкага тупланган вариантлар, кулъязмалар, рецензия һәм бәяләмәләр – соң чиктә ник берсе ялгышып кына калсын икән...

...Югалтулардан соң бер ел чамасы вакыт узган иде инде. Гел көтмәгән-уйламаган бер вакытта Аркадия бакчасында очраклы рәвештә якташы белән очраштылар. Нигъмәтнең, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп, ипле генә узып барышы иде. Сукмак читендә урнаштырылган эскәмиядә нидер укып утырган ир-атка күзе төште. Игътибар белән караса, бу аның якташы...
– Мин сине бөтенләй югалткан идем, якташ – диде ул, аның каршысында тукталып.
Теге сискәнеп куйды, укып утырган китабын кулыннан төшереп җибәрә язды.
– Ә-ә, кем дип торам, бу сез икән... Бу бакчага ничек килеп чыгарга булдыгыз? – диде, үз-үзен тынычландыра төшеп. Бер читкәрәк тайпыла төшеп, янәшәсеннән урын тәкъдим итте. 
– Утырып бераз хәл алыгыз, Нигъмәт абый, күптән күрешкәнебез юк...
– Анысы дөрес, күптән күрешкәнебез юк, – дип кабатлады аның артыннан Нигъмәт, һәм урыннан баш тартмады. 
– Соңгы араларда бер дә күренмисең, оныттың. Әллә кирәгем калмады инде?..
– Алай түгел, Нигъмәт абый, ничек онытыйм. Эшем дә күп, вакыт та җитми торгандыр инде... Аннан бит, сезне тоту җиңел түгел, кайчан карама, ишегегез бикле.
– Гел фатирда гына яту мөмкин түгел шул. Анысы бар, монысы дигәндәй, эштән бушый алган юк бер дә, – диде галим һәм бер мәл уйга калып торды.
Аннан тәвәккәлләп, хәйләгә керешергә булды. 
– Үзең беләсең, «Идегәй»не бастыру мәшәкатьләре белән йөгереп йөргән көнем.
Шагыйрьнең артына ут төрттеләрмени, утырган җиреннән сикереп куйды. Һәм сораулы карашын остазына юнәлтте.
– «Идегәй... Идегәй...», – дип кабатлады берничә кат. – Кулъязмаларны сез, нәрсә, икешәр нөсхәдә хәзерләгән идегезмени?..
Ни булды соң аның белән, нигә шундый хата ясады соң әле ул?.. Ул бу сүзләрнең ни рәвешле авызыннан чыгып очканлыгын үзе дә сизми калган иде булса кирәк. Әмма әйткән сүз – аткан ук дигәндәй, ул сүзләрне кире кайтарып
булмый иде. Ә Нигъмәт Хәкимнең гүя исе дә китмәде бу хәбәргә. Әллә ишетте, әллә юк... Әллә бу хакта ул инде күптән хәбәрдар. Хәйлә катыш ялганга тотынгансың икән, әлбәттә, аны дәвам итәргә кирәк. Нигъмәт югалып калмады. 
– Сиңа да киңәш итәм: җитди хезмәт һәм документларыңны икешәр нөсхәдә әзерләп, икесен ике урында тотуың хәерле. Белеп булмый, дус бар, дошман дигәндәй... Аннан бит әле ут-күз чыгу ихтималы да бар. Сакланганны гына саклыйм дигән...
– Шулай... Шулай... – дип, балтасы суга төшкәндәй югалып калды, ни әйтергә белми байтак кына икеләнеп торды якташы. Бөтенләй көтелмәгән хәвефле яңа хәбәр килеп иреште бит әле аңарга. Авыр хәлдә торып калды түгелме?.. Бу хәлдән ничек тә исән-имин, буялмый гына чыгарга иде бит... Кем-кем, әмма ул юлын таба белә, тыныч кына аңлатырга керешмәсенме шунда. 
– Мин бит, Нигъмәт абый, сезнең кулга алынуыгыз турындагы хәбәрне ишеткәч тә, «Идегәй»не коткарырга кирәк дигән фикергә килдем. Сезнең өчен никадәрле кыйммәтле... кадерле хезмәт булуын яхшы беләм. Күпме көч куйгансыз, башка сыйдырырлык түгел. Ә бит икенче көнне үк килеп, барын пыран-заран китереп алып китүләре ихтимал иде. Алып китәләр дә яндыралар, үзегез беләсез... Шуны күздә тотып, ни итсәм иттем, тавыш-тын чыгармый гына җыеп чыккан идем «Идегәй»гә мөнәсәбәтле бар хезмәтләрегезне. Алар миндә саклана. Миндә булган әйбер югалмас ул, Нигъмәт абый, шулай бит, әйеме...
Инде Нигъмәт телсез кала язды. Менә бит ничек... Юк, белми... Һич кенә дә бәяләп бетерми икән бит ул үзенең якташын. Утта янмый, суда батмый торган зат булып чыкты түгелме соң әле бу?.. Әнә ничек тапты юлын. Угры түгел, игелек кылучы, аның кулъязмаларын коткару юлында үз-үзен аямый утка ташланган каһарманга тиң икән ич ул!

"Кулъязмаларны кайтарырга ашыкмады аның якташы. Бер ай көтте, ике ай – юк! Күршедә генә яшиләр югыйсә, бер булмаса бер очрар дип көтте ул аны. Әмма күзенә чалынмады. Әдәбият һәм шигырь мәйданына мөнәсәбәте булган таныш-белешләреннән дә сораштырып торды аның хакында. «Ара-тирә күренеп китә үзе. Әмма бик эреләнде «Нәкис», эшлекле затка әверелеп китте соңгы араларда, Черек күл тарафында еш чуала, имеш...», дип җавап кайтардылар".

Нигъмәт Хәкимнең кулга алынуы:
1936нчы елда НКВД милли зыялылар арасында террорчы төркемнәрне юк итү буенча яңа акция башлап җибәрә. Һәм, аңлашыла ки, «Ленинград эшенә», имеш, бәйләнеше мәгълүм «дошман элемент» Нигъмәт Хәким, һәрвакыттагыча илдә беренче булырга омтылган Казан чекистлары тарафыннан, шундук кулга алына. Бу очракта да берсеннән икенчесе хәтәррәк гаепләүләр белән өстеннән шикаять язучыларга мохтаҗлык тумый. Кем язды икән, дисезме?.. Әлбәттә, үзенә кайчандыр «остазым» дип дәшкән, берөзлексез әйләнәсендә бөтерелгән якташы тора бу эшнең башында. 

  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Татар дөньясы

Татарстан-Башкортстан почта юлы, киосклар алдавы һәм кадрлар бетүе: татар мөхәррирләрен нәрсә борчый

Кичә Татарстан журналистлар берлегендә дәүләт һәм шәхси мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, блогерлар һәм “Татмедиа” җитәкчелеге татар матбугатының киләчәге турында уртага салып сөйләштеләр. Мондый очрашуны кайчан да булса бер оештырырга кирәк дигән идея моңарчы күп тапкырлар яңгыраса да, әлегә кадәр бу эшне башкарып чыгучы булмады. Шуңа да “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырылган бу очрашуны түгәрәк өстәлдә катнашучы мөхәррирләр тарихи бер вакыйга буларак кабул итте.

Татар дөньясы

Саба һәм Теләчедә телләр турындагы канун ни дәрәҗәдә үтәлә: Бөтендөнья татар форумы рейдка чыкты

Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу арада эше тыгыз булды. 19 октябрь - “Татарча диктант” узган көнне форум вәкиле Якуп Мамлиев Татарстанда элмә такталарда икетеллелекне тикшерү максатыннан, Теләче, Саба районнарына барды. Рейд барышын “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.

Татар дөньясы

"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде

Бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә язылды. Акциядә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла