Татарча диктант-2019: "бишле" алучыларга - бүләк, икелеләр куелмый һәм серле спикер

14 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Солтан Исхаков
“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне Казан вакыты буенча 13:00 сәгатьтә бөтен дөньяда узачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, КФУ доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова акциягә багышланган матбугат конференциясендә быелгы акциянең үзенчәлекләре турында сөйләде. 

- Диктантның идеологиясе буенча шуны әйтәсе килә: кеше чит телдә хаталы язса, ничектер аңа грамотасыз яза дип түбәнсетеп карыйбыз. Әмма татар телендә дөрес язмаса, без аңа гел ташлама бирәбез. Андый күренеш нормага кермәсен иде. Чөнки тел - ул сөйләшү генә түгел, көндәлек тормыштан башлап фәнни язмаларга кадәр татарча дөрес язу да, - диде Ленария Мөслимова.

Ленария Мөслимова әйтүенчә, 2016 елдан бирле "Татарча диктант"ны ел саен 50гә якын төбәктә язалар. Быел 4 ил татарча диктант язу акциясенә кушылган: Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия. Төркиядә диктант язу мәйданчыклары санын бишкә кадәр арттырган. 

Татарстанның Диния нәзарәте быел Казанда дүрт татарча диктант язу мәйданчыгы оештырачак. Мәскәүдә татарча дөрес язу өчен 5 мәйданчык әзерләнә.

- Быел Татарстанда уңай күренеш: татарча диктант язу акциясендә ел саен мәктәпләр актив катнаша. Шулай ук шәһәрләрдәге яшьләр оешмалары катнаша. Шундый оешмаларның берсе быел “Түбәтәй” кафесында җыелачак. Яшьләр мәктәпләрдә, кәһвәханәләрдә белемнәрен сынап караячаклар, - диде ул.

Диктант тексты буларак быел Татарстан өчен Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәреннән өзек, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшин “Саумысыз, аккошлар” повестеннән өзек сайлап алынган.

- Былтыр диктант язучылар шундый сүзләр әйттеләр: “Текст озын иде, кыскарак кирәк”. Быел инде бераз кыскарак итәргә тырыштык, уртак бер фикергә килдек, - диде КФУ доценты, филолог Гөлназ Мөгътәсимова.

Текстларны атказанган сәнгать эшлеклеләре, язучылар, танылган шәхесләр укыячак. Мәсәлән, Италиядә төп укучы - опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина булачак. Казанда төп диктант язу мәйданчыгы булган КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында кем укыячагын әлегә игълан ителми. “Сер итеп калдырыйк”, - диде Ленария Мөслимова, елмаеп. Серле спикерның Камал театры артисты икәне билгеле.

Диктантны кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр теләгән һәркем яза ала. Текстлар балалар өчен дә өлкәннәр өчен дә тәкъдим ителә.

- Безнең иң бөек максатыбыз - кеше текстны “Мин бу текстны яза алдым!” дип шатланып чыгып китәргә тиеш. Шуңа күрә, диктант текстын сайлаганда, гадәти көндәлек тормышта кулланыла торган сүзләрдән торган текстларны сайларга тырыштык. Искергән, архаик сүзләр, гарәп, фарсы алынмалары күп булмаган текстларга игътибар итәргә тырыштык, - диде Гөлназ Мөгътәсимова.

Иң төп хаталарны да телгә алды филолог. Алар - аерым кагыйдәләргә, ирен гармониясенә, дифтонгка беткән исем-фигыльләргә тартым кушымчасы ялганган очракларга, аерымланган хәл янындагы өтерләргә бәйле.

Татарча диктант язу акциясен оештыручылар сайтта теркәлә. Диктант язарга бер көн кала сайтка диктант тексты, билге кую критерийлары, махсус бланклар куела.

- Америкадан башлап Әгерҗе районына кадәр һәр оештыручы, мәйданчык өчен җаваплы кеше шул сайтка кереп әлеге мәгълүматны карый ала. Билгеләрне диктант язганнан соң 30 көн дәвамында сайтка терки. Диктант язган һәр кеше үзенең билгесен сайттан карый ала. Билге белән бергә үзенә сертификат бастыра ала. Сертификатка һәр оешма үз мөһерен куя. Кайбер төбәкләрдә бу бәйрәмгә әверелә. Диктантны башкарып чыгарган кеше ул бер зур сынау уза. Ул татар хәрәкәтенә битараф кала алмый, шунда эләгеп кала, башка проектларга кушылып китә, - диде Ленария.

Гөлназ Мөгътәсимова әйтүенчә, татарча диктант язу татар телен үстерә, хатасыз язуны популярлаштыра. Хәтта күп кеше белмәгән хаталар ачыкланып, алга таба сүзләр дөрес языла башлый икән.

- Мәсәлән, чәкчәк сүзе сызыкча аша язылмый. Татар телендә ул кушылып языла. Мин күзәтәм: газета-журналларда кушып яза башладылар. Бу бик зур файда китерә. Аралашу, дөрес язу, кагыйдәләрне өйрәнү - болар барысы да бар, - дип сөйләде ул.

- Уйлап карагыз, 19 октябрь көнне бөтен Җир шары татарча диктант язарга утыра. Бу бит бик көчле энергетика. Шуңа күрә, үзегезне шушы акциянең өлеше итеп хис итәргә өндәр идем, - диде Ленария Мөслимова.

Быел татарча диктантны “5”гә генә язучыларга “Татарча яз” дигән значоклар бирәчәкләр. Диктант язу мәйданчыкларын, башка файдалы мәгълүматны http://diktant.tatar/ сайтыннан карарга була.

- Бу гомумән, шундый күңелле вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә, икелеләр куелмый. Иң мөһиме - укырга. Әгәр кеше укымаса, дөрес яза алмый. Никадәр күбрәк укый, шуның кадәр дөрес яза. Уку гына грамоталы язарга ярдәм итә, моны бөтен методистлар әйтә. Укырга, укырга, укырга, - диде Гөлназ Мөгътәсимова.

Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.


  Без Инстаграмда
Күп укылган

Фикерләр








Татар дөньясы

Татарстан-Башкортстан почта юлы, киосклар алдавы һәм кадрлар бетүе: татар мөхәррирләрен нәрсә борчый

Кичә Татарстан журналистлар берлегендә дәүләт һәм шәхси мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, блогерлар һәм “Татмедиа” җитәкчелеге татар матбугатының киләчәге турында уртага салып сөйләштеләр. Мондый очрашуны кайчан да булса бер оештырырга кирәк дигән идея моңарчы күп тапкырлар яңгыраса да, әлегә кадәр бу эшне башкарып чыгучы булмады. Шуңа да “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы инициативасы белән уздырылган бу очрашуны түгәрәк өстәлдә катнашучы мөхәррирләр тарихи бер вакыйга буларак кабул итте.

Татар дөньясы

Саба һәм Теләчедә телләр турындагы канун ни дәрәҗәдә үтәлә: Бөтендөнья татар форумы рейдка чыкты

Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу арада эше тыгыз булды. 19 октябрь - “Татарча диктант” узган көнне форум вәкиле Якуп Мамлиев Татарстанда элмә такталарда икетеллелекне тикшерү максатыннан, Теләче, Саба районнарына барды. Рейд барышын “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.

Татар дөньясы

"Татарча диктант" бөтен дөнья татарларын берләштерде

Бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар "Татарча диктант" акциясендә катнашты. Ул 2016 елдан бирле үткәрелә. Татарча диктант 47 төбәктә һәм 22 илдә язылды. Акциядә ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла