В заголовках  В тексте

Әңгәмә

  • Зөя утрау-шәһәренең Успение монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул Россиянең ЮНЕСКО исемлегендәге 29 нчы объекты. Бу шатлыкны уртаклашу йөзеннән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды”ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корды.

    Җомга, 14 Июль 2017
  • Татар фамилияләре кайчан барлыкка килгән? Татар морзалары сыйныф буларак ни өчен юкка чыккан? Татар морзаларында кайсында рус дворян тамырлары бар? Бу хакта “Татар-информ” журналистына танылган тарихчы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сөйләде.

    Якшәмбе, 09 Июль 2017
  • Эльмира Хамматованы белмәгән татар табылмас. Ул - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры, данлыклы диктор, телевидение ветераны. Бүгенге көндә яшь артистларга сәхнә теле һәм сөйләм техникасын төшендерә. "Интертат" электрон газетасына интервьюсында ул ни рәвешле татар телевидениесенең иң якты йолдызларының берсенә әйләнүе хакында сөйләде.

    Җомга, 14 Июль 2017
  • Быел күренекле татар тарихчысы, публицист, тюрколог һәм язучы Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе, Казан галименең тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар белән танышу өчен, Татарстан Дәүләт архивында булды.

    Җомга, 07 Июль 2017
  • Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе - соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр - моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр - Илфак Шиһаповны белделәр.   

    Пәнҗешәмбе, 06 Июль 2017 4
  • Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев газетабызга биргән интервьюсында судья булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, аларның хезмәт хаклары һәм ни өчен дәрәҗәле тармакта кадрларга кытлык күзәтелүе, җинаять кылган хөкемдарларны нәрсә көтүе һәм судьяларны социаль изоляцияләү хакында сөйләде.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Татар дөньясын берләштереп, бәйрәм мохитенә төреп, дөньяның төрле почмакларында Сабан туйлары үтә. Әлеге бәйрәм элек-электән авылларда үткәрелгән, авыл хезмәтчәннәрен зурлаган, данлагаган, аларның күңеленә бәйрәм алып килгән. Хәзер исә аны чит илләрдә дә, калаларда да зурлап үткәрәләр. Сабан туе һәм аның күрке булган көрәш хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан  Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикерләрен белде.

    Дүшәмбе, 03 Июль 2017
  • Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар ... тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнү булган кеше беркайчан да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә һәрчак эш бар. Бүгенге танышым Кукмара районы Олыяз авылы кызы Римма Закирова - чигү остасы. Аның хоббие да үзенчәлекле, тәмләп сөйли торган.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Татар галимнәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә, Европадагы татарлар күмелгән каберләрне барлап, Германия җирләрендәге татар каберлекләрен өйрәнә башладылар.

    Пәнҗешәмбе, 29 Июнь 2017
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сезон саен ниндидер яңалык. Яшь, төрле идеяларга бай  директор Кадим Нуруллин үзе дә тик тормый, хезмәткәрләрне дә активлыкка этәрә. Моның өчен шартлар да тудыра. Мисал өчен, филармония янындагы паркны яңартуы. Анда Габдулла Тукай шигырьләре язылган стендлар кую, танылган шәхесләргә багышлап агачлар утырту, Татар зиратларында мәрхүм артистларның каберләрен  яд итү — башкарган эшләрнең кайберләре генә. Филармония директоры Кадим әфәнде “Интертат” хәбәрчесе белән киләчәкккә булган планнары белән бүлеште. 

    Дүшәмбе, 26 Июнь 2017
  • Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановка 50 яшь тулды. Айрат Арсланов белән әңгәмә адашлык темасыннан башланды - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты Айрат Арсланов -  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановның (1928-2010) адашы. Әңгәмә морзалык темасы белән дәвам итте, журналистлар “бакчасына” таш атып тәмамланды. 

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Татарның атаклы тарихи шәхесләре хакында “Татар энциклопедиясе”нең V томында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Әле яңа гына дөньяга чыккан саллы басмада, Казан ханнары Сәхибгәрәй хан, Сафагәрәй хан; җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр, Таһировлар; сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Җәваһирә Сәлахова, Габдулла Рәхимкулов, Натан Рахлин, Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, Александр Сладковский, Александр Славутский һәм күренекле язучылар турында бәян ителә.

    Чәршәмбе, 21 Июнь 2017 1
  •  Илдар Кыямовның “Кара Чишмә карьясе” дип исемләнгән китабы шактый саллы - 720 битле булып җитеште. Аңа 300ләп фотосүрәт, төрле рәсемнәр кертелгән. Казандагы мирасханәләрдән тыш, Уфа, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург архивларына да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Галимнәр һәм китапханәчеләр фикеренчә, татар төбәкчелегендә бу - икенче шундый фундаменталь хезмәт. Чирмешән районының Кара Чишмә авылына багышланган  китабының дөнья күрүенә шатлануын автор үзе дә яшерми. 30 июньдә Чирмешән районының Кара Чишмә авылы мәдәният йортында кичке 7дә тәкъдир итү кичәсе оештырыла.

    Чәршәмбе, 21 Июнь 2017
  • Соңгы вакытларда ислам дөньясында аһәң-аваз мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә башлады. Шул җөмләдән, татар мәчетләрендә дә. Без “моң” дип сөйләгәндә, җыр сәнгатен генә түгел, матур итеп үзебезчә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару, көйләп китап уку гадәтләрен дә күздә тотабыз. Бу җәһәттән, соңгы елларда  күркәм генә ярышлар да үткәрелә башлады .

    Җомга, 09 Июнь 2017 2
  • Татарстан башкаласында яшәүче Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанова – Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның кызы. Зөбәрҗәт апага июль аенда 89 яшь тула, быел кабат хаҗ кылырга ниятләп тора. “Өченче тапкыр барам инде. Әнием хаҗия түгел иде, аның өчен кылырмын дип уйлыйм. Беренче тапкыр моннан 20 еллар элек барган идем. Мин укымышлы хатын түгел, 7 класс тәмамладым да, Казанга килеп тегүчелеккә укыдым. Гомер буе ательеда эшләдем: пальто, туннар тектем. 3 бала табып үстердем. Бер балам – кызым гына исән сау” – дип башлады сүзен мөхтәрәм абыстай.

    Чәршәмбе, 07 Июнь 2017 1
Страница 1 из 20

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев