В заголовках  В тексте
Җомга, 27 Март 2015 07:45

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Дини белем эстәүне үзебездә башкара алабыз

Дөньяви сәясәт кенә түгел, дини вәзгыять тә үтә катлаулы. Ничәмә-ничә еллар дин дәүләттән аерылган дип ышандырырга тырышмасыннар, чынлыкта, динсез дәүләт, дәүләтсез дин була алмый. Соңгы елларда дини мәсьәләдә дәүләтнең роле аеруча зуррак сизелә кебек. Нилектән бу шулай соң?


Үз халкын тотрыклы яшәтүдә корал итеп нәкъ менә динне куллануы бераз шикләндерә дә сыман. Тик шул ук вакытта дәүләт һәртөрле диннең артык киң таралуына, чәчәк атуына шикләнә дә төсле тоела. Ислам дине тирәсендә сирәк булса да мәзәккә тиң һәртөрле мәкерле “уеннар” уйлап чыгарылуы һәм шул рәвешле Исламга карата шик уятырга омтылыш – моның бер мисалы. Яулык япсаң да, сакал үстерсәң дә, яисә Гарәп илләреннән кайтарылган берәр китап укысаң да, синнән ваххабачы, фетнәче “ясап” куюлары бик мөмкин. Менә шундый вәзытьтә “акны-карадан” ничек аерырга? Аеруча яшь буынны хакыйкый Исламга килүен ничек тәэмин итәргә? Казанның имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән әңгәмәбез шул хакта.

- Мансур хәзрәт, 30 ел Мәрҗәни мәчетендә эшләгән һәм 20 ел имам-мөхтәсиб булып торган шушы дәвердә Сез – дини вәзгыятьтә инде күпне күргәннәрнең берсе. Әлеге елларда бер Татарстанда гына да ничә мөфти алмашынды, ә Россия күләмендә Ислам тирәсендә нинди генә вакыйгалар булмады. Казанда да дини агарту эше җиңелләрдән булмагандыр?

- Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр, дин-исламыбыз, шөкер, торгынлык елларында да югалмады, акрынлап булса да үсешкә, камиллеккә омтылды. Әлбәттә, бары да җиңел, бары да шома гына барды дип әйтеп булмый. Иң мөһиме: мөселманнарыбыз диннең асылын аңлый башлады, мәчетләргә килде, белмәгәне өйрәнде, белгәне – башкаларны үзе белән ияртте. Уйлап карагыз, моннан 10-15 еллар элек Казаныбызда 5-6 мәчет булса, хәзер аларның саны 60 ка якын. Иң мөһиме аларга ихтыяҗ бар, шуңа яңалары да төзелеп тора. Минем өчен иң зур куаныч – намазга басканнар арасында  яшьләрнең елдан-ел арта баруы. Инде бу өлкәдәге кадрларга килик. Дөресен әйтергә кирәк, дини лидерлар әзерләү җиңелләрдән булмады. Хәзер еш кына гарәп илләрен һәм анда әзерләнгән дин әһелләре хакында тискәре фикерләр ишетелә. Әгәр шул чорда без яшьләребезне шунда җибәреп укытмасак, хәзер ни эшләр идек? Үзебездә бар идеме соң андый  дини белем бирү йортлары? Аллаһның рәхмәтедер инде, хәзер андый проблема юк, дини урта һәм хәтта югары белем эстәүне дә үзебездә башкара  алабыз. Казаныбызның һәр мәчетендә яхшы әзерлекле  имамнар эшли һәм алар үз бурычларын намус белән башкарлар.

- Ә бит гарәп илләренең тәрбиясе бөтенләй башка. Һәм аларның мәзхәбләре дә безнекенә туры килми  булса кирәк?

- Дөрес, һәр ил үз сәясәтен сеңдерергә тырыша. Монда инде дини белем алучының күбесе үзеннән тора. Ул кемгә хезмәт итә? Үзебездәге традицион динне, тарихны, ата-бабасының дини гореф-гадәтләрен беләме? Мөселман илендә укып кайттым дип, шул  җирлектәге ислам тәгълиматын сызып ташларга, яисә танырга теләмәгән дин әһеле барыбер озак эшли алмас иде. Мин андыйлар  булмады дип кистереп әйтә алмыйм, әмма аларны без вакытында күрә алдык һәм мәсьәләне тыныч юл белән чиштек. Мәзхәб мәсьәләсендә дә шулай. Кайвакыт намаз вакытларында махсус күзәтеп торгаларга туры килә, укучылар арасында нинди генә хәрәкәтләр ясамыйлар, башларын идәнгә даң-доң бәрүчеләр дә очраштыргалый. Соңыннан кызыксынасың бит инде. Нигә ул шулай намаз укый, кемнән һәм кайда өйрәнгән ул бу хәрәкәтләрне? Нинди мәзхәбтән  дип тә сорыйсың? Ни аяныч, андыйларның күбесе мәзхәб турында ишеткәннәре дә юк, мондый хәрәкәтләрне дә кайчандыр, кемнәндер күреп кенә башкаралар икән. Әгәр син шул яңа гына намазга баскан егет, ир заты белән дорфа рәвештә аңлашсаң, теләгәнеңнең киресен алырга мөмкинсең. Аның күңелендә исламга карата тискәре фикер уянуын көт тә тор. Акыллы дин әһеле барысын да җайлап, Әбү Хәнифә мәзхәбенең асылын аңлатса, шәт-иншалла намазга басучыбыз инде андый күренешләрне кабатламас. Инде әйтеп-аңлатып та файдасыз икән, ул бәндәгә карата катгыйрак булсаң да комачау итмәс. Шуңа күрә мин шәһәр имамнарына, мәхәлләдәгеләрегез белән дорфа булмагыз, вәгазьләрегездә Ислам диненең сыйфатларын, фазыйләтләрен, нинди мәзхәбтә булуыбыз хакында еш сөйләгез дип кат-кат  әйтә киләм.

- Ә ваххабачылар, традицион булмаган динне хуп күрүчеләр каян килеп чыга соң? Андыйлар юк дип әйтеп булмый бит.

- Ни аяныч, бар андыйлар. Тик аларның берсенең дә маңгаена “ваххабчы”, “сектант”, “сәләфи” дип язып куелмаган. Алар һәртөрле юллар белән булса да безнең мәзхәбне танымаска тырышалар, исламны башкача аңлатырга омтылалар. Менә безгә яшьләребезне шундыйлар артыннан иярмәсен өчен күп эшләргә кирәк. Ни аяныч, республикада Хизбут-тәхрирчылар тамыр җәяргә өлгерде. Димәк, кайчандыр, барыбыз да – хокук сагында торучылар да, киң җәмәгатьчелек тә  бу мәсьәләдә игътибарны көчәйтмәгәнбез. Республикада булган аянычлы хәлләргә, хизбутчылар кылган җинаятьләргә барыбыз да шаһит. Әле ярый аларга каршы көрәш киң җәелдерелде, инде берничә төркем мәхкәмә эскәмиясендә. Ләкин аларның тамырына балта чаптык дип тынычлану иртәрәк. Исламга мондый күренешләр хас түгел, динебез – бары тик тынычлык яклы.

 


Тагын бер фикерем: аеруча яңа гына исламга килүчеләргә дорфалык күрсәтү ярамый. Юкса,  синең сөйләгәннәрне колагына да элмәячәк һәм шул ук тискәре агымнарга иярәчәк. Ялгыш юлга ара бик якын бит, тик шул хаталардан арындыру гына иң кыены. Тагын бер фикерем бар, бәлкем аның белән кайберәүләр килешмәсләр дә, бездә шул ук тискәре агымнарны, ваххабачылык хәрәкәтен ясалма рәвештә уйлап чыгаручылар, мәсьәләне күпертүчеләр, шул җирлектә хак Ислам дине турында шик тудырырга омтылулар да юк түгел. Ә бит мондый уйдырмалар аркасында башка диндәгеләрдә  исламга карата тискәре фикер уянырга мөмкин. Һичшиксез, без диндә генә түгел, матди дөньяда да тискәре күренешләргә каршы көрәшергә бурычлыбыз. Бернинди дә сектага, ваххабизмга урын калдырмас өчен, үзебезнең хак динебезне тагын да киң җәелдерү бурычы тора. Без Аллаһ ризалыгын өмет итеп яшибез икән, ул кушканнары үтәргә, тыелганнарыннан тыеларга тиешлебез. Аллаһ безләргә Ислам динен әманәт итеп ирештерде. Кемдә кем Хак Тәгаләнең әманәтенә тугры, ул һәртөрле афәтләрдән, бидгать, хорафат гамәлләрдән сак булыр, андыйларны Аллаһыбыз зурлар. Фарыз, сөннәт, вәҗиб гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләгәннәр, дөньяда да, ахирәттә дә шатлыкта, иминлектә, муллыкта яшәрләр. Иманым камил, ялган юл белән ваххабачылыкны китереп чыгарырга талпынучылар, барыбер үзләренекенә ирешә алмаячак. Ялган һәрвакыт җиңелә ул, хаклык тантана итәчәгенә шигем юк. Безгә иң заруры, җәмгыятебезне Хизбут-тәхрир кебек җинаятьчел төркемнәрдән, наркоманиядән, фәхишәлектән, эчүчелектән, сәяси уеннардан арындыру мөһимрәк. Менә шушы эштә без бергәләп көрәшергә тиешбез.

- Хәзер бер вәгазь сөйләү белән генә әллә ни алга китеш булмас кебек. Алгарыш, прогрессив җәмгыятьтә дини инфраструктура да үсеш алырга, рухи-зхлакый тәрбия өлкәсендә һәртөрле кызыклы проектлар булдыру мәслихәттер?

- Әлбәттә, фикерегез, соравыгыз бик урынлы. Без хәзер дини агарту эшендә дә кичә эшләгән кебек кенә эшләргә тиеш түгелбез. Һичшиксез, традицияләрне саклау зарур. Казан мөхтәсибәте инде менә берничә ел рәттән бу юнәлештә һәртөрле проектларны гамәлгә ашырып килә. Дәүләт һәм аерым затлар, оешмалар ярдәме белән тарихи һәйкәлләр саналган биналар торгызылды. Балага исем кушу, мөселманча никах укытырга теләүчеләр, хәмер һәм хәрам ризыксыз туй үткәрүчеләр саны артканнан-арта бара. Андыйларга без Әл-Мәрҗәни мәчетенә янкорма төзеп,  махсус заллар булдырдык. Махсус программа нигезендә “Балалар үзәге”ачылды һәм хәзер ел әйләнәсендә эшли торган мөселман лагерын ачу нияте белән йөрибез. Махсус урта дини белем бирү системасын камилләштерү, дини китап күргәзмәләрен оештыру, әхлак дәресләре программаларын эшләү, дини бәйрәмнәребезне яңа форматта, заманча итеп итеп үткәрү, хәйриячелекне киң җәелдер, мөселманнар өчен махсус спорт ярышлары, төрле конкурслар, кичәләр, очрашулар оештыру – болар барысы да Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла һәм тормышка ашырасы күңелле мәшәкатьләребез. Бу эшләрне комплекслы алып барганда, бар халыклар, дәүләт һәм башка диндәгеләр белән тату, эшлекле мөгамәләдә булганда гына уңышка ирешәчәкбез. Әлеге проектлар, гамәлләрнең асылында, югары әхлаклы буын тәрбияләү мәсьәләсе тора. Әхлаклы халыктан торган ил генә камил, югары мәдәнияткә  ия була ала. Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларбызга да туры юлда булып, изге гамәлләр кылып, булган тынычлыкны саклап, һәртөрле уйдырма, хорафатлардан хали булып яшәүләребезне насыйп-мияссәр кылса иде. Әмин.                                       


Әңгәмәдәш – Солтан Гариф

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2169 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 27 Март 2015 08:31
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев