В заголовках  В тексте

Татар блогерлары

  • “Хиҗаблар безнең культурага, татар мәдәниятенә хас түгел, алар аркылы чит ил идеологиясе керә”, дигән фикерләр ишетергә туры килә. Урамда гарәп илләрендәгечә озын күлмәк киеп йөргән хатын-кызларга карата халыкның мөнәсәбәте төрле. “Татар хатын-кызлары алай киенмәгән, болай дөрес түгел”, - ди кемдер. Татар хатын-кызлары калфактан йөрергә тиеш диючеләр дә бар. Кем хаклы? Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Интертат" электрон газетасында шул хактагы фикерләре белән уртаклашты.

    Чәршәмбе, 19 Июль 2017
  • Соңгы вакытта татар мәдәнияте, сәнгать доньясы бер-бер артлы талантлы ул-кызларын югалтып кына тора. Билгеле шәхесләр үлгәннән соң да күз алдында: алар белән саубуллашу дисеңме, җирләү, 3 ен, 40ын үткәрү – барысы да халыкка мәгълүм. Кайвакытта арттырып та җибәрәбез кебек. Болай ук һәрнәрсәне афишалауның доньялыктан киткәннәр өчен файдасы бармы икән?!

    Чәршәмбе, 28 Июнь 2017 1
  •  Быелгы җил-яңгырга кушылып  Казанда футбол давыллары  гөрли. Транспорт агымы үзгәрә, аэропорт-вокзал тирәсендә  спортчылар, волонтерлар, җанатарлар кайнаша. Телевизорда туп тибү тавышы, меңнәрчә фанатларның кычкыруы ишетелә. Аларның  битләргә буяу ягу, чәчләренә канатлар кыстыру, башларына әллә ниләр киеп, ярымкыргый кыяфәт белән шаккатыру... Әле бит бу эшнең башы гына, киләсе елда, футбол буенча дөнья чемпионаты Казанга килгәч, ниләр булыр?

    Якшәмбе, 25 Июнь 2017 1
  • Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алышу булып узган иде. Бу очрашуда Казан федераль университетын (элеккеге Казан дәүләт университеты), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар катнашты. 

    Сишәмбе, 20 Июнь 2017 12
  • Җырчылар күп... Саный башласаң санап, тыңлый башласаң тыңлап бетерә торган түгел. Ә иң начары -  бик күп җырчыларның җырлаганын тыңлау бер газапка тиң  була:  ни тавыш, ни моң... Нишләп кенә җырчы исемен күтәреп йөри икән бу кеше дип уйлап куясың. Сәхнә ялтыравыгына кызыгып кына танылган артист булырга теләүчеләр бик күп. Тик һәрбер ялтыраган нәрсә алтын булмый шул...

    Пәнҗешәмбе, 08 Июнь 2017
  • 2016 елның азагында Татарстан җитәкчелеге ЮНЕСКОның материаль булмаган байлыклары исемлегенә Сабан туен кертү мөмкинлеге каралган иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар халкының бу бәйрәмен исемлеккә кертүнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйлана.

    Пәнҗешәмбе, 25 Май 2017
  • Татарстанның икесе ике милләттән булган ике бөек композиторның юбилей кичәләрен бер симфоник концерт итеп берләштерелү идеясе татар җәмәгатьчелегендә шактый аптырау тудырды.

    Чәршәмбе, 24 Май 2017
  • Татарның уй-фикерләү дәрәҗәсе башка милләт кешеләренекеннән аерыла, менталитеты башка микән әллә ул? Intertat.ru битләрендә “Муса белән Артур кирәк: татар көрәше үсештәме?” , “Татар көрәшен таныту кемгә кирәк?” исеме астындагы күзәтү-язмалар басылып чыкканнан соң әлеге сорау күңелгә тынгылык бирми. Рус телендәге спорт матбугат чараларын гына күрегез: көн саен кайсы да булса команданы, клубны, йә булмаса спортчыны сүгәләр. Аңа карап берсенең дә укасы коелмый – ник яздың, диючеләр юк. Ә бездә!.. Шундый уйлар мине көрәш үсеше өчен кирәк булган тагын бер тәкъдим – көрәшчеләр рейтигын булдыру мәсьәләсен күтәреп чыгарга этәрде.

    Сишәмбе, 16 Май 2017 5
  • Радик Юльякшинның үзе белән сөйләшкәнче үк мин шушы фикердә идем. Сөйләшкәч, бу фикерем ныгыды гына. 

    Дүшәмбе, 15 Май 2017 3
  • Апрель ахырында, май башларында милләт, туган тел турында шаулап алу гадәте бар. Тукай туган көндә, 26 апрельдә, туган тел бәйрәме үтә, 9 нчы сыйныфта укучы мәктәп балалары татар теле буенча имтиханнар бирде, театр-концерт тамашаларында  милли моңнар, тел-әдәбиятне искә, киләчәккә күз салу горефе күзәтелә.

    Пәнҗешәмбе, 04 Май 2017 3
  • Intertat.ru электрон газетасында киленнәргә булачак кайнаналарның типик таләпләре турында язган иде. Хәзер инде кияүләргә таләпләр турында язарга вакыт җитте. Кияү нинди булырга тиеш? Альбина Бәширова шул хакта яза.

    Җомга, 05 Май 2017
  • Мәскәүгә килеп яши генә башлаган елларда вокзалда, кибеттә татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, аякларым шул якка тарта, туган телемдә сөйләшүче бу кешеләр янына барасым, исәнләшәсем, үземнең дә татар икәнлегемне әйтәсем килә иде. Ә татарлар күп яши биредә, 900 меңнән артык диләр. Шунысы кызык, бу сан Казанда яшәүче татарлардан күбрәк.

    Пәнҗешәмбе, 11 Май 2017 5
  • Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда өч көн рәттән аншлаг белән концертлар куйды. Элвинның Казандагы чагын туры китереп, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аннан зур интервью алды . Менә инде берничә көн Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә Элвинның популярлыгы турында кайнар бәхәс бара. Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Айгөл Бариеваның бу уңайдан әйткән фикерен Intertat.ru укучыларына тәкъдим итәбез.

    Якшәмбе, 30 Апрель 2017
  • Сүз дәвере бетте. Сүзсез дәвердә Тукаебызны югалтмас өчен, без аны моңга һәм пластикага трансформацияли башладык.

    Пәнҗешәмбе, 27 Апрель 2017 3
  • Икенче сыйныфта укучы 9 яшьлек кызым бар минем. Беркөнне бу мәктәптән кайтты да: “Әни, кем ул проститутка?” - ди... Бу сораудан җиңелчә башым әйләнеп китсә дә, кызыма сиздермәдем – безнең өйдә тулы сүз иреге - уйлаганны әйтәбез, белмәгәнне сорыйбыз. Сорау белән җавап арасындагы берничә мизгел эчендә, кабаланып, кызымның төгәл яшен искә төшереп, чагыштырырга маташтым – мондый сорауларга иртәрәк түгелме соң әле?

    Җомга, 28 Апрель 2017
Страница 1 из 25

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев