В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 01 Август 2016 16:03

Ташлыкка яңа сулыш бирелде!

Мамадыш районының тау итәгендә урнашкан Ташлык авылында бишенче тапкыр Авыл җыены узды. Авылның нәкъ уртасында оештырылучы бу чара Сабан туена охшаган: традицион милли уеннар, көрәш, җыр-бию. Авыл халкы бер-берсен бик яхшы белгәнгәме, җыенны күмәкләшеп уздыргангамы, бәйрәм үтә дә җанлы, рәхәт, эчтәлекле, җылы мохиттә узды.


Шулай да Авыл җыенының төп оештыручылары бар. Иң элек чараны Ташлык авылында туып-үскән Рәфыйк Фәйзуллин тәкъдим иткән. Г.Камал театрының талантлы артисты Эмиль Талипов исә идеяны хуплап чыккан. Рәфыйк һәм аның тормыш иптәше Лилия оештыру эше белән шөгыльләнсә, Эмиль тамашаның программасын төзегән. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Ташлык авылында нибары 5-6 хуҗалык кына бар. Рәсми атамасы Күк Чишмә булган бу авылда гомер итүчеләргә һәм төп нигезләренә тугры булып шәһәрдән кайтып йөрүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 


– Быелгы җыен "Яшә, авыл!" девизы астында оештырылды. Шушы бәйрәм аша әниемнең туган авылы Ташлыкка яңа сулыш бирүебезгә бик шатланам. Авылда бик аз хуҗалык булуын исәпкә алганда, бу кадәр халыкны җыеп, авылдашлар ярдәме белән чын бәйрәм оештыра алуыбыз зур бәхет! Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә, икенчедән, халыкка, өченчедән, сүземне тыңлап кайткан дусларыма олы рәхмәтләремне җиткерәм, – дип белдерде Эмиль Талипов.


Быел бәйрәмне Эмильнең төркемдәше Алмаз Гәрәев алып барды. Камал театрыннан Әсхәт Хисмәтов, Динә һәм Илнур Закировлар, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗанов, эстрада артистларыннан Ришат Фазлыйәхмәтов (әнисе күрше Әрнәш авылыннан), Нурзадә, Рәсим Низамов, Георгий Ибушев катнашты. Җыенда артистлар гына түгел, үзешчәннәр дә сәләтләрен күрсәтте. Әйтик, Эмильнең әтисе Мансур абый да бик талантлы җырчы икән.

 


Көрәштә 50 килограммга кадәр һәм 50 килограммнан югары булган авырлыкта 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм өлкән ир-атлар бил алышты. Яшүсмерләр арасында 50 килограммга кадәр булган категориядә Мамадыш егете Булат Гәбделбаров, 50 килограммнан югарырак авырлыкта Үсәли авылыннан Ленар Имамиев беренчелекне яулады.


Абсолют батыр исеменә Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин лаек булды. Ул биредә беренче тапкыр гына катнашуын белдерде. Быел үткәрелгән Сабан туйларында Фирдүс 12 тәкә һәм 1 машина отарга өлгергән инде. Ташлык авылыннан да ул тәкә һәм җиһазлар җыелмасы алып кайтып китте.

 


Бәйрәмгә ямь өстәп нәкъ төнге уникедә салют аттырылды. Аннан соң яшьләр өчен төнге дискотека башланды.


Эльвира ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1990 мәртәбә

1 Фикер

  • Фикер белдерү Җомга, 21 Апрель 2017 13:00 Эльмира Файзрахманова язган

    Мамадыш районы Ташлык(Күк Чишмә) авылында сабан туе үткәрү алга таба да дәвам итсен иде. Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт.

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев