В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 14 Февраль 2017 14:40

Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (Сорау-җавап)

“Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый алмыйм. Миңа нишләргә?” – дип сорый Казаннан бер кыз.


Теләче имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавабы:


–Бу кызга ирләр азрак булган эш урыны сайларга киңәш итәм. Иң беренче, шайтанга юлны бетерер өчен, үз алдына кияүгә чыгу максатын куярга кирәк. Чөнки, ир-атлар коллективында эшли икән, барыбер коткы дигән әйбер бар бит, күңелгә керүе бар. Гөнаһка төшмәс өчен гаилә кору турында ныклап уйланырга тиеш. Ир хатыны булгач, хезмәттәшләренең дә аңа карата фикере башкача була. Мөселман егетенә кияүгә чыга икән, бәлки, бөтенләй эшкә дә чыгармас.

Күңеле тыныч түгел, яисә, шәригатькә каршы килми микән дигән шиге бар икән, чыннан да ул нәрсәдән качарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: савапны беләсең килсә – ул гамәлне эшләгәч, кешеләр сөйләсә, кешеләр күрсә дә, күңелеңдә авырлык булмас, ә гөнаһны беләсең килсә – эшләгәндә дә авыр, кешеләр күрер, кешеләр сөйләр дип, күңелеңдә шик булыр, ди. Шуңа күрә бу очракта, иң хәерлесе эшен алыштыру.


Сүз дә юк, җайлы гына эш әзерләп куймаганнар. Әмма, Казанда яшәүчегә эш табарга мөмкинлекләр күбрәк. Без барыбыз да беренче чиратта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен эшләргә, гамәл кылырга тиешбез. Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндә кыен булса да, Аллаһ Тәгалә үзе юлын ача, җиңеләйтә, чишелә. Бу кыз бала эшен алыштыру җаен карасын.


Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 929 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 06 Март 2017 11:58
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев