В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 17 Март 2015 10:38

Фәнгә яшьләр кирәк булса...

Татарстанда эшчәнлеге республика халкы һәм милләт ихтыяҗлары белән бәйле фәнни инфраструктура зур үсештә, дибез. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән институтларда интеллектуаль потенциалыбыз тупланган булуы да шик уятмый. Хакимият оешмалары да Татарстанның сәнәгать, мәдәният өлкәсендәге үсеше өчен мөһим булган фәнни эзләнүләрдә галимнәргә тиешле шартларны тудырырга омтыла: төрле премияләр, грантлар белән тәэмин итә, аспирантларга махсус стипендияләр билгели. ТР Мәдәният министрлыгы 2014 елга бурыч итеп, бу юнәлешне яшь галимнәр хисабына тагын да үстерү максатын куйган булса, ул 2015 елда да республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә калачак. Һәрхәлдә, шуңа өметләнәбез һәм ышанабыз.


Миңа 2014 елда, грант отып, Төркия архивлары һәм китапханәләрендә эзләнү эшләре алып барырга мөмкинлек тудырылды. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм.


Беренчедән, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, халкыбызның бөек шагыйре Тукай турындагы фәнне үстерүгә өлеш керткән төрек галимнәренең хезмәтләрен Казанга кайтаруда шактый эш башкарылды. Әлеге материаллар нигезендә Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан дөнья күрәчәк «Тукай энциклопедиясе»нә дистәдән артык мәкаләм әзерләнде. «Габдулла Тукай иҗатында төрек тексты» дигән кандидатлык диссертациям өчен дә алар – әһәмиятле чыганак.


Икенчедән, чит илгә чыгу мәдәни-әдәби бәйләнешләрне өйрәнүне киңәйтү, тирәнәйтү ягыннан файдалы булды. Республикабызда да бу юнәлештә күп эшләр башкарыла: әйтик, «Казан – төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы» программасы нигезендә үткәрелгән мәдәни һәм фәнни чаралар төрки халыкларның күренекле галимнәрен бергә җыйды, башкалабызда уздырылган халыкара конференция, симпозиум, түгәрәк өстәлләр безгә коллегаларыбыз белән якыннан танышу һәм аралашу мөмкинлеген бирде. Республикабызда китапханә, архив, университет базалары, музейлар мөһим чыганаклар, хезмәтләргә бай. Эш белән фәнне параллель алып барырга омтылган яшьләрнең көне буе эштә утыруы китапханәгә бару мөмкинлеген калдырмый. ТР Милли китапханәсенең ял көнендә дә ачык булуы бу яктан, билгеле, бик уңайлы. Күп кенә чит ил базаларында, өйдән чыкмыйча гына, үзеңә кирәкле электрон материалларны сатып алырга һәм өйрәнергә мөмкин. Әлеге юнәлештә Лобачевский исемендәге китапханә уңышлы эшләп килә: сайтта кайбер хезмәтләрнең сканердан чыгарылган күчермәсен табарга мөмкин. Шулай да китапханәләрне электронлаштыру юнәлешендә башкарасы эшләр җитәрлек әле, аларны хәл итү – яшь галимнәр өчен бик мөһим. Электрон чыганакларга үтеп керү һәм аларны үзләштерү мөмкинлеге вакытка бәйлелектән азат итәр иде.


ТР Милли архивы, ТР Милли китапханәсе, Лобачевский исемендәге китапханә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәге һ.б. ислам мәдәниятенә караган чыганакларга, әдәби, фәнни кулъязма һәм басма материалларга бай. Әлегә Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз милли мирасыбызны өйрәнү кыенлыклар белән генә бара. Алай гына да түгел, моннан йөз ел элек иҗат иткән классик әдипләребезгә дә тиешле игътибар юк. Күбесенең әсәрләрен совет идеологиясе кысаларында дөнья күргән китаплардан укыйбыз. Г. Камал, С. Рәмиев, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек әдипләребез мирасы яңабаштан объектив өйрәнүне, фәнни басмаларын әзерләп чыгаруны таләп итә. Гомумән алганда, гаять бай әдәби мирасыбызны халыкка кайтару эше акрын бара. Текстологик тикшеренүләрне тиешле дәрәҗәдә башкарырлык әзерлекле кадрлар булдыруга игътибарны арттырырга, кичектергесез зарурият булган бу эшне матди чыгымнар белән тәэмин итәргә кирәк. Китапханә, архив, музейларда сакланган мирасыбызны бүгенге татар язуында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү бары тик дәүләт дәрәҗәсендә генә чишелә ала.


Татар тарихы һәм филологиясе өлкәсендә эшләгән яшь галимнәр алдында торган тагын бер әһәмиятле проблема бар – аспирантлар Югары аттестация комиссиясе (ВАК) таләбе буенча диссертацияләрен бары урыс телендә яза һәм яклый ала. Фәнни мәкаләләр басыла торган ВАК журналлары да урыс телендә генә чыга. Бу күпмедер дәрәҗәдә, телебезнең гамәли үсешенә һәм кулланылышына зыян китерә: ана телебез һәм әдәбиятыбыз хакындагы фәнни хезмәтләрне урысча язу милли телнең үзенчәлекләрен ачып бетерә алмый.


Яшь галимнәр тормышын социаль проблемалар да читләтеп үтми. Ни кызганыч, еш кына фән белән кызыксынуны төрле иҗтимагый чикләүләр, икътисадый кыенлыклар каплап китә. Яшь галимнең фән дөньясына аяк басканда нинди авырлыклар белән очрашуын үз мисалымда да әйтеп китә алам. Мин Татарстанның Мамадыш районында күпбалалы гаиләдә үстем. Өч яшемдә әтием юл фаҗигасендә һәлак булды. Әниебез, гади колхозчы, берьялгызы алты кыз баланы аякка бастыруга, югары белем бирүгә бар көчен куйды. «Мин Казанда калам, аспирантурага керәм, фән белән шөгыльләнәм, миңа яшәр өчен торак кирәк», – дип, алтмышка җиткән әнинең ярдәменә өмет итү зур гаделсезлек, хәтта ки мәгънәсезлек булыр иде. Аспирантурага укырга кергәч тә, торак проблемасын хәл итү көн тәртибенә килеп басты: фатирга түләү өчен берничә урынга эшкә урнаштым. Бу исә эштән бушаган арада гына фән белән шөгыльләнеп була дигән сүз. Ә фән мондый «иреклек»не яратмый.


Яшь галимнәргә торак мәсьәләсендә ярдәм кирәк, бәлки, җәмәгать транспортына күпмедер ташлама ясау һ.б. шундый уңай шартлар тудыру фән белән шөгыльләнү өчен бик мөһим. Яшь белгечләр көнкүреш проблемаларын чишүдән бигрәк, үзләрен тулысынча фәнгә багышлый алыр иде. Милли мәдәнияткә һәм мәгарифкә өлеш кертергә ихлас омтылган яшьләр дәүләт ярдәменә таяна алсын иде.


...Татар фәненең үсеше һәм киләчәге – яшь галимнәр кулында. Яшьләрнең фәнгә булган кызыксынуын төрле иҗтимагый-социаль һәм көндәлек яшәешебездәге матди кыенлыклар каплап китәргә тиеш түгел. Республикада милли мәдәниятебез алгарыш кичергән чорда фәнгә үз өлешләрен кертергә омтылган яшьләргә дәүләтебезнең игътибары бик тә мөһим.

АЙРАТ ЗАҺИДУЛЛИН, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире:


Алия Мөбарәкшинаның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясендә ясаган чыгышында һәм «Идел» журналына тәкъдим ителгән «Фәнгә яшьләр кирәк булса...» дигән мәкаләсендә бик дөрес әйтелгән, аерым сирәк очракларны исәпкә алмаганда, аспирант хәле бүген мактанырлык түгел. Хезмәт хакы, яшәү шартлары... әле, өстәвенә, гаиләле дә булса... Проблемалар гаять күп. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә яшь галимнәр аз килә. Өлкән буын галимнәр – безнең даими укучыларыбыз. Алар, еш килеп, фондларда сакланган чыганакларны өйрәнә, бастырып чыгара. Өлкән яшьтәге галимнәрнең дә тормыш шартлары байларча түгелдер, алар да яшь вакытларында матди кыенлыклар кичергәндер, фән белән шөгыльләнү аларга да җиңел генә бирелмәгәндер. Олы яшьтәге галимнәр, билгеле, яңа технологияләр белән эшләү өлкәсенә килгәндә, консервативрактыр да, яшьлекләрендә электрон чыганаклардан файдалану мөмкинлеге дә булмаган. Әмма алар да өйдән чыкмыйча гына эшләргә каршы түгелдер.


Безнең фондлар, Алия дөрес әйтә, шактый бай. Ник соң аспирантлар, яшь галимнәр безгә аз килә? Мәкалә авторы китапханәләрдә укучылар файдалануына фәнни чыганакларның электрон вариантлары җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәвен телгә ала. Китапханәбездә хәзерге көндә фондларны цифрлаштыру, ягъни биредәге чыганакларның электрон вариантларын булдыру эше бара. Китапханәнең үз сайтында урнашкан «Электрон китапханә»гә элекке заман әдипләренең һәм, авторлык хокуклары килешүләре нигезендә, хәзерге язучыларның әсәрләре өстәлеп тора. «Татарстан Республикасы китапханәләренең җыелма электрон каталогы» проекты тормышка ашырылып килә, бу ресурс китапханәләр фондларыннан кирәкле мәгълүматны тиз арада табарга ярдәм итә. Күләмле, бай эчтәлекле, Интернет аша файдаланып була торган «Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе» порталы тулы текстлы электрон коллекцияләрдән файдалану мөмкинлеген бирә. Бу порталда китапханәбез фондларының кыйммәтле бер өлеше урын алды: 1) Второв коллекциясе; 2) Сахаров коллекциясе; 3) «Татарика» коллециясе; 4) Иске басма урыс китаплары (1830 елга кадәр нәшер ителгән) коллекциясе; 5) Габдулла Тукайның үзе исән вакытта басылган китаплары; 6) авторлар тарафыннан китапханәбезгә бүләк ителгән китаплар; 7) Казан губернасының урыс телендәге вакытлы матбугаты.


Бөтен фондларны тиз генә электрон рәвешкә күчереп бетерү мөмкин түгел. Бу эш күп вакыт та, күләмле матди чыгымнар да таләп итә. Узган 2014 елда «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТР дәүләт программасы ярдәмендә биш йөз кулъязма чыганакның электрон күчермәсе ясалды. Бу эш, бер яктан, укучыларыбыз мәнфәгатен канәгатьләндерү чарасы булса, икенче яктан, иң мөһиме, бездәге кулъязма байлыкны саклап калу ысулы да.

ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркәтибе:


Алия Мөбарәкшинаның аспирантлар һәм яшь галимнәр алдында килеп туган проблемаларны күтәрүе хуплауга лаек. Ахыр чиктә, әлеге проблемалар татар фәненең киләчәге белән бәйле.


Алия күтәрә торган мәсьәләләр арасында турыдан-туры татар телен фән теле буларак саклауга караганнары да бар. Татарстан Фәннәр академиясендә дә бу хакта сөйләшүләр булды. Югары аттестация комиссиясе, гыйльми дәрәҗә бирү мәсьәләсен федераль орган хәл итү белән бәйләп, әлеге дәрәҗәгә дәгъва итә торган хезмәтнең дә Русиядәге дәүләт телендә – урыс телендә язылуын мәҗбүри шарт буларак хөкүмәт карары белән беркетте.


Югары аттестация комиссиясе тәкъдим иткән исемлеккә кергән журналлар (ВАК журналлары) да урыс телендә генә басылып чыга ала. Әлеге таләпләр Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының карарлары белән беркетелгән. Аларда ВАК журналларының урыс телендә яки чит телләрдә (инглиз телендә) нәшер ителә алуы күрсәтелгән. Әлеге карарлар үз көчендә вакытта, диссертацияләрне һәм ВАК мәкаләләрен урысча язу мәҗбүри икәнлеге аңлашыла. Бу мәсьәләне чишүнең юлы – әлеге карарларга үзгәреш кертү.


2014 елны без яшь галимнәргә фәнни хезмәтләр бастыруның мөһимлеген күздә тотып, «Фәнни Татарстан» дигән журнал нәшер итә башладык. Ел саен татар телендә дүрт сан дөнья күрәчәк. Шулай ук яшь галимнәрнең китапларын чыгару, аларны китапханәләрдә, архивларда эшләү өчен командировкаларга җибәрү мәсьәләләре мөмкинлек булган кадәр хәл ителә.


Яшь галимнәргә ярдәм итү хакында берничә сүз. Фән дөньясына аяк басканда яшьләр торак, финанс кыенлыклары белән очраша. Хәзер инде социаль ипотека – торак алуның бердәнбер юлы. Шул ук вакытта бу системаның гамәлгә кертелүе, моннан егерме-утыз ел элек булган вәзгыять белән чагыштырганда, яшьләргә әлеге өлкәдә шактый зур ярдәм булып тора.


Русиядә (Татарстанда да ул шуннан артык була алмый) аспирантларга стипендия күләме аз, алар өстәмә табыш чыганаклары эзләргә мәҗбүр. Шуның белән бергә, соңгы ун елда республикабызда яшь галимнәргә грантлар һәм махсус стипендияләр бирү ягыннан бик зур эш башкарылды. Русия һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыклары, башка министрлыклар һәм ведомстволар фәнгә килгән яшьләргә сизелерлек ярдәм күрсәтә. Мин Татарстан Фәннәр академиясен мисалга китерә алам. Ел саен 30 студентка (15 студентка – бер семестр дәвамында) академиянең стипендиясе түләнә. Аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен ел саен республикакүләм грантлар һәм премияләр конкурсы уздырыла, 250 меңәр сумлык 20 грант һәм 44 мең сумлык 12 премия тәгаенләнә. Мондый чаралар арта тора. Әйтик, хәзер республиканың 100 талантлы аспиранты һәм студенты өчен махсус стипендия булдыру мәсьәләсе карала.


Гомумән, Татарстан Фәннәр академиясе аерым аспирантларның, яшь галимнәрнең шәхси мөрәҗәгатьләрен, үтенечләрен канәгатьләндерү юлларын да табарга тырыша. Алиянең язмасында күтәрелгән мәсьәләләрне чишү буенча яшьләрнең үзләреннән дә тәкъдимнәр булсын, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләсәк иде.

ВИКТОР ТУМАНИН,Татарстан Республикасының яшь галимнәре һәм белгечләре иҗтимагый хәрәкәтенең Башкарма комитеты рәисе:


Яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү өчен республикабызда тулы бер система булдырылган. Беренчедән, бу фәнни тикшеренүләр өчен матди ярдәм – беренче чиратта, грантлар. Алия Мөбарәкшина үзе дә грант акчасына чит илгә барып, фәнни эш белән шөгыльләнүен яза, димәк, грантлар системасыннан яхшы хәбәрдар.


Икенче юл – республикада яшь галимнәргә акчалата ярдәм күрсәтелеп кенә калмый, аларның төрле идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре дә ачыла. Талантлы яшьләрне барлау буенча төрле проектлар, мәсәлән, 2010 елдан бирле Республика Яшьләр форумы уздырыла – анда ел саен төрле темаларга багышланган мәйданчыклар (шул исәптән, 35 яшькә кадәрле яшь галимнәр өчен дә) эшли.


Республикада студентларга, аспирантларга, гомумән, талантлы яшьләргә, шул исәптән, матди яклап та, булыша торган төрле иҗтимагый оешмалар бар. Татарстан Республикасының яшь галимнәре һәм белгечләре иҗтимагый хәрәкәте – шундыйлардан. Ел саен «Иң яхшы яшь галим» дигән конкурс уздырыла. Анда фәннең барлык тармаклары буенча яшь галимнәр һәм аспирантларның эшчәнлеге бәяләнә. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә җиңүчеләргә 15-25 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырыла.


Соңгы алты ел эчендә генә дә безнең проектта катнашкан яшь галимнәр В. Зворыкин исемендәге премиягә дүрт тапкыр лаек булды, ә ул – 1-1,5 миллион сум дигән сүз! Премияне ничек куллануың турында хисап тотасы түгел, теләсәң, торак проблемасын хәл итәсең яки шул акчага фән белән шөгыльләнә аласың. Ягъни барысы да тикшеренүченең үзеннән, аның сәләтеннән, ул шөгыльләнгән проблемадан, эш нәтиҗәләреннән тора.


Фатир мәсьәләсенә килгәндә, республикада яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту буенча программа булдыру максатында эшлибез. Әйтик, яшь галимгә социаль ипотека буенча торак бирелә ди, аннары, мәсәлән, ул кандидатлык диссертациясен якласа, яки аның фәнни казанышларын ил һәм дөнья фәнни җәмәгатьчелеге таныса, түләүләре киметелә – әлеге идея дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителсә, бик шәп булыр иде. Җәмәгать транспортында аспирантлар өчен ташламалар ясауга килгәндә, республикада яшь галимнәргә ярдәм итү системасы шундый үсеш алган чорда бу фикер хәтта көлке тоела. Берничә йөз меңлек грант откан кешегә егерме сумлык билеттан ташлама ясау турында сүз була алмый, минемчә.


Грантлар төрле-төрле: җиһазлар сатып алуга, чит илдә стажировка узу өчен тәгаенләнгән булырга да мөмкин. Ягъни 15-25 меңнән башланган премия һәм грантларның иң югары күләмен әйтү дә кыен хәтта, алар уртача берничә йөз мең сум тәшкил итә. Бары тик йоклап ятмаска, эзләнергә, кайда нинди грант барлыгын өйрәнергә, үз эшеңнең фәнгә мөһимлеген төрле оешмалар һәм дәүләт каршында исбатларга иренмәскә. Әйе, Русиядә аспирантларга түләнә торган стипендиягә җан асрарлык түгел, ләкин барыбер, ун җирдә эшләп унга бүлгәләнгәнче, акылыңны эшкә җигәргә кирәк. Талантлы кешеләр фәндә дә коммерция структураларына караганда әллә ничә тапкыр артыграк акча эшли ала.

АЙНУР ТИМЕРХАНОВ, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, Диссертация советы гыйльми сәркәтибе (2008–2013):


1991 елда Русия Югары Советы кабул иткән «Русия халыклары телләре турындагы Декларация»дә, һәр халык тел суверенитетына ия, дип әйтелә. Русия Конституциясенең 68 мәддәсе нигезендә дә республикалар үз дәүләт телләрен билгеләү хокукына ия, ә Русия Федерациясе, үз чиратында, илдәге барлык халыкларга да туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү хокукын гарантияли. Әлеге хокуклар шулай ук Русия тарафыннан расланган халыкара документта – «Төбәк телләре яисә азчылык телләре Аурупа хартиясе»ндә ачык билгеләнгән. Моннан тыш, телгә бәйле хокуклар Русия Федерациясе законнары таләпләрен исәпкә алып эшләнгән Татарстан законнары белән дә ныгытылган.


Шуңа да карамастан, мисал өчен, «Русия халыклары телләре турындагы Закон»га кертелгән өстәмәләр татар телен латин графикасына күчерү омтылышын юкка чыгарды. Андый карар Дәүләт Думасы раслаган очракта гына тормышка ашарга мөмкин. Бу – тел хокукларын чикләү дигән сүз. Туган телне куллануга бәйле соңгы хокукый чикләүләр фән өлкәсенә дә карый. Мәкалә авторы бу мәсьәләне дөрес куя.


«Гыйльми дәрәҗә бирү турындагы нигезләмә»нең (РФ Хөкүмәтенең 842 Карары, 2013 ел, 24 сентябрь) III бүлек, 15 пунктында, «диссертацияләр урыс телендә языла» диелә. Яклау процедурасы да шул телдә оештырылырга тиеш. (Моңа кадәр «... кагыйдә буларак, урыс телендә языла» дигән формулировка гамәлдә иде, һәм шуңа таянып, күпләр фәнни хезмәтен туган телебездә язды, яклады). Билгеле, мондый вәзгыять милли телләрнең тагын бер мөһим кулланыш даирәсен – фән стилен нык чикләүгә китерәчәк. Ничек кенә булмасын, бүген Русиядә закон төсен алган шушындый норма кысаларында эш йөртергә туры килә.


Гамәлдәге законнар, гражданнарның туган телне куллану мөмкинлекләрен чикләсә дә, тел хокуклары өчен көрәшүне тыймый. Димәк, уен кагыйдәләрен бозмыйча, үз хокукларыбыз өчен активрак көрәшергә кирәк.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 5172 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Сәяхәтче тычкан баласы Хисләр ихлас булганда...

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев