В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 25 Май 2016 13:32

Уңга китсәң – уңасың, ә сулга китсәң?..

Улым тугызынчыны тәмамлый быел. Әле тагын ике елы бар дип йөри идек: «Мин унга-унбергә бармыйм! Безнең класстан барысы да китә», – ди. Укыйм дип артык атлыгып тормаган кешене, бәлки, чынлап та кыстамаскадыр. Ике ел буе репетиторларга түләгән акчага (имтиханнарны яхшы тапшырыйм дисәң, ансыз да булмый) берәр һөнәр алуы, бәлки, дөресрәк тәдер. Аннары, тели икән, укуны дәвам итәр. Техникум яки училищелар югары уку йортына керү юлын япмый лабаса. Әмма... нинди һөнәр сайларга дигәч, көймәсе комга терәлде улымның. Дөреслек хакына әйтергә кирәк: үзенә ошаган һөнәре бар иде аның: артист буласы килә иде. Берара автослесарь буласым килә дип тә йөрде. Эт-мәчеләрне бик ярата – бәлки шәп кенә ветеринар да була алыр иде. Аптыраган: кайсы юлны сайласак, адашмабыз? Монда инде сайласак дим, чөнки бу четерекле эштә әти-әни киңәшеннән башка гына булмастыр.


«Доверие» балалар һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм бүлегенең педагог-психологы Лилия  САФИНА белән дә сүзебез әнә шул хакта.


– Булачак һөнәр турында мәктәпне тәмамлаганда гына уйлана башлау дөрес түгел, – ди ул. – Баланы җиде яшьтән ун яшькә кадәр төрле һөнәрләр белән таныштыру мөһим. Бу яшьтә алар әле бик кызыксынучан була. Нәкъ шушы чорда балаларның киләчәккә хыяллары формалаша, ул үзенә образ тудыра. Казанда «Һөнәрләр шәһәре» («Город профессий») дигән җир бар. Алып барыгыз сез анда балагызны һәм күзәтегез: кайда озаграк тукталыр ул. Кешенең һөнәр юлы еш кына менә шуннан башлана да инде. Бала кызыксынган һөнәрләр турында икәүләп мәгълүмат туплагыз. Аларның кызыклы һәм авыр якларын белешегез. Элегрәк әти-әни эшләгән җиргә экскурсияләргә бару гадәте бар иде. Бала шунда нинди һөнәр иясенең тәгаен нинди эш башкарганын, нинди шартларда эшләгәнен күрә иде. Бу аңа бер тәҗрибә була иде. Хәзер дә кирәк ул мондый эскурсияләр. Сыйныф сәгатьләренә әти-әниләрне чакырып, алардан үзләренең һөнәрләре турында сөйләтү дә әһәмиятле. Бу да балаларга төрле һөнәрләр турында күзаллау бирә. Бер дә тәҗрибәсе булмаган бала кайсы һөнәрне яратуын кайдан белсен инде. Шуның өчен аны мөмкин кадәр күбрәк һөнәрләр белән таныштырырга кирәк. Төрле мастер-класслар бар, уку йортларында ачык ишекләр көне үтә – кызыксыныгыз.


Без укыган чорда УПК – укыту-производство комбинатлары бар иде. Балаларны хезмәткә өйрәтү һәм һөнәрләр белән таныштыру максатыннан кертелгән өстәмә дәресләр рәвешендә оештырылган иде алар. Һәр мәктәп кайсы да булса берәр оешмага беркетелеп, шунда һөнәргә өйрәнә иде. Без менә хастаханәгә йөрдек. Атнага бер-ике сәгать идән юу, авыруларга булышу кебек эшләр иде инде ул. Мин үзем дә табиб булырга хыялландым. Хыялымда муеныма фонендоскоп элеп, ак халат итәкләремне җилфердәтеп хастаханә коридорыннан ничәмә ничә тапкырлар уздым икән! Ләкин нәкъ менә УПК аркасында ул һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Табиб булу ул әле халат итәген җилфердәтеп йөрү генә түгел икән. Ул – кеше газабына салкын кан белән карый белүне, курыкмауны, тәвәккәл булуны һәм иң мөһиме җирәнмәүне сорый торган хезмәт икән.    


Дөрестән дә, без һөнәрләр турында аз беләбез. Өстәвенә, һөнәр базары үзе дә бик тиз үзгәрә, хезмәт шартлары, таләпләр алмашына. Һөнәр сайлаганда аның уңай якларын, ул эш өчен күпме түләнүен, эш табып булу-булмауны гына түгел, шушы һөнәрнең тискәре якларын да барларга кирәк. Ә иң яхшысы – һөнәр ияләренең үзләре белән сөйләшү. Нәрсә җәлеп иткән аны, кайсы ягы ошый, әллә ошамый торган яклары да бармы?  Бу һөнәр кешедән нинди «корбаннар» сорый?


Язманың дәвамын «СӨЕМБИКӘ» журналының май саныннан укый аласыз. Авторы – Лилия ГӘРӘЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 2807 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: Ачы дару Идеаль әни синдромы

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев