В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 14 Июнь 2017 10:32

Чират

Супермаркетта кассага чират торам. Чират дип... Иртәнге як, кибет әле буш диярлек, сатып алучылар берән-сәрән генә. Бәлки шуңа күрәдер дә, кассаларның нибары берсе генә эшли. Чират та, әйткәнемчә, юк диярлек. Минем алда нибары бер апа гына, тик барыбер чират тиз барырга охшамаган – алган әйберләре шактый аның. Иллеләп кап чәй генә җыйган: кассир кыз аларның һәрберсен аерым саный. Чәй капларының берсе ачылган булып чыкты.


- Апа, алыштырып киләсезме? – ди касса артындагы кыз.


- Юк, юк, сеңлем, – диде апа, ашыгып. – Мин аларны зонага алып барам, барыбер бөтенесен дә ачарга туры киләчәк...


Соңгы җөмләсен нигәдер миңа карап әйтте. Озакка тоткарлаганы өчен гафу үтенергә теләве идеме соң? Әйтмәсә дә була иде. Беренчедән, алай ук сабырсызланмыйм – көтәргә вакытым бар. Икенчедән, бу апаның төрмәдә кемедер утырганын болай да аңлаган идем инде. Кайнар суда болгатып кына ашый торган бәрәңге боламыгы, стаканда әзерләнә торган аш, арзанлы чәй... Берьюлы бу кадәр күп итеп теләсә кем алмый аларны. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Соңгы вакытта шулай тоела...  


«От сумы и от тюрьмы не зарекайся» дигән гыйбарә бар русларда. Бар тапканын мизгел эчендә югалткан кешеләр әллә азмы? Шуңа күрә, капчык асып, беркайчан теләнергә чыгып китмәм, дип әйтмә, дип кисәтә безне гыйбарәнең беренче өлеше. Башым таш капчыкка эләкмәс, дип өздереп әйтү дә куркыныч. Хагыннан, нахагыннан үзең сакла, дигән сүзләр телгә юкка кермәгән бит инде.


...Улы төрмәдә гаепсезгә утыра дип санамый ул. (Әле ярый шулай дип санамый, дип кайчак мин аның өчен сөенеп тә куям. Югыйсә йөрәк әрнүләре тагын да күбрәк, авыррак булыр иде бит.) Ни өчен кулга алганнарын сөйләп тормыйм – анысы бу очракта мөһим түгел. Май ахыры иде ул. Күрше әбиемнең тоташ борчудан гына торган көннәре шуннан соң башланды.


Азмы-күпме җыйган акчасы адвокатка түләргә китеп бетте аның. Монысы бик тиз булды. Әбинең җыйган маясы беткәнен аңлагач, адвокат егет аңа шунда ук шалтыратудан туктады. Бу вакыт күршем дә аннан өметен өзәргә өлгергән иде инде. Әбигә исә хәзер акча башка нәрсәгә  – ай саен СИЗОга «передача» илтергә кирәк иде. Ай саен бер пенсия акчасына бит ул! (Беркайда эшләмәүче килененең ире янына барып йөрмәячәге көн кебек ачык иде. Ике бала да бар бит әле. Димәк, улының бөтен ышанычы – сиксәнгә җитеп килүче шушы карт әни.)  


- Бүген 2 кило прәннек алдым... Ерак базарга ук бардым.


- «Магнит»та арзанга сыек май бар. Ике шешә алып куйдым...


- Пакетлы солы боткасы эзләп йөрдем. Арзанлысын тапмадым. Миңа 25 ләп кирәк...


- Ипигә май сөртеп ашап куйса, тамагы туяр, сыер мае алдым әле.


- Носкилар сораган. Бер футболка, дигән. Сорагач, нишлим инде, алдым...


- Кайнар су болгатып ясый торган теге бәрәңге боламыгын таптым бүген. Бик арзан түгел икән ул... Егермене алып тордым әле. Тагын шуның кадәр кирәк булыр...


- Кибет анда ерак түгел, ипи белән батонны чиратта торганда алып килермен, йомшаграк та булыр...


Кич безгә кергән саен әбинең бөтен сүзе шул хакта хәзер. «Олы йортка – ни кирәк, кече йортка – шул кирәк», дип сөйләшәбез аның белән. Кишер кирәк, сарымсак, суган кирәк, сыер мае, сыр, ипи, кәбестә шикәр комы, укроп... Әни күңеле бит әле – аз-азлап булса да, барысыннан да авыз иттерәсе килә: редиска, кыяр, помидор, алма, лимон, әфлисун... Колбаса, тавык рулеты. Майонез. Каһвә. Печенье, прәннек, хәлвә...


Теш юа торган паста, теш щеткасы, бәдрәф кәгазе, кер сабыны, исле сабын, мунчала, шампунь, салфетка, кер юарга порошок, кулъяулык... Сөлгенең зурысы, кечкенәсе... Оекбаш...


Башына төшмәгән кеше генә белми: төрмәгә «передача» тапшыруның мең төрле хикмәте бар икән.


Язманың дәвамын «СӨЕМБИКӘ» журналының июнь саныннан укыгыз

Авторы – Гөлнур САФИУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 625 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев