В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 09 Июль 2017 05:04

Яңгырлы Сабан туен үткәрү җаен тапканнар: тамашачылар - машинада, артистлар - мәйданда (видео)

Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Җәвит Шакировлар Теләче районы Иске Җөри авылында сабан туен уздырганнар. Өстән яңгыр явып торса да, бәйрәмне үткәргәннәр.

Җырчылар да, тамашачылар да яңгырдан котылу җаен тапканнар. Тамашачылар сабан туена машиналарда килеп, мәйдан тирәли тезелешеп басканнар. Ә җырчылар зонт астында аларның күңелен күргән! Тамашачылар, сигнал биреп һәм фараларын яктыртып, артистларга зур рәхмәтләрен белдергән. Бер дигән Сабан туе узган Теләчедә!

 

 

Алдарак, Интертат.ру, ялгыш мәгълүмат алу сәбәпле, бу хәл Әтнә районында булган дип язган иде. Хатабыз өчен укучыларыбыздан гафу үтенәбез.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1975 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 09 Июль 2017 12:27

1 Фикер

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев