В заголовках  В тексте
Җомга, 14 Июль 2017 13:42

Интернетта – «Мәрьм бите»

 Азнакай районының Мәндәй авылына Мәрьям Миңнеголованы юллап барыш. Кайсы йорт аларныкы икән? Ике кулына ике чаңгы таягы тотып, тиз-тиз атлап килүче апа бермәл кем турында сораганыбызны аңышмый тора. Аннары йөзе белән балкып: «Ә-ә! Сезгә тортлар пешерә торган Мәрьям кирәктер. Мәчет каршында гына алар», – дип, юлны өйрәтеп җибәрә.


...Капканы яшь кенә бер ханым ача. Шәһәр кешесенә охшаган. Туганыдыр, мөгаен. «Мин – Мәрьям», – дип танышырга кулын сузган бу ханымга ышаныргамы, ышанмаскамы? Ышаныр идек, без бит егерме биш елдан артык сыер сауган авыл хатынын күрергә килдек. Ышанмый да булмый, бит очындагы мәхәббәт уймаклары тач Мәрьямнеке.

Тормышка имтихан


Өстәлдәге күәс чиләгенә буе да җитмәгән 7 яшьлек кыз, урындыкка менеп басып, ипи баса. Бер салганда мичтә алты ипи пешә. Биш абыйга бер сеңел бит ул, аларны ул кайгыртмый, тагын кем кайгыртсын?! Әниләре яшьли китеп бармаган булса, бу балага нинди ипи басу да, нинди токмач кисү әле югыйсә. Тормыш имтиханын әнә шулай бик иртә тапшырырга туры килә аңа. Ярый әле әбиләре бар. Дөнья көтәргә өйрәтүчесе ул Мәрьямнең. Бу йортта кояш кыздырганчы йоклап яту юк. Тизрәк торасы да, тизрәк эшне бетерәсе. Әбисе күрмәгәндә итәк очын ике бармак бите белән генә чеметеп, зырылдап бер бөтерелеп ала кызчык. Бик тә, бик тә артист буласы килә аның. И хыялый! Анда авыл кызларын алмыйлардыр шул. Хыялларына богау салып, үз тырышлыгыннан башка бернәрсәгә дә өметләнергә күнекмәгән Мәрьям документларын университетка тапшыра.


Ай ул көннәр! Керүчеләр исемлегендә үзенең дә булуын күреп куанулары, олы шәһәр тормышын уйлап хыялланулары! Әмма... ак колонналар арасыннан йөгереп кенә аудиторияләргә узу насыйп булмый шул. Бер уңышсыз ясалган операциягә икенчесе ялгана, өченчесе… Аннары инде башка мәшәкатьләр кушыла, шәһәргә китү теләге сүрелә.


Белемне барыбер ала ул – Чаллының сәүдә техникумын тәмамлый. Кем белә, теге чакта Казанда укып калган булса, Фәритен очратыр иде микән? Бәлки, ул сынауларны язмыш аңа нәкъ менә бәхетен очратсын өчен әзерләгән булгандыр...


Бәхетебез авылда булган


1992 елдан, Чаллыдан Мәндәйгә күченгәннән бирле, 25 ел сыер сава Мәрьям. Ап-ак халат, крахмалланган биек ак калфактан шалт та шолт счет төймәләре тартырга күнеккән кибетче кызга фермадагы авыр эшкә күнегүе авыр булганмы, дисәм... Мәрьям аның авырлыгын оныткан инде. «Авылда кибеттән эш булыр, дигәннәр иде. Без уйлаганча килеп чыкмады. Миңа фермага барырга туры килде. Яңа бозаулаган таналардан группа тупларсың, диделәр. Авыл бит ул, сайланып тора алмыйсың. Кайнанам иртәнге өчтә уятып, капка төбеннән озатып калган иде. Бергә эшләгән апалар, менә болайрак итәрсең, савым аппаратын болайрак каптырырсың, дип, бер-ике күрсәттеләр дә, үз сыерлары янына киттеләр. Таналарымны савым станына куып кертеп кенә булмый бит. Утар буйлап тик йөрибез чабышып. Мең җәфа белән берсен куып кертеп, аппаратны каптырдым гына, кытыгы килдеме, типте очырды. Ул өч тананы савып, эшен бетергәнче җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Апалар: «Ай, бу бала кая килгәнен белеп килде микән?» – дип, баш чайкап карап торалар икән», – дип, Мәрьямнең фермадагы беренче эш көнен искә төшереп, көлешеп тә алдык.

Мәрьям тортлары


Аның белән без «Вконтакте» челтәре аша таныштык. Әле үзен дә белмибез, кайда яшәгәнен дә, ә менә гаиләсенә нәрсә пешереп ашатканыннан һәр көнне хәбәрдар идек. Бүген кемнәрдә нинди яңалыклар бар икән, дип, сайтны ачсаң, Мәрьямнән көн саен бер яңа рецепт. Кичә суган сумсасы иде, бүген бәлеш... Аның коймагы да башкаларныкы кебек түгел, челтәр-челтәр, кабартмалары да гөбердәп тора, бәлеше дә, фотосына карасаң, авызга сулар китерә торган. Янына гади генә итеп пешерү тәртибен язып куйган. Төшке ашка гына кайткан җиреннән дә тиз генә тәбикмәк пешереп, интернетка чыгару аның өчен берни түгел. «Хәерле көн, дусларым!!!!!!!! Төшке ашларыгыз тәмле булсы-ы-ы-ын!! Тәбикмәк кефир белән!» дип кызыктыра ул әнә.


«Бу Мәрьям бөтен фигураны бозып бетерде инде. Әллә нинди тәмле ризыклар пешереп кызыктыра да, инде бүген пешермәм дигән җирдән, торып, аның ризыгын пешереп карыйсы килә», – дип «зарланыша» дуслары да.


Язманың дәвамын  «СӨЕМБИКӘ» журналының июль саныннан укыгыз

Авторы – Лилия ГӘРӘЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Нравится
Укылган 193 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Әлеге категориядәге башка язмалар: «Чәй эчәргә Фил килсен!»

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев