В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 17 Июль 2017 12:21

Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный!

Соңгы көннәрдә халыктан, бәрәңге яфракларының көрәнләнүе һәм каралуы, аннан соң куакның шиңүе һәм үлүе  турында хәбәрләр һәм моңа бәйле сораулар еш килә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен без «Россельхозцентр» ның Яңа Чишмә районы филиалы җитәкчесе Рафис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек, дип яза район газетасы сайты.

“Быел бәрәңге өчен үтә заралы булган – фитофтороз авыруы таралу өчен уңай һава шартлары булды. Аерым өлешләрдә авыру, башка елларга караганда, сабак авыруы формасында өч атнага иртәрәк башланды (июльнең беренче декадасында).
Фитофтороз уятучы споралар яфракларга һава агымы һәм яңгыр тамчылары белән 50-60 км дан  күчә ала.


Авыруның билгеләре – яфракларда тиз арада зураючы караңгы көрән төстәге таплар барлыкка килә. Һаваның дымлылыгы югары  һәм температура 15 -20 градус җылы булганда яфраклар берничә көн эчендә тулысынча үлеп бетә.
Авыру белән иң нәтиҗәле көрәш – химик чаралар куллану. Бәрәңгене контакт препаратлары яки башка фунгицидлар ярдәмендә  7-10 көн аерма белән коендырырга кирәк (аларны үсемлекләр өчен саклау чаралары сатыла торган кибетләрдән алырга була).

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1024 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 17 Июль 2017 12:22
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев