В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 19 Июль 2017 11:44

Теләчегә дә давыл килеп җитте: “Иманы зәгыйфь кешегә манара ауса ни дә, мәчет ауса ни”

Лениногорск, Нурлат, Питрәч... Кичә, 18 июльдә Теләче районы Олы Мишә авылына да килеп җиткән давыл. Авыл халкы сүзләре белән әйтсәң, “три в одном”. Яңгыры да, давылы да, бозы да. Кичке 4 тулып, 5нче 15 минутлар арасында була бу хәл. 5 минут эчендә 7 хуҗалыкның каралты-кура түбәсен куптарып ташлый, бакчадагы бар яшелчәне – кыяр-помидор, кәбестә, бәрәңгене боз суга, алай гына да түгел, авылның күрке булган мәчет манарасы ава.

“Җил сызгыра, әйберләр оча”


Олы Мишәдә кичә көн матур, кояшлы булган. Әмма урман ягыннан кабарып чыккан болытлар, тиз арада үз эшен эшләп киткән.

 

–Теләчедән кайтып килә идек. Авыл ягында куркыныч ак полосалы болытлар күренде, – ди иминиятләү агенты Алия Сәмигуллина. –Авылга кергәч, бармак башы кадәр боз ява башлады. Бик куркыныч иде урамда, җил сызгыра, әйберләр оча. Ирем балалар курыкмасын дип өйгә кереп китте, мин машинада бүленеп калдым. Санаулы минутлар эчендә урам ак-ак боз белән тулды. Суыра торган кәнфит кебек ул. Кырыйлары үтә күренмәле, уртасы ак. Давыл узуга, зыян күргән хуҗалыклар шалтырата башлады. Ярый әле, һәрберсенең  милеге иминиятләштерелгән иде. Тиз арада районнан да агентлар килеп җитте, фотоларга төшереп, документлар тутырдык, – ди ул.

 

 

“Өмә җыеп эшләдек”

 

Шулай итеп, авылның ике урамында 7 хуҗалык зыян күрә. Нигездә, сарай, лапас, каралты-кураның түбәсен каерып алып ташлаган, сайдинг белән эшләгән өй кыекларын җимергән давыл. Иң зур зыян күрүче гаилә – Мөхәммәтҗановлар.

 

–Лапас түбәсен алып аткан иде безнең. Кайчан ябылганны белмим инде, яңа түгел. Шулай да нык иде әле. Бәхеткә, запас төзелеш материаллары бар иде. Кичтән үк, туганнар белән өмә ясап, түбәле иттек, – ди Алия ханым Мөхәммәтҗанова.

 

 

“Исән калырга дип дога укыдым”

 

Зур зыян санаулы хуҗалыкка гына тигән анысы. Ә менә яшелчә бакчасын боз сукмый калган бер генә кеше дә юк.

 

–Бәрәңге сабагын чабып торасы юк, җиргә сузылып ятканнар. Суганны чалгы белән чапкан кебек. Азык чөгендеренең яфрагын тишкәләп бетергән. Помидорлар да сынган, – ди авыл халкы.

 

 

Ә ике батыр ханым исә урман ягындагы тау битендә җиләктә калган.

 

–Исемемне яза күрмәгез, бөтен район мине сөйләр, – диде ханымнарның берсе. –Урман ягыннан килде ул давыл. Тау астында утырып калдык. Ахирәтем кычкырып елый, мин исән калырга дип дога укыйм. Боз башны тишмәсен дип курыктык. Бик хәтәр ява икән ул. Авылга лычма су булып, өстерәлеп кайтып җиттек.

 

“Монысын да булдырырбыз”

 

 

–Мондый давыл мин кечкенә чакта булган иде, шуннан бирле авылга мондый табигать казасының кагылганы булмады, – ди Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов. –Ленин һәм Мәктәп урамнарына зыян килде, Тукай урамында ут линиясе өзелгән, агачлар ауган иде. Кичә кичтән авыл халкы бердәм булып җыештырып бетердек. Мәчет манарасы юлга аркылы авып төшкән иде. Аны да сүтеп куйдык. Менә әле Сабага килгән идем,  мәчет манарасы эшләүче эшчеләр белешергә. “Нигә мәчет манарасы ауды икән?” дип уйланасың инде ул. Әмма мин моны өстән билге дип кабул итмәс идем. 1995 елда салынган мәчет, манарасы агачтан. Шактый вакыт үткән бит инде, мондый көчле җилгә каршы тора алмагандыр. Авыл халкы бирешми, бәрәңгесез калырбыз дип тә кайгырмый. Яңадан тернәкләнеп үсеп китәр Ходай кушса. Мәчетне дә тиз арада сафка бастырырбыз дип уйлыйбыз. Әллә нинди эшләр эшләгән бар, монысын да булдырабыз Алла боерса. Мин үзем Олы Мишә җирлегенә керүче Олы Саурыш авылына Сербиядән спонсор табып, мәчет салдырдым. Монысына да булышучылар табылыр.

 

 

Саба районында Чәүкә дигән кечкенә генә авыл бар. Менә аның мәчет манарасының матурлыгын күрсәгез! Шуңа кызыгып йөри идем. Шундый манара эшләтергә исәп. Бу эшне озакка сузмыйча, 10 көндә төгәлләп чыгарбыз дип уйлыйм, – диде ул.

 

“Авылда 100 хуҗалык, 10 кеше намазга йөри”

 

–95 елларда ул вакыттагы колхоз рәисе Закирҗан Миңнуллович салдырган мәчет ул. Манара дөрес эшләнмәгән иде, аны ялгап кына куйганнар. Матчаларыннан балчык коелып, тарттырып куелган иде. Ул бу көнгә кадәр шулай торды инде. Түбәсенең дә кайбер урыннарыннан су үтте. Алыштырырга кирәк дип йөрдек. Мин әле яңа сайлап куелган имам. Авыл мулласы Теләчегә күченеп киткәч, бу җаваплы вазыйфага ике ай элек кенә керештем, – диде Мулланур абый Фәйзуллин.

 

Ул мәчет манарасы авуны “Ходай тарафыннан бирелгән бер сынау” дип атый.

 

–100 хуҗалык бар авылда, җомга намазларына 10 кеше җыела. Иртәнге намазга  ике-өч карт килә. Үзебез намаз саен илгә-көнгә, авылга иминлек сорыйбыз инде. Иманы зәгыйфь кеше берни аңламый шул ул, аңа манарасы  ауса ни дә, мәчет ауса ни! Ходай Тәгалә: “Менә мәчет кирәк булмаса,  болай да була бит әле” дип бер билге җибәргәндер”, – ди ул.

 

Олы Мишә мәчетендә “перестрой” эшләре барган. Төп бинага кирпечтән өстәп, тәһарәт бүлмәләре салына. Авыл мулласы да, авыл җирлеге башлыгы да давылны сүгәргә җыенмый, ике исәп, бер хисап булыр ди, алар. Бер башлагач,  мәчетнең түбәсен яңадан алыштырып, нык, матур манаралы итү ниятләре.

 

P.S. Давыл кичә шулай ук күрше Балык Бистәсе районының Уракчы авылына да кагылып узган. Монда мәктәп, мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет түбәсез калган.

 

 

–Безнең авыл җирлеге башкарма комитеты мәдәният йорты бинасында утыра, – ди хисапчы Гөлшат Закирова. –Кичә давыл килгәндә үзебез дә эштә идек. Кичке 4ләр тирәсендә булды бу хәл. Дөньяны караңгылык басты, берни күренмәде. Ул да түгел нәрсәдер шатырдады. Сәркатип белән клуб өстебезгә ишелә ахры дип куркып тордык. Очып киткән түбәнең койрыгын гына күреп калдык. Давылы озак булмады үзе. Аннан соң урамга чыксак, танырлык түгел: бөтен-җирдә агач-ботак, шифер, калай. Берничә шәхси йортның да бер-ике шиферын кубарып аткан. Бүген әле менә тирә-юньне җыештырып кердек. Һаман да түбәсез утырабыз. Администрациягә ярдәм соарп мөрәҗәгать иткән идек, “булыр” дигән кебек булдылар. Өметләнәбез инде. Яңгыр яуса, йөзеп йөриячәкбез бит”,  – ди ул.

 

 


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 736 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 20 Июль 2017 09:50
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев