В заголовках  В тексте
Җомга, 22 Июль 2016 11:49

Коръәннең татарча тулы тәрҗемәсе әзерләнә (ФИКЕРЛӘР)

Коръәннең татарча тулы тәрҗемәсе әзерләнә (ФИКЕРЛӘР) Солтан ИСХАКОВ фотосы

Масштаблы хезмәт көтелә: Коръән китабын татар теленә тәрҗемә итәргә ниятлиләр. Аны Россиядә гомер итүче барлык милләттәшләребез дә укый алачак, дип белдерә Татарстан Диния нәзарәтендәгеләр. Проект авторлары бу эшне 2017 елга башкарып чыгабыз дип ышандыра.


2017 елның Корбан бәйрәменә татар телендәге Коръән кулга тотачакбыз... Мәгълүм булганча, Коръәнне тәрҗемә кылу омтылышлары моңарчы да булды. Изге китапны тулаем тәрҗемә итү өчен белемле белгечләр таләп ителә. Андый шәхесләребез дә бар икән. Җаваплы кешеләр исемлегендә Тәлгать Таҗетдин, Әлбир Крганов, Рәфыйк Мөхәммәтшин һ.б. мәртәбәле дин галимнәре кергән.

«Коръән – дөнья әдәбиятының борынгы үрнәге, шул ук вакытта ул фәлсәфә китабы да. Монда кешелек дөньясының язмышы, Җир йөзендә кешенең тоткан  урыны турында фикер йөртүләр, Кешегә, аның яшәү рәвешен, фигыль-гамәленә карап бәя бирүләр зур урын алып тора. Шуңа күрә Коръәнгә дин күзлегеннән генә карау җитми, аңа фән күзлегеннән дә карарга кирәк...» Әлеге фикерләрне атаклы академигыбыз Мирза Мәхмүтов язып калдырган. Татарстан Диния нәзарәте шушы көннәрдә Изге Коръән китабын бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча сөйләшүләр алып бара.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхсән үзе әлеге җәһәттән киңәшмә дә уздырды. Анда татар галимнәре, дин белгечләре катнашты. Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итәргә кирәклеге турында фикер алышынды. “Коръәнне бүгенге заман татар телендә чыгаруда ихтыяҗ бар, – ди  Камил Сәмигуллин. – Хәзерге вакытта Изге китапның татар телендә берничә тәрҗемәсе бар, әмма һәр версия тирәсендә бәхәсләр бара. Без киләчәктә галимнәр, тарихчылар, динчеләр, педагоглар куллана алырлык классик хезмәт булдырырга тиеш”. Коръән тәрҗемәсе расланганчы, халык тарафыннан хупланырга тиеш, дип саный дини лидерларыбыз.



Моңарчы  халыкка дин галиме Фәрит Салман, язучы Рабит Батулла хезмәтләре таратылды. Ә аларга кадәр Ногмани хәзрәт Коръән тәфсирен башкарганлыгы мәгълүм...

Коръән – мөселманнарның, шул исәптән татарларның да күңеленә изге сүз булып сеңгән һәм аларның рухи дөньясын тутырган китап. Укыгач пакь сөлгегә төреп киштәгә куеп сакланган язмаларның иң кадерлесе, дигән Мирза ага. Китапны татар теленә тәрҗемә кылу, телебезне саклауда да үз өлеш кертәчәк икәнен дә истән чыгармаска иде. 80нән артык телдә укыла торган Коръәннең татарча тулы классик басмасын әзерләргә алынулары бик хуп. Киң җәмәгатьчелек тә бу эшне хуплый. Укучыларыбызга кайбер милләттәшләребезнең фикерләрен җиткерәбез.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин:

– Белгечләребез бар. Китапны тәрҗемә итү төркеменә дини яктан гына түгел, ә татар филологиясе галимнәре дә катнашачак. Элегрәк татар телендә булган тәфсирләр дә каралачак. Гарәп телендә классик тәфсирләр, төрек телендә һәм шуннан соң аны заманча татар телендә бастырырга уйлыйбыз. Бу – бик мөһим эш. Ни өчен дигәндә, төрле тәфсирләр бар, төрлечә язылган, кеше күп кыенлыклар күрә, шөбһәгә керә. Ә бу – барлык белгечләр белән килешеп, фикерләшеп төзелгән тәфсир-тәрҗемә булачак. Аның дәрәҗәсе дә күпкә өстенрәк булыр дип көтелә.

Филология фәннәре кандидаты Резидә Сафиуллина:

– Коръәнне мин Аллаh сүзе дип таныйм. Аллаh сүзен кешеләргә тәрҗемә рәвешендә булса да тапшырыр өчен гарәп телен бик тирәнтен белү генә түгел, рухи яктан бик өлгергән шәхес булу мәслихәт. Аерым кеше һәрхәлдә субъективлыкка дучар. Шуна күрә мондый проектларны башкарганда коллегиаль рәвештә белемле шәхесләрнең киңәшләшеп эшләгән уртак тырышлыгы, уртак хезмәте булырга тиеш дип саныйм.

Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев:

– Əлбəттә, Коръəннең татар телендə булуы бик мөһим, чөнки гарəп əдəби телне саклап калган һəм татар телен дə саклап калырга ярдəм итəр дип уйлыйм. Тəрҗемə бүгенге көн «модерн» татар теленə тəржемə ителеп бастырылырга тиеш дип саныйм. Аның теле жиңел булсын иде, чөнки əдəби татар телен, яки архаизмнарны белүчелəр һəм гомуми дини текстларны төгəл аңлаучылар күп түгел. Татар теленең төрле шивəлəрендə сөйлəүчелəр һəм татар телен зəгыйфь белүчелəр дə аңлардай язылса, файдасы күбрəк булыр төсле тоела. Зур эшкә тотыналар, Аллаһы ярдәменнән ташламасын.

Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Зиһаншина:

– Коръән безгә дөрес яшәү рәвеше алып бару өчен иңдерелгән. Бу изге Китапның могҗизасы шунда: андагы хикмәтнең беркемнең дә төгәл генә тәрҗемә кылганы юк. Без Коръән аятьләренең чагыштырмача тәрҗемәсен генә алабыз. Шуңа күрә төрле бәхәсләрнең килеп чыгуы да табигый. Әгәр дә Диния нәзарәте галимнәре, белгечләре тәрҗемә кылу эшенә алынса, лаеклы хезмәт башкарылыр иде дип уйлыйм. Бик вакытлы һәм кирәкле гамәлгә тотынмакчылар, изге башлангычларында акыл һәм түземлек белән эш итсеннәр дияргә генә кала.


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1258 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 22 Июль 2016 12:56
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев