В заголовках  В тексте

Хәерле юл!

  • Ел башыннан Татарстанда 300дән артык машина йөртүче дәүләт теркәве билгеләрен яшерергә омтылган өчен җәзасын алган.

    Сишәмбе, 04 Апрель 2017
  • Быел март башына физик затларның - 26206, юридик затларның 62550 транспорт чарасы штрафлар турында хәбәр итүче электрон хезмәткә тоташкан. Шул рәвешле, бүгенге көндә 88 меңнән артык машина хуҗасы юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф карарларын электрон хат белән кабул итеп ала.

    Пәнҗешәмбе, 30 Март 2017
  • Яшь татарстанлылар "Машина йөртүчегә хат" акциясендә катнашты.

    Сишәмбе, 28 Март 2017
  • Питрәч районында, Казан-Шәмәрдән юлының 17 километрында "Тоннель" профилактика чарасы үтте.

    Дүшәмбе, 27 Март 2017
  • Быел  машина йөртүчеләрне күп кенә яңалыклар көтә. Шоферларга нәрсәгә әзер булырга кирәк?

    Пәнҗешәмбе, 12 Гыйнвар 2017 1
  • 2016 елда ике дистә елга якын ЮХИДИ башлыгы булып торган  Рифкать Миңнеханов  кәнәфиен бушатты. 60 яше тулып, пенсиягә чыгар вакыты җитүгә карамастан, Миңнехановсыз ЮХИДИга шикләнеп каручылар булмады түгел.

    Җомга, 06 Гыйнвар 2017
  • Татарстанда мотор ягулыгы сыйфаты илебезнең башка төбәкләре белән чагыштырганда яхшырак. Агымдагы елда да тикшерелгән бензин-дизель   ягулыгының 3,2 проценты гына тиешле стандартларга туры килми дип табылган. Күп еллар эчендә беренче тапкыр зур компанияләр арасында сыйфатсыз ягулык сату очраклары ачыкланмаган.

    Сишәмбе, 20 Декабрь 2016
  • Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле.

    Якшәмбе, 04 Декабрь 2016
  • Ир-атлар машина йөрткән хатын-кызны граната тоткан маймыл белән чагыштырырга яратса да, мин дә «права»га укырга уйладым бит әле. Таныш егетләр бу турыда ишеткәч: «Машина йөртә башлагач, алдан хәбәр салырсың. Бу вакытта өйдән чыкмабыз», дип шаяртырга тотынды. Көлегез-көлегез әле!  Сездән дә остарак машина йөртергә өйрәнермен! Башыма тай типкәндә дигәндәй, тиз генә автомәктәпкә язылдым да кайттым. Менә башланды кызык тормыш, минәйтим.  

    Җомга, 02 Декабрь 2016 5
  • Россия Финанс министрлыгы Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисын транспорт чарасына түгел, ә машина йөртүчегә бәйләп карарга җыена. Яңалык машина йөртүчеләр кесәсенә сугармы? Intertat.ru министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләрне өйрәнергә тырышты.

    Пәнҗешәмбе, 10 Ноябрь 2016
  • 2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы.

    Дүшәмбе, 07 Ноябрь 2016 3
  • Шушы көннәрдә илдәге юлларның куркынычсызлыгына багышланган махсус рейтинг төзелгән. “Россия юлларының куркынычсызлыгы өчен” дигән оешма төбәктәге юлларның ни дәрәҗәдә имин икәнлеген ачыклаган. Бу рейтингта Татарстан юл куркынычсызлыгы дәрәҗәсе буенча соңгы 53 нче урынны били. Тик Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре моның белән килешми.

    Чәршәмбе, 02 Ноябрь 2016
  • Җәяүле һәрвакыт хаклы. Бу сүзләрне юлдан тәпиләүчеләр даими рәвештә әйтә килә. Тик машина йөртүчеләр генә моның белән килешергә теләми. Чөнки авыллар аша уза торган федераль трассаларда кешене бәрдереп китү бернигә тормый сыман. Мәсәлән, Лаеш районының Сокуры авылындагы кебек.

    Җомга, 28 Октябрь 2016
  • Ни кызганыч, 40 процент юл-транспорт һәлакәтләре җәяүлеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Кеше гомеренең берни белән чагыштыргысыз бәһасен белсәк тә, никтер, юл йөрү кагыйдәләренә бармак аша карап, үзебезнең, якыннарыбызның, автомобиль йөртүчеләрнең тормышын фаҗига белән бәйлибез.

    Җомга, 21 Октябрь 2016
  • Алдан кычкырган кешенең башы авырта, диләр. Бу юлы, киресенчә, кычкырмаган кешенең башы авыртып китүе ихтимал. Ник дигәндә, машинаны кышкы сезонга күчерү турында алдан уйлый башлаган кеше транспортның куркынычсызлыгы турында хафаланмаска да  мөмкин.

    Чәршәмбе, 19 Октябрь 2016 Видео Карарга
Страница 3 из 7

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев