В заголовках  В тексте

Хәерле юл!

  • Татарстанда балалар өчен бердәнбер «Сакла» белем бирү интернет-порталы эшли башлады. Республикада юл-транспорт һәлакәтләрен киметү җәһәтеннән гамәлгә ашырылган интернет-портал юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә.

    Чәршәмбе, 10 Август 2016
  • Татарстанда мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре артып киткән. Мисал өчен, 2016 елның беренче яртыеллыгында гына да мототранспорт катнашында 69 һәлакәт теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда, бу төр аварияләр саны арткан. Аларда 7 кеше һәлак булган, 77се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

    Шимбә, 30 Июль 2016
  • “Халык инспекторы” республика халкы арасында популярлашканнан популярлаша бара. Машина йөртүчеләрне тәртипкә бастыру буенча махсус система Татарстанда инде 2014 елдан бирле эшләп килә...

    Дүшәмбе, 25 Июль 2016
  • Бу яллар гадәттәгедән кызу килде. 32 градус җылыда кемнең өйдә утырасы килсен, ди? Су керми чыдап булмый. Идел, Чулман ярларын су коенырга теләүче халык сырып алган иде. Аларда алма төшәрлек урын да булмады...

    Дүшәмбе, 18 Июль 2016
  • Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак.

    Җомга, 15 Июль 2016
  • Башкаланың үзәк урам һәм проспектларына якын урнашкан йортта яшәүчеләрнең тынычлыгы качкан: җәен төнге урам мотоцикл гөрелтесенә күмелә. “Хәтта тәрәзәне дә ачып булмый, балалар куркып уяна...” Шәһәрнең ЮХИДИ идарәсенә көн саен шундый эчтәлектәге хатлар килә. Дөньякүләм туристларны әсир итәрлек шәһәрнең шул рәвешле ямен бозарга ярамый. ЮХИДИ хезмәткәрләре җиң сызганып эшкә кереште. Кичәге хәлләр исә ауны тагын да көчәйтергә җирлек тудырды.

    Пәнҗешәмбе, 14 Июль 2016
  • Казаныбызда велосипедта йөрүчеләр арта бара. Шәһәр эчендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар салынуы да моңа этәргеч булып тора. Тик шул ук вакытта «сәпит» караклары да тик тормый: «ау» сезонына керешә. Мисал өчен, Казан шәһәрендә ел башыннан велосипед урлауның 129 (!)  очрагы теркәлгән. Велосипед машина түгел шул, аны сигнализациягә куеп булмый. Шулай булуга карамастан, бу төр транспортның урлауга каршы чарасын уйлап тапканнар.

    Чәршәмбе, 29 Июнь 2016
  • Җәй – сәфәрләр ае. Әлбәттә, беренче чиратта, балаларның каникулда дөнья күрәсе килә. Тик махсус утыргычка утырып кына бала гомерен саклап калып булганын кайбер ата-аналар, кызганыч, аңламый...

    Җомга, 24 Июнь 2016
  • Соңгы вакытта Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча артып киткән. Һәлак булулар да, имгәнүләргә дә бер генә әйбер сәбәпче: ул да булса – куркынычсызлык каешларын эләктермәү...

    Дүшәмбе, 20 Июнь 2016
  • Тиздән Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге техник күзәтү (техосмотр) операторларын контрольдә тотмый башлаячак. Мондый үзгәрешне Россия Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Министрлык китергән аңлатмаларга ышансаң, Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге ( Российский союз автостраховщиков ) бу эшне тулысынча үти алмый.

    Пәнҗешәмбе, 16 Июнь 2016
  • Россиядә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде. “Куркыныч йөртү” (“опасное вождение”) – хокук бозуның яңа төре нәкъ шулай атала. Әйтергә кирәк, документ инде берничә тапкыр кабат карауга җибәрелгән булган. Ләкин, нәтиҗәдә, кабул ителгән.

    Дүшәмбе, 13 Июнь 2016 2
  • Җәяүлеләрнең юлны тиешле урында чыкмавы, игътибарсыз булуы – еш кына авариягә китергән сәбәпләр. Кызганыч, һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләре истә тотылмый. Ә аннан соң, терсәк якын булса да тешләп булмый, гыйбарәсе искә төшә...

    Шимбә, 04 Июнь 2016
  • Билгеле булганча, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Җәй айларында исә ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә тагын бер баш бәласе өстәлә. Мотоцикл һәм скутерларда хәрәкәт итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бар дип тә белми.

    Дүшәмбе, 30 Май 2016
  • Елдан-ел Татарстан юлларындагы машиналар саны арта бара. 2005 елда республикабызда 906 мең транспорт чарасы теркәлгән булса, агымдагы ел башына автомобильләр исәбе 1 миллион 210 меңгә җиткән. Зур мегаполислар шул рәвешле зарарлы газлардан йотлыга. Ә транспортны табигый газга күчерү экологиягә зыянны бермә-бер киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

    Пәнҗешәмбе, 26 Май 2016
  • Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак.

    Чәршәмбе, 25 Май 2016
Страница 5 из 7

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев