В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 14 Сентябрь 2016 15:18

Полиция хезмәткәрләре яңа машиналар иярли

Полиция хезмәткәрләре яңа машиналар иярли фото: tatarstan.ru

Республикабыздагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокук саклау органнарының бер сулышта эшләве роль уйнамый калмый. Әлбәттә, аларга җинаять эзенә төшүдә шактый чакрымнар узарга туры килә. Монда инде тимер атлары гына чыдамлы булсын, диясе кала.


Татарстанда эш машиналары даими яңартылып тора. Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә полиция хезмәткәрләренә 50 яңа машина тапшырдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үзе, патруль-сак хезмәте, участок полиция һәм дежур часте бүлекләре хезмәткәрләре кулына яңа «тимер ат»ларның ачкычларын тапшырды.

Республиканың дежур частьләренә 15 УАЗ-396222 автомобиле һәм патруль-сак хезмәтенә 15 УАЗ-Патриот машинасы алу өчен федераль бюджеттан акча бүленеп бирелгән. Ә  участок полиция хезмәткәрләренә ВАЗ-21214 маркалы 20 машина алуда республика ярдәмгә килгән.

Хезмәт вазифаларын башкаруда яңа машина алу бәхете Мамадыш районы Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүче Ринат Җиһангәрәевкә дә тәтегән. Аның хокук саклау бүлегендә эшләвенә 28 ел булган икән инде. Бүген полиция хезмәткәренә ВАЗ-2121 (“Нива”) автомобиле тапшырылды.

- Моңа кадәр мин ВАЗ-2107 автомобилендә йөри идем. Полиция хезмәткәре булгач, юлда күп йөрергә туры килә. Көненә 300-400 чакрым үткән вакытлар да бар. Безнең эштә машина тиз туза. Җинаятьләр дә булып тора, алар эзеннән дә шактый чабарга туры килә. Әле күптән түгел браконьерлык белән шөгыльләнгән балыкчыны тоттык, – дип сөйләде Мамадыш районы Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок хезмәткәре Ринат Җиһангәрәев. Аның әйтүенчә, авыл җирлеге өчен “Нива” машинасы – иң кулае. Мамадыш районы территориясе бик зур. Җирлек тауларга бай булганлыктан, биредә ВАЗ-2107 машинасы белән йөреп булмый шул.

 – Гражданнарның хокукларын саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү – сезнең төп бурычыгыз. Ләкин тиешле дәрәҗәдә материаль-техник база белән тәэмин ителмәсә, яңа технологияләр кулланылмаса, бу эшне башкарып чыгу авыр. Россия Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан республикасы бу эштә ярдәмгә килә. Бүген безнең алда җитди бурычлар тора. 18 сентябрьдә без Дәүләт Думасына сайлауларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиешбез. Яңа автомобильләрегез белән котлыйм, эшегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип тәбрикләде Рөстәм Миңнеханов.



Медаль ияләрен тапты

Бүген, Росия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Яр Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсе ведомстводан тыш сак хезмәте машина йөртүчесе, полициянең өлкән сержанты Рамил Исмәгыйлев һәм шушы ук шәһәрнең өлкән полиция хезмәткәре, полиция прапорщигы Данияр Исхаков “Үлүчеләрне коткару” медале белән бүләкләнде. Шушы ике хезмәткәр 2015 елның февралендә янгын чыккан фатирдан 56 яшьлек  ир-атны үлемнән коткара.

–  Янгын урынына килеп җиткәч, күршеләре өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтте. Шуннан соң без әлеге биш бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ир-атны табып алдык. Ул аңсыз ята иде, – дип сөйли Данияр Исхаков. Бу полиция хезмәткәренең әле беренче тапкыр шундый зур бүләк алуы икән. Үзе сайлап алган хезмәте тынгысыз булса да, тормышына куркыныч янаган очракларга юлыксалар да, хокук сакчысының эшенә гаиләдәгеләре дә хөрмәт белән карый.



Аның кулдашы Рамил Исмәгыйлев бу вакыйганы әле дә хәтерли. “Төнге сәгать икедә 32нче комплекстагы бер йортның 4 катында төтен чыгуы турында хәбәр иттеләр. Янгын сүндерү хезмәткәрләре, ашыгыч яррдәм машинасы килеп җиткәнче, без әлеге ир-атка беренче ярдәм күрсәттек. Ул кеше хәзерге вакытта да исән-сау”, – ди полиция хезмәткәре.

Шулай ук тантанада 6 полиция хезмәткәренә Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, 7 хокук сакчысына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Бөтен машина сыймаган

Татарстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин исә үз чыгышында бүгенге чараның илебездә, республикабызда полиция проблемаларының ничек хәл ителүенә мисал булып торуын ассызыклый.

- Бүген тапшырыла торган машиналарның яртысын диярлек сатып алу өчен чыгымнарны республика бюджеты каплады. Бөтен автомобильләр дә плацка сыеп бетмәү сәбәпле, 40тан артык машина бүлекләрдә тапшырылачак, – диде министр.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: полиция хезмәткәрләрен федераль дәрәҗәдә ике этапта кыскартулар булса да, татарстанлылар эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта республика полиция хезмәткәрләре материаль-техник база белән тәэмин ителү буенча беренче урыннарны били. Эшчәнлекләре дә, башкалар белән чагыштырганда, югары.

Бүген тапшырылган яңа машиналарны исәпкә алсак, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренең транспорт белән тәэмин ителүе 96 процентны тәшкил итә. Участок полиция хезмәткәрләре «тимер ат»лар белән тулысынча тәэмин ителгән. Патруль сак хезмәтенең 97, ә дежур частьләренең 93 процентының хезмәт машинасы бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 599 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев