В заголовках  В тексте
Җомга, 07 Октябрь 2016 06:52

Автоледилар машинада оча гына, канатлар да кирәкми...

“Руль артындагы хатын-кыз – граната тоткан маймыл” дигән гыйбарә белән килешми бу кызлар. “Машина йөртүче барлык хатын-кызларны да бер калыпка кертергә ярамый,” – ди алар. Шулай булмый ни, “Автоледи” Бөтенроссия конкурсында 125 хатын-кыз арасында иң яхшылар рәтенә кереп кара әле син!


Татарстан данын яклаган Камилә Мөхәммәтҗанова белән Анна Кулагина сентябрь ахырында Санкт-Петербург шәһәреннән җиңү белән кайтты. Хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында үткәрелгән “Автоледи” бәйгесендә команда хисабында көмеш медаль яулый алар. Ә шәхси исәптә Камилә өченче урынга лаек була.

VI “Тормыш иминлеге өчен юллардагы куркынычсызлык» Халыкара конгрессына багышланган әлеге чара 29-30 сентябрь көннәрендә уза. Иң яхшы автоледи исеменә лаек булу өчен Россиянең 63 төбәгеннән 125 гүзәл зат көч сынаша. Алар барысы да үз республика, өлкәләрендә үткәрелгән конкурста җиңү яулап, Россия этабына уза. Камилә белән Анна да – шундыйлар рәтендә.



- Мин автоспорт белән инде 14 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Бу – минем 18 яшьлек кызлар арасында катнашкан беренче конкурсым. Беренче чиратта, әлеге бәйге зур җаваплылык та, чөнки командада ике генә кеше. Синең нәтиҗәләреңнән команданың  тормышы хәл ителә, – дип сөйләде Камилә Мөхәммәтҗанова.

Аннага килгәндә, аның рәсми рәвештә машина йөртү стажы 2,5 ел. Ләкин беренче тупкыр руль артына ул 6 яшендә утырып караган. Бәләкәй кызчыкны машина йөртү белән әнисе Татьяна таныштырган. Ханым үзе дә күп тапкырлар Россиядә автоспорт буенча чемпион исеменә лаек булган икән. Анна өчен әнисе бу өлкәдә дә яхшы үрнәк булып тора. 10 яше тулып киткәч, кыз профессиональ рәвештә Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбендә автоспорт белән шөгыльләнә башлый.

Чыннан да, кызлар “Автоледи”га тырышып-тырмашып ике ай буе әзерләнгән. Бәйгедә Татарстанның гүзәл затлары тизлекне алмаштыру тартмасының (коробка передач) автоматлаштырылган төрендә йөри.
Конкурс биремнәрен алай ук авыр, дип санамый кызлар. Квалификация трассасын уңышлы гына үтсәң, автомат рәвештә син финалга эләгәсең икән. Шулай ук катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча тест та чишәргә туры килә. Финалга чыккач, тагын бер тапкыр трассаны үзеңә «буйсындырасың». Анда артка һәм алга змейка узарга, чикләнгән киңлектә борылу, машинада “сигезле” формасын ясарга кирәк була.



- Мондый төр ярышларда шактый тәҗрибәм булса да, конкурста катнашу җиңел булмады. Беренче чиратта, мораль яктан авыр иде. Ләкин икенче урынга лаек булуыбызның сере бик гади: ул безнең бердәм булуыбызда. Камилә белән без команданың нәрсә икәнен яхшы беләбез. Чөнки автоспорт – ул команда спорты. Без яшьтән бирле профессиональ юнәлештә команда исәбендәге мондый чараларда катнашабыз. Һәм, әлбәттә, күнекмәләр турында да әйтми кала алмыйм. Чөнки тырышкан – табар, ташка кадак кагар, – дип бәйге вакытын искә төшерә Анна Кулагина.

Чыннан да, кызлар ялкаулыкка ирек бирмәгән: алар көн саен бәйгегә әзерләнгән. Республиканың ЮХИДИ идарәсе дә ярдәмгә килгән: конкурста катнашучы гүзәл затларга әзерләнер өчен махсус кабинетлар тәкъдим иткәннәр. Камиләгә исә юл йөрү кагыйдәләре буенча тест аеруча авыр булган, чөнки анда бер генә хата ясасаң да, алдагы турга үтмәү куркынычы булган.



Әйтергә кирәк, Анна республика дәрәҗәсендә уздырылган “Автоледи” конкурсында беренче тапкыр 2014 елда катнашып, икенче урын алуга ирешә. Быелгы бәйгедә беренче урын ала. Камиләгә килгәндә, ул быел Анапа шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия ярышларында катнашып, команда һәм шәхси исәптә беренче урын алуга ирешә. Моңа кадәр бәйге тарихында 18 ел дәвамында конкурста бары тик егетләр җиңә торган була. Татар кызы исә бу стереотипны юкка чыгара.

Шәхси исәптә җиңгән Камиләгә бүләккә планшет бирелсә, команда исәбендә җиңү өчен кызларның икесенә дә алтыннан ясалган асылмалы бизәк бүләк ителә. Гүзәл затларга бүләкләрне Федерация Советы вице-спикеры Юрий Воробьев, Россиянең юл хәрәкәте куркынычсызлыгының баш дәүләт инспекторы Виктор Нилов, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте хәрәкәте рәисе Валерий Содунов тапшыра.

Гомумән алганда, команда исәбендә беренче урынны Санкт-Петербург кызлары алса, икенче урында – татарстанлылар. Ленинград өлкәсе кызлары бронза медаль алуга ирешә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 946 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 08 Октябрь 2016 12:22
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев