В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 12 Октябрь 2016 15:12

ЮХИДИда яңалык: инспекторларны видеокамера күзәтә

ЮХИДИда яңалык: инспекторларны видеокамера күзәтә Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотосы

ЮХИДИ инспекторларының «койрыкларын бозга катырмакчы» булалар. Постта кизү торган “гаишник”ларның эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Шулай итеп, ЮХИДИ инспекторларының эше энә күзеннән үткәреләчәк, дигән сүз.


Быелның сентябрь аенда кергән бу яңалык исә машина йөртүчеләр даирәсендә дә, ЮХИДИ инспекторларының үзләре арасында да күп кенә бәхәсләр тудыра. Кемдер моңа аяк терәп каршы булса, кемдер, киресенчә, сөенә генә.

Татарстанныкылар һәрвакыт контрольдә

Хәтерләсәгез, моңарчы инспекторларның эшчәнлеген күзәтә торган видеокамералар эш машиналарына гына куела иде. Шуңа да алар һәрдаим контрольдә булырга өйрәнеп килә, бугай. Машинадагы җайланмалар смена башланганнан алып, ахырына кадәр барысын да яздырып бара. Бу видеолар махсус серверга җибәрелә.

- Әлеге җиһазлар (киемгә беркетелә торган видеокамералар турында сүз бара – авт.) Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең хокук саклау проблемаларын хәл итү, инспекторларның эшен контрольдә тоту,  хокук куллану эшчәнлегендә законга тугъры калу максатыннан куела, – дип белдерде “Intertat.ru” хәбәрчесенә Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.



Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: яздырылган видеоларны берничек тә үзгәртеп булмый.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта безнең республикада инспекторларның эшчәнлеген барлыгы 96 камера теркәп бара. Видеокамераларның барысы да республика бюджеты акчаларына алынган.

Бәдрәфкә барганда камераны сүндерергәме?

Киемгә беркетелә торган видеорегистраторлар республиканың юл-патруль хезмәте бүлекчәләре һәм ЮХИДИның теркәү-имтихан бүлекчәләрендә кулланыла.

Әлегә бу яңалык Татарстанның барлык районнарына да барып җитмәгән. Мисал өчен, Теләче районында ЮХИДИ инспекторлары “иректә” йөри. Бүгенгә аларның киемнәренә видеокамералар урнаштырылмаган. Бу яңалыкның Казаннан 80 чакрымда урнашкан Теләчегә кайчан килеп җитәчәге дә төгәл билгеле түгел. Ләкин ни генә булмасын, Теләче муниципаль районының  ЮХИДИ бүлегендә бу яңалыкны бик өнәп бетермиләр.

– Мин әлеге яңалыкка тискәре карыйм. Юлда нәрсә генә булмас бит! Бу әле юлларда хокук бозу гына булып тора дигән сүз түгел. Анда бит кеше белән аралашу да язылып бара, – ди Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Илнур Кәлимуллин.

Белгәнебезчә, ЮХИДИ инспекторларының кизү тору сәгатьләре график буенча башкарыла. Кайвакыт постта тору 8 сәгатькә дә сузылырга мөмкин. Кешенең үз хаҗәтләре дә бар: әбәт ашау, бәдрәфкә бару һәм башкалар. Бу вакытта камераны сүндереп куймыйча да булмый. Сүндереп куйсаң, нигә сүндергән, дип әйтергә мөмкиннәр. Бу вакытта нишләргә соң: камераны сүндермичә бәдрәфкә барыргамы, әллә сүндереп?.. Аннары шелтәләгәннәрен көтәргәме?

Илнур Кәлимуллин әйтүенчә, һәр ЮХИДИ инспекторының шәхси вакыты бар: “Аның ял итеп тә аласы килә, тәмәке тартуы да мөмкин. Ә монда бөтен нәрсә яздырылып бара. Инспекторның эше болай да кеше күз алдында. Камералар булгач,  контроль тагын да зуррак дигән сүз”, – ди башлык.

Видеокамера куеп, ришвәтчелеккә балта чабып булырмы?

Россия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстандагы бүлеге дә бу яңалыктан читтә калмаган.



- Миңа калса, киемгә видеокамера беркетү – ЮХИДИ инспекторларына карата артык җәзалау. Автомобильләрдә торган видеорегистраторлар да җитә иде. Бу эш әлеге структурага ышаныч дәрәҗәсе аз булу белән аңлатыла. Ләкин монда бер-береңә видеокамера беркетеп ышаныч дәрәҗәсен арттырырга түгел, ә башка юл белән китәргә иде. Беренче чиратта, инспекторларның юлдагы куркынычсызлыкка игътибарын арттырырга кирәк. Мисал өчен, әгәр җәяүлеләргә юл бирмәгән йөртүчеләрне ачыклау рейды булса, башка хокук бозуларга да игътибар итәргә кирәк, – ди Россия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстан буенча төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин.

Алты еллык стажы булган Динар Вәлиев исә үзен тәртипле машина йөртүчеләр рәтенә кертә. Мондый тәҗрибәнең башка илләрдә инде күптән куллануын әйтә ул.

– Дөресен генә әйткәндә, бу – бик яхшы идея. Кайбер очракларда ЮХИДИ инспекторлары үзләре, кайберләрендә автомобиль йөртүчеләр дөрес булмый.  Артык “блат”лы йөртүчеләр ЮХИДИ инспекторларын гаепләп калдырырга да күп сорамый. Иң мөһиме – мондый видеокамераларның тиешле дәрәҗәдә эшләве. Камера эленеп кую ул бер әйбер. Әгәр ул, чыннан да, яхшылап уйланылган чара икән, моны хуплыйм гына, – ди тәртипле  Динар.



Инспекторлар киеменә видеокамера беркетү ЮХИДИ өлкәсендәге ришвәтчелеккә нокта кую максатыннан да алып барыла. Җайланма шулай итеп беркетелә ки: инспектор документларны тикшергәндә, машина йөртүченең йөзе күренеп тора.

- Камералар торса да, тормаса да, теләгән кеше җаен таба инде ул. Әлбәттә, беренче вакытта ришвәтчелекне киметер. Әмма мода үзгәргән саен, яшерен-батырын түгел, яңа махинацияләр барлыкка килеп тора. Нәрсә булса да уйлап тапмыйча калмаслар, – ди Динар.

Рамил Хәйруллин әйтүенчә дә, беренче вакытларда бу ришвәтчелек фактларын киметер. Әмма уйлап табарга яраткан халыкны моның белән туктатып калыр микән соң? Киемгә камера элеп кенә глобаль проблемалар хәл ителерме?


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1643 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 12 Октябрь 2016 15:53
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев