В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 02 Ноябрь 2016 18:00

Юл куркынычсызлыгы: рейтингта соңгы урын дөресме?

Шушы көннәрдә илдәге юлларның куркынычсызлыгына багышланган махсус рейтинг төзелгән. “Россия юлларының куркынычсызлыгы өчен” дигән оешма төбәктәге юлларның ни дәрәҗәдә имин икәнлеген ачыклаган. Бу рейтингта Татарстан юл куркынычсызлыгы дәрәҗәсе буенча соңгы 53 нче урынны били. Тик Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре моның белән килешми.


Аңлатып узыйк: әлеге рейтинга халкы 1 миллионнан артып киткән һәм юлларының озынлыгы 5 мең километрдан арткан 53 төбәк кертелгән. Аны төзегәндә төбәктә яшәүчеләрнең, юл-транспорт һәлакәтләренең, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны, төбәктәге автопарк күләме дә исәпкә алынган.

Татарстанныкылар һәр кимчелекне язып бара

- Рейтинг төзүчеләр быел бәяләү критерийларын үзгәрткән. Татарстанның ЮХИДИ инспекторлары һәр һәлакәттән соң бөтен җитешсезлекләрне исәпкә алып, теркәп бара. Машина йөртүченең кимчелеге генә түгел, ә моңа тәэсир итә алган башка факторлар да исәпкә алына. Мисал өчен, тиешле урында яктырткычлар булмау яки юл билгеләренең күренмәве – боларның барысын да инспекторлар энә күзеннән үткәрә, – дип ассызыклый Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.



Әлбәттә, әгәр Татарстан инспекторлары һәрбер кимчелекне теркәп бармаса, республиканың бу рейтингта югары урыннарны биләве дә мөмкин иде. Ләкин аларның статистиканы яхшыртыр өчен генә мондый адымга барасы килми. Шуңа да алар чынбарлыкны язабыз, дип ассызыклый. Әгәр Россиянең башка төбәкләре дә Татарстан мисалы буенча барса, бәлки аларның да бу рейтингтагы позицияләре түбәнгә тәгәрәр иде, мөгаен.

- Россия юлларындагы ситуация яхшырмый. Әгәр былтыргы һәм быелгы рейтингларны чагыштырсак, куркынычсызлык «коэффициент»лары бик азга гына кими. Мисал өчен, шул ук Татарстанда 2015 елда коэффициент 3,3 булса, быел – 3,15. Ләкин үлүчеләр, җәрәхәт алучыларның саны кимеми, – дип искәртә “Россия юлларының куркынычсызлыгы өчен” дип аталган оешма эксперты Сергей Воробьев.

Әмма әлеге вәзгыятьне “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы үзгәртер дип өметләнәләр. Бу документ Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш Советының өстенлекле карары булып тора.


 


Аварияләрдә подрядчы оешмалар да гаепле

Ленар Габдрахманов әйтүенчә, республикадагы һәр икенче һәлакәттә юл челтәренең начар булуы сәбәпче икән. Шулай итеп, юл хуҗаларына әлеге кимчелекне бетерер өчен күрсәтмә бирелә. Әгәр һәлакәт федераль дәрәҗәдәге юлларда була икән, бу очракта – Волго-Вятскуправтадор, ә төбәк юллары булса башка оешма җавап бирә. Һәр юл участогы өчен билгеле бер оешма җаваплы. Хәзерге вакытта Татарстанның 4 муниципаль районы бернинди оешма белән дә килешү төземәгән.

Быел гына да юл челтәрләренең начар торышы буенча 2691 күрсәтмә язылган. Аларны башкармаган өчен 417 административ материал тутырылган. Шунысын да әйтергә кирәк: бер күрсәтмәдә берничә җитешсезлек теркәлергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: 29-30 октябрь көннәрендә республикада дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Алар нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды. Бәла-казаларның барысында да машина йөртүчеләр гаепле. Чөнки алар автомобиль шиннарын кышкыга алмаштырмаган була.

Ләкин шул ук вакытта инспекторлар юл челтәре хуҗаларына да шелтә белдереп, күрсәтмәләр язып биргән. Чөнки биш һәлакәтнең өчесендә җитешсезлекләр ачыкланган. Әйтергә кирәк, әлеге кимчелекләр дүрт сәгать эчендә юкка чыгарылырга тиеш.



– Безнең фикеребезчә, подрядчы оешмалар юлның бозлавык икәнлеге турында алдан кайгыртып куйсалар, бәлки бу һәлакәтләр булмас та иде. Хәзерге вакытта һәлакәтләр теркәлгән җирләрдәге юл оешмаларына карата күрсәтмәләр язылган. Урындагы кешеләр дә җаваплылыкка тартылачак. Бу саннар да безне рейтингта соңгы урынны алуга этәрәчәк. Юл-транспорт һәлакәтләре булу – безнең эшләп бетермәвебез нәтиҗәсе дә. Шуңа да без үзебездән җаваплылыкны төшермибез, – ди Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
 


2016 елның 10 ае дәвамында Татарстанда 4179 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 357 кеше үлгән, ә 5124 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

 

Әгәр 2015 елның сентябре белән быелның сентябрен чагыштырсак, статистика буенча юл һәлакәтләре һәм аларда җәрәхәт алган кешеләр саны кимегән. Октябрь айларын чагыштырсак, монда инде һәлакәтләр, зыян күрүчеләр бераз арткан.

Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда 9 ай эчендә 310 кеше һәлак булган. Ә бу рейтингта Башкортстан (368 кеше һәлак булган), Түбән Новгород (337), Самара өлкәләре (315) - лидерлар рәтендә.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1251 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 03 Ноябрь 2016 10:43
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев