В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 14 Июнь 2017 20:46

Шлемсыз мотоциклчы авариягә очрап, башын гына түгел, җенес органнарын да имгәткән

Яр Чаллыда таксист йөртү хокукы да булмаган мотоциклчы егетне чак кына үтерми калган. Кичә кичке 17 сәгать 40 минутта, Чаллының Татарстан урамында, 25 нче комплекс каршында авария була. Бу хакта “Вести КАМАЗа” хәбәр итә.


“Ниссан Альмера” автомобилендәге 40 яшьлек таксист, юлда барганда маневры куркынычсыз икәненә инанмыйча, мотоцикл белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, мотоциклны иярләгән 27 яшьлек егетнең баш мие селкенә, баш мие җәрәхәтен ала, җенес әгъзаларына да зыян килә. ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, мотоциклистның йөртү хокуклары булмаган, алай гына да түгел, шәһәр буенча ул мотошлемсыз һәм дәүләт номерларыннан башка хәрәкәт иткән. Әмма мотоциклчы егетнең бу хилафлыклары таксист гаебен капламый. Юл инспекторлары мотоцикл хуҗасын бәрелешкәндә бары тик тизлек югары булмавы коткарып калганлыгын әйтә.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 536 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 15 Июнь 2017 13:38
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев