В заголовках  В тексте
Җомга, 06 Май 2016 14:32

Хокук сакчылары сугыш истәлекләре белән уртаклаша (ФОТО)

Хокук саклау органнарында эшләгән ветераннарның күпчелеге Курск дугасыннан алып Берлинга кадәр барып җиткән. Бүген алар хөрмәтенә узган тантаналы митингта әлеге газаплы елларны тагын бер кат искә төшерделәр. Газиз уллары, тормыш иптәшләре белән берничә елга, ә кайберләре белән мәңгелеккә саубуллашу мизгелләрен караганда күзләр чыланды...


“Дәрәҗәне саклыйбыз”

Ветераннарны лицейчылар каршы алды, укучылар һәрберсе кулында Бөек Ватан сугышында катнашучының портретын тоткан иде. Шулай итеп, алар “Үлемсез полк” акциясен башлап җибәрде. Театральләштерелгән программа тәмамлангач, ветераннарга тәбрикләү сүзләре яңгырады.



- 9 Май – ул гомумхалык бәйрәме. Бөек Ватан сугышы ветераннары, завод-фабрикаларда, кырларда хезмәт куйган кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бездә бүген аяз күк йөзе. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып торасыз. Без дә, үз чиратыбызда, шушы дәрәҗәне саклап барырга тырышабыз. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы – илдә һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда булдырылган традицияләрне алга таба дәвам итәчәкбез. Кадерле ветераннар, сезгә алдагы гомерегездә исәнлек-саулык телим, һәрвакыт якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәгез! Сезнең алдыгызда баш иям, – дип котлады Татарстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты  Артем Хохорин.



Татарстан буенча баш федераль инспектор, полиция генерал-майоры Ринат Тимерҗанов әйтүенчә, яшь буынга да Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди авырлыклар белән бирелгәнлеген аңлату кирәк. Чөнки кайбер илләрдә тарихны үзгәртеп күрсәтү дә күзәтелә.

Авырлыклар күрсәләр дә, күңелләре көр!

Бәйрәм тәмамланганнан соң, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре үз хатирәләре белән дә уртаклашты. Бөек Ватан сугышында катнашкан Борис Ботков сугыштан соң 15 ел – армиядә, 27 ел Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән. Берлинда мемориал ачылуда да катнаша ул.

- Мин 93 ел дәвамында тормышка шатланып яшим. Инде менә 71 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен каршылыйм. Мин Бөек Ватан сугышының ахырында, инде икенче тапкыр яраланганнан соң, Ак диңгездәге Мудиук утравына эләктем. Анда без хәрби бурычыбызны башкарганда, рация буенча Германиянең капитуляцияләнгәнлеген игълан иттеләр. Моны ишеткәч, кызыл гвардиячеләр “Ура!” дип шулкадәр каты кычкырды ки, әгәр бу шатлыкны ак аюлар ишеткән булса, мөгаен, алар тагын да төньяккарак китәрләр иде, – дип искә ала ул елларны Калинин һәм 2 нче Украин фронтында катнашкан, “Максим” пулеметларының пулемет взводы командиры булган Борис Ботков.



Аның фикеренчә, Россиядә бу бәйрәмгә шактый әһмият бирү дөрес. Халык, чыннан да, бу бәйрәмне куанып каршы ала, ди ул.

Бәйрәмгә Казаннан гына түгел, Татарстан районнарыннан килүчеләр дә шактый. Хәзерге вакытта Балтачта гомер итүче  Мансур ага Хәсфиуллин – шундыйлардан.

- Сугышта мин Варшава шәһәрен алуда катнаштым, Польшада булдым. Безне фронттан Сарытауга кайтардылар. Чөнки мин танк командиры белгечлегенә хәрби училищеда укый идем.  2 ел да 6 ай дәвамында мин “бик яхшы” билгесенә укыдым. Танкны йөрткәндә, күзгә чүп эләгеп, госпитальгә эләгергә туры килде. Укучылар хәрби дәрәҗәләр алып, частькә киттеләр, мин калдым.  Демобилизация белән авылга кайттым, озак тормыйча, Казанга хокук саклау органнарына эшкә чакырып алдылар, – дип сөйләде безгә отставкадагы полковник Мансур Хәсфиуллин.



1948 елдан алып 1979 елга кадәр Мансур ага оператив хезмәттә эшләгән. Халык белән эшләгәндә, гадел булуы аркасында, аны бик хөрмәт иткәннәр. Хөкүмәт тарафыннан мактау грамоталары алуы, бихисап күкрәк билгеләре дә шуңа дәлил булып тора. Тиздән Мансур  ага 91 яшен тутырачак. Шулай булуына карамастан, ул әле дә көр күңелле, тормышка шатланып яши, укучылар, студентлар белән очраша. Ләкин гаилә тормышында да авырлыклар читләп үтмәгән аны. 41 яшендә – кызы, 27 яшьтә малае вафат булган. Узган ел исә тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчкән. Хәзер ул берүзе генә яши.

“Дәүләт тарафыннан яхшы пенсия алам, хәтта оныкларыма да булышам әле. Бәйрәмгә бик шатланып килдем. Карчыкның гомерен Ходай Тәгалә миңа биргәндер, аның гомерен яшимдер кебек тоела. Министр белән дә исәнләшеп, күрешергә насыйп булды”, – ди ул куанып.

Шуны да ассызыкларга кирәк: Бөек Ватан сугышыннан соң, иң күп ветераннар хокук саклау хезмәткәрләре булган. Илдә тәртип урнаштыруда, иң беренчеләрдән булып, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көч куйган.



Хәзерге вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Бөек Ватан сугышында катнашып, хокук саклау органнарында эшләгән 56 кешегә ярдәм күрсәтә. Шулай ук аларга тиңләштерелгән 26 ветеран, блокадалы Ленинградта яшәгән 1 кеше, 76 тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашып, ирләре һәлак булу сәбәпле, 33 тол хатынга да булышалар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 700 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев