В заголовках  В тексте
Җомга, 06 Май 2016 18:16

Сугыш ачысын күргән табиблар хөрмәтләнде

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бүген үз ветераннарын хөрмәтләде. Гомер буе диярлек медицина тармагында көч куйган, 71нче Җиңү язын исән-имин каршылаучы 125 өлкән яшьтәге кеше бүген бик күп җылы сүзләр кабул итте.


Очрашу Казан медицина көллиятендә узды. Билгеле, бу очраклы түгел. Үз гомерен сәламәтлек саклау тармагы белән бәйләргә теләгән егет-кызлар өчен табиб-ветераннар үрнәге бәяләп бетергесез.

- 71нче Тынычлык язы өчен без, әлбәттә, ветераннарыбызга рәхмәтле. Алар арасында сугыш кырларында дошманга каршылык күрсәткәннәр дә, тылда госпитальләрдә эшләүчеләр дә, заводларда-фабрикаларда, кырларда эшләп Җиңү көнен якынайтучылар да бар.  Аларга кырыс сынаулар кичерергә туры килгән. Медицина хезмәткәрләре җилкәсенә  дә күп кенә авырлыклар төшкән. Аларның бурычы Кызыл Армия солдатларын аякка бастыру иде. ТАССРның тыл госпитальләрендә генә 20 дивизия яңадан сугыш кырына кайтарылган. Без бу батырлыкларны, Сезнең керткән өлешегезне, әлбәттә, хәтеребездә тотабыз, – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.



Министр сүзләренчә, республикабызда ветераннарга зур хөрмәт-ихтирам күрсәтелә. Медицина һәм социаль юнәлешләрдә күп эшләр эшләнә. Гомумән, сәламәтлек саклау тармагы бер урында тормый, дип, Гадел Вафин ветераннарны системадагы бүгенге үзгәрешләр белән таныштырды.

Мылтык тотып сугышмасалар да, табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар бөтен сугыш ачысын тойган. Алар яраланган солдатларны сугыш кырларыннан үз җилкәләрендә дә алып чыккан, күпме кешенең газапларын үзләренекедәй кичергән.

Зәйнәп Гафаровага агымдагы елның ноябрендә инде 94 яшь тула.  Ә сугыш башланганда аңа әле нибары 19 яшь кенә булган. Яңа гына өч еллык Казан фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаган кыз санитар ротага шәфкать туташы булып алына.  Дүрт ел эчендә аның кулы аша бихисап яраланган солдат уза. Ротасы да күп җирләрне кичә. 1944 елның апрелендә  Молдавиядә чакта кыз бик каты авырып китә. Яңа киез итекләр артыннан бару фолликуляр ангина белән тәмамлана. Өч көн буе ул югары температура белән медсанбатта ята. Хәле шулкадәр авыр була ки, хәтта үлгән дип аның өстенә ак җәймә дә каплаган булалар. Вакытында аңга килеп кенә ул Молдавия җирендә күмелмичә кала.



– Шуннан соң госпиталь һәм демобилизация булды. Кызганычка, Җиңүне үз ротам белән каршыларга насыйп булмады, – дип бераз үкенеп искә ала Зәйнәп апа.

Сугыш тәмамланганнан соң да Зәйнәп Гафарова сәламәтлек саклау тармагында көч куя. 5нче шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Аннары республикабызның төрле районнарында фельдшерлык-акушерлык пунктларында хезмәт куя. 1969 елда инде яңадан Казанга әйләнеп кайтып,  11нче балалар поликлиникасында алыштыргысыз хезмәткәр була.  Аннары инде күп еллар балалар бакчасында нәниләрнең сәламәтлеген кайгырта.

Бүген дә, 93 яшь булуына карамастан, Зәйнәп апа бик актив, тормыш яратучан. Ветераннарның барысын да сугыш шулкадәр чыныктырган күрәсең, аларның бер дә бирешергә исәбе юк.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 654 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев