В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 22 Июнь 2016 14:55

Буыннар хәтере мәңгелек!

Бүген Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнь иртәсе илебез тарихында иң дәһшәтле һәм куркыныч көн буларак уелып калды. Нәкъ шушы көнне тулы бер ил халкы бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. Батырлыгы, бердәмлеге аркасында иң катлаулы бәрелештә җиңүче буларак танылды.


2015 елның 22 июнендә “Буыннар хәтере”( “Память Поколений”) дип аталган федераль масштабтагы хәйрия фондына нигез салынды.  Фондның миссиясе Россия халкының батырлыгы хакындагы хатирәне саклау, Бөек Ватан сугышы кырларында һәм башка бәрелешләрдә катнашкан каһарманнарыбызга ярдәм итү. Яшьләр арасында аңлату чаралары, патриотик рухтагы программалар оештыру, үз илебезгә карата ватанпәрвәрлек хисләре уята торган проектлар оештыруны күздә тота. Фондның президенты – Валентина Терешкова.
 
Бер ел дәвамында “Буыннар хәтере” хәйрия фонды 650 дән артык ветеранга ярдәм күрсәтте. Хәзерге вакытта 150 гариза тикшерелә. Фонд ветераннар белән ел әйләнәсендә эшчәнлек алып бара: инвалид коляскалары, медицина кирәк-яраклары, тернәкләндерүдә зур ярдәм күрсәтә. Адреслы ярдәм мохтаҗ ветераннарга теге яки бу мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Илебезне саклаган, җиңүне якынайткан ветераннарны без онытырга тиеш түгел! Тарихын белгән җәмгыять кенә өметле киләчәккә атлый ала. Хәйрия фонды эшчәнлегенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала: моның өчен кызыл канәфер сатып алырга кирәк.

Фонд “Кызыл канәфер” (“Красная гвоздика”) хәтер тамгасын популярлаштырырга омтыла. Әлеге значок ил өчен коелган кан, хәтер һәм рәхмәт билгесе буларак кабул ителә. Быел фонд әлеге билгене производствога тапшырды... Хәзерге вакытта значоклар бөтен Россия буйлап таратылган.


“Магнит”, “Перекресток”, “Пятерочка”, “Билла” сәүдә нокталарында “Красная гвоздика “ значогын сатып алып, сез ветераннарыбызга ярдәм итә аласыз. Чын каһарманнарны хөрмәтләүдә өлеш кертәсез.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 611 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев