В заголовках  В тексте
Intertat.ru - электрон газета
  • "Хобби бизнеска әйләнде" - чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан (видео) "Хобби бизнеска әйләнде" - чигү остасы Римма Закирова декрет ялында акча эшләү ысулын тапкан (видео)

    Танышларым арасында тортлар пешереп сатучылар, туйга бокаллар бизәүчеләр, ясалма чәчәкләр ясаучылар, җиләк-җимешләрдән букетлар җыючылар ... тагын әллә кемнәр бар. Фантазия һәм эзләнү булган кеше беркайчан да тик утырмый. Эшлим дигән кешегә һәрчак эш бар. Бүгенге танышым Кукмара районы Олыяз авылы кызы Римма Закирова - чигү остасы. Аның хоббие да үзенчәлекле, тәмләп сөйли торган.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Элвин Грейдан яңа җыр - Әнисенә багышлана Элвин Грейдан яңа җыр - Әнисенә багышлана

    Элвин Грей тамашачыларына яңа җыр тәкъдим итә. Аны ул әнисенә багышлап иҗат иткән.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 12 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 12 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

    Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 12 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • «Җиләк җыеп сату өчен иртәнге 4тә торып, 40 чакрым йөрибез” «Җиләк җыеп сату өчен иртәнге 4тә торып, 40 чакрым йөрибез”

    Була шундый кешеләр: алар яз җитүне түземсезләнеп көтә дә, урман-болынга чыгып чаба. Табигатьне яратучы, аннан илһам алучылар болар. Җәй буе җиләк, бөрлегән, гөмбә җыя, дару үләннәре киптерә, себерке бәйли. Үзе өчен. Ә икенчеләр исә шул табигать хәзинәсен сатып, акча эшли. Әллә ни зур табыш булмаса да, көндәлек чыгымга ярап куя. Әгәр инде җиләк-гөмбә җыю яраткан шөгылең булса, ике куянның койрыгын берьюлы тотасың.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Чирмешән хатыны 1 литр көмешкә сатканда тотылган Чирмешән хатыны 1 литр көмешкә сатканда тотылган

    Чирмешән районы Иске Котыш авылында яшәүче хатын-кызга, көмешкә ясап саткан өчен, район суды 15 мең сум штраф салды, дип яза район газетасы .

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • "Сафлык" салаты рецепты "Сафлык" салаты рецепты

    "Әлмәт таңнары" газетасыннан "Сафлык" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • "Өйдә бәби таптырырга туры килде": авыл фельдшеры ниләр күрми? "Өйдә бәби таптырырга туры килде": авыл фельдшеры ниләр күрми?

    Мәктәп тәмамлагач, күп кенә кызлар-егетләр үз хыяллары буенча түгел, ә әти-әниләренең теләкләре һәм мөмкинлекләре буенча укырга керә. Беренчедән, әти-әнинең баласын киләчәктә кем итеп күрәсе килә һәм янчыктагы акча кая керергә җитә. Өстәвенә, сайлаган һөнәрнең ил-көн алдында дәрәҗәле булуы да кирәк. Ә баланың хыялларына күңел түрендә яшеренеп тә калырга мөмкин.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Киләчәгеңнән мәхрүм калма Киләчәгеңнән мәхрүм калма

     

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Айрат Арсланов морза бабасының алтыннарын эзли Айрат Арсланов морза бабасының алтыннарын эзли

    Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановка 50 яшь тулды. Айрат Арсланов белән әңгәмә адашлык темасыннан башланды - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры артисты Айрат Арсланов -  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арслановның (1928-2010) адашы. Әңгәмә морзалык темасы белән дәвам итте, журналистлар “бакчасына” таш атып тәмамланды. 

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Алсу Хәбибуллина белән Винарис арасында мәхәббәтме? Алсу Хәбибуллина белән Винарис арасында мәхәббәтме?

    Соңгы арада Алсу Хәбибуллина белән Винарис артистлар җыелыша торган чараларга парлашып йөри башлады. Ике җырчының үзара нинди мөнәсәбәттә булуы белән күпләр кызыксына. Intertat.ru хәбәрчесе әлеге сорауны Винарис белән Алсуга юллады.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Алия Мостафина бала тапкан аналарны физкультура ясарга өйрәтә (видео) Алия Мостафина бала тапкан аналарны физкультура ясарга өйрәтә (видео)

    Нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионкасы Алия Мостафина гадәти булмаган һөнәр үзләштерә - бала карый. Шул ук вакытта ул күнегүләрен ташларга да җыенмый.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017
  • Балык тоту ятьмәсе 35 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәпче булган Балык тоту ятьмәсе 35 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәпче булган

    Актаныш районы Карт авылыннан ерак түгел бер буада  фаҗига була. Балыкчы көймәсендә әйләнеп каплана, балык тоту ятьмәсенә чорналып баткан, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә.

    Сишәмбе, 11 Июль 2017

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев