В заголовках  В тексте
Intertat.ru - электрон газета
  • Фирдүс Тямаев кәҗә бәтиен кочаклап җырлый: "Мин сине барыбер яратам!" Фирдүс Тямаев кәҗә бәтиен кочаклап җырлый: "Мин сине барыбер яратам!"

    Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге аккаунтына кәҗә кочаклап төшкән җырын урнаштырган. Русларның "Любовь зла, полюбишь и козла" дигән мәкален дә язып куйган җырчы. 

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Татарстан районнарында узачак сабан туйлары - яңартылган график Татарстан районнарында узачак сабан туйлары - яңартылган график

    Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе гөрли торган чак. Республиканың кайбер районнарында ул 1 нче июльдә уздырылды, ә бәйрәмне 2 нче июльдә үткәрергә ниятләгән районнар, республика күләмендә игълан ителгән матәм көне белән бәйле рәвештә, Сабан туен соңрак вакытка күчерде. Без муниципаль берәмлекләргә шалтыратып, милли бәйрәмне кайсы районның кайсы көнгә кичектергәнен белештек. Кайбер районнарның Зәйдә булган фаҗигагә кадәр үк, Сабан туен 8 нче июльгә билгеләгән булуы ачыкланды.  Казан шәһәрендә исә, Сабан туе 15 нче июльдә узар дип ниятләнә.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • «Чәй эчәргә Фил килсен!»

    Озын ял көннәре туры килде дә Зөлфия өч көн буена бакчага бармыйча өйдә утырды. Өченче көнне: «Миңа күңелсез!» – дип ямансулап, безгә аркасын куеп караватына менеп яткач, йөрәгем «жу» итеп китте. Күңелгә шундук шөбһә йөгерде: Куприн хикәясендәге кебек, чәй эчәргә филне чакырыгыз, дип әйтмәсә генә ярый инде. Филе бер хәл, 4 яшьлек бала күңелсезлекнең ни икәнен белсен әле?! Өй буйлап чәчелеп яткан уенчыклар өстенә басмаска тырышып бала янына киләм. Пультка басып, телевизордан мультфильмны сүндерәм. Баланың капризлануы гынамы бу, әллә бала тәрбияләүдәге хаталарыбызның чираттагысы төзәтүне сорап чаң кагамы? – Нәрсә булды? – дим кызымның аркасыннан сөеп.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Ике кыз Рамил Шәрәповны суга төртеп төшергәннәр (видео) Ике кыз Рамил Шәрәповны суга төртеп төшергәннәр (видео)

    Куе кара кашлары белән татар эстрадасы тарихына кереп өлгергән егет Рамил Шәрәпов яңа шаян клип төшергән.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 5 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 5 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

    Intertat.ru электрон газетасы 5 июльгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итә.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Татарстанның суд системасы: җитәкче шул ук, бурычлар билгеле Татарстанның суд системасы: җитәкче шул ук, бурычлар билгеле

    Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев газетабызга биргән интервьюсында судья булу өчен кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, аларның хезмәт хаклары һәм ни өчен дәрәҗәле тармакта кадрларга кытлык күзәтелүе, җинаять кылган хөкемдарларны нәрсә көтүе һәм судьяларны социаль изоляцияләү хакында сөйләде.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова никахлашканнар Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова никахлашканнар

    Әле кайчан гына Рафил сөйгәненә сәхнәдә тәкъдим ясаган иде .

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Айдар Галимов: Эшебез җиңел түгел, хәтта рәхмәтсез дияр идем (видео) Айдар Галимов: Эшебез җиңел түгел, хәтта рәхмәтсез дияр идем (видео)

    Кичә Уфадагы "Туган тел" каналы Башкорстандагы татар-башкорт эстрада җырчыларын бергә җыйды.   Музыкаль телеканал чыгышы белән шушы республикадан булган татар-башкорт эстрада җырчылары өчен беренче тапкыр ябык кичә - TTstarparty оештырды. Кичәдә булган җырчы Айдар Галимов очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм "артист халкына" моңарчы мондый очрашулар булмавына беркадәр үпкәсен дә белдерде.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • Кыяр белән йомыркадан салат Кыяр белән йомыркадан салат

    Яңа өзеп алынган кыяр белән йомыркадан тиз генә салат ясарга мөмкин.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • "Кукмара итекләрен Көнбатышка кертергә теләде, Канадага кадәр барып җитте..." — Кукмара киез комбинатының мәрхүм директоры Шамил Әхмәтшин абруйлы кеше буларак истә калачак "Кукмара итекләрен Көнбатышка кертергә теләде, Канадага кадәр барып җитте..." — Кукмара киез комбинатының мәрхүм директоры Шамил Әхмәтшин абруйлы кеше буларак истә калачак

    Кичә, 3 июль көнне, Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды . Аның белән иңгә-иң куеп эшләүчеләр фабриканың элеккеге директоры хакында бары җылы сүзләр генә җиткерә. Аны кешелекле, тырыш, гадел итеп бәяли...

    Сишәмбе, 04 Июль 2017
  • "Фаҗига булыр алдыннан, буш тартма бүләк итеп, төшкә керде" - Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе "Фаҗига булыр алдыннан, буш тартма бүләк итеп, төшкә керде" - Зәйдәге авариядә һәлак булган Мариянең әнисе

    “Өйгә! Берәр вакыт уйлап караганыгыз булдымы? Бу никадәр җылы сүз”, – әле бер көн элек кенә әнә шулай дип язып калдырган булган 2 июль төнендә Зәй янында һәләкаткә тарып мәңгегә күзләрен йомучы Зәй шәһәре кызы Мария Галимова үзенең В контактедагы битенә. Самара дәүләт медицина университетын тәмамлап өенә кайтып баручы 24 яшьлек кыз котычкыч фаҗигагә тарыды. Мария шул шәһәрнең Калинин хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Берничә көн элек диплом алган һәм чыгарылыш кичәсендә төркемдәшләре белән таң каршылаганнар. Аны якты киләчәк һәм хыялларының тормышка ашуы көтә төсле иде.

    Сишәмбе, 04 Июль 2017

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев