В заголовках  В тексте
Шимбә, 30 Март 2013 18:36

Рабит Батулла юбилеена - премьера

Татарстан кинематографистлары республиканың халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың 75 яшен премьера белән билгеләп үтте. Дөрес, төшерелгән фильмның героена - танылган биюче Рудольф Нуриевның да быел юбилей елы - исән булса, аңа да 75 яшь тулган булыр иде.

 

 

29 мартта Казанның «Мир» кинотеатрында күрсәтелгән «Рудольф Нуриев. Туган ил белән хушлашу» дип аталган документаль фильмның сценарий авторы - Рабит Батулла. Шулай ук бу кичтә тамашачылар игътибарына Рабит Батулла сценариясе буенча төшерелгән Габдулла Тукай шәхесенә багышланган нәфис фильм - узган VIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан «Күк капусы ачылганда» фильмы да тәкъдим ителде. Бу фильмнарның икесен дә моннан биш-алты ел элек Үзбәкстаннан Казанга күченеп кайткан кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин төшергән. Мәгълүм булганча, милләттәшебез Татарстанда үзенең шәхси киностудиясен оештырып, документаль һәм нәфис фильмнар төшерү өчен янып йөри башлады. Казанлылар аның «Мәдинә», «Этләр» фильмнары белән танышып өлгерде. «Прокатка чыгу белән Татарстанда зур проблема. Менә «Күк капусы ачылганда» фильмын төшергәнгә дә 4-5 ай тулды, премьерасы Халыкара мөселман киносы фестивалендә үткән иде. Бүген без аны әле икенче тапкыр гына, Рабит абый Батулла туган көне уңаеннан, күрсәтәбез», - дип сөйләде Фәрит Дәүләтшин «Мир» кинотеатрында чыгыш ясаганда.

Рудольф Нуриевкә багышланган документаль фильмга килгәндә, режиссер тамырларында татар каны аккан дөнья күләмендә танылган биюче турында нәфис фильм һәм документь әсәр төшерү нияте барлыгын күптәннән әйтеп килде. Нәфис фильм өстендә эш башланган икән, ул да Рабит Батулланың Рудольф Нуриев тормыш юлына багышланган өч китаптан торучы романына нигезләнгән. Фәрит Дәүләтшин хәзер аның беренчесе буенча «Рудольф Нуриев. Юл башы» дигән фильм төшерергә хыяллана: «Биюченең катлаулы балачак еллары, аның ничек итеп сәнгатькә тартылуы, беренче адымнары турындагы фильмда вагыйгалар узган гасырның 40 нчы елларында бара. Ул чордагы тормыш-көнкүрешне чагылдыру җиңел түгел. Бүген эш тукталып тора. Безнең сценарийны мәскәүлеләр укып карады, аларга бик ошады, тик без бу фильмның нәкъ менә Татарстанда төшерелүен телибез. Мәдәният министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез», - ди Фәрит Дәүләтшин.

Документаль фильмда исә Рудольф Нуриевнең үзенчәлекле тормышы белән таныштыручы башка документаль әсәрләрдән аермалы буларак, биюче татар милләтенең бөек вәкиле булуына, аның үз милләте белән горурланып яшәвенә, һәм Казанга беренче һәм соңгы кайту вакыйгасына төп игътибар бирелгән.



«Минем иҗади төркемдә оператор Хәйдәр Миндубаев, рәссам Ленар Гыйльметдинов, композитор Марат Әхмәтшин, мотаж режиссеры Батыр Баишев хезмәт куя. Ленар белән Марат Рудольф Нуриевне исән вакытында үз күзләре белән күргән кешеләр. 1992 елның язында биюче Казанга кайтканда Ленар Гыйльметдинов опера һәм балет театрында эшләгән, Марат Әхмәтшин аны консерваториядә очрашуга килгәч, күргән. Рудольф Нуриев турында сөйләгәндә никтер аның татарлыгын әйтмиләр, Казанны да искә алмыйлар. Без аның биографиясендәге шушы бушлыкны тутыруны максат итеп куйдык», - дип сөйләде Фәрит Дәүләтшин.

Режиссер Рудольф Нуриевнең Россиягә кайтуын тасвирлаган видеоязмалар бик аз дип зарлана. «Зур театр хезмәткәрләре төшергән берничә шәхси видеоязма гына сакланган. Фотосурәтләр күп, ә менә видеоматериал, кызганычка, бик аз", - ди Фәрит Дәүләтшин. Фильмда документаль кадрлардан тыш, актерлар уйнаган күренешләр дә очрый, әйтик, биюченең балачак еллары бәян ителгәндә - монда без Рудольф Нуриевнең Бөек Ватан сугышы елларында бер кочак сабыйлары белән ялгызы торып калган әнисе Фәридәне, соңыннан фронттан исән-сау әйләнеп кайткан, әмма гаиләсенә карата үзен бик тә каты бәгырьле тоткан әтисе Хәмитне һәм бөтен җаны-тәне белән музыкага тартылган яшүсмер Рудикны күрәбез. Ә бию мәйданында камиллеккә омтылган яшь Рудольфне Рабит Батулланың биюче малае - Нурбәк Батулла сурәтли.



Документаль фильмда  Рудольф Нуриевне Казанга чакыручылар - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм балет труппасы сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев истәлекләре аеруча игътибарга лаек. Мәгълүм ки, чит илгә гастрольләргә чыккан җиреннән 1961 елда туган иленә кире әйләнеп кайтудан баш тарткан Рудольф Нуриев СССР гражданлыгыннан мәхрүм ителә. Ватанына ул 1987 елның ноябрендә генә - үлем түшәгендә яткан әнисе белән хушлашырга кайтырга рөхсәт ала, - ике көн Уфа шәһәрендә торып китә. Документаль фильмда шул көннән сакланган видеоязмадан өзек күрсәтелә. Биюченең исеме «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында»гы Россия законы нигезендә 1991 елда аклана һәм 1992 елда Рудольф Нуриев Санкт-Петербургның Мариин театрына чакырыла. «Директорыбыз Рәүфәл Мөхәммәтҗанов миңа ул чакта Рудольф Нуриевне Казанга да чакырырга кушты. Мин: «Аның өчен Яковлев кем инде ул, ә менә сез янына барып, татарча: «Исәнмесез!» дип әйтсәгез, ул сезгә, һичшиксез, игътибар итәчәк», - дидем. Шулай булды да. Рудольф Нуриевнең Казанга кайтуын мин дулкынлану белән көттем, чөнки аның исеменә кагылышлы тыюлар, аның дуамал холкы турында ишеткәнем бар иде. Аны поезддан каршы алырга барганыбызны хәтерлим. Пычрак вагон ишегеннән чыккач, тирә-якны күзәтте, күзләре белән махсус органнарның вәкилләрен эзләде бугай. Ул миңа анда кышкы суыкта бөрешкән чыпчыкны хәтерләтте», - дип сөйли фильмда Владимир Яковлев.

Рудольф Нуриев Казанда театрның «Щелкунчик» балетында оркестр белән дирижерлык итә. Егерме елдан артык Англиянең Король балетында биегән, гомеренең соңгы елларында Париж Гранд операсында балет труппасын җитәкләгән һәм оркестрлар белән дирижерлык иткән Нуриев 1993 елда яман чирдән Франциядә вафат була. «Минемчә, ул Казанга хушлашырга кайтты. Һәр кешенең дә гомерендә шундый бер көн килеп җитә... Җирсү дигән әйбер бар», - дип ассызыклый фильмда Владимир Яковлев.



Рабит Батулла үзенең күпьеллык иҗатында татар милләтенең күренекле шәхесләре исемнәрен кайтаруга аерым урын бирүе сер түгел. Документаль фильм премьерасына килгән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Данил Салихов Рабит Батулланы юбилее белән тәбрикләп, иҗатының шушы өлкәдәге казанышлары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Рабит Батулла, үз чиратында, Рудольф Нуриевкә багышланган кино әсәрләре күп булырга, хөкүмәтебез моңа финанс ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

«Рудольф Нуриев, минемчә, Казанда үз мирасының берникадәр өлешен биредә балет мәктәбен үстерүгә калдырырга теләп, үзенә фикердәш булырдай, ихлас кеше эзләп кайткан, ләкин андый кешене тапмаган, - дип фикерләрен җиткерә документаль фильмда да Рабит Батулла. - Аның янына бик азлар килгән. Югыйсә, аны ватанында оркестр белән каршы алырлар дип уйлаган. Аны бит бөтен дөньяда күкләргә чөйделәр...».


Лилия ГАДЕЛШИНА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2489 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 30 Март 2013 18:49
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев