В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 10 Июнь 2013 11:19

Миңгәр Сабан туе меңнәрне җыйды

Татарстанның Миңгәр авылында инде дистә елдан артык үзенчәлекле Сабан туе оештырыла. Саба районының иң гүзәл табигатенә ия булган авыл бәйрәменә республикадан гына түгел, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә халык җыела.

Көн кичкә авышкач уза торган бәйрәмгә яшьләр дә, карт-коры да бик теләп җыела икән. Чөнки бәйрәм программасы бай һәм киңкырлы, биредә ярышларның гына да 33 төре тәкъдим ителә. Ягъни һәр теләгән кунак үзен шахматтан алып утын яруга кадәр сыната ала. Казан артистлары, бию коллективлары һәм җырчылары төнгә чаклы концерт куя.


 

Сабан туеның тантаналы ачылышында башкалабызда төзелеп килүче “Казан-Арена” футбол стадионы директоры, Миңгәр егете Радик Миннәхмәтов: “Узган ел безнең авыл Сабан туе 30 мең кешене сыйдырган иде, быел тагын да күбрәк халык җыелды. Барыгызга да рәхмәт, уеннарда катнашыгыз, күңелле ял итегез. Универсиадага да шулай күпләп җыелырсыз”, - дип авыл халкына һәм кунакларга үз теләкләрен җиткерде.


 

Киң колач белән оештырылып килүче бәйрәмгә Шәмсүнә апа Миннәхмәтова да бик теләп килә. Авыл һәм республика халкына шундый масштаблы бәйрәм оештырган балаларын мактап туя алмый өч бала анасы, Миңгәрнең ак әбисе. 85 яшен тутырган Шәмсунә апа: “Улларым кечкенәдән бик тырыш булдылар. Без аларны хезмәт белән тәрбияләдек. Урам буенда трай тибеп йөрергә вакытлары булмады. Аталары да бик коры булды, “укыгыз, кеше булыгыз, кайда гына эшләсәгез дә хезмәт сөегез”, - дип үстерде. Оныкларым да әтиләре юлыннан китте. Шәһәр балалары дип тормадылар. Ирек оныгым инде ул минем янда булды. Җәйге каникулларын да авылда хезмәттә уздыра иде, акыллы булып үсте. Бабасы Ирек малай чагында ук кечкенә кызыл трактор алып биргән иде. Каникулга кайткач, колхоз рәисенә эш сорап бара иде Ирегем. Аның да хезмәт юлы шушы Миңгәрдә башланды. Хәзер дә хәлемне белеп, гел яныма кайтып торалар. Һәр намазымда аларга Аллаһыдан исәнлек-тәүфыйк сорыйм”.

Сабан туенда берничә мәйдан һәм берничә сәхнә эшләде. Экстрим, Мишә елгасы мәйданнарында аеруча күп халык җыелды. Чын ирләрне, курку белмәс хатын-кызларны нәкъ биредә күрергә мөмкин иде. Унар метрлы трамплиннан оча торган мотоциклчылар исә халыкны бөтенләй шаккатырды.



Спорт мәйданында исә гер күтәрү, армрестлинг, хатын-кызлар өчен турник, аркан тарту, милли көрәш ярышлары барды. 32шәр кило авырлыктагы 2 герне Арча егете Фаил Һадиев кырык мәртәбә һавага чөйде. Гүзәл затларыбыз да сынатмый: армрестлингта Кукмарадан Рузия Габдрахмановага тиңнәр табылмады.


Сабан туеның абсолют батыры бәйрәмнең соңгы мизгелләрендә генә билгеле булды. Казан шәһәренең Яңа Савин районы егете, 26 яшьлек Фирдүс Зәйнуллинның җилкәсенә Голландия үләне ашап кына үскән токымлы тәкәне салдылар. Төп батырны Җәүдәт Миңнәхмәтов (бәйрәмнең оештыручысы) шәхсән үзе бүләкләде.


 

“Миңгәр-2013!” салюты кичке Сабан туена нокта куярга ашыкмады. Яшьләр, концерт мәйданнарына җыелган халык төнге бәйрәмгә күчте... 

 

Чараның башка фотомизгелләре - биредә

 


Мөршидә КЫЯМОВА, Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Язманы бәяләгез
(3 тавышлар)
Укылган 2396 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 13 Июнь 2013 12:41

5 фикерләр

  • Фикер белдерү Шимбә, 17 Июнь 2017 14:56 Лэйсэн язган

    башка фото юк идеме,сабантуй батырынын тэкэ белэн тошкэн?? Бик унышлы булмаган, карагач колэсе килэ))))))))))))

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 10 Июнь 2013 22:03 укучы язган

    Эбилэре бик матур икэн!!!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 10 Июнь 2013 20:21 МК язган

    Машина хакында суз барганда телэсэ кайсы районныкы булырга риза була торганнардыр инде...

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 10 Июнь 2013 16:36 Лилиягә язган

    Туган ягы Яшел Үзәндә аның (районның Норлат авылы сабантуенда да ул батыр калган иде), спортчы буларак Яңа Савин командасы вәкиле

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 10 Июнь 2013 15:47 Лилия язган

    Бу Фирдус Зайнуллин дигэн батыр чынлыкта кайсы яктан сон? Яшел Узэн районында корэшкэндэ Осиново бистэсеннэн диделэр иде...

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев