В заголовках  В тексте
Җомга, 09 Декабрь 2016 07:03

Кемгә нинди сәдака бирәсе? (cорау-җавап)

Кемгә нинди сәдака бирәсе? (cорау-җавап) Солтан Исхаков фотосы

Сәдака бәндәне начарлыктан саклый, явызлардан яклый. Татарда сәдака бирү, өләшү йоласы бар. Диннән ерак торганнар да хәер бирүнең әҗере барлыгын таный...


Кыямәт көненә гыйлемле – үзенең белеме белән, дога кылучы – намаз белән, ураза тотучы – уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул мөселман кардәшләренең китапларын бастырган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны уразасы беткәч ашаткан, ди дин белгечләребез.

Intertat.ru почтасына килгән сорауларны барлауны дәвам итәбез.
 


«Сәламәтлегенә бәйле рәвештә Рамазан аенда ураза тота алмаган кеше теләгән һәр айда, һәр көнне ураза тота ала,  дип ишеткәнем бар.  Быел сәламәтлегем какшау сәбәпле, уразаны вакытында тота алмадым. Ел дәвамында тотармын дип өметләнсәм дә, әле һаман сәламәтләнә алганым юк. Фидия сәдакасын дога кыла торган кешегә бирү мәҗбүриме? Әллә фәкыйрь, мохтаҗларга бирү дә җитәме?


Илһам, Чирмешән




Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлегенең баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

 Фидия сәдакасы мескен, фәкыйрь, ятим кешеләргә бирелә. Монда дога кыла беләме-юкмы, яисә мөселманмы-мөселман түгелме – аерма юк. Ятим кеше ул ятим инде. Фидияне мескен, фәкыйрьләргә бирү шарт. Ә менә зәкят түләргә теләсә, ул мөселманнарга гына бирелә. Сәдака теләсә кемгә тапшырыла, ләкин  аның шарты бар: алучы кеше чын мескен, ятим, мохтаҗ булырга тиеш. Фидиягә килгәндә, аны муллага атап бирергә кирәк түгел. Мулла – сау-сәламәт кеше,  үзе дә эшли ала. Янә дә тере кешегә бирелергә тиеш. Ихтыяри сәдака дигән төшенчә бар. (Мәсәлән, мәчетнең утына, суына түләргә диелгәне.) Монысы да кабул ителә. Әле безнең фитыр сәдакасы бар, аның вакыты – Рамазан аеның ахырында. Фитыр да мескен, фәкыйрь, ятимнәргә бирелә, мәчеткә дип аталып бирелми. Мәчеткә китерелгән сәдаканы мескеннәргә өләшәләр.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2318 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 17 Гыйнвар 2017 16:08
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев