В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 06 Март 2017 10:12

Догада булыйк: Казан ханнары кайчан җирләнер?

Догада булыйк: Казан ханнары кайчан җирләнер? фото - kazan-kremlin.ru

Соңгы вакытта Казан ханнары күмелгән мавзолейга кагылышлы кызыклы язмалар газета-журнал битләрендә еш күренә башлады. Бу төрбәләрдә чыннан да ханнар ятамы? Кайсы ханнар? Нишләп һаман да аларның җәсәде, элекке урыннарына күмелмичә, Кремльдәге археология фонды саклаулыгында тузан җыеп ята?

 


Хан сөякләре

 

Экскаватор чүмечендәге сер

 

1977 елның җәендә профессор Альфред Хәсән улы Халиков Казан Кремлендә, Сөембикә манарасының көньяк-көнбатыш өлешендә казу эшләре алып барганда ниндидер борынгы таш корылма хәрабәләренә тап була. Тикшеренү барышында археологлар әлеге корылманың Казан ханнары күмелгән төрбә булуын ачыклый. Берничә кабер тулысынча казып чыгарыла.

 

Узган ел Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты галиме, антрополог Илгизәр Газимҗанов үзенең бер чыгышында: «Халиков тапкан төрбәләрнең ханнарныкы икәнлеген исбатларга кирәк әле, мин үзем, мәсәлән, моңа шикләнәм», – дигәнрәк фикер әйтә. Әлеге шикләрне бетерү өчен, имеш, яңа фәнни ысуллар кулланып, кыйммәткә төшә торган генетик тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Әмма кирәк микән? Биредә ханнар мавзолее булганлыгын исбатлау өчен элегрәк тупланган материаллар да җитәрлек кебек.



 

Баштан ук бер мәсьәләгә ачыклык кертик. Ханнар мавзолееның җир өстендәге өлеше XVII гасырда җимерелүе мәгълүм. Ә безне кызыксындыра торган объект – борынгы таш корылма хәрабәләре – бик начар сакланганнар. Алар алдан планлаштырылган археологик казулар вакытында түгел, ә очраклы рәвештә, канализация торбалары өчен траншея казыганда экскаватор чүмече астыннан килеп чыга. А.Халиков бөтенләй диярлек җимерелеп беткән корылмаларның ханлык чорында тупланган культура катламында ятуларына игътибар итә. Әлеге корылмаларны чистартканда дүрт каберлек ачыла (алар шулай ук начар сакланганнар). Димәк, биредә ниндидер зират булган. Хан сарае һәм Хан мәчете белән янәшәдә генә нинди зират булырга мөмкин? Әлбәттә, ханнарныкы. Мәрхүмнәрнең сөякләре берсе эченә икенчесе кертеп куелган ике катлы агач табутларда ята. Табутларны яхшы сыйфатлы күн һәм ефәк материя белән тышлаганнар, көмеш кадаклар һәм фигуралы калайлар белән матур итеп бизәгәннәр. Алар төрбә идәне астына, тирәнлеге ике метрга җитәрлек итеп казылган каберләргә башларын кыйблага каратып урнаштырылганнар. Мәетне күмгәннән соң, кабер өстенә кисек пирамида рәвешендәге таш корылма торгызылган. Төрбәләрнең идәнен чистартканда искиткеч матур бизәкле һәм язулы (кызганыч, алар инде укырлык булмый) каберташ кисәкләре табылган.

 

Ханнарда безнең каннар

 

Шулай итеп, таш төрбәләрдә күмелгән кешеләрнең Казан ханнары булуы 1977 елгы казу эшләре вакытында ук ачыклана. Әмма бу Казан ханнары турында сүз дә әйтергә ярамаган чор була. Галим бу хакта 20 ел дәшмичә йөри, 90 нчы елларда, илдә яңача тормыш башлангач кына матбугатта язып чыга.

 

Ә инде күренекле археолог Фаяз Хуҗин тарафыннан 2004–2005 елларда үткәрелгән казулар әлеге нәтиҗәләрне тагын бер кат раслый һәм бераз төгәллек тә кертә. Мәсәлән, ханнарыбыз сөякләре, А.Халиков уйлаганча, аерым төрбәләрдә (мавзолейларда) түгел, ә буе 18, киңлеге 6 метрдан аз гына артык булган турыпочмак рәвешендәге бер бина эчендә урнашкан. Стенасының сакланып калган биеклеге бер метр чамасы. Шул мавзолей бинасы эчендә рәт-рәт булып ханнарның каберләре урнашкан. Аларның дүртесе (шул исәптән берсе XVIII гасырга караган балалар каберлеге, христиан руханилары әйтүенчә, янәшәдәге чиркәү зиратының бу ягына чукындырылмыйча вафат булган яңа туган сабыйларны аерым күмгәннәр), алда әйтелгәнчә, 1977 елда, өчесе 2004–2005 елларда казып өйрәнелә. А.Халиков тарафыннан ачылган каберләрдәге скелетларның бары тик икесе генә яхшы сакланган була. Алар антропологлар тарафыннан җентекләп тикшерелә. Ф.Хуҗин төркеме исә каберләрне бөтенләй ачмый, урыннарын гына билгели.



 

Кайсы ханнар күмелгән соң сөякләре яхшы сакланган ике таш төрбәдә? А.Халиков берсендә Олуг Мөхәммәд яисә аның улы Мәхмүт, икенчесендә Сафагәрәй ята, дип фаразлаган була. Яңа фактлар белән расланамы алар?


Урыс елъязмаларында һәм фәндә билгеле башка тарихи чыганакларда Олуг Мөхәммәднең Казанга килүе һәм аны сугышып алуы турында бернинди мәгълүмат та юк. Ә менә Воскресение һәм Никон елъязмаларында, Олуг Мөхәммәднең олы улы Мәхмүт 1445 елда Казанны алды, аның идарәчесе Либейны (Алимбәкне) үтереп, үзе патшалык итә башлады, дип ачыктан-ачык язылган. Икенче тарихи караш буенча, Казан әле 1438 елда ук Олуг Мөхәммәт кулына төшкән булса, аны яңадан сугышып алу нигә кирәк булган? Шунысы хак: 1445 елда инде әллә кайчаннан бирле яшәп килүче Казан патшалыгына тәхеткә Алтын Урда ханнары нәселеннән чыккан идарәче килә. Әнә шулай оешкан Казан ханлыгы 1552 елга кадәр яши.

 

Шушы вакыт аралыгында тәхеттә 13 хан утыра. Шуларның 6 сы Казанда җирләнә.

 

Менә алар: Мәхмүт, Хәлил, Ибраһим, Мөхәммәд Әмин, Җангали һәм Сафагәрәй. 1977 елда табылган һәм антропологлар тарафыннан өйрәнелгән ике кабердә шуларның кайсысы ята?



Мөхәммәд Әмин (сулда) һәм Мәхмүт ханнар
 

Каберләрнең иң борынгысы, профессор А.Х.Халиков фикеренчә, XV гасыр уртасына, икенчесе исә XVI гасырның беренче яртысына карый.

 

Антропологлар баш һәм скелет сөякләрен төрле ысуллар белән тикшереп, төрбәдә күмелгән ханнарның яшьләрен, буйларын, яшәү рәвешләрен, дөньялыкта нинди авырулар белән авырып, нинди авырудан үлгән булуларын ачыклыйлар. Аларның әйтүе буенча, беренче төрбәдә күмелгән кешегә 30–40 яшь чамасы. Икенче төрбәдә күмелгәне өлкәнрәк, 50 яшьтән дә ким түгел. Йөзләренең антропологик типлары буенча, икесе дә монголоидлар, яшьрәк чакта күчмә тормыш белән яшәгәннәр, профессиональ сугышчылар, җайдаклар. Үзара бик якын туганлык мөнәсәбәтләрендә торганнар. Өлкәнрәк яшьтәгесе озак авырудан соң вафат булган. Остеохондроз, сөяк туберкулезы һәм тагын әллә нинди авыру билгеләре аның аяк сөякләрендә тирән эз калдырган.



 

Әлеге нәтиҗәләрне язма чыганакларда сакланып калган мәгълүматлар белән чагыштырып карыйк.

 

Беренче төрбәдә А.Х.Халиковның йә Олуг Мөхәммәт хан, йә булмаса аның улы Мәхмүт күмелгән булуы мөмкин дигән фаразын китергән идек. Әмма кабердә һич тә Олуг Мөхәммәд түгел, ди Фаяз Хуҗин. Аныңча, әлеге ханның кайда үлгәнен һәм күмелгәнен тәгаен генә берәү дә әйтә алмый (әмма һич тә Казанда түгел). Аннан соң, мәгълүматларга караганда, Олуг Мөхәммәткә үлгәндә инде 50 яшьләр чамасы булган. Ә беренче төрбәдәге ханга 35–40 яшь кенә.

 

Төрбә Мәхмүт ханнан соң тәхетне яулаган улы Хәлилнеке дә түгел. Аны тәхеткә 1460 еллар башында утырталар, 1467 елда инде ул үлә. Әгәр дә Хәлилне 17–18 яшьләрендә өйләндергәннәр дип фаразласак, аның туган елы 1440 еллар башына туры килә. Димәк, Хәлил хан бик яшьли дөнья куйган булып чыга, аңа әле 30 да тулмаган була (яшьлегенә ишарәләп, кайбер чыганаклар аны «Халилек» дип атыйлар).

 

Мәхмүт ханның кече улы Ибраһим Казан тәхетендә 11 ел утыра. Ул 1478 (1479) елда вафат булган. Беренче каберлекнең төзелү вакыты элегрәк булган дип әйттек. Димәк, аның «иясе» Ибраһим хан була алмый. Безгә беренче кабердә Мәхмүт хан күмелгән булырга тиеш, дигән фикергә киләсе генә кала. Төрбә үзе дә нәкъ менә Мәхмүт хан идарә иткән чорда,1445-1460 елларда төзелгән.



 

Алтын Урда ханнарының бер вәкиле буларак, Мәхмүт хан тәхеткә 1445 елда менә. Аңа кадәр, шул ук 1445 тә Суздаль янындагы сугышта Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II гаскәрләрен тар-мар итә. Рус чыганакларында беренче Казан патшасы буларак искә алына. Мәхмүт ханның Казанда хакимлек итә башлавы татар тарихында олы вакыйга булып тора. Казан ханлыгының тәмам оешып бетүе, халыкара мәйданда урын алуы, танылуы нәкъ менә аның исеме белән бәйләнгән. Мәхмүт хан Мәскәү кенәзлеге эшләренә катнашмау сәясәтен алып бара.

 

Хәзер инде XVI йөзнең беренче яртысына караган кабернең кемнеке булуын ачыкларга тырышыйк.

 

Профессор А.Х.Халиков, бу кабердә, һичшиксез, Казанның соңгы ханнарыннан берсе, 1549 елда вафат булган Сафа-Гәрәй күмелгән, дип яза. Әлеге фикерне ул ханның ниндидер мәҗлестән кайткач, мунчада башына комган төшеп үлгән, дигән тарихи фактка нигезләп айтә, чөнки кабердәге баш сөяге тишелгән була. Аның дәлилләре ышандырмый, ди археолог Фаяз ага Хуҗин, икенче кабердә күмелгән ханның үлгәндә 45–50 яшьләрдә булуын әйтә. Антропологлар да баш сөягенең хан үлгәннән соң, кабер җимерелгәндә таш төшеп янчелгәнлеген ачыклыйлар, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, скелет сөягендә күзәтелгән кайбер патологик билгеләр кешеләрдә 50 яшьтән соң гына барлыкка киләләр икән. Сафа-Гәрәйгә исә үлгәндә әле 40 яшь тә тулмаган була.

 

Шулай итеп, икенче кабердә XVI гасырның беренче яртысында Казан дәүләте белән идарә иткән ике ханның берсе – йә Җангали, йә Мөхәммәт Әмин генә  ятарга мөмкин.

 

Җангали хан 1516 елда туган һәм Казан тәхетенә 16 яше тулар-тулмас борын утыртылган. 17 яшендә аны нугай морзасы Йосыфның кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. 1535 елның 25 сентябрендә үтерелә. Бу вакытта аңа әле 19 яшь кенә була.

 

Соравыбызга җавап табу өчен атаклы дәүләт эшлеклесе, әсәрләре халык арасында абруй казанган (һәм кайберләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән) күренекле шагыйрь һәм язучы Мөхәммәд Әмин хан шәхесенә генә мөрәҗәгать итәсе кала.

 

Тарихи чыганакларда күрсәтелгәнчә, 1478 елда, Ибраһим хан үлеменнән соң өлкән улы Илһамны тәхеткә утырткач, икенче улын, 10 яшьлек Мөхәммәт Әминне Мәскәүгә озаталар. Ул анда олуг кенәз Иван III сараенда тәрбияләнә. 1487 елда, Казан каласы урыслар тарафыннан яулап алынганнан соң, тәхеткә нәкъ менә Мөхәммәд Әминне тәгаенлиләр. Урыс илендә тәрбияләнгәч, сүз тыңлаучан булыр, дип уйлаганнардыр инде. Казанда Мәскәү протектораты урнаша. Чыннан да, 1487–1496 елларны эченә алган идарә итү чорында Мөхәммәд Әмин үзен дөрестән дә бик тәүфыйклы, урысларның чын дусты итеп күрсәтә. Әмма  соңыннан, хан тәхетенә икенче тапкыр утыргач, ул Мәскәү контроленнән чыга, сәясәтен кискен үзгәртеп, мөстәкыйль идарә итү юлына баса. Күп еллар үткәч, Мөхәммәд Әминнең шушы «хыянәтен» искә алып, «Казан тарихы» авторы аның авыруын  Аллаһ тарафыннан җибәрелгән гадел җәза дип бәяли. Мөхәммәт Әмин, чыннан да, озак һәм каты авырый. Өч ел буе урын өстендә ята, аяклары, тәннәре сызлый, йөрерлек хәле дә булмый (антропологлар куйган диагноз: остеохондроз, сөяк туберкулезы, бизгәк авыруы һ.б.). 1518 елда 50 яшен тутырган Мөхәммәт Әмин фани дөнья белән хушлаша.




 

Тагын күпме көтәсе?

 

Күргәнегезчә, галимнәр Казан Кремлендә күмелгән алты хан каберен күрсәтә алалар, шуларның икесе –  мәгълүм. Кайчан да булса калганнары да ачыкланыр. Иң мөһиме –  ханнар зираты табылды. Анда кемнәр күмелгәнен беләбез – исемнәре матур итеп эшләнгән таш стелага уеп язылган.

 

Табылдыкларның кайсы чорга караганлыгына һәм кемнеке булуына ачыклык кертелгәннән соң, Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы аларны ислам кануннарына туры китереп җирләү тәкъдиме белән Татарстан җитәкчеләренә чыккан. Шура рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә безгә моны рөхсәт иттеләр, инде хәзер без бу эшләрнең нинди хәлдә, нинди күләмдә үткәрелүен тикшерәбез. Табылдыкларны җирләү өчен мавзолейны төзеп бетерергә вакыт та кирәк иде бит. Сез барып карагыз әле ул мавзолейны, нинди матур, күркәм ул. Казан Кремле эченә урнашкан, аны бөтен халык, килгән туристлар карый торган булачак. Табылдыкларны җирләүнең төгәл көне әлегә билгеле түгел, әмма ул быел башкарылачак», – дип белдерде.

 

Ә менә «Казан Кремле» дәүләт музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров тарихи табылдыкларның дәүләт комиссиясе төзелгәч кенә җирләнәчәген әйтте. «Дәүләт реестрына теркәлгәч, аларны ашык-пошык күмеп тә, саклаулыкларга да яшереп булмый. Алар бит эт сөякләре түгел. Борынгы дәүләтебез белән идарә иткән абруйлы җитәкчеләрнең затлы сөякләре. Барысын да бөртекләп тикшерү, ачыклау фарыз», – диде тыюлыкның баш архитекторы.

 

Шунысы да мәгълүм булсын: Рөстәм Мөхәммәт улы  ике мәрмәр саркофагта Мәхмүт хан белән Мөхәммәт Әмин ханның сөякләре сакланачак төрбә-склепның проект авторы да. Склеп өстенә төрбәне югарыдан карау өчен кечкенә генә пыяла гөмбәз урнаштырылган. Мәрмәр саркофаг өстенә бизәкләр уелган. Оста аларны янәшәдәге борынгы ханнар төрбәсендә табылган кабер ташы кисәкләрендәге бизәкләрдән күчереп ясаган. Әлеге төрбә өсте дә аның бөтен зурлыгындагы гөмбәз сыман пыяла белән ябылган. Үзәгендәге кечкенә квадрат чыгынтыда «Казан ханнары төрбәсе» дигән язу күзгә ташлана.

 

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов барлык табылдыкларның инде күптәннән тикшерү узуын, Мәскәү белгечләренең баш сөякләрен профессор М.Герасимов алымы буенча өйрәнүләрен әйтә. “Барлык эшләрнең фәнни өлеше безнең белгечләр тарафыннан да, Мәскәү галимнәре ягыннан да җитәрлек башкарылды, болар – сөякләр анализы, аларның йөзләрен торгызу. Хәтта азык рационнарына кадәр ачыкладылар. Тагын да тикшерүнең мәгънәсен күрмим”, – ди ул.

 

ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, үз чиратында, Казан ханнары калдыкларының хәзерге көнгә кадәр җиргә кайтарылмавында бернинди хәвеф күрми. Аның сүзләренә караганда, кайбер табылдыклар музей саклаулыгы шартларында гасырлар буе яталар. Әлегә тынычлыгын җуйган халыкка ханнарыбызны җирләү турындагы дәүләт карарын гына көтәсе бар.


Дәрван КАШЛАК. Михаил ЗАХАРОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1395 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 06 Март 2017 10:22
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев