В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 20 Март 2017 11:45

“Өч ноталы көйләрдән без чәчәк ясарга тиеш”. Татар аранжировщикларының хезмәте гадел бәяләнәме?

Җыр ничек барлыкка килә, ни рәвешле хитка әверелә? Әлбәттә, җырга көй һәм сүз язучы авторлар, бу җырны башкаручы артист ярдәмендә, диярсез. Ә бит җырның ни кадәр уңышлы булуы аранжировщикка бәйле. Тик нигәдер ул һәрвакыт күләгәдә кала, нәтиҗәдә, халык аның исеме, таланты, хезмәте турында белми. Аранжировщикның хезмәтеннән ялган юл белән бушка файдалану очраклары да бар. "Intertat.ru" исә бу "гаделсезлек"не ачыкларга булды.


Иң элек аранжировщикның кем икәнен аңлатып үтәргә кирәк. Аранжировщик - композиторлык сәләтенә ия булган музыкант. Ул композиторның бер яки ике тавышлы көеннән төрле музыка уен кораллары (барабан, гитара, скрипка, саксофон, хай-хэт һ.б. бик күп) партиясен иҗат итә. Икенче төрле әйткәндә, аранжировщик - үзе бер оркестр! Музыкаль әсәрнең юнәлеше, стиле, уңышы аранжировщикның сәләтеннән тора. Ни өчен элек алар турында белүче, сөйләүче булмады? Чөнки элегрәк күпчелек композиторлар үз җырларына аранжировканы үзе ясый иде. Хәзер исә бу эшне профессиональ аранжировщиклар башкара.
 

Илмир Әзһәмов: Аранжировщиклар эшләүдән баш тартса, татар эстрадасы яшәүдән туктаячак
 

Танылган аранжировщикларның берсе – бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Илмир Әзһәмов. Ул бу өлкәдә 10 еллап хезмәт куя. "Өч ел тирәсе үзем өчен генә эшләдем. Аннары ныклап шөгыльләнә башладым. Хәзерге вакытта Мәскәүдә ди-джей Радик белән аның студиясендә эшлим. Аранжировка ясату өчен төрле шәһәрләрдән, шул исәптән Казаннан да киләләр. Аранжировканың бәясе 10 мең сумнан башлана", – ди ул.

 


 

"Башта җырчыга демо, ягъни җыр аранжировкасының якынча версиясен ясыйм. Кагыйдә буларак, демо керештән, бер куплет һәм кушымтадан тора. Аның нигезендә тулы җыр иҗат ителә. Кайбер җырчылар (исемнәрен әйтеп тормыйм) демоны ошатмаган булып, нәтиҗәдә аның, ягъни минем хезмәт нигезендә җыр иҗат итә. Бу – башкарылган хезмәт өчен акча кысу, яисә бөтенләй түләмәскә теләү, хезмәтне хөрмәт итмәү дигән сүз. Әлеге хәл татар эстрадасында бик еш күзәтелә. Башка аранжировщиклар артык тыйнак булганга һәм тавыш куптармас өчен дәшми кала, күз йома. Әйе, бәлки алдан килешү төзергә кирәктер, ләкин мин артык ышанучан кеше. Хәзер инде алдан акча алу гадәтен керттем", – ди Илмир.

Илмир әйтүенчә, аранжировка – җырның уңышын һәм гомерен билгели, шуңа да аның өчен акча кызганырга кирәкми. "Ни өчендер җырчылар клип өчен 100әр мең сум акча чыгарып салырга әзер. Ә сыйфатлы аранжировкага акчаларын кызганалар. Ә бит уйлап карасаң, җырчылар бу җыр белән акча эшли, мәҗлесләрдә башкарып гонорар ала. Шуңа да карамастан, аранжировщикка процент түләмиләр. Әгәр бүгенге көндә барлык аранжировщик та эшләүдән баш тартса, татар эстрадасы яшәүдән туктаячак. Зурга җибәреп, беркем белән дә тавыш чыгарырга теләмим. Әмма бу хәл күңелгә тия", – диде Ильмир Әзһәмов.  
 

Рәсим Фасыйхов: Җырның уңыш казануында 99 процент аранжировкадан тора

 

Рәсим Фасыйхов та аранжировка ясау белән 10 ел тирәсе шөгыльләнә. Тәүге тапкыр ул үзе ясаган аранжировкалы "Тулган ай" җыры белән зур сәхнәдә чыгыш ясады. "Татар эстрадасында "профессиональ аранжировка" дигән төшенчәнең чишмә башында легендар Вадим Усманов, Азат Хөсәеновлар тора. Ә иң популяры – Оскар Усманов. Аның җырлары 90нчы елларда да, хәзер дә актуаль, хит булып санала. Гөлдания Хәйруллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Лилия Хәмитова, Рәсим Низамов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Гөлнара Тимерҗанова, Энҗе һәм башкалар Оскар Усманов җырлары аша танылды. Оскар абыйның җырларына 6 яшемдә үк гашыйк булдым. Аның аранжировкаларын тыңлап бу өлкәгә мәхәббәт уянды. Татар композиторларына хас булмаган көй буларак үзенә җәлеп итте", – дип сөйли Рәсим.

 


Ул Илмирның сүзләре белән килешүен белдерде. "Җырчылар аранжировкага заказ бирә. Ә әзер продуктны тәкъдим иткәч, акча бирмәс өчен төрле сәбәп эзли башлый. Бу – гаделсезлек, чөнки аранжировка ясау – җиңел эш түгел, күп вакыт һәм көч таләп итә торган хезмәт, интеллектуаль җимеш. Җырчы ул җырны башкарып акча эшләргә мөмкин, ә аранжировщик акчасыз да, исемсез дә кала. Бу гаделсезлеккә нокта куярга кирәк", – ди ул.

"Мин үзем күбрәк электрон музыка, чит ил музыкасы белән кызыксынам. Чит илдән Dash Berlin исемле ди-джейның лицензияле җыентыгын кайтарттым. Андагы трекларның авторларына күз салдым: иң беренче урында аранжировщик исеме тора, аннары гына сүз һәм көй авторлары язылган. 90нчы елларда Вадим Усмановның телевидениега биргән әңгәмәсе исемдә. Күптән түгел Интернеттан эзләп табып тагын бер кат карадым. Ул болай ди: “Татар эстрадасы үсми, сәхнәдә бер үк җырчылар, бер үк җырлар. Элек Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар тере инструментка кушылып җырлый иде. Тере инструмент белән гастрольгә йөрү чыгымлы булуын аңлыйм. Шуңа күрә артист үзе белән бер баянчы ала, япон тактасы артына бер кеше бастыра”. Бу әңгәмәгә 20 ел вакыт узса да, вәзгыять бер дә үзгәрми. Хәзер дә концертларда уйный белмәгән клавишник һәм уйный белә яки белми торган баянчы басып тора.

Җырчы 3 тиенлек көй алып килә дә, аранжировщик тырыша-тырыша хезмәт куя. Җырчы шул җыр белән йолдызга әверелә! Татар эстрадасында мин-минлек көчле. Кайбер композиторларның 3 ноталы көйләреннән без чәчәк ясарга тиеш! Кереш өлеш тә, җырның ахыры да матур итеп башкарыла. Аннары “Кемнең җыры бу?” дип сорагач, көй авторын әйтәләр. Уңышлы җырның 99 проценты аранжировкадан тора. Аранжировщик күләгәдә калмасын, аның турында халык белсен, хезмәте бәяләнсен өчен “Алтын Барс”, “Болгар радиосы” һәм башка премияләрне тапшырганда, аранжировщикларны да искә алып, премия бирергә тәкъдим итәм”, - диде Рәсим Фасыйхов.

Рәсим тагын бер мөһим мәсьәләне билгеләп үтте. “Җырчыларның күпчелеге җырның минусовкасы яздырылган флешка белән банкетларга йөри. Ди-джей яки оператор моннан файдаланып, теге яки бу минусовканы үзенә ала да, башкаларга сата башлый. Җырны аранжировщик, җырчы, шагыйрь, композитор рөхсәтеннән башка интернет челтәренә кую, теләсә кемгә өләшү гадәте бар бездә. Татар халкы – киң күңелле халык, ләкин бушка өләшү булырга тиеш түгел, куелган хезмәтнең кадерен белергә кирәк. Ул әсәрне ничә төннәр йокламыйча иҗат иткәннәр. Салават Фәтхетдинов җырларының минусовкалары таралудан куркыныч юк, чөнки ул җырларны Салаваттан яхшырак башкаручы булмаячак. Шуны да әйтергә кирәк, бездә “авторлык хокукларын яклау” дигән төшенчә бөтенләй юк. Әйтик, шул ук банкетта әгәр ди-джей син ясаган аранжировкалы көйне куя икән, ул, һичшиксез, процент түләргә тиеш. Чит илдә бу кагыйдәләр үтәлә", – диде ул.
 

Оскар Усманов: Аранжировканың мөһим булуы – бәхәссез
 

Җыр дөньясында кайнаган кешеләр арасында Оскар Усманов турында белмәүче юктыр. Әтисе Вадим Усмановның дәвамчысы булган Оскар бу өлкәдә 25 елдан артык хезмәт куя. “Аранжировканың, аның сыйфатының мөһим булуы – бәхәссез, бу һәркемгә мәгълүм. Тик җыр тыңлаучылар арасында төрле кеше була. Кемдер җырның сүзләренә, кемдер тавыш тембрына күбрәк игътибар итә. Ә инде музыкаль кеше аранжировка белән көйгә өстенлек бирә”, – дип сөйләде Оскар Усманов.

 


 

Башкарылган хезмәт – аранжировка өчен артистларның акча түләмәү, ягъни алдау очраклары турында да композиторның фикерен сорадык. “Без бит аранжировканың әһәмияте турында сөйләшәбез. Ә калганы мөһим түгел. Сәнгать турында сөйләшкәндә, бу темага кагылырга кирәкми дип уйлыйм. Бу проблема һәр һөнәргә, һәртөрле хезмәткә кагыла”, – диде Оскар Усманов.

Хәзерге заманның җыры халык тарафыннан яратылып кабул ителгән икән, бу, беренче чиратта, аранжировка ясаучының өлеше. Шуңа күрә җыр авторларын күрсәткәндә яки телгә алганда, аранжировка хуҗасын да искә алырга кирәк. Көннәр-төннәр тоташ йокламыйча хит иҗат иткән бу һөнәр ияләре зур мактауга һәм игътибарга лаек.  Әлеге теманың акча белән бәйле четерекле яклары булу сәбәпле, кайбер аранжировщиклар сөйләшүдән баш тартты.


Эльвира ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1674 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 20 Март 2017 15:10
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев