В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 10 Май 2017 15:48

III Татарстан халыклары съездында кабул ителгән резолюция: «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында»

Без, Татарстан Республикасында гомер кичерүче, Татарстан халыклары съездына җыелган халыкларның вәкилләре, Россия Федерациясендә милләтара, динара тынычлык һәм татулыкны, рухи берлекне ныгыту, милли телләр, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүне максат итеп куябыз.


Съезд Россия җитәкчелегенең илне чын федератив демократик дәүләт, халыкара мәйданда аның мәнфәгатьләрен эзлекле төстә яклау һәм халыкара террорчылыкка каршы тору юнәлешендә үстерүгә йөз тоткан стратегик линиясен хуплый.  

Бүгенге шартларда Россия Федерациясендә күпмилләтлелек һәм күпконфессиялелек факторлары аеруча актуаль төс ала. Илебез эчендәге һәм аннан читтәге дошманнарның дәүләтне көчсезләндерү, Россия җәмгыятен таркату өчен этнодини өлкәне сәясиләштерү омтылышлары әледән-әле күзәтелеп тора.

Киң җәмәгатьчелек ил җитәкчелегенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясен кабул итү, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык булдыру, максатчан дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турындагы карарларын һәм гамәлләрен тулысынча хуплый. Бу тәкъдимнәр Татарстан халыкларының II съезды вәкилләренең Россия Федерациясе Президенты, Федераль Җыен һәм Хөкүмәткә мөрәҗәгатендә чагылыш тапты. Кабул ителгән карарлар милли һәм дини нигездә киеренкелекне кисәтү, барлык халык вәкилләренең үсешенә ярдәм итә торган күршеләрчә дус һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр формалаштыру өчен уңайлы алшартлар тудыра.

Җәмгыятьтә Россия патриотизмы кыйммәтләрен ныгыту, илебездәге күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм оешканлыгын аңлау - шундый сәясәтнең мөһим нәтиҗәләреннән берсе.

Әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булган Татарстан Республикасы Россия Федерациясе үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә. Икътисади һәм социаль өлкәдә Татарстанның күрсәткечләре югары, республикада милләтара, динара татулык һәм тынычлык, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык хөкем сөрә.

Бүгенге Татарстанны күп кенә чит илләр һәм төбәкләр белән хезмәттәшлеккә ачык булуы, рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә чын күңелдән бирелгәнлек сыйфатлары башкалардан аерып тора.

Сәяси курстан тайпылмау, Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни һәм рухи мирасына карата хөрмәт җәмгыятебез тормышының барлык өлкәләренә дә уңай йогынты ясый. Борынгы Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Казанда тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча башкарылган зур эшләр татарстанлыларны әхлаклылык һәм гуманизм рухында тәрбияли, республиканың уңай имиджын формалаштырырга ярдәм итә. Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды бу эштә гаять зур роль уйный. Шунысын да искәртик: бүгенге көндә Татарстанда кылынган барлык гамәлләр, кайсы милләттән булулары һәм нинди дин тотуларына карамастан, барлык кешеләрнең мәнфәгатьләренә җавап бирә, алар өчен республика уртак йортка әверелде. 2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстанның Социаль-икътисади үсеш стратегиясе кеше капиталын камилләштерүне иң мөһим өстенлек буларак карый.

Республиканың җәлеп итүчәнлеге артканнан-арта бара, Татарстанда тәкъдим ителгән этник төркемнәр саны үсә, мигрантларны социаль, мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү буенча бурычлар актуаль төс ала.

Шул ук вакытта күп гасырлар буе бергә яшәү нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәгә нигезләнгән татарстанлыларның барлык этноконфессиональ төркемнәренең бердәмлеге һәм хезмәттәшлеге җәмгыятебезнең көндәшлеккә сәләтле өстенлеге булып тора.

Әлеге нигезләмәләр 2013 елда кабул ителгән Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясендә дә чагылыш тапты. Этнодини мөнәсәбәтләрнең торышына һәм әлеге өлкәдә өстенлекләр булдыруга Татарстан Президенты каршында оештырылган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы эшчәнлеге  уңай  йогынты ясый. Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, телләр һәм мәдәниятләрне, татар халкының үзенчәлеген саклау һәм  үстерүгә, һөнәрчелеккә ярдәм күрсәтүгә,  экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән өч дәүләт программасы һәм алты ярдәмче программа гамәлгә ашырыла. Муниципаль дәрәҗәдә комплекслы программалар булдырылган. Ике съезд арасында, ягъни ун ел эчендә, республикада күмилләтле хәрәкәт сизелерлек уңышларга иреште. Биредә 36 этносның 210нан артык милли-мәдәни берләшмәсен үз эченә алган Татарстан халыклары Ассамблеясы әйдәп баручы рольне уйный. Казан, Чаллы, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат һәм Тәтештә җиде Халыклар дуслыгы йорты уңышлы эшләп килә, алар Ассамблеяның ресурс үзәкләрен тәшкил итә.

Традицион диннәр дә рухиятне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Моңа дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеше ярдәмендә ирешелә. 2015 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан тогызу турында»гы Указ тарихи гаделлек һәм дини белем бирүгә булышлык күрсәтү акты булды. Православие чиркәве һәм мөселманнарның рухи-агарту үзәген төзүдә бөтен республика халкы ярдәм итә. Татарстан Республикасы халыкларының беренче (1992 ел) һәм икенче (2007 ел) съездларында кабул ителгән карарларның эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылуы билгеләп үтелә. Аларны үтәү дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда нәтиҗәле бер бөтен система формалаштырырга мөмкинлек бирде. Аны этномәдәни инфраструктураның нык үсеш алуы; мониторинг, фәнни яктан тирәнлеге; иҗтимагый этномәдәни берләшмәләрнең җәлеп итүченлеге югары булу, аларның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе һ.б. сыйфатлар аерып тора. Даими рәвештә үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, халыкның 80 проценттан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Шуның белән бергә, дөньяда төрле конфликтлар һәм радикализмның көчәю куркынычы, иҗтимагый үсешнең бүгенге чынбарлыгы милли сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә сыгылмалы формалар һәм алымнар куллануны, дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый структуралар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыруны таләп итә торган яңа бурычлар куя.

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә!» дигән докладын, съезд делегатларының чыгышларын тыңлаганнан һәм алар хакында фикер алышканнан соң, без:

- Россия Президенты В.В.Путинның илнең куәтен ныгыту, этникара һәм динара тынычлыкны саклау, экстремизм һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшкә юнәлдерелгән эшчәнлеген хуплыйбыз;

- барлык сәяси көчләр һәм хәрәкәт вәкилләрен илдә төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучы кешеләр арасында тынычлык һәм татулыкны саклауда ярдәм күрсәтергә, этноконфессиональ өлкәдә киеренкелеккә китерергә мөмкин булган гамәлләргә юл куймаска чакырабыз;

- Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның формалаштырылган бер бөтен системасын хуплыйбыз;

- этномәдәни күптөрлелекне, Татарстанда милләтара, динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, рухиятне торгызуны эшебездә төп ориентир һәм өстенлек дип саныйбыз;

- террорчылык, экстремизм һәм радикализмның (алар нинди генә милли һәм дини киемгә төренүгә карамастан) җитди социаль куркыныч тудыруына, иҗтимагый бердәмлеккә янавына, әлеге тенденцияләргә каршы тору дәүләт һәм муниципаль идарәнең барлык буыннары, гражданлык җәмгыяте институтларының гомуми бурычы булуына инанабыз;

- милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне даими өйрәнү, каршылыклы хәлләрне алдан кисәтү максатыннан фәнни һәм интеграцияле мониторинг системасын үстерергә кирәк дип саныйбыз;

- этномәдәни үсеш өлкәсе өчен җаваплы кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне камилләштерү зарурлыгын билгеләп үтәбез;

- дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итү эшенең сыйфатын яхшырту буенча тиешле чаралар күрергә кирәк дип уйлыйбыз;

- муниципаль дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру эшчәнлегенең әһәмияте арта баруын, муниципаль программаларны актуальләштерү, заманча эш алымнары һәм формаларын үзләштерү кирәклеген ассызыклыйбыз;

- республикада Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан үткәрелә торган күпмилләтле хәрәкәтне үстерү буенча күпкырлы эшне хуплыйбыз һәм аның инфраструктурасын камилләштерү зарурлыгын билгеләп үтәбез;

- халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, шулай ук Татарстан һәм Россиянең социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә билгеле бер йогынты ясаган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәнең уңай роль уйнавына ышанабыз.

Без, съезд делегатлары, Россия Президенты һәм Федераль Җыенга түбәндәге тәкъдим белән мөрәҗәгать итәбез:

- Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның фикерен, шулай ук республикада югары дәүләт хакимиятен оештыруда нәтиҗәле форма булуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты атамасын сакларга;

- Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәнең вакыты чыгуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына федераль үзәк һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне чикләүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салу формаларын табарга.

Россия Федерациясенең киләчәген без ил мәнфәгатьләрен халыкара мәйданда яклау, барлык халыкларның этномәдәни үсешен тәэмин итә торган демократик федератив дәүләт сыйфатында аның куәтен ныгыту гаранты буларак Владимир Владимирович Путин белән тыгыз бәйлибез.

Кабул ителгән карарларның Татарстанда дәүләт милли сәясәтенең төп максатларына ирешүдә, республикада яшәүче халыкларның алга таба берләшүенә, Россиядә милләтара, динара тынычлык һәм татулыкны ныгытуда ярдәм итәчәгенә ышанабыз.


Казан шәһәре, 2017 ел, 22 апрель

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 532 мәртәбә Соңгы үзгәртү Чәршәмбе, 10 Май 2017 15:41
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев