В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 10:12

Җимерелергә торган баракта яшәгән Манековлар: Тычканы да, тараканы да булды, газны ачык калдырулар да, чүпрәккә ут кабулар да

"Тычканнар, тараканнар белән, кайнар сусыз, бәдрәфсез яшәп туйдык, ниһаять, барлык уңайлыклары булган фатирга күчендек", – дип сөенеп туя алмый Манековлар гаиләсе. Шулай булмый мени, менә-менә җимерелергә торган бараклар белән өч бүлмәле якты фатирны чагыштырып та булмый! Авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү буенча республика программасы буенча, Манековлар 2016 елның гыйнварында өй туен уйнау бәхетенә ирешә. 

 

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә Красный переулок урамы, 8нче йорт адресы буенча яшәгән тузган торактан алар Мирный микрорайонына Төзүчеләр урамында төзелгән яңа йортка күченә.


Яшел Үзән муниципаль районында программа ни рәвешле гамәлгә ашырылуын күрү өчен, “Интертат” электрон газетасы хәбәрчесе шушы шәһәргә барды, Манековлар гаиләсендә кунакта булды.

 

Гаилә Яшел Үзән шәһәрендә 22 ел яши. Без килгәндә, хуҗабикә Эльвира ханым өйдә студент улы Рифат белән иде. Рифат быел Казанның төзелеш көллиятен тәмамлый, диплом алырга әзерләнә. Кызлары Эльвина 1нче сыйныфны тәмамлап, мәктәп яны лагерена йөри. Эльвира Манекова Сөт заводында складта кладовщица булып эшли. Ире – төзелештә башня краннары монтажнигы.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


– Безнең өчен бу программа бик уңайлы булды, чөнки үзем дә, ирем дә бюджет хезмәткәрләре түгел, башка дәүләт программалары буенча ала да алмас идек. Монда күченгәнче, 10 ел мәйданы 30 квадрат метр булган, яшәү шартлары бөтенләй булмаган йортта яшәдек. Кайчан да булса, бу иске йортларны сүтәрләр дип өметләнеп яшәдек. Дөрес, сатып алган вакытта, программа иртәрәк чыгар, иртәрәк күчерерләр дип өметләнгән идек, шулай да көтүебез бушка китмәде. Документлар рәсмиләштерелгәч тә, йортны кайчан файдалануга тапшырырлар дип көттек. Килеп-килеп карап йөрдек. Менә шушы көннәрне күрү бәхетенә ирештек. Нинди фатирны теләдек, шунысын алдык. 70 квадрат метрлы, өч бүлмәле фатирыбыз өчен еллык 7 процент ставка белән ипотека кредиты түлибез. Кредит 15 елга бирелде. Айлык түләү 11 мең сум, ай саен беразга артып бара, – дип сөйләде хуҗабикә.


Тузган торагы турында Эльвира Манекованың куркыныч хатирәләре генә калган.


– Анда бернинди шартлар юк иде. Салкын бәдрәф, салкын су, ванна юк. Тычкан, тараканнар белән яшәгән вакытны һәм хәзергесен чагыштырсак, җир белән күк арасы! Тегендә балаларны урамга чыгарырга да куркыныч иде, күрше йортта көмешкә саттылар, исерекләр еш җыелды. Улым укыганда, мәктәпкә ничек барып, ничек кайтыр дип гел куркып яшәдек. Өйгә керә алырмы-юкмы дип борчылдык. Тычканы да, тараканы да булды, күпме интектек, агу куя идек. Өстә күршедә бер 90 яшьлек әби яши иде, аны да караштык. Су басулар да булды, газны ачык калдырулар да, чүпрәккә ут кабулар да – нәрсә генә күрмәдек инде...

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов әйтүенчә, бүген авария хәлендәге торак урнашкан микрорайонда барлык йортлар да сүтеләчәк. Вакыт мәсьәләсе генә бар. Әле 17 майда гына бер йортта янгын чыгып, икенчесенә дә ут капкан. 9 гаилә зыян күргән.


Шулай да, бу кварталның Энгельс урамында беренче линиядәге тарихи мирас объектлары дип саналган 8 йортка кагылмаячаклар. Бу йортларда яшәүчеләр үзенә күрә тозакка да эләккән кебек. “Тарихи һәм мәдәни оъектлардан күчерү программасы булмаганлыктан, алар шунда яшәвен дәвам итәргә мәҗбүр”, – ди Денис Анисимов.


Бу квартал рәсми рәвештә шәһәрнең тарихи үзәге санала. Урамдагы барлык йортларның беренче каты 1895 елда француз эшмәкәрләре артыннан төзелгән. Алар шушы тирәдә шырпы фабрикасын да тотканнар, дигән мәгълүмат бар.

 

Биредәге йортлар тышкы кыяфәте ягыннан чыннан да шикләндерә, шул сәбәпле, Манековлар яшәгән 8нче йортны кырыйдан гына карап уздык, эченә керергә җөрьәт итмәдек. Өстәвенә, монда яшәүче махсус контингент та чит-ятларның кызыксынып йөрүен “ошатмаска” мөмкин, шуңа кермәү хәерлерәк дип кисәттеләр.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


– Төбәкне өйрәнүчеләр бер йортны да сүтәргә ярамый, бу тарихи үзәк дип тамак яра. Халыкның бер өлеше “сүтегез, ник кирәк бу сәләмә, без күчәр идек”, диләр. Тагын өченче өлеше, 11 мең сум акча өчен күченмибез, без шушында яшибез, нигә без шәһәр читендәге Мирный микрорайонына барырга тиеш, янәсе, без үзәктә яшибез, күбрәк түләгез, дип йодрыгы белән күкрәк кага. Алар хакимият юри моннан җибәрергә тели дигән ялгыш фикер белән яши. Янәсе, монда элиталы торак төзергә телиләр, хакимият, имеш, территорияне шуңа бушата. Биредә канализация булмагач, җәйге челләдә нинди сасы ис чыгуын күз алдына китерү кыен түгел. Кешеләр шулай интегеп яшәгәнче, уңайлыклары булган йортка күченү үзләре өчен яхшы булачагын аңласын иде, – ди Денис Анисимов.


Элек яшәгән урында һава начар булуын Эльвира Манекова да раслады.


 – Юынтык чокырларын бик сирәк чистарта иделәр. Туганнар, дусларыбыз күп, аларны кунакка чакыргач, ояла идек. “Хрущевка” алган булсак, дип үрсәләнгән чаклар да булды. Әмма ул вакытта хезмәт хакыбыз бик түбән иде, “хрущевка”га ук акчабыз җитмәде, – ди ул.


Яңа микрорайонда яшәү Манековлар өчен бик уңайлы. Мәктәбе дә, балалар бакчасы да, Боз сарае да, башка учреждениеләр дә якында. Кызларын бассейнга йөртәләр.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


– Яңа микрорайон булгач, баштарак ияләшү кыенрак иде. Хәзер күнектек инде. Аена ике мәртәбә шәһәргә, элек торган урынга барып кайтсак та, монда элек ничек яшәдек икән, дибез. Монда ишегалдыбыз күңелле, яшьләр күп, өлкән буын да бар. Бездә тыныч, күршеләр дә яхшы, – ди Эльвира ханым.


Дөрес, бераз күңелләрен тырнаган мәсьәләләр бар. Беренче катта яшәп, лифттан файдаланмасалар да, лифт өчен түлиләр икән. “Әле шушы проблеманы хәл итә алганыбыз юк. Кайберәүләр түләмибез диләр”, – ди Эльвира ханым.


Манековлар яңа йортка иске күршеләре белән бергә күченгән. Хуҗабикә әйтүенчә, программа шартлары белән күрше йортта риза булмаучылар булган. “11 мең сумны әзсенгәнгә, каршы булдылар. (Дәүләт тузган торакны квадрат метрын 11 мең сумнан сатып ала – автор искәрмәсе). Берәү: “Бакчам да шушында, калган гомеремне шушында гына яшәп бетерергә телим”, – ди. Шулай да, күпчелек яхшы шартларга күченергә тели”, – ди Эльвира ханым.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


Эльвира Манекова күченергә теләмәүчеләрне программага каршы булмаска өнди.  


– Хәзер банкта ипотека алу отышлы түгел, процентлары зур. Шуңа күрә, мин бу программа буенча фатир алырга була дип уйлыйм. Эшләргә кирәк, эшләсәң, түләргә була. Хәзер бушка берни дә юк. Бар иде танышларыбыз арасында заводта эшләп, шуннан торак алучылар да. Аларга заманында ак көнләшү белән карадык. Хәзер бит эштән чират торып фатир бирмиләр. Квадрат метрын кыйбатрак бәягә сатып алсалар, яхшырак та булыр иде дә инде. Ярар, бусына да риза булырга кирәк. Кызыбыз да бик сөенде. Улым кечкенәдән һәрвакыт үз бүлмәсе турында хыялланды, булмады гына.


Программаның халык файдасына булуын Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин да ассызыклады. Ул гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика программасына җәмгысе күп фатирлы 192 торак йорт кертелгәнен әйтте. Аларда 2 мең 271 гаилә, ягъни 5 меңләп кеше яши. 485 гаилә инде яңа йортларга күченгән. 2016 ел азагында һәм 2017 елның беренче яртысында күп фатирлы 3 торак йорт файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 12 йорт төзелеш стадиясендә. “485 гаилә яңа торакка мохтаҗ гаиләләрнең 22 процентын тәшкил итә, ягъни программа үтәлеше 22 процент дәрәҗәсендә”, – диде Айрат Сәхибуллин.

 

Аның әйтүенчә, республикадагы барлык авария хәлендәге торакның 30 проценты Яшел Үзән муниципаль районына карый. “Безнең шәһәрдә аварияле торак саны шактый зур дигән сүз. Тыгызлыгы ягыннан ул республиканың башка шәһәрләре арасында беренче урында дип әйтерлек”, – ди Башкарма комитет җитәкчесе.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


Программада катнашуга ризалык белдермәүчеләргә килгәндә, Айрат Сәхибуллин әйтүенчә, теләсә-нинди яңа процессның һәрвакыт тарафдарлары һәм каршылык күрсәтүчеләре була. “Бу очракта да шулай: программада зур канәгатьлек белән катнашучылар, безгә килеп рәхмәт әйтүчеләр бар. Алар яңа торактан ләззәт алып яши. Шул ук вакытта үзгәрешләрне кабул итә алмаучылар да бар. Аннары яңа торакка күченергә теләүчеләр һәм риза булмаучылар гына түгел, яңа торак төзелүен бөтенләй теләмәүчеләр бар. Кайбер кешеләр: “Без буш торган территорияләргә күнектек, нәрсәгә кирәк бу төзелеш”, диләр. Без андый кешеләргә аңлатырга тырышабыз, без бит үз белдегебез белән эшләмибез, архитекторлар нинди бина кулайрак дисә, алар күзаллавы белән эш йөртәбез”, – дип билгеләп узды ул.


Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры 11 мең сумнан сатып алына. Айрат Сәхибуллин программага каршы булучыларның бу бәя белән килешмәвен белдерде. “Кайбер кешеләр, бүген булмаса иртәгә җимерелергә торган торак белән яңа фатир бәясе бер булырга тиеш дип саный. Алай булмый бит инде ул. Әгәр иске автомобильләрне яңага алмаштыру программасын алсак та, беркем дә иске машина өчен яңа автомобиль кадәр түләми бит. Монда шул ук принцип: менә-менә җимерелергә торган йорт өчен яңа коттедж бәясен биреп булмый”, – ди ул.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


Айрат Сәхибуллин йортны яшәп булмаслык начар хәлдә дип таныганчы экспертиза үткәрелүен искәртте. “Бу – XX гасырның башында, 20-30нчы елларында төзелгән йортлар. Аларның кулланылыш вакыты чыккан инде, белгечләр аларның яраксыз хәлдә булуын ачыклады. Ведомствоара комиссия үткәрелеп, теге яки бу йортны программага кертергәме-юкмы икәнлеген хәл итте”, – ди ул.


Шулай да, әңгәмәдәш әйтүенчә, канәгать калучылар күпчелекне тәшкил итә икән. “Шәхси милекләрендәге торак булган 1578 гаиләнең 1295е бүген үз теләкләре нигезендә безнең белән килешү төзеде. Килешү төзергә теләмәүче 283 гаилә исәпләнә. Без андыйларга карата милек хокукын гамәлдән чыгару буенча дәгъвалар әзерләдек. Без бу йортның торак буларак хезмәт итү вакыты төгәлләнгәнен аңлыйбыз, бу йорт күз алдында җимерелергә мөмкин. Без үз кешеләребезне андый куркынычка дучар итә алмыйбыз. Безгә проблеманы бары тик суд аша гына хәл итү юлы кала”, – дип белдерде Айрат Сәхибуллин.

 

Переселение граждан из аварийного жилья в г. Зеленодольске


Башкарма комитет җитәкчесе программаның кызыклылыгын, коммерция нигезендә төзелүче торак белән чагыштырганда, өстенлекләре күп булуын ассызыклады. “Беренчедән, ул ташламалы бәясе ягыннан отышлы. Килешү төзегән кешеләр яңа фатирны Дәүләт торак фондыннан квадрат метрын 31 мең 300 сумнан сатып ала. Бәясе шул яктан отышлы: аңа торак төзелгән җир участогы һәм инженер челтәре бәяләре кермәгән. Мәсәлән, коммерция нигезендә сатыла торган торакның квадрат метр бәясе бездә 45 мең сум тирәсе. Гәрчә төзелеш материаллары, торак шартлары шул ук булса да, программа буенча бәя түбәнрәк чыга”, – ди ул.


Айрат Сәхибуллин әйтүенчә, яңа фатирларда чиста бизәлеш, сантехника әзер, ремонт ясалган.


“Газ плитәсе бар, үз җиһазыңны куясың да, шундук яши башлыйсың. Бүгенге көн белән генә яшәмәсеннәр иде, программа бик отышлы. Үзләренең, балаларының иминлеген кайгыртсыннар иде. Мондый мөмкинлекләр булганда, алардан кулланып калырга кирәк, чөнки бүген мондый шартлардан бюджетта эшләүчеләр һәм аварияле торактан күчерү программасында катнашучылар гына файдалана ала. Иске торакны төзекләндерү арзанракка төшәчәк дип уйлаучылар ялгыша. Ремонт бәясе бит әле аның дәрәҗәсеннән дә тора. Ремонт арзанракка төшсә, яңа төзелешләр азрак булыр иде. Эчке бизәлеш кенә булса, бер хәл, ә аварияле торакта фундамент, стеналар какшаган бит. Әзер йортлар булганда, аларны ныгыту ник кирәк, бу күпкә кыйммәтлерәк һәм мәшәкатьлерәк тә. Йортны тергезү яңа төзелештән дә кыйбатрак булырга мөмкин”, – дип ассызыклый Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 776 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 10:44
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев