В заголовках  В тексте

Мультимедиа

  • 7 апрельдә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйренең 130 еллык юбилеена багышлап, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан оешмасы “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем...” дип исемләнгән күргәзмә ачты.

    Пәнҗешәмбе, 07 Апрель 2016 1
  • Интернет киңлекләрендә Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәтенә багышланган өр яңа җырга клип пәйда булды. Саф мәхәббәт сагышы белән уралган музыкаль әсәрне композиторыбыз Эльмира Галимова башкара.

    Пәнҗешәмбе, 07 Апрель 2016 4
  • Бөтен фарсы һәм төрки дөньяга кушылып, Казанда яз җитүен - Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Кояш календаре буенча язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка, 21 мартка, туры килгән бу көн - Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Татарстан башкаласында Нәүрүзне татарлар белән берлектә иранлылар, әфган, таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, төркмән, әзербәйҗан, төрекләр каршы алды.

    Якшәмбе, 20 Март 2016
  • Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Кырым һәм Севастопольнең Россия Федерациясе составына керүен бәйрәм иттеләр. “Без бергә” дип аталган митинг-концертта Татарстанның әйдәп баручы коллективлары, башкаручылары чыгыш ясады.

    Җомга, 18 Март 2016
  • Татар теленең үсеш тарихы белән татарстанлылар күргәзмә экспонатлары аша таныша ала. “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Татар теле: XX гасыр тарихы объективында” дигән күргәзмә эшли башлады.

    Пәнҗешәмбе, 17 Март 2016
  • “Казан” Халык фотостудиясе язгы кәефкә багышланган яңа күргәзмә ачты. Март аеның җылы кояшы һәвәскәр фотографларны көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, язгы гүзәллекне сурәтләргә илһамландырган.

    Якшәмбе, 13 Март 2016
  • 2016 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шушы вакыйгага багышлап, Казанда, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә күргәзмә ачылды.

    Дүшәмбе, 22 Февраль 2016
  • Казан Кремлендә урнашкан “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.

    Шимбә, 20 Февраль 2016
  • "Татмедиа" ширкәтендә бер төркем әдәбият әһелләре, милли басмаларның баш мөхәррирләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан республикада узачак чара-вакыйгалар хакында фикер алышты.

    Җомга, 19 Февраль 2016
  • 15 февральдә Казанда татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров туган көне уңаеннан концерт оештырылды. 81 яшен тутырган олпат шәхесне котларга артистлар, дәүләт эшлеклеләре җыелган иде.

    Сишәмбе, 16 Февраль 2016
  • 11-13 февраль көннәрендә Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары гөрләп узды. Ярышлардан ашыгыч хәбәрләрне Intertat.ru укучыларына җиткереп бардык, ә финал ярышларын, гомумән, он-лайн рәвештә яктырттык .

    Якшәмбе, 14 Февраль 2016 3
  • Бүген Россиянең 72 шәһәрендә "Чаңгы юлы-2016" ярышлары узды.

    Якшәмбе, 14 Февраль 2016
  • Бүген “Казан” гаилә үзәгенә шәһәребезнең иң сабыр һәм мәхәббәтле алтын гаиләләр җыелды. Әлеге үзенчәлекле бинага чыннан да, олы йөрәкле, бер-берләренә ярты гасыр тугрылык саклаган парлар килде.

    Пәнҗешәмбе, 11 Февраль 2016
  • Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булып узды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән чараны мәскәүлеләр тәкъдим итте.

    Сишәмбе, 09 Февраль 2016
  • Быел Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокасы өзелүгә 72 ел тулды. Бу истәлекле көнгә багышлап, Казанның 101нче урта мәктәбендә тантаналы җыен узды. Әлеге белем йорты урнашкан Дәрвишләр бистәсенә сугыш елларында чолганышта калган Ленинградның предприятиеләре белән бик күп кешеләре эвакуацияләнгән. Аларның кайберләре мәңгегә язмышын Казан, Татарстан белән бәйләгән.

    Җомга, 05 Февраль 2016
Страница 5 из 40

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев