В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 25 Сентябрь 2016 15:37

Казанда "Милләтләр кроссы-2016" узды

Бүген Казанда "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия йөгерү ярышлары узды. Быел бу ярыш шәһәрнең Үзәк стадионы янындагы мәйданчыкта үткәрелде.

Быел да "Милләтләр кроссы" кысаларында 1 км га массакүләм, VIP-йөгерүләр, шулай ук 2, 4, 6, 8, 12 км буенча ярышлар узган. 1 км га массакүләм стартларда 20 меңнән артык кеше катнашкан дип фаразлана.

 

Бүген VIP-ярышларда хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре дә катнашкан. Татарстан Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразиев һәм Шамил Гафаров, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстан Министрлар Кабинетының башка вәкилләре, шулай ук республика Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт һәм муниципаль ведомстволар түрәләре 1 км ны йөгереп узган. Хатын-кызлар арасында өченче урынны Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова алган, икенче - Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова, беренче - "Татарстан Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды" ДУ директоры Алсу Мифтахова. Ир-атлар арасында бронза медальне Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов алган, көмешне - Татарстан Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Наил Насыйбуллин, алтынны - Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1662 мәртәбә Соңгы үзгәртү Якшәмбе, 25 Сентябрь 2016 16:10
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев