В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Апрель 2017 13:45

Кемгә 200, кемгә 1300 сум: татар җырчыларының концертларына билет бәясе ничә сум тора?

Татар эстарадасының олимпында кемнәр? Кемнең билет бәясе кыйммәтрәк? Уртача билет бәясе ничә сум? Интертат.ру татар җырчыларының билет бәяләренә күзәтү ясады.


Соңгы 5 елда татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә, кайчандыр дан тоткан йолдызлар арткы планга күчте, аларга алмашка йөзләгән җырчы килде. Һәр көн саен яңа җырчы күреп барсаң да, аптырамассың.Буын алышына, соңгы арада ул аеруча да сизелә. Олы һәм яшь җырчылар сәхнә бүлешә алмыйлар, берсен берсе тәнкыйтлиләр. Шул ук Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей конфликтларын гына алыйк, икесенең дә төрле юнәлеш, төрле тынлаучы, төрле буын, ә нәрсә җитми? Салават абыйга 14 яшьлек кызлар мәхәббәтеме? Яки Элвин Грейга 50 яшьлек олы апаларның концертларында сикереп торулары кирәкме?

Гомумән алганда, татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә, элек бар җырчы да тигез рәвештә популяр булса, хәзер эстрада “олимп”ында бары тик берничә җырчы гына: Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов. Ә калганнар икенче планда, яки, гомумән, “сүнгән йолдызлар”, авыл клубларын да тутыра алмыйлар.

 

Әле моннан өч ел элек кенә ике җырчының үзара сөйләшкәннәрен күзәтергә туры килгән иде. Алар: “Үзен хөрмәт иткән җырчы банкетларда йөрми, йөргән очракта да, йолдыз икәнен онытмаска тиеш, атна саен банкетларда түгел, ә шәхес буларак дан тотарга тиеш”, - дигән фикер әйттеләр. Дөрес, хәзер җырчыларыбыз концертлардан түгел, банкетлардан кайтып керә алмый, бер яздырып куйган җырларын кешенең “колаклары шиңгәнче” җырлыйлар һәм чәйниләр. Шуннан соң аптырыйлар - ни өчен алар арткы планда, ни өчен халык аларны түгел, ә Элвин Грейны ярата? Сорау биреп карагыз әле үзегез дә, хөрмәтле җырчылар, сез Элвин Грейны, Гүзәл Уразованы, Ришат Төхвәтуллинның банкетларда халык алдында “шут” булып йөргәннәрен күргәнегез бармы? Булган очракта да бик сирәктер, чөнки зур шәхес булыр өчен, акча артыннан  куарга түгел, ә үзеннен имиджың, репертуарын һәм  авторитетың өстеннән эшләргә кирәк.

 

Җырчыларның уртача билет бәяләренә күз салыйк. Мәгълүмат җырчыларның үзләренең, рәсми һәм фан-төркемнәренең ВКонтакте битләреннән, билетлар сату белән шөгыльләнүче сайтлардан алынды.

Рамил Закиров 200 сум.
Азат һәм Алсу Фазлыевлар – 200 сум.
Винарис Ильегет – 200 сум.
Иркә – 250 сум.
Ризат һәм Зинирә Рамазановлар – 300 сум.
Әнвәр Нургалиев – 300 сум.
Мөнир Рахмаев – 300 сум.
Филүс Каһиров – 350 сум.
Казан егетләре – 350 сум.
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – 350 сум.
Раяз Фасихов – 350 сум
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов – 400 сум.
Илназ Гарипов – 400 сум.
Рифат Зарипов – 400 сум.
РишатТөхвәтуллин – 450 сум.
Данир Сабиров – 400-500 сум.
Салават Фатхетдинов - 600-650 сум.
Элвин Грей – 1300 сум (Казанда булачак концертында билетлар 950 сумнан 2000 сумга кадәр)
 

“Арзанлы” бәяләрне күреп, болар өч тиенлек икән дип уйлый күрмәгез. Болар – концерт куеп, халыкны җыярга алырга сәләтле җырчылар. Билет бәясен ун сум куеп та, халыкны җыя алмый торган җырчылар да бар. Шуңа күрә андыйлар концерт та куеп мәшәкатьләнми. Тамадалык белән шөгыльләнә, банкетларда җырлый, мәдәният министрлыгы тирәсенә елышып, дәүләт үткәргән чараларда катнашып, бераз гына булса да гонорар өмет итеп йөри. Аларын кемнәр дип атарга?

 

Телевизорны кабызып карасаң, кешеләр нинди җырлар тыңлый икәнен игътибар итеп тыңласаң, халыкның нинди җырчыларны яратканын аңлап була. Әлбәттә, билет бәясе – популярлык күрсәткече түгел. Билет бәяң кыйбат, ә үзең өч тиенлек тә булмасаң, халыктан мәхәббәт таләп итеп булмый.


Булат АБДРАХМАНОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2085 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 21 Апрель 2017 14:26

8 фикерләр

  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 11 Май 2017 21:13 Фэридэ язган

    Ришат Тухватуллин,Салават концертларынан дорестэндэ,монлы, мэгънэле, тере тавыш белэн жырланган жырлар тынлап, рухи азык алып кайтасын. Шундый жырчыларыбыз куберэк булсын иде!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 24 Апрель 2017 14:33 Равил язган

    Ә бит монда татар авылларын(Татарстан, Россия ) сыйфатлы концертлар белән сөендереп, һәр районда кимендә 10 очрашу оештырган җырчылар исеме бөтенләй кермәгән.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Дүшәмбе, 24 Апрель 2017 12:19 ФСА язган

    Салават жырларын тынлап, кеше уткенен искэ тешерэ ,хаталарын анлый хэм алга таба дэрес юнэлештэ тормыш итэр дип уйлыйм.Анын концертыннан сон без узебезнен татарлыгыбызны онытмабыз, эти-энилэрне.Анын жырлары хормэткэ лаек, тулы мэгнэле жырлар.ГРЕЙны эйтсэк инде безнен татар яшлэре озакламый узлэренен татар икэнлеклэрен онытырлар, безнен татарлар бит болайда урыска эйлэнеп баралар инде.Салават белэн Грейны мин чагыштыралмыйм., мэмкин тугел.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 21:13 Ришат язган

    Колхоз кырына чыгып эшлэргэ кирэк, икмэкнен тэме шунда. Фанера астына жырлап йоргэнче нужа куарга кирэк.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 10:26 Гапсэлих язган

    Ул Грей концертына узе акча тулэсэдэ бармыйм

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Шимбә, 22 Апрель 2017 02:11 Кеше. язган

    Телевизорны ачып карасан халык телэгэн жырларны курэсен дип хаталанмагыз,кем нен акчасы куп шул жырлый зэнгэр экраннарда.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 21 Апрель 2017 21:29 Нурия апагыз язган

    50 яшьлек апалар сикерэ, дисез, эйе,эмма ул алдан килешенеп куелган апалар бит! Безнен Кукмарада да берэу бар, Оскебаштан Асия апа, хэрбер концертка бушка керэ, хэр артист белэн кочаклашып, биеп йори... чонки-договор шундый!

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Җомга, 21 Апрель 2017 17:35 Бер кеше язган

    Ильназ Гарипов концерт куямыни ул?

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев