В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 07:03

Илшат Вакказов: Булачак тормыш иптәшемнең малай алып кайтуын телим

Алып баручы Илшат Вакказовны һәрвакыт кызлар янында күреп ияләндек. Әллә ул кызларны үлеп ярата, әллә нәфис затлар үзләре Илшат артыннан калмыймы? Ләкин ничек кенә булмасын, Вакказов кызларын ташлап, балалар белән диңгез буена ял итәргә киткән. Буйдак егет кем балалары белән ял итә икән соң?   


- Илшат, балалар белән диңгез буенда ял итүеңә күпләр гаҗәпләнде...


- Мин Казанның 10нчы мәктәбендә оештыручы булып эшлим. Эштән вожатый булып Анапага лагерьгә җибәрделәр. "Витязево" лагерендәге балалар - 2003-2004 елгылар, барысы да Казаннан. Алар белән Анапага килгәч кенә таныштык. Балалар арасында имин гаиләдән булмаганнары да бар. Шулай да барысы белән дә дуслаштык, уртак тел таптык. Бер гаилә кебек яшибез. Төркемебез "Казан-стайл" дип атала, безнең гимн - "Туган як" җыры. Буш вакытларда футбол уйныйбыз, кызынабыз. Биредә барлыгы ике атна булачакбыз. Казанга кайтуга, Сабан туе алып барырга китәчәкмен, Алла теләсә.

 


- Узган елларда ураза тотуыңны беләм. Быел ураза тотасыңмы?


- Әйе, 4 ел рәттән тотам. Ләкин лагерьдә режим белән яшәгәч, ураза тотуы кыен. Иртән йөгерергә чыгабыз. Быел 10 гына көн ураза тота алдым.


- Илшат, ярты айга Казаннан китүеңне кызларга ничек аңлаттың?


- Кызлар юксына, кайтуымны көтәләр. Инстаграм аша аралашабыз, видеолар җибәрәм. Алар миңа "лайк" куя. Хәзер "лайк" кую зур савап, ди. Кызлар монда да күп икән!


- Өйләнергә уйламыйсыңмы әле?

 


-  Уйлыйм, әлбәттә. Булачак тормыш иптәшемнең малай алып кайтуын телим.


- Фамилияң шактый танылган. Нәселегездә барысы да алып баручымы?


- Энем ди-джей булып эшли. Туганнарым Фәнил Вакказов һәм Флорис Вакказов шулай ук мәҗлесләр һәм төрле чаралар алып бара. Фәнил телевидениеда да хезмәт куя.


- Туйларны ничә сумга алып барасың?


- Бик кыйбат түгел. Бәяләрем 30 мең сумнан башлана...


Эльвира ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 616 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 07:11
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« August 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев