В заголовках  В тексте
Җомга, 14 Июль 2017 21:33

Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты” булды!

“Эх, замана, замана”, “Бас әле станокка”, “Әткәй йорты”, “Без – керәген җегетләре” кебек җырлары белән танылган, быел исә “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җыры белән тагын да популярлашкан керәшен егете Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга барын язган идек. Инде шатлыкны сезнең белән дә уртаклашыр вакыт җитте. Шушы минутларда, Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмендә җырчы Вадим Захаровка “Татарстанның атказанган җырчысы” исеме бирелде. Мәртәбәле бүләкне аңа ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.


Тормышындагы зур вакыйга белән котлап, Вадим Захаров белән Питрау мәйданында җәһәт әңгәмә корып алдык.


–Бу яңалыкны миңа, безнең өчен бик зур бәйрәм – 12 июль – календарь буенча Питрау көнендә ирештерделәр. Белгән, ишеткән дус-туганнар шул ук көнне шалтыратып котлый башлады. Телефон тынып тормый. Әмма тантаналы шартларда тапшырмагач, бик ышанып та бетеп булмады диимме соң? Ничектер туган көн уңаеннан тәбрикләүләр кабул иткән кебек кенә тоелды. Менә хәзер инде рәхәтләнеп котлый аласыз, атказанганны көн саен бирмиләр лә!


Мин әле бик дулкынланам. Язмышыма рәхмәт. Бу – беренче чиратта әти-әнинең хезмәте. Алар бүләк иткән язмышка рәхмәт. Хисләр ташый. Мин үзем бик эмоциональ кеше, кайвакытта күңел дә тулып китә. Эшләгән эшеңне хөкүмәт күләмендә бәяләсәләр, бик күңелле вакыйга бит инде, һәрбер артист өчен. Тамашачыларыма рәхмәт. Бу мәртәбәле бүләк алга таба да тырышыбрак эшләргә зур көч, стимул бирә. Гаиләм, тормыш иптәшем, кызым Ульянаның да өлеше бар монда. Укытучыларым Венера Ахатовна, мәктәптә үк күңелдә моң тәрбияләгән Галина Павловна, остазым Зөһрә Шәрифуллинанының да бүләге бу. Сәхнәгә мине продюсер Илфак Шиһапов чыгарды. Кызганыч, ул минем бу шатлыклы мизгелләремне,  бергә башлаган юлның нәтиҗәсен күрә алмады.


–Вадим, заманында “Синнән җырчы чыкмый” дип әйтүчеләр дә булды дип беләм?


–Казан музыка училищесында  “Җырлый белмисең” дип ике ел буе беренче курста укыттылар мине. Аннары: “Синнән җырчы чыкмый” дип чыгарып җибәрделәр.  “Кайт та, әтиең белән урманда утын кис” дип тә өстәделәр. Бик каты күңелгә тигән иде. Гарьләнеп еладым хәтта. Шуннан соң Венера Ганиевага тыңланырга баргач, ул үзенә укырга алды. Музыка училищесындагы укытучыларның берсенә дә ачуланмыйм да, үпкәләмим дә. Гаеп миндә дә булгандыр. Минем бит инде җырлыйсы, сәхнәгә чыгасы килде. Бәлки, тормышымның шушындый борылышлар алуында куылуымның да роле бардыр.


–Генерал булырга теләмәгән солдат юк инде ул, атказанган исеме турында син дә хыялланып яшәгәнсеңдер?


–“Сәхнәдә 10 ел эшләгәч, атказанган артист исеменә лаек булсам иде” дип теләгән идем. Әле алай гына да түгел, “берәр матур бәйрәмгә туры килсен иде” дип тә сораган идем Ходайдан. Быел эстрадага аяк басканга 10нчы ел. Хыялым чынга ашты, Аллага шөкер.


Чулпан ШАКИРОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 667 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 14 Июль 2017 21:42
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «ВКонтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« July 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31            
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев